kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок по татарскому языку в русской группе на тему: "Тире между подлежащим и сказуемым", 6 класс.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында алган белемнәрне тирәнәйтү,системага салу,актуальләштерү.

2.Сөйләм һәм язу телен үстерү,өйрәнелгән кагыйдәләрне,сүзләрне актив кулланышка кертү.

3.Укучының логик фикерләү сәләтен үстерү,сөйләмен системага салу.

4.Туган илебезгә,аның хезмәт сөючән халкына,табигатенә тирән мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок по татарскому языку в русской группе на тему: "Тире между подлежащим и сказуемым", 6 класс.»

Автор: Закирова Г.Н., татар теле һәм әдәбият укытучысы, МБОУ “Гимназия №3”, Чистай шәһәре, Татарстан Республикасы

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.

Тема: “Ия белән хәбәр арасында сызык”.

Максат:1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында алган белемнәрне тирәнәйтү,системага салу,актуальләштерү.

2.Сөйләм һәм язу телен үстерү,өйрәнелгән кагыйдәләрне,сүзләрне актив кулланышка кертү.

3.Укучының логик фикерләү сәләтен үстерү,сөйләмен системага салу.

4.Туган илебезгә,аның хезмәт сөючән халкына,табигатенә тирән мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Метод һәм алымнар:әңгәмә,телдән һәм язма күнегүләр эшләү.

Дәрес тибы:яңа белемнәр формалаштыру.

Җиһазлау:дәреслек,мультимедияле презентация,интерактив такта,терәк җөмләләр.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар!

-Хәерле көн,укытучы апа!

-Хәлләрегез ничек?

-Кояшлы көннәр кебек, Тукай телен,татар телен өйрәнергә,дип килдек!

-Алай булгач,бик әйбәт,бик рәхәтләнеп татар өйрәник , телен.

1.-Настя, кил әле,монда!

-Синең хәлләрең ничек?

-Минем хәлләрем бик әйбәт,ә сезнеке ничек?

-Минем дә бик әйбәт,сезне күрүемә бик шатмын.

-Настя,бүген урамда көн нинди?

-Бүген урамда көн салкын,кояш юк,әкрен генә кар себерә.

-Рәхмәт,Настя! Бик төгәл җавап бирдең!

2.-Света,синең белән дә сөйләшеп алыйк әле!

- Исәнмесез,укытучы апа! Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,Света,минем хәлләрем бик әйбәт.

-Света бик матур күлмәк кигәнсең!Бик килешә үзеңә!

-Рәхмәт,үземә дә бик ошый!

3. –Антон,синең хәлләрең ничек?

-Яхшы.Ә Сезнеке ничек?

-Минем хәлләр дә бик әйбәт.Бүген мәктәпкә ничек килдең?

-Мин бүген мәктәпкә җәяү килдем.

-Нигә? Автобус булмадымы?

-Юк, мин саф һава сулый- сулый әкрен генә килдем.Кәефем дә күтәрелде.

-Бик яхшы,Антон! Мин үзем дә гел җәяү йөрергә тырышам.Җәяү йөрсәң, саф һава сулыйсың,сәламәтлегең ныгый.

- Укучылар,сез дә җәяү йөрергә тырышыгыз!

II.Үткәннәрне актуальләштерү.

-Укучылар,үткән дәресне кабатлап алабыз?Өй эше итеп,нинди күнегү бирелгән иде?

-Ия һәм хәбәр турында кагыйдәләр өйрәнергә һәм 5 нче күнегүне эшләргә иде.

-Барыгыз да әзерме?

-Әйе,барыбыз да әзер.

-Яле,дәфтәрләрегезне тикшереп чыгыйм әле! Дөрестән дә,барыгыз да әзер икәнсез!

Хәзер күнегүне тикшереп карыйк!

- Наташа җавап бир әле!

Ләйсән һәм Лилия урманга барганнар.Бу җөмләнең иясе –Ләйсән һәм Лилия,алар исем белән белдерелгәннәр.Җөмләнең хәбәре-барганнар,ул хикәя фигыль белән белдерелгән.

-Бик яхшы,Наташа,рәхмәт!

- Данил,икенче җөмләне син укы! Ия белән хәбәрне тап!

-Алар урманда керпе һәм куян күргәннәр.Җөмләнең иясе –алар,алмашлык белән белдерелгән.Җөмләнең хәбәре – күргәннәр,хикәя фигыль белән белдерелгән.

-Рәхмәт,Данил, җавабың бик дөрес булды.

- Оксана,чираттагы җөмләне син укы! Урман – кешенең дусты,урман- кешене туендыручы.Урман – җөмләнең иясе,ул исем белән белдерелгән. Дусты,туендыручы сүзләре хәбәрләр, алар исем белән белдерелгәннәр.

-Рәхмәт,Оксана,утыр. Укучылар,ия белән хәбәрне җөмләнең нинди кисәкләре,дибез?

-Ия белән хәбәрне баш кисәкләр дибез.Оксананың җөмләсенә игътибар итегез әле,ни өчен җөмлә уртасында сызык куелган?

III.Яңа белем һәм күнекмәләр тудыру.

- Ягез әле,укучылар,уйлап карагыз,ни өчен җөмлә уртасында сызык куела?

- Русча әйтсәм ярыймы?

-Әйдә ,Эмелия ,рус телендә әйтеп кара.

-Если подлежащее и сказуемое выражены именами существительными или частями речи в значении имени существительного (местоимение,имя действия) в именительном падеже, то между ними ставится тире.

-Кем татарча әйтеп карый? Алсу,әйтеп кара әле!

-Әгәр ия һәм хәбәр исем һәм исем урынындагы башка кисәкләр белән белдерелсәләр,алар арасына сызык куела.

-Рәхмәт ,Алсу,дөрес әйттең! Укучылар, уйлап карагыз әле, исем урынында нинди кисәкләр килергә мөмкин?

-Алмашлык,сан,сыйфат, исем фигыль.

-Ә хәзер тактага карагыз әле.Монда җөмләләр язылган. Җөмләнең ия һәм хәбәрен табып,нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен билгеләгез.(Бу биремдә Релли Тейбл структурасын кулланырга мөмкин.Парта артында 4 укучы утыра.Аларны парларга бүләбез һәм нәтиҗәдә алар икәү чиратлап язалар һәм сорауларга җавап бирәләр.Моның өчен 4-5 минут вакыт бирелә).

Белем бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.

Уку инә белән кое казу.

Сүз күңелнең көзгесе.

Хезмәте ачы, җимеше татлы.

-Вакыт бик тиз үтте,укучылар!Әйдәгез җавап биреп карыйк.

-Беренче җөмләдә белем сүзе ия булып килгән.Ә хәбәр белем ачкычы,дәрәҗәнең баскычы.Алар да исемнәр белән бирелгәнгә күрә,белем сүзеннән соң сызык куела.

-Икенче укучыга сүз бирелә.

-Ия исем белән белдерелә,ә хәбәр исем фигыль белән белдерелгәнгә,алар арасына сызык куела. Шул рәвешле бөтен җөмләләр анализлана).

Физминутка.(Сингапур системасының Микс пэа шэа структурасын кулланырга мөмкин.Укучылар уртага чыгып,бер – берсе белән буталалар,үзләренә пар эзлиләр.Музыка туктагач,парлары белән тема буенча фикер алышалар).

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм тигезләү.

1.Кагыйдәне берничә укучыдан кабатлату.

2.Карточкалар белән эш.(Карточкаларда җөмләнең сүзләре бутап бирелгән.Укучылар аны дөресләп язарга һәм тыныш билгесен куярга тиешләр).

а)ул, имән, тарихчы.

б)тарих ,укытучысы,имән,урманның.

в)җыр,әдәбият,рәсем укытучылары,миләш,юкә,каен.

г)физиктыр,ихтимал,ул.

д)бәхәссез,монысы,имән,тарихчы.

(Әлеге өзек яраткан язучыбыз М.Мәһдинең әсәреннән алынды.Эшне үтәү өчен 5 минут вакыт бирелә.Укучылар үзлектән эшлиләр,аннары җөмләләрне укыйлар,хаталар төзәтелә,кагыйдә кабатлатыла).

3.Ситуатив күнегү.(Укучылар парлап,бер – берсе белән киңәшеп эшлиләр).

Спроси у друга :

-любит ли он осенний лес;

-любит ли он собирать грузди;

-любит ли он лесную малину;

-любит ли он путешествовать по зимнему лесу;

любит ли он пение соловья?

(Укучылар өчен татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү эше авыррак бирелә.Шуңа күрә,укытучы укучыларына ярдәм итә).

4. Сүзләрне тәңгәлләштерегез,хаталарны төзәтегез.

Салих Сәйдәшев- атаклы язучы.

Габдулла Тукай- артист.

А.Алиш – композитор.

Ш.Биктимеров –әкиятче.

(Укучылар эшне үтиләр,укытучы белән берлектә хаталар төзәтелә бара.)

. IV.Дәресне йомгаклау,өй эшен бирү.

Укучылар,бүгенге дәрестә бик актив эшләдегез.Кагыйдәләрне “Кагыйдәләр дәфтәр”енә язып куегыз.Өй эше: дәреслекнең 40 нчы битендәге 8 нче күнегү.Сезнең максатыгыз:җөмләләрне уку һәм ия белән хәбәр арасына тиешле тыныш билгесен кую.

Ә минем максатым- сезнең хезмәтегезне бәяләү.

V.Рефлексия.(Бу этапта укучыларның теманы ни дәрәҗәдә үзләштерүләре тикшерелә.Укучы үзе өчен кирәкле нәтиҗәләрне ясый.)

-Барыгызга да уңышлар телим. Сау булыгыз,укучылар!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Автор: Закирова Гулия Нургаязовна

Дата: 10.11.2016

Номер свидетельства: 357314


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Курсы ПК и ППК для учителей!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства