kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Методическая разработка урока на тему: Кайда? соравы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлар:

Белем бирү максаты: кайда? соравына җавап бирә белү, предметларның урынын әйтә, сорый белү күнекмәләрен формалаштыру:

Үстерү максаты: рәсем буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат: аралашу, үзара ихтирам, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләүгә йогынты ясау.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка урока на тему: Кайда? соравы.»

Предмет: татар теле

2 нче сыйныф, рус төркеме.

Тема: Кайда? соравы.

Дәрес тибы: ГКФ

Максатлар:

Белем бирү максаты: кайда? соравына җавап бирә белү, предметларның урынын әйтә, сорый белү күнекмәләрен формалаштыру:

Үстерү максаты: рәсем буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат: аралашу, үзара ихтирам, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләүгә йогынты ясау.

КУУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны табу,билгеләү;

ШУУГ: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

РУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Эшне оештыру: парларда, индивидуаль, күмәк

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Ахметзянова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, биремле карточкалар, 2 нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек, мультимедиа www.бала.ru: Күңелле татар теле, 2 нче сыйныф, тема: “Без мәктәпкә барабыз” бүлегендәге 22-23 нче биремнәр.

Дәрес барышы.

I. Оештыру-мотивлаштыру.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Кәефегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Мин сезнең кәефегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз.

2. Дежур укучының мәгълүматы. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, сезнең алдыгызда карточкалар.

  1. Укыгыз һәм әйтегез. Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

Укый, яза, эшли, сикерә, бара, уйный, утыра, җырлый. (Нишли?)

Нишләми? соравына җавап бирсә, бу сүзләр ничек үзгәрер? (Җаваплар)

  1. Калын сузыклы сүзләрне табыгыз һәм укыгыз.

Укымый, йөгерми, эшләми, утырмый, ашамый, килми, йокламый.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. “Сумкада нәрсә бар?” уены. Укучы, төрле предметлар салынган сумка белән рәтләр буенча йөреп, иптәшләре янына туктала да: “Сумкада нәрсә бар?”, - дип сорый. Укучы туры килгән предметны башка укучыларга күрсәтеп җавап бирергә тиеш.

- Сумкада нәрсә бар?

- Сумкада дәфтәр бар. (Пенал, карандаш, көндәлек, бетергеч Һ.б.)

2. Предметның урынын билгеләргә өйрәнү.

- Ребята, чтобы определить, где находятся предметы, вам следует вспомнить вопрос кайда? Давайте спросим, где книга, где пенал и т. п.

- Китап кайда? Пенал кайда?

- Где же они? (Да, в сумке – сумкада)

- А теперь ответим на вопрос: сумкада (кабатлыйлар).

3. Дәреслек, 26 нчы бит, 3 нче күнегү аша аффикслар ялгану искә төшерелә.

4. Мультимедиа белән эш.

22 нче биремдәге предметларның урыннарын бигеләү: Ваза кайда? – Ваза өстәлдә. Пальто кайда? – Пальто шкафта. Һ.б.

23 нче биремдә предметларның кайдалыгын ачыклау күнекмәләре камилләштерелә (Укучылар бер-берсенә сорау бирәләр).

  • Бетергеч сумкадамы?

  • Көндәлек сумкадамы?

  • Чәчәкләр сумкадамы? Һ.б.

  1. Укучыларга карточкалар таратыла. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп язарга.

Китап өстәл...

Җиләк урман...

Укучы мәктәп...

Алма агач...

(-да, -дә, -та, -тә)

- Биремне тикшерү.

IV. Ял минуты.

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Дәреслек, 27 нче бит, 6 нчы күнегү аша укучыларның сорау һәм җавап бирү күнекмәләре камилләштерелә.

2. Ишетеп аңлау күнегүләре.

- Прослушайте и укажите словосочетания (предложения), в которых есть слова, отвечающие на вопрос кайда?

Матур ваза, чәчәк вазада, китап өстәлдә, кыз җырлый, кыз өйдә, пенал сумкада.

  • Прослушайте и укажите вопросительные предложения.

Вазада чәчәк бар. Чәчәк кайда? Вазада су бар. Вазада су бармы? Вазада чәчәк бармы? Ваза бик матур. Ваза матурмы?

  • Прослушайте диалог и расскажите его содержание.

  • Олег, сумка кайда?

  • Сумка өстәлдә.

  • Ә пенал кайда?

  • Пенал сумкада.

  1. Ситуатив күнегүләр.

а) Как ответишь, если учитель спросит:

- Где твой дневник?

ә) Как спросишь, если хочешь узнать у друга о том, где его тетрадь?

VII. Рефлексия.

  1. - Ребята, о чём мы сегодня научились говорить?

  • Научились задавать вопрос и отвечать о том, где находится предмет.

  1. Үзбәя. (Төрле төстәге карточкалар ярдәмендә эшләгәннәрне бәяләү).

Дәрестә катнашучыларга билгеләр кую.

3. Өй эше. 1) 26 нчы бит, 3 нче күнегү. Исеңә төшер!

2) 27 нче бит, 5 нче күнегү. Рәсемнәргә кара һәм сорауларга җавап бир.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Методическая разработка урока на тему: Кайда? соравы.

Автор: Ахметшина Фануза Альтафовна

Дата: 15.09.2017

Номер свидетельства: 428230


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства