Тема: “Син” алмашлыгының килеш белән төрләнеше
(2 сыйныфның рус төркеме укучылары өчен татар теле дәресе)
Максатлар:
Белем бирү максаты – “Син” алмашлыгының килешләрдә төрләнеше белән таныштыру, аларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;
Үстерү максаты – укучыларның логик фикерләү сәләтен, танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат – татар телен өйрәнүгә омтылыш, теләк тәрбияләү.
Технология – коммуникатив.
Җиһазлау: компьютер, проектор, К.С.Фәтхуллова “Татар теле” дәреслеге, Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” (2 сыйныф), Ч.М.Харисова “Методика обучения татарскому произношению”, сигн.карточкалар.
Дәрес тибы: Лексик-коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү, укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: Дәреслек белән эш итә белү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда эшли белү.
Дәрес барышы
Мотивлаштыру-ориетлашу өлеше
Уңай психологик халәт булдыру.
а) Дежур укучы рапорты
б) Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, әйбәт
в) Укучылар, без узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
Өй эшләрен тикшерү.
1 төр – 22нче бит, 6нчы күнегү
2 төр – Казан турында 5 сорау төзү.
3 төр – рәсем ясау.
Үзбәя.
Ишетеп аңлау.
Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос Кайда? ( сигнал карточкалар белән):
Урманда, өйдә, йөгерә, тәрәзә, бәйрәмдә, мәйданда, шәһәр, һәйкәл, кибеттә, базарда, курчак, авылда.
УМ кую ситуациясе.
,,,,, ,,,, 1,3 23 ,,,,
УМ адымлап чишү этабы.
Яңа лексика өстендә эш.
Парлап слайдтан укыйлар (берсе – татарча, икенчесе – русча)
Слайд-3
Авырый – болеет
Авырта – болит
Дәвалый – лечит
Сәламәт – здоровый
Даруханә – аптека
Хастаханәдә ята – лежит в больнице
Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү
Сүзләрне тәрҗемәләре белән сүзлекләргә язып кую.
23нче биттәге 2 күнегүне төркемнәрдә эшләү.
1 диалог – 1 төркем
2 диалог – 2 төркем
3 диалог – 3 төркем
4 диалог – 4 төркем
Үзбәя.
Физминутка.
“Иң яхшы тәрҗемәче” конкурсы.
24 биттәге 4 күнегүне тәрҗемә итәләр.
Үзбәя.
“Иң яхшы диалог төзүче” конкурсы.
7 күнегү белән диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Слайд белән тикшерү. Слайд – 4
Лилия, хәлләр ничек?
Яхшы.
Авырмыйсыңмы?
Юк.
Үзбәя.
9 күнегүне(2) язмача эшләү
Тикшерү. Слайд - 5
Үзбәя.
Вакыт калса: “Кем күбрәк сүз белә” уенын уйнау.
Экранда “Сәламәтлек” сүзе. Укучылар шушы сүздә булган хәрефләрдән сүзләр төзиләр. Слайд - 6
Рефлексия, бәяләү этабы.
Дәрескә нинди УМ куйган идек? Нәрсәләр эшләдек?
Дәрескә гомуми бәя бирү.
Өй эше. Слайд – 8
1 төр – 23нче бит, 1нче күнегү
2 төр – яңа сүзләр белән 3 җөмлә төзергә
3 төр – 24нче бит, 5 күнегү