kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля входит в число крупнейших российских музыкальных театров.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля»

Тема. Әйләнә сәхнә, әйләнә...(Р.Фәйзуллин.)

Максат. 1.Укучыларны М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет

академия театрының төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән

шәхесләр белән таныштыру.

2.Иҗади фикерләү осталыгын һәм сөйләм телен үстерү.

3.Сәнгатьнең опера һәм балет төрләренә карата кызыксыну уяту,

эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһаз. Мультимедиа проекторы, компьютер, телевизор, магнитофон,

дисклар, плакатка эшләнгән кроссворд.


Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату дәресе.

Дәрес төре. Дәрес-презентация.

Методлар. Проблема кую, укытучы сүзе, әңгәмә, проектлау.


Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, экранга күз салыгыз әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? (1слайд – театрларның рәсемнәре, 2 слайд – Опера һәм балет театры.)

(Укучыларның җаваплары.)

-Әйе, укучылар, сез дөрес әйттегез, биредә Казандагы театрларның рәсемнәре сурәтләнгән.Ни өчен дәресебезне шушы рәсемнәр караудан башлап җибәрдек икән? Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр? (Укучыларның җаваплары.)

- Әйе, бүгенге дәрестә сүзебез – театр хакында. Аның да иң гүзәле – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында булыр.Театрның төзелү тарихы, аның үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышырбыз. Театр ул – тылсымлы, сихри урын. Шуңа күрә дәреснең темасы да бераз серлерәк булыр. Дәреснең темасы – “Әйләнә сәхнә, әйләнә...” (3 слайд, дәрес темасы.) Дәреснең эпиграфы итеп мин Р.Фәйзуллинның театр турында язган бик матур шигырен алдым. Ул шигырь сезгә дә ошар дип уйлыйм.(4 слайд – шигырь)

  • Әйләнә сәхнә, әйләнә,

сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар

режиссерлар, геройлар...

Сибелә... Әйләнә сәхнә.

Булмый шул каршы торып.

Изге җиргә була икән

табынып тик, баш орып.

Тоела кайчак сәхнә ул

агачтан түгелдер күк.

Күз яше белән юылган

көзгедер, күңелдер күк.

Анда иңләп йөрүчеләр

илаһи затлар кебек.

Алар гаҗәеп якын да,

һәм бераз ят та кебек.

...Әйләнә сәхнә, әйләнә,

шуышып кереп китә.

Гомерләрне, бәгырьләрне

кискәләп, телеп китә.

( Р.Фәйзуллин.)

Иң башта, әйдәгез, сүзлеккә күз салыйк. Дәрес барышында очраячак, сезгә аңлашылып бетмәгән төшенчәләрнең аңлатмаларын карыйк. (5 слайд)

Опера – музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре.

Балет – биюдән һәм мимик хәрәкәтләрдән торган, музыкаль бизәлешле театраль тамаша.

Балетмейстер – балетта биюләрне куючы.

Либретто – җырлап башкарыла торган музыкаль-драматик әсәрнең әдәби тексты. (Әдәбият дәфтәрләрендә эш.)

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан.(6 слайд – театр бинасы.) Ул бүгенге көндә дәүләт тарафыннан сакланыла торган уникаль һәм гаҗәеп гүзәл архитектура һәйкәле. Ә хәзер театрның эченә күз салыйк.(7 сайд – тамаша залы.) Аның тамаша залы искиткеч матур. Түшәмен тау хрусталеннән ясалган, авырлыгы бер тоннадан артык булган люстра бизи. Өч катлы балконы милли орнаментлар белән бизәлгән. Баскычлар, фойе гранит, мәрмәрдән эшләнгән.

Ә инде Казанда опера һәм балет театры кайчан ачылган соң? 1934 елда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясен ачарга булалар. Аның максаты булачак театр өчен кадрлар әзерләү була. 1934 елның 2 февралендә студия эшли башлый. Мәскәүгә укырга иң яхшы дип табылган иҗат көчләре җибәрелә.4 ел дәвамында анда җырчылар, дирижерлар, композиторлар укып чыга. 1938 елның ахырында алар укуларын тәмамлап Казанга кайталар. Бу студиядә укып кайтучылар арасында Г.Кайбицкая, С.Садыйкова, М.Булатова, Ф.Насретдинов, М.Рәхмәнкулова кебек күренекле җырчылар була.(8 слайд – җырчыларның рәсемнәре.)

Бу елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын шагыйрь М.Җәлил башкара.(9 слайд – М.Җәлил портреты.)

Театр бинасы төзүнең проекты инде әзер булса да, төзелеш акрын бара. Опера һәм балет артистлары спектакльләрне Татар дәүләт академия театрында һәм рус драма театры биналарында алып барырга мәҗбүр булалар.

Балет труппасы да үз эшчәнлеген шушы елларда башлый. Татар сәхнәсе өчен яңа булган сәнгать төрен башлап җибәрүчеләрдән булып балетмейстер Гай Таһиров исәпләнә.

Театр 1939 елның 17 июнендә Н.Җиһановның “Качкын” операсы белән ачыла. (10 слайд – операдан күренеш.)

Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә дә театр спектакльләр куюны туктатмый. (11 слайд – сугыш елларында куелган татарча спектакльләрнең исемлеге.)

1945 елның 12 мартында беренче тапкыр татар балеты күрсәтелә. Ул Ф.Яруллинның Ә.Фәйзи либреттосы буенча язылган “Шүрәле” балеты була. Бу балет Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп эшләнә.(12 слайд – балеттан күренеш.)

Театрның яңа бинасы 1956 елның 28 сентябрендә Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы белән ачыла.(13 слайд –операдан күренеш.) Бу көн Татарстанның мәдәни үсешендә зур вакыйга була. Бу операның либреттосын М.Җәлил яза. 1956 елда театрга герой-шагыйрь М.Җәлил исеме бирелә.

Театр Россиянең күп шәһәрләрендә чыгыш ясый, чит илләргә гастрольләргә йөри, төрле шәһәрләрдә елына 100әр спектакль куя.

-Театрның кыскача тарихы турында менә шулар. Ә хәзер сезнең өчен кечкенә генә сюрприз. Мин һәр төркемгә конвертлар өләшәм. Бу конвертларда театрның үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар урнаштырылган. Сез шул мәгълүматларны кәгазьгә ябыштырып, матур итеп урнаштырырга һәм шул кеше турында сөйләргә әзерләнергә тиеш буласыз. Әзерләнү өчен берничә минут вакыт бирелә. (Укучыларга проектны әзерләү өчен берничә минут вакыт бирелә.)

Татар музыкасы тарихында Н.Җиһанов исеме зур урын алып тора.(14 слайд Н.Җиһанов портреты.) Әйдәгез, Н.Җиһанов турында сөйләргә әзерләнгән төркемне тыңлыйк, ә эшләрен тактага элеп куйыйк. (Укучылар чыгышы.)

Опера сәнгатенең горурлыгы, безнең якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор В.Ганиева турында тулырак белеп китик. (15 слайд - В.Ганиева портреты.) (Укучылар чыгышы.)В.Ганиеваның “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә, “Башмагым”да Сәрвәр, “Алтынчәч”тә Алтынчәч образларын башкаруы – тиңе булмаган хәзинә.

Күп еллардан бирле сәхнәдән төшмичә уйналып килгән “Алтынчәч” операсыннан “Алтынчәч һәм Җик Мәргән дуэты”н тыңлыйк. Алтынчәч партиясен В.Ганиева башкара. (Җыр тыңлау.)

Опера сәнгате белән бергә балет та үсеш ала.( 16 слайд – балет артистлары.)

Балетның бүгенге дәрәҗәсенә ирешүендә Н.Юлтыева, С.Юнысова, Ә.Айдарская, И.Хәкимова, Р.Садыйков кебек балет осталарының роле зур. Ә Н.Юлтыева театрда күп еллар әйдәп баручы балерина, ә соңыннан театрның балетмейстеры була. Ул – бию өлкәсендә бердәнбер профессор. (17 слайд – Н.Юлтыева.) (Укучылар чыгышы.)

Балет хакында сөйләшкәндә Р.Нуриев исемен атамау дөрес булмас. Атаклы биюче һәм балетмейстер Р.Нуриевның исеме берникадәр Казан белән дә бәйле. (18 слайд – Р.Нуриев.) (Укучылар чыгышы.)

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Р.Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале үтә. Быел фестиваль 20 – юбилей елын үткәрде. Анда бик күп төбәкләрдән балет артистлары җыелган иде. Хәзер шул фестивальдән бер фрагмент карарбыз. (DVDдан сюжет карау.)

Татар опера сәнгатенең күренекле шәхесләреннән тагын берсе – С.Садыйкова. (19 слайд – С.Садыйкова.) (Укучылар чыгышы.) Укучылар, аны ак калфаклы сандугач дип тә атап йөртәләр.

2007 елның февраль аенда театрда 25нче тапкыр Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелде. Кем соң ул Шаляпин? Казан шәһәре белән аның нинди бәйләнеше бар? (20 слайд – Шаляпин.) (Укучылар чыгышы.)

1999 елда Бауман урамында Шаляпинга һәйкәл куелды. Быел үткәрелгән фестивальдә Р.Әхиярованың Г.Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсы куелды. Анда төп роль – Зәйтүнә образын В.Ганиева башкарды. (21 слайд – операдан күренеш.)

Дәрестә опера һәм балет театры турында, артистлар хакында күп сөйләштек.

. Әйдәгез, яңа эшкә керешкәнче, киләсе дәрес өчен өйгә эшне язып куйыйк әле.

1 төркем. В.Ганиева башкарган рольләрне санарга.

2 төркем. В.Ганиева җырлаган җырларның исемлеген төзергә. (23 слайд - өйгә эш.)

Ә хәзер инде саннар, вакыйгаларны ничек исегездә калдырдыгыз? Тестлар эшләү барышында шуны тикшерербез.

Тестлар.(24 слайд – тест сораулары.)

  1. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры кайда урнашкан?

А) Ирек мәйданында;

Ә) Бауман урамында;

Б) Ямашев проспектында.

2. Опера һәм балет театры кайчан ачыла?

А) 1933 елда;

Ә) 1939 елда;

Б) 1945 елда.

3. Опера һәм балет театры нинди опера белән ачыла?

А) Н.Җиһанов. “Илдар.”

Ә) Җ.Фәйзи. “Башмагым.”

Б) Н.Җиһанов. “Качкын.”

4. Беренче тапкыр куелган татар балеты:

А) Н.Җиһанов. “Фатих.”

Ә) Ф.Яруллин. “Шүрәле.”

Б) Чайковский. “Аккош күле.”

5. Театрның яңа бинасы ачылган ел:

А) 1998 ел;

Ә) 1938 ел;

Б) 1956 ел.

6. Яңа бина нинди әсәр белән ачыла?

А) Н.Җиһанов. “Ирек.”

Ә) М.Мозаффаров. “Галиябану.”

Б) Н.Җиһанов. “Алтынчәч.”

7. Опера сүзенең дөрес аңлатмасын билгелә:

А) музыка һәм җыр белән генә башкарыла торган сәхнә әсәре;

Ә) биюдән һәм хәрәкәтләрдән генә торган театраль тамаша;

Б) җырлап башкарыла торган музыкаль әсәрнең әдәби тексты.

Тестның җаваплары: 1 – а, 2 - ә, 3 – б, 4 - ә, 5 – б, 6 – б, 7 – а.

Билгеләр: бер хата да булмаса – “5”ле, 1 – 2 хата – “4”ле, 3 – 4 хата – “3”ле, 5 хата – “2”ле. (25 слайд – тест җаваплары һәм билге кую критерийлары.)

Йомгаклау.

Укучылар, бүгенге дәрестә сез опера һәм балет тетрының тарихы, аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында шактый күп мәгълүмат алдыгыз. Театр ул - безнең күңелләргә нур иңдерүче урын. Бүгенге дәресебезне минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

Әйләнә сәхнә, әйләнә!

Бакчы, нәкъ Җир шары сыман,

Сәхнә - вәгъдә, сәхнә - иман,

Аннан башка яшәү яман.

Алга таба сезгә Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетын, Н.Җиһановның операларын М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының залларына утырып карарга насыйп булсын дигән теләктә калам. (26 слайд – шигырь.)








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 10 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля

Автор: Халилова Эльмера Шаммехаматовна

Дата: 13.12.2018

Номер свидетельства: 490662


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства