kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ш.Камал "Акчарлаклар" әсәрендә психологизм

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок родной литературы(татарский) для школ с родным языком(татарским) обучения

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ш.Камал "Акчарлаклар" әсәрендә психологизм»






Тема
: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлаклар” әсәрен анализлау;
(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты (укытучы өчен):  укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
 (укучы өчен) :укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук,  электрон презентация,диск; битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар; дәреслек, хрестоматия.

Дәрес тибы:  катнаш дәрес.

Метод,алымнар: эзләнү ысулы, кулланылган структуралар: “Эй ар гайд”, “Таймд раунд робин”, “Раунд тэйбл”.

Дәрес барышы

Хәзер күзләребезне ябабыз, мине тыңлап күзалдыбызга китерә башлыйбыз:

Сез кара урманнан йөгереп, ямь-яшел үләнле аланга яланаяк басасыз. Тирә якта кошлар сайравы, чикерткәләр тавышы каршы ала. Аяк астындагы яшел дымлы үлән, тәнгә җиңелчә суыклык кертә. Алга атлап барасыз. Баш өстендәге кояш сезне , дөньяны яктырта һәм эсседән качып алга атлыйсыз.

Шул вакытта яр буена килеп җиткән буласыз һәм аякларыгыз белән кайнар комга басасыз. Монда инде әкрен түгел, тиз-тиз атлыйсы килә, чөнки ком кайнар һәм аяк табаннарын кыздыра башлый. Тиз- тиз атлап диңгез янына килеп җитәсез.

Кинәт аяк астындагы ком суынып, юешләнеп кала. Диңгездән килгән дымлы һава җиңел сулыш алырга ярдәм итә, йөзләрегезне вак диңгез тамчылар каплый,җил чәчләрегезне туздырып җибәрә...Баш очында очып йөргән акчарлаклар гүя сезне сәламләгәндәй аваз сала.

Дөнья киң, рәхәт. Шул чакта рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә.ЭХХХ. Сезнең авазыгыз диңгез шавы эченә кереп югала.Шул чакта табигатьнең көченә таң каласың!Тәнгә -җанга рәхәт булып китә..Бу рәхәтлекне эчтә калдырып күзләребезне ачабыз,әкрен генә дәресебезгә кайтабыз(Күчәбез)...

3. Уңай психологик халәт булдыру.

- Кызлар-егетләр, табиг-ть кочагында булып кайткач үзегезне ничек хис иттегез?

(җаваплар бирелә)

Хәзерге көндә дөнья бик тиз үзгәрә, кешеләр бу үзгәрешкә өлгерә алмагач,кайгыра башлыйлар. Аларга ярдәмгә төрле чаралар килә. Ниндиләр икән, сез ничек уйлыйсыз?

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

II.   Өй эше

-Өй эшенә сезгә Ш.Камалның тормыш юлын,иҗатын искә төшерергә һәм “Акчарлаклар” повестен буенча сораулар бирелә.

- Хәзер мин сезгә 1 бит кәгазьләр таратам (кәгазьләр таратыла).  Әлеге битләрдә раслау җөмләләр язылган. Бу җөмләләр Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына карата язылган.Сез “Башта”дигән баганага “Әйе” яки “Юк” дип язарга тиеш буласыз.Эшли башладык,моны эшләү өчен 3 мин.вакыт бирелә. “Эй ар гайд” структурасы:

Башта

Раслаулар

Соңыннан


1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган



2)Ш.Камал Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган



3)Язучының тулы исеме- Дәрдемәнд



4)Ш.Камал Пешлә авылы мәдрәсәсендә һәм Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә белем ала



5)1901нче елда Казанга китә



6)1903-1904нче елларда күмер шахталарында,балык промыселларында эшли



7)Ш.Камал “Нур” газетасында эшли



8)Язучының эпик жанрындагы беренче әсәре “Хәят” дип атала



9)1917нче елгы революцияне Оренбургта хуплап каршы ала



10)Ш.Камал 1945нче елның 22 декабрендә вафат була



11)Язучы иҗатының төп темасы-мәхәббәт



12)Ш.Камал психологик прозага нигез сала


Дөрес варианты түбәндәгечә:

Башта

Раслаулар

Соңыннан

әйе

1)Ш.Камал 1884нче елның 27 февралендә туган


юк

2)Ш.Камал Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган


юк

3)Язучының тулы исеме- Дәрдемәнд


әйе

4)Ш.Камал Пешлә авылы мәдрәсәсендә һәм Ләбәҗә авылы мәдрәсәсендә белем ала


юк

5)1901нче елда Казанга китә


әйе

6)1903-1904нче елларда күмер шахталарында,балык промыселларында эшли


әйе

7)Ш.Камал “Нур” газетасында эшли


юк

8)Язучының эпик жанрындагы беренче әсәре “Хәят” дип атала


әйе

9)1917нче елгы революцияне Оренбургта хуплап каршы ала


юк

10)Ш.Камал 1945нче елның 22 декабрендә вафат була


юк

11)Язучы иҗатының төп темасы-мәхәббәт


әйе

12)Ш.Камал психологик прозага нигез сала




Кешенең эчке хәләтен психологлар өйрәнә һәм кешегә төрле чаралар ярдәмендә булыша да. Шулай ук кеше хәләтен өйрәнүче галимнәр нинди нәтиҗәгә килгәннәр:

Слайд.1

“Российские учёные под руководством П.П. Гаряева с сотрудниками Института общей генетики доказали, что ДНК воспринимает человеческую речь.

Учёные зафиксировали: бранное слово вызывает мутагенный эффект, аналогичный радиационному излучению мощностью в тысячу рентген.

Под воздействием молитв и слов, несущих положительную энергетику, ускоряется рост растений и восстанавливается геном семян пшеницы и ячменя после радиационного разрушения. На положительный, высокодуховный смысл речи растительные геномы реагировали адекватно, независимо от того, какой язык использовался — английский или русский.”





“П.П.Гаряев җитәкчелегендәге Россия галимнәре һәм Н.И. Вавилов исемендәге гомуми генетика институты исбатлавынча:

Кеше сөйләме ДНКга тәэсир итә.

Ягъни, тискәре фикерле сүзләр,сүгенү сүзләре 1000 рентген көчендәге нурланышка тиң мутациягә китереп чыгара.

Уңай фикерле сүзләр, матур әдәби сүзләр, дога сүзләре, нинди телдә булуына карамастан (рус, татар, инглиз,төрек...), үсемлекләрнең үсешен тизләтә һәм радиациягә эләккән бодай, арпа орлыкларының геномнарын терелтә, яңарта.”

Димәк, Төрле тавышлар, исләр, тәмнәр-кеше күңеленә тәэсир итә,шулай тормыштагы аерым вакыйгаларны истә калдыра...

Язучылар да шул алымнарны әсәрләрен иҗат иткәндә куллана.Дәрес башында без Диңгез,Акчарлаклар тавышын ишеттек. Татар әдәбияты белән ничек бәйләп була,нинди әсәрне искә төшереп була?

(Ш.Камал, “Акчарлаклар”)


IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Ә хәзер укучылар без дә сезнең белән Каспий диңгезе буенча сәяхәт итик, акчарлаклар тавышын ишетик hәм алдагы сорауларга жаваплар бирик.(слайд)

 Жанр hәм теманы билгелибез.

Укучылар: Әсәр жанры буенча – повесть. Чөнки повесть хикәягә караганда киң күләмле жанр. Анда вакыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк була. Повесть бер төркем, катлам кешеләренең тормыш-яшәешен сурәтли, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында тасвирлый.

Укытучы: Әсәрнең темасы? Яки без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап бирәбез.

Укучылар: Темасы – эшчеләр тормышы. Балык тоту промыселларына, акча эшләү нияте белән бәхет эзләп, эшкә килгән вакытлы эшчеләрнең тормышы сурәтләнә. Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышы үзәккә алына.(слайд)

-Сюжет сызыкларын ачыклау

Эшчеләр тормышына бәйле сюжет сызыгы: промыселга җыелу-чаннарны балык тозларга әзерләү-беренче невод салу-давыл вакытында неводны коткару-беркадәр балык тотып тозларга салу-эшне бетереп китеп бару.

Мәхәббәт сюжет сызыгы:Гарифның Газизәгә “чибәр генә” дигән бәясен бирү-якынрак танышуы,аралашуы-кызның саф күңелле,кешеләргә игътибарлы,ата-анасына хөрмәтле булуын белүе-үзе дә сизмәстән,аны ярата башлавы-аңлашу һәм вәгъдәләр биреп аерылышуы.

-Ә хәзер конфликтны билгелик. Нәрсә ул конфликт? Конфликт кемнәр арасында?

Укучылар: Эшчеләр –Исак.(слайд)

Укытучы: Сәбәбе нәрсәдә?

Укучылар: Диңгездә давыл кубачагын белеп торып, Исак неводны салдыра, чөнки аның пае (өлеше) бар.

-Эшчеләр арасында конфликт:Пасха бәйрәме көнне исерешеп,ямьсезләнеп алу хәлләре (“Әйт шуны” бүлегендә)

Укытучы: Бүлектәге образларга тукталыйк. Образларга характеристика биргәндә без нәрсәләргә игътибар итәбез? Иң беренче бүлектәге образларны ике төркемгә бүләбез: төп һәм ярдәмче образлар, актив һәм пассив. - портреты - чыгышы - аны тәрбияләгән шартлар - кешеләр белән мөнәсәбәте -рухи байлыгы - әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле - интерьер - табигать күренешләре

Төп образ- Гариф

 Ярдәмче образлар – Шәрәфи карт, Газизә.

Актив һәм пассив образлар

Актив: Гариф, Шәрәфи карт

Пассив: Газизә (слайдларда күрсәтелә)



Слайд.2

Психологизм-әсәрдә персонажларның эчке дөньясын, ягъни фикерләрен, хис-кичерешләрен, теләк-омтылышларын матур әдәбиятка хас чаралар аша тулы итеп, җентекләп күрсәтү.

Символ — нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге.



Бу әсәрнең символларын табыйк,нәрсәне аәлата алар?

Акчарлакларны бу әсәрдә сезонлы эшчеләрнең символик образы дип әйтергә мөмкин.

Акчарлаклар- туктаусыз хәрәкәттәге, эзләнүче диңгез кошлары.

Укытучы: Шулай ук  диңгез образы, акчарлаклар образы, давыл, көймә образлары да үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Акчарлаклар образын кертүнең әсәрдә үз йөкләмәсе дә бар. Бу образ ярдәмендә вакытлы эшчеләрнең хәле — балык тотуга кадәрге, балык тоту вакытында, сезон тәмамлангач булган иҗтимагый хәлләре дә, эчке кичерешләре дә гомумиләштерелгән сәнгатьчә гәүдәләнеш
таба.

Менә шунда инде бу образ символик мәгънә ала.

Төп һәм ярдәмче образлар, актив һәм пассив образларны карап китик

портреты - чыгышы - аны тәрбияләгән шартлар - кешеләр белән мөнәсәбәте -рухи байлыгы - әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле - интерьер - табигать күренешләре

Төп образ- Гариф

 Ярдәмче образлар – Шәрәфи карт, Газизә.

Актив һәм пассив образлар

Актив: Гариф, Шәрәфи карт

Пассив: Газизә (слайдларда күрсәтелә)

Хәтерегездә булса, без геройларның исемнәренә дә игътибар итә идек.

Слайд.3

Гариф (1. Белүче, танучы, хәбәрдар; 2.Укымышлы; 3. Акыл иясе.)

Шәрәфи (1. Кадерле, хөрмәтле, данлы; 2. Затлы нәселле)

Газизә ( 1. Бик кадерле, кыйммәтле, газиз; 2. Көчле, кодрәтле; 3. Сирәк, бәһале, бик сирәк очрый торган. 4. Изге)

 - Ә хәзер экранга язылган сыйфатларга игътибар итегез.

Слайд 4

“ Нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, саф, олы жанлы, сөйкемле, кече күңелле, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче, кызу, үз сүзендә тора, кайгыртучан, гаилә башлыгы “

Укучылар:

Гариф - нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче;



Газизә-олы жанлы, сөйкемле, ярдәмчел.



 Шәрәфи карт – эшчән, тырыш, гадел, кайгыртучан, гаилә башлыгы.



- Образларга характеристика биргәндә без интерьерга да игътибар бирәбез.

Гарифның эчке шәхси кичерешләрен сурәтләгандә безгә нәрсә ярдәмгә килә?

Барак күренеше. (Дәреслектән табып укыла- слайд)

Укытучы: Әсәргә карата нинди фикерләрегез бар? Сезгә әсәр ошадымы?

Дәрестә нәрсә эшләдек?

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын,дәрес кайсы ягы белән ошаган яисә ошамаганын әйтә.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ш.Камал "Акчарлаклар" әсәрендә психологизм

Автор: Загидуллина Айгел Гамиловна

Дата: 09.12.2022

Номер свидетельства: 619662


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства