kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Технологическая карта по татарскому языку на тему: Минем туган илем. Татарстанны? д??л?т символлары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта разработана по татарскому языку на тему: Минем туган илем. Татарстанны? д??л?т символлары. 4 нче сыйныф балалары ?чен.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта по татарскому языку на тему: Минем туган илем. Татарстанны? д??л?т символлары"»

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы


Татар теле, 4 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

Авторлары: Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А Гиниятуллина

Тема: Минем туган җирем. Татарстанның дәүләт символлары.

Тимершина Гөлназ Рамил кызы–

Яшел Үзән шәһәре

15 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Тема

Минем туган җирем. Татарстанның дәүләт символлары.

Максат

-укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары белән, башкаласы белән таныштыру;

- алган белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту

-укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру;

-туган якка карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.  

-аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре


Предмет буенча:

-Татарстанның символларын әйтә, сурәтли белү;

- яңа сүзләрне җөмләдә куллана белү;

-яңа сүзләрне Ю. к., И. к., Ур-в. килешләрендә җөмләдә дөрес куллану;

- текст белән эшли белү.


Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Туган як

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, рус теле,

әйләнә-тирәне өйрәнү

Индивидуаль,

Фронталь,

Группалап эшләү.

Дәреслек

Интерактив такта

Презентация

Карточкалар

Оештыру моменты ( мотивлаштыру этабы)


  • Исәнмесез укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, утырыгыз.

  • Укучылар, урамга карагыз. Хәзер нинди ел фасылы?

  • Яз.

  • Ә сез нинди яз билгеләрен беләсез?

  • Тамчы тама, кошлар җылы яклардан кайталар, кар эри, көннәр озын, төннәр кыска, елгаларда бозлар ага, көннәр җылы...

  • Дөрес, бик әйбәт.


Актуальләштерү

1.Ишетеп аңлау өчен күнегүләр. (Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 4 сыйныф). 50 – 51 нче битләр.

1). Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]

Котлый, бәйрәм, көн, пешерә, бала, телибез.

2).Прослушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимение аның.

Бәйрәм, шагыйрь, балалар, кыз, әни, мәсьәлә.

3). Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Кояшлы, ямьле, тәмле, көн, матур, якты.

4). Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

1. Мин әнине бәйрәм белән котладым.

Мин укытучыны бәйрәм белән котладым.

2. Бүген әни бәйрәме

Бүген әти бәйрәме

3. Минем әнием әйбәт

Минем әнием иң әйбәт.

5). Прослушайте и укажите слова, обозначающие действие

Килә, боз, эри, кошлар, кайта, кар, чыга, ага.


Яңа темага чыгу, уку мәсьәләсен чишү этабы

































































Физкультминутка

















Үзләштерелгән материалны гамәлдә ныгыту

















































Мөстәкыйль эш



Өйгә эш бирү

Йомгаклау, нәтиҗә ясау















Билге кую








-Ярар, укучылар, бик әйбәт!

-Ә хәзер тактага карагыз. Тактада шигырь бирелгән. Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында?

Туган ил

Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар.
Туган ил ул — иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.

Зәкия Туфайлова

-Бу шигырь туган ил, туган як турында!

-Шулай итеп, без бүген туган илебез турында сөйләшәчәкбез.

-Ә хәзер сүзлекләрне ачыгыз һәм яңа сүзләрне язып куегыз.

Яңа сүзләр белән эш:

Туган ил – родная земля

туган як – родной край

Ватан – Родина

дәүләт – государство

милләт – нация, национальность

тел – язык

бөркет – орел

сурәтләнгән – изображен

башкала – столица

Яңа сүзләрне уку, алар белән җөмләләр төзеп карау.

  1. Укучылар, без кайда, нинди республикада яшибез?

  2. Яшел Үзән шәһәре, Татарстан республикасы.

  3. Тактага карагыз. Тактада татарстан республикасының картасы сурәтләнгән. Карагыз, безнең республикабыз нинди зур!

  4. Татарстан республикасы Россия дәүләтендә урнашкан. Россиянең дә, Татарстанның да үз дәүләт символлары бар. Ул герб һәм флаг.

- Тактага карагыз:

- Россиянең дәүләт флагы ак, зәңгәр, кызыл өлешләрдән тора. Дәүләт гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән.

- Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән. Дәүләт флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.

- Татарстанның беренче президенты-
Минтимер Шәрипович Шәймиев. Татарстанның хәзерге президенты –
Рөстәм Нургалиевич Минниханов.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз? Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Казан шәһәре.

Тактага карагыз:

Ә хәзер Казанных тарихи урыннарын карагыз: Кремль, Бауман урамы, Сөембикә манарасы, милли музей, Г. Камал театры, Кол – Шәриф мәчете.


Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка

Уңга – сулга борабыз

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез!


“Кем тизрәк“ уены. Группалап эшлибез. Ике группа:

Кроссворд чишү:

  1. Россиянең дәүләт гербындагы кош исеме?

  2. Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме?

  3. Атаклы татар шагыйре?

  4. Татарстанның дәүләт символы?

  5. Татарстан Республикасы урнашкан дәүләтнең исеме?

  6. Казандагы тарихи манара?

  7. Урманда яшәүче хайван?

  8. Татарстан флагындагы төс?

  9. Татарстанның башкаласы?





б

ө

р

к

е

т




б

а

р

с




т

у

к

а

й




ф

л

а

г




Р

о

с

с

и

я



с

ө

е

м

б

и

к

ә

т

и

е

н



а

к




К

а

з

а

н




2. Дөрес җөмләләр төзергә.

  1. ак, кызыл, яшел , флагта, төсләр, бар.

  2. барс, ак, сурәтләнгән, Татарстан, гербында.

  3. дәүләтендә, Республикасы, Татарстан, Россия, урнашкан

  4. ике, бөркет, гербында, дәүләт, Россиянең, башлы, сүрәтләнгән.

  5. символлары, Россиянең дә, Татарстанның да, дәүләт, үз, бар

  • бик әйбәт укучылар. Барыгыз да бик әйбәт эшләдегез.! Эшләрегезне тактага элеп куябыз.



Дәреслек белән эш. 83 нче бит, 6 нчы күнегү. Текст эчтәлеге буенча бер-берегезгә солраулар бирегез.


Яңа сүзләрне өйрәнергә.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? Что нового мы сегодня узнали?

- Татарстан республикасының дәүләт символлары;

- Татарстан республикасының картасы;

- Россиянең дәүләт символлары;

- Татарстанның башкаласы;

- Казан шәһәренең тарихи урыннары.


“Кояшлы ил” җырын тыңлау.








Укучылар, дәрестә эшләгәнегез өчен бик зур рәхмәт! Билгеләр кую.

Саубуллашу.
































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Тимершина Гульназ Рамилевна

Дата: 30.05.2016

Номер свидетельства: 331467


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Курсы ПК и ППК для учителей!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства