kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

В?сим? Х?йруллина “Табын кагыйд?л?ре” шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бурычлар: танып -  бел?: шигырьне? эчт?леге буенча уйланырга ?йр?терг?;

                          ?стерешле: с?нгатьле уку к?некм?л?рен ?стерерг?;                                                                                                                           

                          т?рбияви: шигырь эчт?леге буенча  ?з фикерен д?рес итеп ?йт? белерг? ?йр?терг?. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«В?сим? Х?йруллина “Табын кагыйд?л?ре” шигыре »

Предмет: әдәби уку

УМК башлангыч мәктәп

Класс 3 ( татар төркеме)

2015

Дәрес № 10

Дата: 12.02. 15

Тема: Вәсимә Хәйруллина “Табын кагыйдәләре” шигыре.

Максат: В.Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигырен уку.

Бурычлар: танып - белү: шигырьнең эчтәлеге буенча уйланырга өйрәтергә;

үстерешле: сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерергә;

тәрбияви: шигырь эчтәлеге буенча үз фикерен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтергә.

Планлаштырылган нәтиҗә ( УУГ)

Шәхси:

  1. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

  2. Үзмаксат кую.

  3. Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

Танып – белү:

  1. Логик фикерләү үстерү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

  2. Максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

  3. Үрнәк буенча эшли белү.

Регулятив:

  1. Уку хезмәтендә үзенә максат куя, бурычларны билгели белү.

  2. Укытучы тәкъдим иткән биремнәрне үтәү.

  3. Үз эшчәнлегенә төзәтүләр кертә белү, үзконтроль.

Коммуникатив:

  1. Әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый белү, аның белән аралаша белү күнекмәсен формалаштыру.

  2. Аралаша белү сәләтен үстерү.

  3. Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.



Ресурслар: әдәби уку дәреслеге, ноутбук, презентация, карточкалар.



Дәрес тибы: катнаш



Укыту технологияләре һәм методлары: аңлату- күрсәтү, репродуктив, проблемалы укыту, өлешчә эзләнү(эвристик) методлары; үстерешле укыту технологияләре, уен технологияләре.



Универсаль уку гамәлләре (УУГ)



Ш – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Р – регулятив универсаль уку гамәлләре

Т – танып белү универсаль уку гамәлләре

К – коммуникатив универсаль уку гамәлләре



Дәрес этаплары

Универсаль уку гамәлләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру

Шәхси: эшчәнлекне башлауга әзерлек

-Исәнмесез,балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез Булыгыз сез әдәпле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Менә шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.







-Бер бишне – ун булсын, эшләребез уң булсын!

2.Актуальләштерү

Танып-белү: уңышлы яңа белем алу

-Балалар, сез кешедәге матур сыйфатлар турында язылган күп әсәрләр укыдыгыз. Кешеләрдәге иң матур сыйфатларның берсе-әдәплелек.Нәрсә соң ул әдәплелек? Әйдәгез,әдәпле кешеләрдә булырга тиешле кайбер сыйфатларны искә төшереп карыйк әле.

-Әдәпле кеше һичкайчан тупас сөйләшми, ямьсез сүзләр әйтми. (1 слайд)

-Әдәпле кеше башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый.Кеше сүзен бүлдерми

-Әдәпле кеше мактанмый, үзен тыйнак тота.

-Әдәпле кеше ялганламый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.

3.Мотивлаштыру. Проблемалы ситуация

Шәхси: укучының эчке әзерлеге

Коммуникатив: аралашуны планлаштыру

Танып-белү: проблеманы кую.Формалаштыру

Регулятив: укытучы ярдәмендә дәрестә эшчәнлек максатын кую

-Әйе, балалар. Гадел, саф күңелле, намуслы, сабыр һәм игелекле булу кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәр яктап тыйнак, тәртипле була.

- Укучылар, карагыз әле ( 2 слайд) дәресебезгә Шәвәли белән Кирләмән килгән. Алар әйткән сүзләрне укыйк әле. Сез бу геройларның кайсысы белән дуслашыр идегез?

Шәвәли: -Ашар алдыннан кулларымны юам.

-Ашаганда, аякларымны селкетеп утырмыйм.

-Табын яныннан киткәндә, “Рәхмәт” дип әйтәм.

Кирлемән:-Ашар алдыннан кулларымны юмыйм.

-Ашаганда аякларымны селкетеп утырам.

-Табын яныннан киткәндә,”Рәхмәт”дип әйтмим.

Җаваплар тыңлана.

4.Яңа белемнәрне ачу

Шәхси: әсәр эчтәлеген кабул итәргә әзерлек.

Коммуникатив: монологик сөйләм күнекмәләренә ия булу

Танып-белү: төп фикерне таба белү

“Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән яшәве җиңел”,- ди халкыбыз. Шагыйрә Вәсимә Хәйруллина (3 слайд) исә “Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле”,-дип яза. Шигырьдә нинди матур гадәтләр турында сүз бара икән? --Әйдәгез,укыйп карыйк.

Дәреслекнең 27нче битендәге “Табын кагыйдәләре” шигырен укырбыз.










Сүзлек эше.





тыйнак – скромный

җыйнак – аккуратный

сынала – проверяется

Бу сүзләр белән җөмләләр төзелә (4 слайд)

Укытучы укый. Укыр алдыннан куелган сораулар: 1) Авторы кем? 2.Шигырь нәрсә турында? 3. “Табында без һәрчак кунак” җөмләсенә салынган мәгънәне ачыкларга тырыш.

1.Авторы –шагыйрә Вәсимә Хәйруллина. 2.Табын кагыйдәләре турында. 3.Табын янында без һәрвакыт үзебезне тәртипле тотарга тиешбез

5.Теманы беренчел ныгыту

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлын эзләү, парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Коммуникатив: иптәшеңнең фикерен тыңлау.

Регулятив: үз фикереңне формалаштырып әйтә белү.

Танып –белү: сыйныф эшчәлегеннән чыгып, нәтиҗә ясый белү

-Шигырьне эчтән укыгыз

Укучылар үзлектән укыйлар

-Табын янында без кем?


-Табын янында без һәрчак кунак.

-Кунак үзен ничек тотарга тиеш?

-Кунак булсаң,тыйнак бул.

-Ә ничек тыйнак булырга? Әсәр буенча җавап бирегез. Тыйнак булу турында тагын ниләр әйтелгән?

-Кирәкмәс сүзләр сөйләмә.

-Түкмә,чәчмә,җыйнак бул!

-Комсызланма, ашыкма!

-Күршеләргә бәреп - сугып утырма!

-Бу җөмләләр ахырында нинди тыныш билгеләре куелган?

-Нинди тавыш белән укыйбыз?

-Автор ни өчен өндәү билгесе куелган җөмләләр куллана?


-Автор тойгылы җөмләләр белән белдерә.

-Бу җөмләләрне күтәренке тавыш белән укыйбыз.

(Җөмләләрне үзлектән , парларда, кычкырып укыйлар

-Кашыкка кем хуҗа?


-Син хуҗа бул кашыкка.


-Табында кем сынала?


-Табында һәркем сынала.


-Ризыкны ничек ашарга кирәк?




-Ризыгыңны чәйнәп аша, авыз төеп тутырма, чапылдатма.


-Табынга утыргач , нинди теләк теләргә кирәк?

Нәтиҗә: табын янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында бик күп һәм кирәкле, файдалы булган белем алдык.



-Бик тәмле булсын ашың!



Сәнгатьле уку (интонациягә игътибар итәргә )

Төркемнәрдә эш.Һәр укучы берәр строфа укый (җаваплар тыңлана)

6.Физминутка

Шәхси: парларда эшли белү

Коммуникатив: иптәшен фикерен тыңлау

Регулятив: үз фикереңне формалаштырып әйтә белү

-Укучылар, сезнең алда сүзләр язылган тасмалар бар. Сез аларны тәртип буенча урнаштырсагыз, мәкаль килеп чыгар. Аның мәгънәсен аңлатыгыз.

Мәкаль:

Кунак булсаң, тыйнак бул (слайд 5) Җаваплар тыңланыла

7.Проект эше

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлын эзләү, төркемдә эшли белү.

Коммуникатив: иптәшнең фикерен тыңлау, уртак нәтиҗәгә килү, үз фикереңне яклый белү

-Олуг галимнәребез Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин тәрбиялелек һәм әдәплелек турында күп кенә әсәрләр язганнар, акыллы фикерләр әйтеп калдырганнар. Китап укучыларга үзләренең киңәшләрен. үгет – нәсыйхәтләрен биргәннәр.

-Әйдәгез, бергәләп, аларның кайберләре белән танышып үтик.

1.Каюм Насыйри (слайд 6)

-Ризыкны уң кулың белән аша.

-Авызыңа тутырып капма.

-Вак – вак чәйнәп аша.

-Табынга ашны китергәч тә ашарга утыр. Бер кеше күп кешене көтми.

2.Ризаэтдин Фәхретдин (7 слайд)

-Аяк өсте ашама.

-Ашаганда ашыкма. Икмәк валчыкларын койма.

-Аш янында берни белән дә уйнама.

-Күп ашарга гадәтләнмә.

-Аш янынан торгач,кулыңны яхшылар сабын белән ю, авызыңны чайка.

8.Өй эше

Танып- белү: сөйләм төзү

1.Дәреслекнең 29-30нчы битләрендәге сорау һәм биремнәргә җавап бирергә.

2.Олуг галимнәребез Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбиялелек, әдәплелек турында язылган киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен “Сабыйга” (12 слайд)журналыннан укырга.

3. Табын әдәпләре турында язылган башка әдипләрнең әсәрләре белән танышырга .

1.Каюм Насыйри “Китап –әт тәрбия” китабы (8 слайд).

2. Ризаэтдин Фәхретдин “Тәрбияле бала” китабы (9 слайд)

3. Бари Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре (10 слайд)

4. Шәүкәт Галиев (11 слайд) “Кунаклар” шигыре һ.б.

9.Рефлекция. Йомгак.

Шәхси: уңышка нигезләнгән үзбәя.

Коммуникатив: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне формалаштыру

-Укучылар, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дәресебез сезгә ошадымы?

- Сез дә миңа бик ошадыгыз,тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!

Җаваплар тыңлана (Табын кагыйдәләре турында мәгълүмат тупладык )

  • Әйе!!!

Укучылар үзбәя куялар



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Әхмәтова Гөлфирә Хаҗи кызы.





Дәрескә үзанализ.

Сыйныфның татар төркемендә 14 укучы, 13 кыз һәм 1 малай. 4 укучы “5” кә, 10 укучы “4” кә укыйлар.

Бу дәрес “Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” темасы буенча унынчы дәрес итеп бирелә. Дәрес яңа тема өйрәнү дәресе. Мин үземнең эшчәнлегемдә төп максат итеп телне аралашу чарасы буларак өйрәтүне күз алдымда тотам һәм укыту эчтәлеген түбәндәге бурычларны үтәү белән бәйлим: а) укучыларның сүзлек байлыгын арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; б) шигырьләрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә белергә өйрәтү; в) укучыларда күбрәк әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Гадел, саф күңелле, намуслы, сабыр һәм игелекле булу кешене бизи торган матур сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәр яклап тыйнак, тәртипле була. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән яшәве җиңел”,- ди халкыбыз.

Мин бүген (12.02. 15) 3В сыйныфында әдәби укудан шагыйрә Вәсилә Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигыре буенча дәрес бирдем. Дәреснең тибы – Яңа тема өйрәнү дәресе. Алда әйтелгәннәрне искә алып, шундый максатлар куйдым: а) белем бирү: шигырьне укып,төп фикерне аңлау; универсаль уку күнекмәләрен фопмалаштыру; б) үстерү: укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү; в) тәрбияви: шигырь эчәлеге буенча үз фикерен дөрес әйтә белергә өйрәтү.

Максатка ирешү өчен мин берничә этап аша бардым һәм төрле эш формаларын кулландым. Оештыру этабында укучыларның игътибарын дәреснең темасына юнәлтү өчен шигырь юлларына мөрәҗәгат иттем. Укыту мәсьәләсен чишү этабында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту һәм кабатлау максатыннан чыгып, биремнәр тәкъдим иттем. Ситуатив күнегүләр эшләделәр, сорауларга җаваплар тыңланылды.Бу биремнәр бәйләнешле сөйләмгә чыгуга ярдәм иттеләр.

Укучылар дәреснең барлык этапларында да актив булдылар. Сабирова Айгөл, Фазлыева Лидия, Хикматуллина Алия, Шәйгәрдәнова Алия һәм Хамидуллина Азалия үз фикерләрен кыю,төгәл аңлата алдылар. Тәкъдим ителгән биремнәрне бар укучылар да эшләделәр. Дәрес бик эшлекле үтте. Дәрестән укучылар да, үзем дә бик канәгать калдык. Куелган максатка ирештек дип уйлыйм.

Укытучы: Әхмәтова Гөлфирә Хаҗи кызы.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
В?сим? Х?йруллина “Табын кагыйд?л?ре” шигыре

Автор: Ахметова Гульфира Хазиевна

Дата: 01.04.2015

Номер свидетельства: 195573


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства