Тема. Ымлыклар. Ы млык турында төшенчә
Сыйныф : 6
Максат:
Бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү.
Ымлыкларны сөйләмдә куллану һәм таба белү күнекемәләре булдыру.
Укучыларның күзаллавын, сөйләм телен үстерү.
Әдәплелек, әхлаклылык, дуслык, иптәшлек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал : Татар теле китабы,6нче сыйныф өчен. Авторлары Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел.
Дәреснең тибы: белем-күнекмәләрне формалаштыру дәресе.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше .
- Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Дәрескә барыгыз да әзерме? Без бүген ымлыклар темасын өйрәнербез, аларның сөйләмдәге ролен билгеләрбез, мәгънәләрен ачыкларбыз.
2. Актуальләштерү .
Без 6 класста татар теленең “Морфология” бүлеген өйрәндек.
- Морфология нәрсәне өйрәнә соң?
- Нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
- Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз!
- Ярдәмлек (бәйләгеч) сүз төркемнәрен атаныз!
- Алар нәрсә белән аерыла?
(Мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аермалы буларак, ярдәмлек сүз төркемнәре предметларны да, билгеләрне дә, аның микъдарын да, эш яки хәрәкәтне дә белдермиләр).
- Өченче группага нинди сүз төркемнәрен язарбыз?
- Әйе, модаль сүз төркемнәрен.
Өй эшен тикшерү.
2. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1 .Без бүген бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез.Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле, бу җөмләләрдә без өйрәнмәгән нинди сүзләр бар?
Тактада бирелгән җөмләләр буенча эш.
1) Әй , кил әле дустым яныма,
Хәлләремне бел әле.(якын күрү)
2) Аһ , ничек кыен булды безгә дәһшәтле сугыш елларында.(к айгыру)
3) Ай-һай , барып җитәр микән ул окопка кадәр?(икеләнү)
4) Фу , тагын пычранып кайтан бу! (җирәнү)
5) Тсс !Немелар килә бугай.(тыю)
6) Пес- пес , пескәем, бигрәк йомшак, назлы син!(чакыру)
( Балалар ымлыкларны атыйлар.)
Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.
С е м а н т и к яктан алар чынбарлык күренешләрен, хис-тойгыларны, ихтыярны белдерәләр, әмма ымлыклар бу кичерешләрне, ихтыярны башка мөстәкыйль сүз төркемнәре кебек атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, аларның номинатив функцияләре юк.
М о р ф о л о г и к яктан ымлыклар төрләнмиләр, бары тик кайбер ымлыкларга гына сүз ясагыч кушымчалар ялгана: уфылдау, ахылдау һ.б.
С и н т а к с и к яктан ымлыклар җөмлә кисәге була алмыйлар, үзләре генә аерым җөмлә төзиләр, яки җөмләгә өстәмә эмоциональ төсмер бирү өчен кулланылалар.
Кагыйдә буенча эш . Дәреслекнең 245 нче бите.
Ымлыклар гадәттә кешенең түбәндәге эчке кичерешләрен белдерә:
№
Ымлыклар
Хис-тойгылар яки теләк-ихтыяр
1.
и, әй
якын күрү
2.
и, әй
кызгану, шелтәләү
3.
ура, һа
шатлану
4.
их
күңел күтәренкелеге
5.
ай, ах,аһ, уф
үкенү, кайгыру, борчылу
6.
эх
борчылу, шелтәләү
7.
ай-һай
икеләнү
8.
ии, о, оо, ай-яй
гаҗәпләнү
9.
эһ-эһ, эһе, э, ээ
раслау
10.
абау
сызлану
11.
ух
ис китү
12.
һм
аптырау
13.
һи
шелтәләү
14.
чү, тсс
тыю
15.
тпру
атны туктату
16.
фу, тфү
нәфрәт, җирәнү
2. Физминут.
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Дәреслек буенча эш.
- Дәреслектәге 399 нчы күнегүне язмача эшләү. Ымлыкларны табыгыз. Нәрсә белдерүләрен ачыклагыз.
- 400нче күнегү таблиөадан файдаланып мисаллар уйлап языгыз.
- 403нче күнегү Ымлыклар һәм аваз ияртемнәре янына тиешле тыныш билгеләре кеуп, текстны күчереп языгыз.
2. Җөмләләргә, ымлыклар өстәп дәфтәрегезгә языгыз.
1. ..., тәрәзәләре зур – диде ул шаккатып.
2. ..., Идел ... Сагындым сине.
3. - ...! Ишетәсеңме? Сөйләшәләр!
4. ..., Шәкүр агай, син мени инде ул?
5. ..., шапшак, булмаган нәрсә!
5.Өй эше бирү.
Ымлыклар кергән 5 җөмлә язарга
Ымлыкларга морфологик анализ ясарга.
V. Йомгаклау.
-Хәзер бер укучы бөтенесен җыеп йомгак ясый. Нәрсә ул ымлык?
Билгеләр кую.