kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок по татарскому языку в русской группе на тему: "Наречие", 7 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус төркеменең 6нчы сыйныф укучылары өчен “Рәвеш” темасына дәрес үрнәге.

Максат:

1.Рәвеш сүз төркеме турында гомуми мәгълүмат бирү, җөмләләрдән рәвешне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

2.Логик фикерләү сәләтен үстерү,рәвешләрне сөйләмдә активлаштыру.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерүне дәвам итү,укучыларны иҗади сөйләмгә тарту.

3.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру,рәвешне куллана белүләренә ирешү.

4.Татар теленә тирән хөрмәт хисләрен уяту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок по татарскому языку в русской группе на тему: "Наречие", 7 класс»

Автор: Закирова Г.Н., татар теле һәм әдәбият укытучысы, МБОУ “Гимназия №3”, Чистай шәһәре, Татарстан Республикасы



Рус төркеменең 6нчы сыйныф укучылары өчен “Рәвеш” темасына дәрес үрнәге.

Максат:

1.Рәвеш сүз төркеме турында гомуми мәгълүмат бирү, җөмләләрдән рәвешне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

2.Логик фикерләү сәләтен үстерү,рәвешләрне сөйләмдә активлаштыру.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерүне дәвам итү,укучыларны иҗади сөйләмгә тарту.

3.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру,рәвешне куллана белүләренә ирешү.

4.Татар теленә тирән хөрмәт хисләрен уяту.

Җиһазлау:мультимедия проекторы,презентация,индивидуаль карточкалар,дәреслек.

Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Назиповаларның “Күңелле татар теле” китабы (Казан:Татар мультфильм нәшрияты,2014.)

Дәрес тибы:яңа белемнәр формалаштыру.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,күнегүләр эшләү,ситуатив күнегүләр эшләү,мәкальләргә төшеп калган рәвешләрне өстәп язу.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I.Дәресне оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

(Дәфтәр,китап,ручка,көндәлек,кагыйдә

ләр дәфтәре)






-Хәерле иртә,укучылар!

-Хәерле иртә!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы көннәр кебек,татар телен,Тукай телен өйрәнергә,дип килдек,

-Алай булгач,бик әйбәт,мин дә сезгә күтәренке кәефләр телим.Әйдәгез әле,елмаеп, бер – беребезне яңа көн белән котлыйк!

- Хәерле көн, миңа!

-Хәерле көн, сиңа!

-Хәерле көн, аңа!

-Хәерле көн һәммәбезгә!

II.Өй эшен тикшерү,алган белемнәрне актуальләштерү.


Укытучы өчен максат: өйрәнелгән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау,теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Укучылар өчен максат: бирелгән өй эшенең дөреслеген тикшерү,хаталарны төзәтү.

Алымнар:

1.Өй эшенең дөреслеген тикшерү.

2.Хаталарны барлау,төзәтү.

3.Дөрес уку күнекмәләре.



-Укучылар,сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

-93енче биттәге,8енче күнегү бирелгән иде.

- Без сезнең белән нинди теманы йомгакладык? (Релли Робин структурасы)

-“Англия кунаклары” дигән теманы йомгакладык.

-Сез нинди эш башкарырга тиеш идегез?

Буташтырып бирелгән җөмләләрдән текст төзергә тиеш идек.

(Укучыларны 3 төркемгә бүләм.

Һәр төркем 2 җөмләне әйтә.Калган төркем укучылары тыңлап торалар,хаталар булса,төзәтәләр)

-Әйдәгез,укучылар,сүзне беренче төркемгә бирик.

-Атна буе мәктәптә инглиз теле генә яңгырап торды.Без инглизчә җырлар,шигырьләр өйрәндек.

-Укучылар,беренче төркемнең җаваплары белән килешәсезме?Хаталары юкмы?

- Килешәбез,чөнки алар бик төгәл җавап бирделәр.

-Ә хәзер сүзне 2нче төркемгә бирәбез.Алар ни дияр?Әйдәгез әле,укучылар,сезнең җавапны тыңлап карыйк!

- Ниһаять,көтелгән кунаклар мәктәптә.Менә алар тамаша залында.

-Җавап бик дөрес,булдырдыгыз,укучылар!

- Өченче төркем ни дияр?

-Инглизчә сөйләдек,җырладык,инглиз әкиятләрен уйнап күрсәттек.Кызганычка каршы,без барлык сорауларга җавап бирә алмадык.

-Укучылар,һәр төркемнең җаваплары бик дөрес Һәм бик төгәл иде.Рәхмәт,үзегезгә.

-Татар телен дә шул рәвешле,тырышып өйрәнерсез дигән өметтә калам.



III.Ныгыту.

Фонетик күнегү.

Укытучы өчен максат:[ү][k] авазларының дөрес әйтелешенә күнектерү, шушы авазларның ясалышына игътибар итү,тизәйткечләр,мәкалләрнең эчтәлегенә төшендерү.

Укучы өчен максат:[ ү][k] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү,мисаллар

ның мәгьнәләренә төшендерү.




Күрсәтмәлелек:

1.Слайдлар.

2.Карточкалар.







3.Фонетик күнегү.

( Слайтта шушы авазлар һәм мәкальләр язылган)

а )Кара карга төшкән карга,шул карганы карарга,дип,карга җыелган карга.

б) Үзең өчен генә яшәмә,илең өчен дә яшә.

- Айгөл, бу җөмләдә татар теленең нинди үзенчәлекле 2 авазын билгели аласың?

- [ү][k] авазларын билгели алам.

-Бик дөрес әйттең,Айгөл!Ә калганнар ничек уйлыйлар?

-Дөрес,бик әйбәт.Ә хәзер мине тыңлагыз һәм кабатларга хәзерләнегез.

(авазлар кабатлана)

-Балалар [ү] авазы кергән нинди сүзләрне беләсез?

-Үрдәк,үлән,бүген,бүтән.

-Укучылар, ә [k] авазы кайсы сүзләрдә очрый?

- Каен,карга,кала,кара.

-Бик дөрес әйттегез,укучылар барыгыз да

аңладымы?

-Хәзер әйдәгез,бирелгән мисалларның мәгънәләренә төшеник.

(Мисаллар тәрҗемә ителә, укытучы укучыларга ярдәм итә).

Живи не только для себя, живи и для своей Родины.

-Укучылар, бу мәкальдә әйтелгән сүзләр сезгә ошадымы?

-Әйе,бик ошады.Чыннан да, үзеңнең Туган илең өчен яшәү ул – батырлык!


IV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.





















































V.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү































































VI. Яңа белемнәрне ныгыту.














































VII.Өй эшен аңлатып бирү.
















VIII.Рефлексия.


















4.Сүз төркемнәрен искә төшерү.

-Укучылар,без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?Экранга карагыз әле, нинди сүз төркемнәрен табарсыз икән.

Мәктәп,якты,зур,матур,дәрес,язам,кайтам,

ике,югары,татарча,төлкедәй,каләм,сызгыч,

алты,йөз,биш,ун,бара,кайта,ул,без,алар,мин.

-Настя,син нинди сүз төркемен таптың?

- Мин исемнәрне таптым:мәктәп,дәрес,каләм,сызгыч.

- Дөрес,Настя,син исемнәрне дөрес билгеләгәнсең!

-Римма,ә син нинди сүз төркемнәрен таптың?

-Мин сыйфатларны таптым:якты,зур,матур.

-Укучылар,сез ничек уйлыйсыз,иптәшегез сыйфатларны дөрес билгеләгәнме?

-Әйе,дөрес билгеләгән.

- Алина, син нинди сүз төркемнәрен билгеләдең?

-Мин саннарны таптым:ике,алты,йөз,биш,ун.

-Дөрес билгеләгәнсең,булдыргансың!

-Тагын нинди сүз төркемнәрен табарсыз икән?

-Мин алмашлыкларны таптым:ул,без,алар,мин.

- Дөрес билгеләгәнсең,булдыргансың!

-Ягез әле, укучылар, тагын нинди таныш сүз төркеме калды?

-Мин беләм! Фигыльләр калды:язам,кайтам,бара,кайта.

-Бик дөрес, бу сүз төркемнәрен фигыльләр дип атыйбыз!

-Ә калган сүзләрне нинди сүз төркеменә кертәбез?

-Табыйк,әле,нинди сүзләр калды икән?

-югары,татарча,төлкедәй,

-Аларны тәрҗемә итеп карыйк әле!Югары –высоко,татарча-по-татарски,төлкедәй-как лиса.На какие вопросы отвечают эти слова?

-Эти слова отвечают на вопросы как?

-Әйе,укучылар, бу сүзләр ничек? соравына җавап бирәләр.

-Димәк,бу сүзләрне рәвеш сүз төркеменә кертәбез.

-Ә кагыйдәне русча кем әйтеп бирер икән?

(җаваплар алына,укытучы нәтиҗә ясый).

-Рәвеш (наречие)-часть речи,которая выражает признак действия (тиз сөйли – быстро говорит) или обстоятельства, при которых происходит действие (кичә бардык-вчера ходили).Часто употребляемые вопросы наречия ничек?-как?

татарча,тиз),кайчан?- когда?(бүген-

кичә) (слайттан карап укыту).

-Әйе,укучылар,әлеге сүз төркеме- рәвеш.Рәвеш төрләнми торган сүз төркеме.Ул җөмләдә хәл булып килә.(Наречие –несклоняемая часть речи,в предложении

является обстоятельством.)

5.Дәреслек белән эш.95 нче биттәге кагыйдәләрне уку,нәтиҗә чыгару.

Сингапур системасы буенча эш.Төркемдәге һәр укучы 1 рәвеш белән җөмлә төзи.Аннан соң,эшнең дөреслеге тикшерелә.

Физминутка. (Микс пэа шэа системасы буенча эшлиләр.Баштан буталалар,аннары парларын табып,фикерләшәләр)

6.Рәвешләр белән җөмләләр төзү.

Бүген,быел,ерак,тиз,татарча,русча,инглизчә,кичә,күп.

-Беренче төркем үзенең җөмләләрен укый.Әйдәгез,1енче төркемгә сүз бирик.

- Бүген мәктәптә зур бәйрәм булды.Быел без алтынчы сыйныфта укыйбыз.Ерак җирләргә китсәң,туган җиреңне сагынасың

-Рәхмәт,беренче төркем,булдырдыгыз!Ә хәзер икенче төркемгә сүз бирәбез.

-Алия тиз йөгерә.Әнисә гел татарча сөйләшә.Наташа гел русча сөйләшә.

-Рәхмәт,укучылар,бик матур җөмләләр төзегәнсез! Өченче төркем безне ниләр белән шатландырыр икән?

-Наташа инглизчә бик оста сөйләшә

Кичә без урманда бик күп гөмбәләр җыйдык.

-Рәхмәт,укучылар,күнегүне бик дөрес эшләдегез,димәк,

теманы да аңладыгыз, дигән сүз.

7.Рәвеш турында укытучының сөйләве.

- Укучылар,рәвеш сүз төркеменең язмышы бик кызыклы.Татар телен тирәнтен белеп,аны өйрәнгән энциклопедист галим

Каюм Насыйри бар.Ул туган телен бик яраткан,аны җентекләп өйрәнгән галим.Ул татар балаларына рус телен өйрәтүче дә.

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнеп ,ул түбәндәге нәтиҗәгә килгән: татар телендә тагын бер сүз төркеме- рәвеш булуын билгели алган.Рәвешне,сүз төркеме буларак, XX гасыр башында гына ачканнар.Аны ҖИТӘКЧЕ дип атаганнар.Менә нинди кызык мәгълүмат ишеттек. Сез аны исегездә калдырыгыз,онытмагыз!

8.Текст ярдәмендә эш.

- Югарыда кара болытлар салмак кына агалар.Бик биек шул алар,аларны карый гына аласың.Шактый күп болытлар салмак кына агалар да агалар.

-Укучылар,җөмләләрдән хәбәрләрне билгелик әле.

-Агалар,карый гына аласың,агалар да агалар.

-Бик дөрес таптыгыз балалар.Ә менә рәвешләрнең хәбәргә бәйләнеп килүен әле сез белмисез.

Беренче хәбәрне әйтегез әле!

-Агалар.

-Бик дөрес,алар ничек агалар?

-Салмак кына агалар.Салмак сүзенә сорау куйыйк әле.

-Ничек? агалар.

-Бик дөрес әйттегез.Уйлап карагыз әле,укучылар,салмак кына агучы болытлар кайда агалар?

-Югарыда агалар.

-Бик дөрес, бу сүзгә нинди сорау куярбыз икән?

-Бу сүзгә кайда? соравы куела.Бу сүз дә рәвешнең бер төркеменә керә.

-Икенче җөмләдәге рәвешне табып, рәвешкә сорау куегыз.

- Биек,ни дәрәҗәдә биек?Бик биек.Укучылар,бик сүзе дә рәвешнең бер төркемчәсен белдерә.

Өченче җөмләгә игътибар итеп,күп сүзенә сорау куегыз әле.

-Әйе,дөрес әйттегез,бу сүзгә күпме? соравы куябыз.

-Шактый сүзенә нинди сорау куярбыз икән?

- Шактый сүзенә күпме? соравы куябыз.

-Укучылар,әлеге сүзләрне без ничек атыйбыз?

-Рәвешләр,дип атыйбыз.

-Укучылар шуны истә тотыгыз: рәвеш яки хәбәргә,яки сыйфатка ияреп килә.

-Укучылар,ул төрләнәме?Төрләндереп карагыз әле!

-Юк,төрләнми.

-Димәк,рәвеш – төрләнми торган сүз төркеме.

-Ә җөмләдә,укучылар,хәл булып килә.

- Нинди нәтиҗәләргә киләбез инде?

Ромашка” уены уйнала.Ромашканың һәр таҗына рәвеш билгеләре языла.

1) рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме.

2) эш яки хәлнең билгесен, билгенең билгесен белдерә.

3) ул төрләнми торган сүз төркеме.

4)ничек?ни рәвешле? кайчан? кайда? сорауларына җавап бирә.

5)җөмләдә хәл була.

6.Укучылар,без сезнең белән ситуатив күнегүләр эшләргә бик яратабыз.Ә хәзер шундый күнегүләр эшләп карыйк.

Бирем.Узнай у друга:

  • сегодня ли придут гости;

  • по-татарски ли он будет петь;

  • далеко ли до его школы;

  • умеет ли он читать быстро.

7.Җөмләләрне укыгыз,рәвешләрне күрсәтегез,аларга сораулар куегыз.

Бүген безгә кунаклар килде.

Без җырларны инглизчә җырладык.

Башта концерт булды.

Син Англия турында күп беләсеңме?

Укучылар шундый матур итеп сөйләделәр.

-Сегодня к нам пришли гости.

(когда?-кайчан?)

-Мы пели по – английски ( ничек?-как?)

Сначала был концерт.

(когда?- кайчан?)

Ты много знаешь по – английски?

(сколько-?- күпме?)

-Өч төркемгә дә бик зур рәхмәт.


8.Бирелгән рәвешләрнең антонимнарын тап.

-Укучылар,антоним дип нинди күренешкә әйтәбез?

- Капма –каршы мәгънәле сүзләр антонимна дип атала.

Әз, өлкәннәрчә,татарча,төлкедәй,күп,аннан –моннан,кышын,юри,җәен,югары.

(Укучылар Релли Тейбл системасы буенча төркемнәрдә эшлиләр,бер – берсе белән аралашалар.Биремне һәр укучы чиратлап үтәп чыга.)

Йомгаклау.

Укучылар,без шактый күп эш башкардык.Ниләр белгәнебезне ачыклап карыйк.

-нинди сүз төркемен өйрәндек?

-нәрсәне белдерә?

-ул төрләнәме?

-нинди җөмлә кисәге булып килә?

- ул мөстәкыйль сүз төркемеме,дәлилләгез.

-нәтиҗә чыгару.

-Рәхмәт,укучылар,сез игътибар белән тыңлагансыз,киләсе дәрестә әлеге теманы тагын ныгытырбыз.

9.Өй эше: Кагыйдәләрне өйрәнергә.

Мәкальләрдә бирелгән рәвешләрнең антонимнарын табарга.

Арбаны ...,чананы ... әзерлиләр.

Былтыр кысканга ... кычкырмыйлар.

Биек тауның башы якын,төбе ...

... эшлисе эшне .... калдырма.

Тауга менүе...,төшүе җиңел.

Бүген эшлисе эшне ...калдыриа.

Аз эш ... эштән яхшырак.

Аз йөкләсәң,... ташыр.

-Ерак куйсаң,...алырсың.

Ата баласы ...рәхәткә, ... хәсрәткә түзәр.

Ерак куйсаң,...алырсың.

Югары карап уйла,..карап эшлә.

...булса да җитәр,...булса да бетәр.

Терәк сүзләр(җәен,кышын,аз,күп,быел,ерак,иртәгә,бүгенгә,җиңел,күп,күп,аз,күп,якыннан,түбән.)

Йомгаклау.

- Укучылар,димәк, без”Рәвеш” темасын өйрәнә башладык.Киләсе дәрестә аны тагын дәвам итәрбез.Сез бүген бик тырышып эшләдегез,бик зур рәхмәт үзегезгә.

(Дәрес тәмамлана,укытучы һәр укучының хезмәтен бәяли).






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Урок по татарскому языку в русской группе на тему: "Наречие", 7 класс

Автор: Закирова Гулия Нургаязовна

Дата: 10.11.2016

Номер свидетельства: 357310


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства