kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Омонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп эшләнелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрес 5-6нчы сыйныфлар өчен дәресләрдә кулланылырга мөмкин.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Омонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе»


V сыйныфта ачык дәрес эшкәртмәсе

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гилязова Г.Р.


Тема: Омонимнар.

Максат: 1) омонимнар турында гомуми төшенчә бирү;

2) сөйләмдә омонимнарны файдаланырга өйрәтү;

3) омонимнарга карата булган кызыксынуны арттыру.

Материал: 1) Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / Ч. М. Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.— Казан: Мәгариф, 2006. — 159 б.

Җиһазлау: презентация; карточкалар, тартмалар

Укыту методлары: аңлату, эзләнү.

Укыту алымы: күнегүләр эшләү, экран белән эшләү, карточкалар белән эш.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.















Дәрес планы:

I. Актуальләштерү.

1. Оештыру;

2 . Үткәннәрне кабатлау.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

  1. Экрандагы мисалларга нигезләнеп, теманы тәкъдим итү һәм аңлату;

  2. Җөмләләр ярдәмендә омонимнарның төрләрен ачыклау.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. “Тиен” шигыре;

  2. Экрандагы бирем белән эшләү (телдән);

  3. Кагыйдә чыгару.

  4. Бирелгән сүзләрне 4 төркемгә аеру.

  5. Дәреслек белән эшләү (263 нче күнегү, язмача);

  6. Физминут. Каламбур.

  7. Мульфильм карау, омонимнар таптыру;

IV. Йомгаклау.

  1. Өй эше бирү (2 төр өй эше). Тизәйткечләр әйтү ;

  2. Сорау-җавап әңгәмәсе;

  3. Билге кую.






Конспект

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы: Хәлләрегез ничек соң?

Укучы: Хәлләребез яхшы.

Укытучы: Укучылар, иң элек, без сезнең белән үткән дәрес материалын, ягъни сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен искә төшереп китәрбез. Сезнең өстәлләрдә ике төстәге тартмалар һәм сүзтезмәләр язылган кәгазьләр. Сезнең бурыч: сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен икегә аерып шушы ике тартмага урнаштыру. (Тартмадагы сүзләрне ике укучы укый, калганнар тикшерә.)

Укытучы: Әфәрин. Кыскача гына, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы: Туры мәгънәдәге сүзләр үзләренең беренчел мәгънәләрендә килгәннәр, нәрсәне дә булса турыдан-туры белдерәләр. Күчерелмә мәгънә исә икенчел мәгънә барлыкка китерә.

Укытучы: Молодцы, укучылар! Хәзер мин сезгә бер видеосорау тәкъдим итәм, игътибар экранга.

Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Тәлгатьне үртимен:

-Менә сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен.

Тәлгать әйтә: -Шаяртма,

Койрыгын тотма, тартма,

Кирәкми бер тиен дә,

Бирермен мин тиенне,

Бирермен бүләк итеп

Җанлы почмакка илтеп

Түләмичә бер тиен,

Карарсыз сез бер тиен. ( Ш. Галиев )

Укытучы:Шигырьнең авторы кем?

Укучы: Шәүкәт Галиев.

Укытучы: Әйе, шигырьнең авторы Шәүкәт Галиев. Кем ул, ишетеп беләсезме сез аны, укучылар?

Укучы: Шәүкәт Галиев — балалар шагыйре.

Укытучы: Әйе, дөрес. Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара?

Укучы: Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Экранга карагыз әле, җәнлек тиен һәм тиен акча рәсемнәре бирелгән. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар?

Укучы: Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк.

Укытучы: Ә әлеге сүзләрнең аермасы нәрсәдә?

Укучы: Мәгънәләре төрле: беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча.

Укытучы: Дөрес. Бәлки сез дә мондый сүзләргә мисаллар китерә ала торгансыздыр. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз!

Укучы: Йөз, алма, басма, ...

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә үземнең мисалларымны тәкъдим итәм. Игьтибар белән экранга күз салабыз. Сез бу рәсемнәргә карап, ике яки өч рәсемгә дә туры килгән сүзне табарга тиешсез.

(Рәсем җаваплары: көзге, ат, көтү, казан, яз, йөз, юл, без)

Рәхмәт! Укучылар, бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?

Укучы: Әйтелешләре һәм язылышлары.

Укытучы: Ә нәрсәләре уртак түгел?

Укучы: Мәгънәләре.

Укучылар, шул сүзләргә карап, үзегез нинди кагыйдә формалаштыра аласыз?

Укучы: әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка сүзләр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Димәк, әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре арасында бернинди уртаклык булмаган сүзләр, икенче төрле аваздаш сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр.

Әйдәгез, хәзер дәфтәрләргә бүгенге числоны язып куйыйк. (число, тема тактада).

Укытучы: Әфәрин! Ә омонимнарның нинди төрләре була икән.

Моны ачыклар өчен безгә карточкалар белән эшләп алырга туры килер. Әлеге сүзтезмәләрне сезгә ниндидер бер уртак билгеләре буенча дүрткә аерып язарга кирәк. (Тактада битләрне 4 төркемгә бүлеп эләктереп куя. ).

Төш күрдем – төш җитте ꞌ

  • Зур аю күрдек – зураю [аваз] килешми

  • Чишмә чылтырый – бауны чишмә

  • Алтыны куш – алтыны бар (форма)

  • Яз килә – тырышып яз (тамыр)

  • Кар алды – күлмәк каралды [аваз]

  • Кабартма ашый – печәнне кабартма

  • Кесәле күлмәк – кесәле тәмле (форма)

(төркемләп чыгалар).

Нинди билгеләре буенча берләштердегез әлеге сүзләрне?

  1. Тамыр сүзләрдән торалар һәм бер-берсенә охшаш булалар – Саф лексик омонимнар.

  2. Әйтелешләре бер, язылышлары төрле булган сүзләр – омофоннар.

  3. Язылышлары бер, әйтелешләре төрле булган сүзләр - омограф

  4. Билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр – омоформа.

(Кагыйдәсен әйтәләр).

Укытучы: Рәхмәт, балалар. Сез инде кагыйдәне дөрес итеп әйтеп бирдегез, миңа бары тик аларны гомумиләштереп төркемнәрнең исемнәрен генә атыйсы калды. (homos- бер төрле, фонема – аваз, графо – язу, форма-грамматик формалар турында сүз)

Укучылар, бу бүленешне дәфтәрләрегезгә мисаллары белән бергә язып куегыз. Алга таба дәреслекләр белән эш. Ачабыз дәреслекләрдән 263нче күнегүне. Укыйбыз биремне. (Омонимнарны дүрт төркемгә бүлеп яз). Иң элек телдән эшләп карарбыз, шуннан дәфтәрләрегезгә язып куярсыз. Теләк белдерүчеләр такта янына рәхим итегез!

Физминут

Ә хәзер укучылар азрак ял итеп алыйк. Экранда омоним сүзгә рәсемнәр бирелгән. Нинди сүз инде ул? (ЧАБА). Нинди төрле мәгънәләре бар икән бу сүзнең? (йөгерә, печән чаба, кул чаба). Сезнең бурыч: шул сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтергә.

Укучылар, тормышта безгә омонимнар нәрсәгә кирәк икән? Кайсыгыз әйтә? Әлеге сорауга җавапны тулырак бирер өчен, каламбур укып китәм.

“Бер кыз бала урамнан барганда аңа ап-ак сакаллы карт очраган да: “И балакаем, әтиең-әниең тигезләрме?” – дигән. “Юк, әни кыска, әти озын”, - дип җавап биргән аңа кызчык. (Г. Юсупов. “Балалар авызыннан”).

Менә шулай омонимнарнын мәгънәләренә төшенеп бетмәгән очракта шундый көлкеле хәлгә юлыгырга мөмкинсез. Омонимнарны куллануда бик игътибарлы булырга кирәк.

Балалар, кайсыгыз әйтеп бирер икән, 2016нчы ел Россиядә нинди ел буларак игълан ителде?

Укучы: “Кино” елы.

укытучы: Дөрес. Шушы форсаттан файдаланып, сезгә татарча мультфильмнардан өзекләр тәкъдим итәм. Сезнең бурыч: омоним сүзләрне аерып алып әйтү.


Ныгыту. Укучылар, бүген без дәрестә Сезнең белән нинди тема буенча эш кордык? (Омонимнар). Гомумән омоним нәрсәне аңлата? Нинди 4 төркемгә аерып әйтә алабыз омонимнарны? (саф лексик, омофон, омограф, омоформа). Рәхмәт, балалар, бик дөрес!

Ә хәзер укучылар азрак ял итеп алыйк. “Кем тизрәк?” уенын уйныбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа аның җавапларын әйтергә тиеш буласыз. Тик игътибарлы булыгыз. Табышмакларның җаваплары омоним сүзләр.

  1. Минем белән ул адаш

Мин — яз ае, ә ул аш. ( май )

  1. Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускыга чыккач була. (ял)

  2. Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт иткәндә дә шул сүзне әйтәләр. (йөз)

  3. Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы азыкны да шул сүз белән атыйлар. (бал)

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар. Табышмакларның җавапларын бик тиз таптыгыз.

Белемнәрегезне тикшереп карау максатыннан Сезгә янә бер эш тәкъдим итәм: командалап омоним сүзләр уйлыйсыз, икенче төркем белән сүзләрегезне алышынасыз, һәм әлеге сүзләрнең омонимнар икәнен исбатлап күрсәтергә тиеш буласыз. (булмаса язмача).

Укучылар, сезгз тагын бер бирем. Экранда бер-бер артлы омонимнар белән сүзтезмәләр чыгып барыр, ә сез шулвакыт карточкаларны алап, миңа кирәкле №ны күрсәтергә тиеш. (Партадашың белән киңәшеп эшлә, җавапларна чиратлап бирегез).

Билгеләр кую. Өй эше. Сайлап алырга ике төр күнегү бирелә.

1) 264нче күнегү

2)Омонимнар белән тизәйткечләр төзеп язарга.

Хәзер экранда тизәйткечләргә мисаллар карап китәрбез. Сезгә шундагы омонимнарны табарга кирәк булачак. (укучылар экраннан тизәйткечләрне укыйлар, омонимнарны әйтеп баралар)

  1. Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен. Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.

  2. Хәзер инде утыр, яз. Күрәсеңме, килә яз? Менә шул турыда яз!



Рәхмәт, укучылар. Һәм инде дәресебезнең нәтиңәсе буларак, мин сезгә төркемнәрдә проект эше эшләп алырга тәкъдим итәм. (А3 форматындагы битләрдә омонимнарга коллаж төзиләр).

Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге тема буенча аңлашылмаган сораулар калмадымы? Юк икән, дәрес өчен рәхмәт. Саубулыгыз!






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Омонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор: Гилязова Гульфия Рамилевна

Дата: 12.01.2017

Номер свидетельства: 378645


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства