kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Вакыт хэле

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Вакыт х?ле.

Максат: 1. Алдагы д?ресл?рд? ?йр?нелг?н х?лл?рне кабатлау.

2. Вакыт х?ле турында т?шенч? бир?, ??мл?д? вакыт х?лл?рен таба бел?, с?йл?мд? д?рес ??м урынлы куллану; с?нгатьле уку к?некм?л?рен ныгыту.

3. Ш???рне? к?ренекле ш?хесл?ре бел?н горурлану хисе т?рбиял??, ?хлак т?рбиясе бир?.

?и?азлау: Д?реслек, таблица, карточкалар, тест биремн?ре, якташлар и?атына к?рг?зм?

Метод ??м алымнар: ??г?м?, тестка ?авап бир?, т?ркемл?п эшл??, индивидуаль бирем ?т??.

Предметара б?йл?неш: ?д?бият, р?сем с?нгате.

Я?а педагогик технология: Тестлар бел?н эш.

Д?рес т?ре: Грамматик к?некм?л?р формалаштыру.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Вакыт хэле »

Тема: Вакыт хәле.

Максат: 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәлләрне кабатлау.

2. Вакыт хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә вакыт хәлләрен таба белү, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану; сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

3. Шәһәрнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, карточкалар, тест биремнәре, якташлар иҗатына күргәзмә

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, тестка җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рәсем сәнгате.

Яңа педагогик технология: Тестлар белән эш.

Дәрес төре: Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

а) Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар.

Хәерле иртә сезгә

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек?


- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

б) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

- Укучылар, бүгенге дәрестә хәл төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәлләрне кабатларбыз, вакыт хәле белән танышырбыз, җөмләдә вакыт хәлләрен табарга, сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулланырга да өйрәнербез.

  1. Актуальләштерү.

а) Тест биремнәрен үтәү.

«5»ле – хатасыз

«4»ле – 1 хата

«3»ле – 2 хата

«2»ле – 3 хата

Җаваплар:1.Б., 2.Г., 3.А., 4.В., 5.Г

б) Өй эшен тикшерү. (124 нче күнегү. Өзектән хәлләрне табарга, аның соравын,кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә.)

в) Н.Дәүлинең «Сорау» шигыре буенча биремнең үтәлешен тикшерү.

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтмәссеңме башка кешегә.

(Шигырьне сәнгатьле уку, «Н.Дәүли бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?» соравына җавап бирү, шигырьне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү)

  1. Яңа төшенчәләрне үзләштерүгә әзерлек.

а) Вакыт рәвеше, хәл фигыльне искә төшерү.

- Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк әле, бу сүзләр рәвешнең кайсы төркемчәсеннән?

Кичә, бүген, элек,былтыр,тиздән,башка,күптән,язгач,килгәнче,укыгач.

- Алар нинди сорауга җавап була?

- Сорауларны төгәлрәк кую өчен бирелгән рәвешләр белән җөмлә төзик.

- Бу сүзләр җөмләдә кайсы сүзгә иярә, нинди сүз төркемен ачыклый?

- Язгач, килгәнче – нинди фигыльләр? Әйдәгез, бу сүзләр белән дә җөмләләр төзик. Кайсы сүзгә ияргәнен дә билгелик.

( Рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый һәм җөмләдә хәл була).

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр?

- Укучылар, узган дәрестә төзегән таблицага карыйк әле. Без куйган сораулар анда юкмы?

- Әйе, дөрес, сораулар таблицада бар һәм алар хәлнең кайсы төркемчәсенә карыйлар?

Әйе, вакыт хәле. Кайчан? соравына җавап бирә һәм без бүгенге дәрестә вакыт хәлен өйрәнер

4.Яңа тема өстендә эш. Белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

а) Тактадагы җөмләләрне тикшерү.

Бүген кайтканда, Суфия ханым кибеткә кереп чыкты.

Кайткач, бераз ял итеп алды.

Декабрьдә көннәр кыска.

Син кичкә кадәр торма, кайткан чакта безгә кереп чык.

б) Вакыт хәленә билгеләмә бирү.

в) Модельләштерү.

Вакыт хәле


- җөмләнең иярчен кисәге

- эш яки хәлнең вакытын белдерә

- сораулары: кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?

- белдерелә









Рәвеш сыйф. фиг. хәл фиг. исем у.в.к. фиг. һәм б.сүз исем һәм бәйлек

г) кагыйдәне укыту.

5. Физкультминутка.

Гөл.

Гөл сабагы күренде,

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис, назларын.

6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

а)125 нче күнегү.

Күнегүдә бирелгән текстны уку, вакыт хәлләрен табу,сорау кую, үзләре ачыклаган җөмлә кисәген дә күрсәтү, үзенчәлекле билгеләрен күрсәтү.

Элек, хәзер, моннан соң булачак.

язар алдыннан, керешкәнче йөреп чыктым

хәзерге вакытта күзгә ташлана.

җәен очыра

ярты гасырдан бирле чагылдыра

һаман очрый

киләчәктә булмасын

б) Шәһәребез шагыйрьләренең шигырьләреннән вакыт хәлләрен табу, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау.

в) 80 нче күнегүне вариантлап мөстәкыйль эшләү.

I в. – урын хәлләрен

II в. – вакыт хәлләрен үзләре ачыклап килгән сүз белән язу

  1. Нәтиҗә ясау.

- Нинди хәлгә вакыт хәле дип әйтәләр?

- Вакыт хәле нинди сорауларга җавап бирә?

- Вакыт хәле белән урын хәле арасындагы аерманы әйтегез.

- Вакыт хәлен куллану ни өчен кирәк?

  1. Өйгә эш бирү.

81 нче күнегү.

  1. Йомгаклау. Билгеләр кую.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Вакыт хэле

Автор: Петрова Фания Ахметовна

Дата: 11.04.2015

Номер свидетельства: 200141


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства