Дәреснең план – конспекты. Тема.ч ц щ тартыклары.
Максат: 1 Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография бүлекләре буенча
Укучыларның гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аларны гамәлдә
куллана белергә өйрәтү.
2. Балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.
3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
.Дәрес барышы
1. Өй эшен тикшерү
2. Бүгенге дәресебезнең темасы:
“ Тартык авазларны ч ц щ”. Димәк, темадан аңлашылганча, дәресебезнең төп
максаты, тартык авазлар турында белгәннәребезне кабатлап, ныгытып чыгу һәм
авазларның, хәрефләрнең әһәмиятен билгеләү.
3. Фонетик күнегү
[б], [в], [w], [г], [гъ], [ә], [ң]
[к], [къ],[х], [һ], [д], [т], [ф]
- авазларны дөрес итеп әйтү
- һәр юлдан артык авазны табарга
- беренче юлда калган авазларны нинди
авазларга кертәбез?
- ә икенче юлдагыларын?
- яңгырау һәм саңгырау тартыкларга
билгеләмә бирү.
4. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту
Тест сорауларына җавап бирү
Тест
1. Ирен – ирен [ w] тартыгы белән ирен – теш [ в] тартыгы өчен ничә хәреф
кулланыла?
А) икесенә бер хәреф
Б) һәрберсенә аерым хәреф
В) аерым хәреф кулланылмый.
2. [ х] һәм [ һ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?
А) гарәп алынмаларында
Б) татар теленең үз сүзләрендә
В) рус сүзләрендә.
3. [ м] [ н] [ ң] авазлары нинди тартыклар дип атала?
А) саңгырау тартыклар
Б) борын тартыкларВ) ирен – теш тартыклар.
4. [ ч] [ ц] [ щ] тартыклары нинди сүзләрдә
кулланыла?
А) алынма сүзләрдә
Б) алынма сүзләрдә һәм татар теленең үз
сүзләрендә
В) татар теленең үз сүзләрендә.
5. Ике сузык аваз һәм сузык белән [ р] тартыгы арасында килгәндә, [ к], [ къ], [ п]
тартыкларының яңгырау парлары белән алышынуы ( чиратлашуы) икенче төрле
ничек дип атала?
А) ассимиляция ( охшашлану)
Б) диссимиляция (охшашсызлану)
В) иренләшү.
6. Борын авазларына беткән сүзләргә борын авазыннан башланган күплек сан,
чыгыш килеше кушымчалары ялгану ничек дип атала?
А) ирен ассимиляциясе
Б) борын ассимиляциясе
В) чиратлашу
III Яңа дәрес материалы өстендә эш
1. 112 нче күнегү 49 нчы бит
- Сүзлек өстендә эш.