kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

??мл? кис?кл?рен гомумил?штереп кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теленн?н 7сыйныфта ?тк?релг?н татар теленн?н ачык д?рес эшк?ртм?се.??мл? кис?кл?рен кабатлау  максатыннан чыгып ?тк?рерг? була.Балаларны? яшь ?зенч?лекл?рен ис?пк? алып т?зелде.Теоритик ??м практик яктан татар теле буенча к?п кен? ?телг?н материал иск? т?шерел?.К?нег?л?р балаларга ?д?п-?хлак т?рбиясе бир? максатыннан тупланды.??рбер бала а?ларлык ??м ?авап бир? алырлык тестлар кулланылды.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«??мл? кис?кл?рен гомумил?штереп кабатлау »

Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре





Те Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1)Укучыларның җөмлә кисәкләре турындагы

белемнәрен тирәнәйтү, бәяләү;

2)Укучыларның танып-белү активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен

үстерү;

3)Укучыларның аралашу культурасын, фикерләү сәләтен

үстерү;Туган телебезгә карата ярату хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау:

Магнитофон, аудиоязма, компьютер (слайдлар), проектор, таблица,

карточкалар

Материал: дәреслек,

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы:кабатлау




Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

-Кәефләр ничек?

Энергизатор. Кәефләребез тагын да күтәрелеп китсен өчен бер- беребезгә карап елмаек һәм һәр укучы иптәшегез турында мактау сүзләре әйтик. Мәсәлән: Алсу, син бүген бик матур һ.б. (Магнитофонга талгын гына көй куела)

-Кәефләрегез тагын да күтәрелеп киттеме?

-Укучылар, күренекле тел галимәсе Ф.Сафиуллина үзенең бер хезмәтендә болай дип язган:

Компьютердан слайд күрсәтелә.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.


Мин сезне белем дәрьясына чумарга чакырам.

1.Актуальләштерү.

- Алдагы дәресләрдә үткән материалларны кабатлап китик. Без җөмлә кисәкләрен өйрәнеп киттек.Әйдәгез искә төшереп китик.

-Нинди җөмлә кисәкләре бар? (баш, иярчен )

-Баш кисәкләр нинди кисәкләр алар?

-Ия дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?

- Хәбәр дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?

-Нинди иярчен кисәкләр беләсез? (аергыч, тәмамлык, хәл)

-Аергыч дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?

-Тәмамлык дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?

-Нинди тәмамлыклар була? (туры, кыек)

- Нинди тәмамлыкны туры тәмамлык дип атыйлар?

- Нинди тәмамлыкны кыек тәмамлык дип атыйлар?

-Хәл дип нинди җөмлә кисәген атыйлар?

-Аның ничә төркемчәсе бар?



II. Белем күнекмәләрне ныгыту һәм камилләштерү


-Әйткәннәребезнең дөреслеген слайд буенча тикшерәбез. Сораулар чыга торыр сез җавап бирегез, дөреслеген тикшерербез


1 слайд

Җөмләнен бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.

-Дөреслеген тикшерик (икенче слайд чыга)


2 слайд

Ия







Ә хәзер без сезнең белән югалган ияләрне табып үз урыннарына урнаштырыйк әле.Югалган ияләрне таптыру.



3 слайд


...-белемнең баскычы,акылның ачкычы.

...-тел дөньяның читенә барырга да юл таба.

Туган телдә җырлый ....,

Туган телдә шаулый ....

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган .... мине аңлар.





4 слайд

Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.


5слайд

ххәбәр

6слайд Җөмлә мәгънәле булсын өчен,хәбәрләргә нәрсә җитми?

Тел –кайгыны уртакла....,

Куандыра, хуш и....

Йөрәкләрне кавыш.........,

Кешеләрне дус и.....



Тукай да туган телендә,

Сөйләш....., иҗат ит.....

Иманлы,саф татар халкы

Болгар җирендә яши и.....


7 слайд


Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.





тәмамлык

8 слайд Укучылар текста бирелгән сүзләрнең барысын да белмәмеш тәмамлык дип атаган.Ул ничә хата ясаган ?Әйдәгез билгеләп чыгыйк әле.


Татлы сүздән тел корымый

Татлы тел аю биетә.

Тел дөньяның читенә барырга да юл таба

Тел ташны эретә

Тел кылычтан үткен,энәдән очлы

Бирелгән тәмамлыкларның кайсыларын туры тәмамлыклар дип атар идегез?



9 слайд






Мин-иң матур кисәк. Исемне ачыклыйм, җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.


10 слайд

аергыч






11 слайд Менә бу слайдта “Коры җөмләләр бирелгән.Җөмләләргә аергычлар өстәп ,кроссвордны чишегез.

Безнең илдә ....кешегә хөрмәт бар.

Ана баласына ......караш ташлады.

.... кунагыбыз китәргә ашыкмады.

Бу ......... бәхәс юньлегә илтмәс.

........ кеше үз максатына һәрвакыт ирешә.

...... гына гәүдәле бу малай үзен бик эре тота.




12слайд


13слайд Ә хәзер укучылар тизгеә менә бу таблицаны тутырып алыйк әле .Сез алдагы дәресләрдә хәлләрнең ничә төркемчәсе бар дип өйрәндегез? Шул тркемчәләрнең исемнәрен таблицага язып чыгыйк әле.







Укучылар без сезнең белән хәл төркемчәләрен искә төшердек,Әхәзер әйтегез әле шушу хәлләрнең аерымлануу өчен куела торган төп 2шартны әйтеп үтик әле.

14 слайд

Җөмләнең ияртүче кисәгеннән соң киләм,аның эчтәлегенә өстәмә төгәллек ,аныклык бирәм.


15 слайд

Аныклагыч



16 слайд


Аныклагычларны тап!

Ялминуты

Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Ал таң ата (балалар басалар).

Тышта саф һава (һава сулап чыгару хәрәкәте).

Кырга чыгабыз ( йөрү хәрәкәте).

Йөгереп алабыз (йөгерү хәрәкәте).

Ял иттек, хәзер утырабыз да дәресебезне дәвам итәбез


II Ныгыту

1)Дәреслек белән эш.

82 нче бит 131нче күнегү язмача 1нче төркем 3нче җөмләне барлык җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә;

2нче төркем 4нче җөмләне барлык җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә.

.

2)Бирелгән схемаларга туры китереп җөмләләр уйлап язу.

  • 1 группа өчен эш

  • ___ _ _ _ _ _ . _ ._ _ _ _ _-

  • ___ ~~~~ _ ._._ _ _ _

  • 2 группа өчен эш

  • ___ ------

  • ~~~ ----- -----


3)Тест эшләү.

4)Эпиграпфтагы җөмләне җөмлә кисәкләре ягынна тикшерү


III Йомгаклау.


1)нәтиҗә;

2) өй эше Укытучыларны котлап котлау язарга.







Тест “Җөмлә кисәкләре”


1.Ияне табыгыз

Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.

б) исәбе;

в)Рушадның;

г)чиләк;

д)су.



2.Хәбәрне табыгыз

Хәлим аның сөйләгән сүзләрен колагына җыеп торды.

е)сөйләгән;

ш)җыеп;

у) җыеп торды;

3)Аергычны табыгыз

Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз.

Галинең безгә киләсе бар.

Чапан –ямь-яшел, чалма-чуп-чуар.

Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр.

И)тизрәк;

К)Галинең;

Л)җиденче;

М) ямь-яшел


4)Тәмамлыкны табыгыз

Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр.

Ишектән юл кешесе килеп керде.

Теге вакыт әнисе килгән иде.

Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте.

Д) Габдулланы

Е) ишектән

Ж) теге вакыт

З) уйлар белән;


5)Хәлнең тәрен билгеләгез

Ул шкафтан хәтфә янчык алды.

Ы)урын хәле;

Э)вакыт хәле;

Ю) рәвеш хәл

Я)кире хәл.


6)Хәлнең төрен билгеләгез

Кеше туа,беренче кабат күзләрен ача.

О)рәвеш хәле;

П)вакыт хәле;

Р)күләм хәле


7)Җөмләдә нинди хәл аерымланган?

Кояш,күк читеннән үрмәләп,югары күтәрелә башлады.

А)вакыт хәле;

Б)максат хәле;

Д )рәвеш хәле.


8)Аныклагычны табыгыз

Быел бөтен мәктәп,шул исәптән 7нче сыйныф укучылары,

тулы өлгереш бирделәр.

Безнең егетләр-батырлар алар.

...Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы

ул, әдип ул,шагыйрь ул.(Г.Т.)

Ы)шул исәптән 7 нче сыйныф укучылары

Ю)батырлар алар

Я) зур ул,көчле ул.дәртле ул.моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул.


9)Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Кайтып җитсәм,бер туйганчы елыйм сиңа ятып, яшел чирәмем!

)вакыт хәле;

Ү)рәвеш хәле;

Ң) күләм хәле.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
??мл? кис?кл?рен гомумил?штереп кабатлау

Автор: Гарипова Халима Нурисламовна

Дата: 06.10.2014

Номер свидетельства: 116767


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства