Максат | -шарт фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше турынла мәгълүмат бирү; -кушымчаларын билгели белү, сөйләмдә кулланырга өйрәтү; -белем һәм күнекмәләрне гомумилләштерү; -туган якка карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. |
| Предмет буенча: -Фигыльне билгели белү; -шарт фигылен билгели белү -зат-сан кушымчаларын дөрес билгели, яза белү; -аларны сөйләмдә куллана белү. | Регулятив: - уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. Танып белү: - куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; - язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү; - өлешләрдән бербөтенне төзи белү; - гомумиләштерү. Коммуникатив: - сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү; - хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү. |
Яңа темага чыгу, уку мәсьәләсен чишү этабы
Үзләштерелгән материалны гамәлдә ныгыту
Мөстәкыйль эш
Өйгә эш бирү
Йомгаклау, нәтиҗә ясау
Билге кую
| -Ярар, укучылар, бик әйбәт! - Ә хәзер мәкальләрне тыңлагыз: 1. Кояш болытка капланып баеса, яңгыр явар; 2. Томан биргә төшсә, аяз булыр; 3. Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр; 4. Кар калын булса, ашлык уңар. Укучылар, бу мәкальләрдә фигыльләрне табыгыз -баеса, төшсә, чыкса, булса. Бу фигыльләр нинди сорауга җавап бирәләр? Нинди кушымчалар ялгана? Бу нинди фигыльләр? -Укучылар җаваплары... Укучылар, ә хәзер искә төшерегез: Нәрсә ул шарт фигыль? ( 39нчы бит, 1 нче күнегү. Кагыйдә карау.) Укучылар, бүген без сезнең белән шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен өйрәнербез. Дәреслекләрне ачыгыз, 41 нче бит, 1 нче күнегү. Таблицаеы карау, өйрәнү. Дәфтәрләргә теркәп кую. Дәреслек буенча эш: 41нче бит, 2нче күнегү. Шарт фигыльләрне табу, сораулар кую. Телдән эшләү. 41 нче бит, 3нче күнегү. Диалоглар белән эш.
41 нче бит, 2нче күнегү. Бирелгән шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә.
41нче бит, 1нче күнегү өйрәнергә.
Укучылар без бүген нәрсә өйрәндек? Мисаллар китерегез? Җөмләләр төзегез? |