kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү” проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә балаларны әдәбият дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү»




Проект эше

Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү





















Башкарды:

Балтач районы Уразай урта гомуми

бюджет белем бирү мәктәбенең

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Закирова Эльмира Мәлик кызы






УРАЗАЙ-2016







Эчтәлек

I. Кереш...........................................................................................2-5

II.Төп өлеш.....................................................................................5-11

III. Йомгаклау…………………………………………..……….12

IV. Кулланылган әдәбият…………………………………........13










































        I. Кереш

   Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Такталачык авылында туып-үскән күренекле шәхесебез Гамил Афзалның тууына 90 ел тулу уңаеннан Актанышта оештырылган  кичәдә Татарстан Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге тәүге премияне беренче иясенә—«Минһаҗ маҗаралары» исемле китабы өчен Туфан ага Миңнуллинга тапшырды. Драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин Татарстан Республикасының Кама Тамагы районының  Олы Мәрәтхуҗа авылында 1935нче елда туган. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, ул бухгалтер булып эшли, аннан соң чирәм җирләргә китә. Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге Театр училищесын тәмамлый, Югары әдәби курсларда укып кайта. Аның “ Әлдермештән Әлмәндәр”, “ Әниләр һәм бәбиләр”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “ Үзебез сайлаган язмыш”, “ Хушлашу”, “ Илгизәр + Вера” һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачылар һәрвакыт көтеп ала. “ Авыл эте Акбайны” балалар бик яратып карый. Туфан Миңнуллин – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Совет депутаты.  

  Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру 3 юнәлештә алып барыла:

-укучылар белән эш

-укытучылар белән эш

-әти – әниләр белән эш

Бу юнәлешләр буенча перспектив план эшләнде. Проект чараларының графикларында нинди чаралар үткәреләчәге һәм максатлары күрсәтелде.

Проектны тормышка ашыруда төрле эш алымнары кулланылды: стена газетасы чыгару, китап күргәзмәләре, уенлы викториналар, эзләнү эшчәнлеге,сәхнәләштерү эшчәнлеге, китапларын презентацияләү, ачык сыйныф сәгатьләре үткәрү, мастер-класс күрсәтү һ б.

Проектта катнашучылар –югары сыйныф укучылары, укытучылар.

Тормышка ашыру вакыты –ноябрь.

Максат: Балаларны Туфан Миңнуллин иҗаты белән кызыксындыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

Проектның бурычы: танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү- тикшеренү эшчәнлегенә тарту; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Т. Миңнуллин әсәрләренә,татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:

Укучыларны Т.Миңнуллин әсәрләре белән таныштыру , өйрәнү өчен мәктәптә, китапханәдә, гаиләдә тиешле шартлар булдыру.

Укучыларның кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен , аралашу күнекмәләрен үстерү.

“Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү” проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә балаларны әдәбият дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде.

Проектның актуальлеге. Башкарган эшнең актуальлеге дә менә шул максатларны тормышка ашыруга нигезләнгән.

Проектны куллану вакыты: 2016 – 2020 нче еллар.

Проектны куллану урыны: Башкортстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уразай урта бюджет гомуми белем бирү мәктәбе.

Проектта төп катнашучылар: югары сыйныф укучылары.

Катнашучылар: туган тел укытучылары.

Татар теле hәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы



 II.Төп өлеш

Тема: Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү.

Максат: 1.Укучыларның конфликт, сюжет-композицион бөтенлек турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.Драма әсәренә анализ ясау барышында тәнкыйди һәм образлы фикерләүләрен үстерү.

3.Әсәр геройларының эчке кичерешләренә хөрмәт хисе һәм гомумәхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:-Т.Миңнуллинның портреты.

                  -дәреслек-хрестоматия

                  -К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”

                  -“Көч һәм рух тамырлары”

Дәрес барышы:

                                   Дәхи олуглык вә игелеклелек

әдәп вә күркәм әхлак беләндер.

                                                                             К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”

 



I. 1.Кереш.Укытучы сүзе:

   -Гомеркәйләр... Кешеләрнең яшәүләре таң җиле кебек кенә шул. Бик кыска гына арада исә дә үтә.Гомер шулкадәр кыска, аңа кире кайтмак юк.Йөрәкнең һәр тибеше, һәр кылган гамәл - үзе бәхет.”Ни белән үлчәнә бу гомер, калган эзләр белән...” Әйе, күптән түгел арабыздан киткән Туфан аганың һәм Әлмәндәр образын үлемсез иткән Шәүкәт ага Биктимеровларның гомерләре, кылган гамәлләре барыбызның да йөрәкләрендә уелып калды. Яши белеп яшәүнең якты үрнәкләре алар.Бүгенге дәрестә без “Әлдермештән Әлмәндәр “әсәрен сюжет-композицион яктан тикшерү барышында Яшәү, Гомер, Тормыш турында фәлсәфә корырбыз.

(эпиграфны уку)

2. Сүзлек өстендә эш:

Фани дөнья-кеше яши торган дөнья;

Менәз-характер;

Җор телле-ягымлы, матур сөйләшүче;

Гайрәт-көч;

Варис-нинди дә булса эшне дәвам итүче;

Шәҗәрә-буыннар чылбыры.

Әлеге төшенчәләрне”Әлдермештән Әлмәндәр”әсәрндәге Әлмәндәр карт образына нисбәтле рәвештә һәм конфликт чыганакларын барлау аша файдаланырбыз.

II. Әсәргә анализ ясау адымнары:

1.Драма әсәрләренә хас нәрсә ул-кичереш.Кичереш----сәбәбе----дәрәҗәсе. Драма-кичерешнең югары дәрәҗәсе.Җыеп торучы үзәк – каршылык.Әлеге каршылык көрәшкә әйләнсә-конфликт туа. Әсәр өлешләренең һәркайсыннан каршылык эзлибез.

2.Әсәрдә образлар бирелеше сюжет-композицион корылышка хезмәт итә.

                                             

III. Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын табу өчен, вакыйгаларны барлыйбыз, өлешләргә аерабыз.

а)Вакыйгаларны берләштерү өчен сораулар:

1.Әлмәндәр белән Әҗәл арасында бәхәс ник чыга?

2.Әлмәндәр, Әҗәлнең повесткасына кул куймас өчен,нинди сәбәпләр таба?

3.Әҗәл ни өчен башта Әлмәндәр карт белән килешми?

4.Әлмәндәр карт ни өчен дача төзи?

5. Әҗәл Әлмәндәргә ни өчен ташлама ясый?

(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә?)

 Әлмәндәрнең уллары турында сөйләве турында фикер алышу.

б). Охшаш вакыйгаларны бергә кушып, өлешләр чыгарабыз:

1.Әлмәндәр һәм аның тормышы

2.Әҗәл белән көрәш

Сорау: Әлмәндәр Әҗәл белән ничә тапкыр очрашкан була? 3 тапкыр очрашкан була .

(Җаваплар гомумиләштерелә)

Әсәрнең өлешләре аша конфликтны билгеләү:

Әлмәндәр белән Әҗәл бәхәсе-төп конфликт

1.Әҗәл һәм аның теләге (Яшәү)

 2.Әлмәндәр һәм аның теләге (Үлем)

         Яшәү һәм Үлем арасында көрәш.

IV. 1.Әҗәлнең сыйфатларын барлау:

Әҗәл-фәрман үтәүче, җансыз, хиссез .Ул-мәңгелек. Тик бу мәңгелек-яхшы мәгънәдәге мәңгелек түгел. (288 биттәге өзекне уку). Әҗәлгә Әлмәндәр ошый , Әлмәндәрне алып китәсе килми башлый.

Әҗәлнең эчке каршылыгы нәкъ шуннан тора.

2. Әлмәндәрнең эчке каршылыгын билгеләүөчен сораулар:

1.Ни өчен Әлмәндәр дусты Евстигней янына бара?

2.Улы Искәндәрне һәм килене Өммияне ни өчен ачулана?

3.5-6 яшьлек Илсур белән дуслашу аңа ни өчен кирәк?

4.Ул ни өчен өйләнергә йөри?

5.Әлмәндәр ни өчен повесткага кул куймый?

Эшлисе эшләрем бар бит әле , ди”

-Искәндәр әкренләп торып йөри башлый

-Өммияне сөйләшергә өйрәтә

-Гөлфирә-Мансур арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап калдыра

-Евстигней карт белән бәхилләшеп кайта

-Илсур- варис...

 Эшлисе эшләргә бәя бирү аша -------ИГЕЛЕК төшенчәсен ачу. Әлмәндәр үлемен кичереп тора.

Сорау: Әлмәндәрнең эчке каршылыгы нидә?

Җаваплар:- Әлмәндәр хәсрәтләнә, тик сиздерми. Үлемен дә көлкегә әйләндерә.Әҗәл белән шаярып сөйләшә. Шуның белән үзен юата.Шаянлыгы-сагышы. Аның бер генә сәгать, бер генә минут яшәп каласы килә. Башкалар аңа игътибар иткән саен, ул тормыштан ераклаша бара.

V.Әҗәлгә автор мөнәсәбәтен билгеләү:

Ни өчен автор Әҗәлгә теләктәшлек белдерә?  Әҗәл кешеләр тормышына кызыга башлый. Әҗәл аша Әлмәндәрнең игелекле, миһербанлы, мәрхәмәтле булуы күрсәтелә.

VI.Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгеләү.

Тема:Игелек, изге күңелле булу.

Проблемалар:

1.Яшәү белән үлем проблемасы.

2.Сугыш

3.Олы кешегә ихтирам җитмәү

Идея: Яшәү ул-үзеңне хуҗа итеп тою, башкаларның бәхете өчен  җаваплы булу.

(Укучылар яшәүнең нәрсә икәне турында әйтәләр)

-башкаларга ярдәм итү

-дуслык

-мәхәббәт

-авырлыкларны җиңеп чыгу

-тормыштан тәм табу

-хезмәтне ярату

Таң алдыннан барысын да янына җыеп, әлмәндәр якты дөньядан китә.

(---“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек карау)

VII.Йомгаклау.

Укытучы: -Әлмәндәр - шаян табигатьле, тормыштан туя белмәс милли герой. Татар рухлы, дәртле, эш сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды. Ул үзе һәм Туфан Миңнуллин  милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган каһарманнар булып, йөрәкләребездә мәңге сакланырлар. ”Дөньяда дөрес яшибез микән?” дигән сорауга уйланыйк әле. Нинди генә үлчәүләргә салып үлчәсәң дә, Кеше гомеренең бәһасе юк. Туфан ага Миңнуллинның үлемсез әсәрләренә әле без кабат-кабат кайтачакбыз.

III. Өйгә эш бирү .

Сочинение өчен материал туплап килергә:

1. Әби, бабайның тормышыннан берәр истәлекле вакыйга турында.

2.Яшәүне аңлауда Әлмәндәр карт образы.

3.Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...
















Йомгаклау.

70- 80нче елларны Т.Миңнуллинның , драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. Бүгенге көндә ул – татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның төп үсеш тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән кырыктан артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият- пьесалар иҗат ителгән.1963-1999 еллар арасында бер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала.Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксыну уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдә төшмичә, кайта – кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия таетры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессиональ театрлары репертуарында да Т. Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора. Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә “Әлдермештән Әлмәндәр” фәлсәфи комедиясе. “Ай булмаса Йолдыз бар” драмасы, музыкаль- биюле “Диләфрүзгә дүрт кияү” водевиле Башкортстан, Мари Иле, Удмуртстан, Бүрәтстан, Калмыкстан, Дагстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Ом, Воронеж,  Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус татрлары сәхнәләрендә дә зур уңыш казана.

     Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның , драматик коллизияләрнең, кеше характерларының тормышчан чынлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүчән сикәлтәле агышын нечкә сиземли, анда әледән- әле туып торган әхлакый, иҗтимагый проблемаларны, көнкүрештәге мөһим яңалыкларны оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле- гыйбрәтле итеп сурәтли белә.

Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.


Әдәбият:

  1. “ Балачак әдипләре”  Р.Даутов. К., “ Мәгариф” нәшрияты, 2002.

  2. “ Без китәбез, сез каласыз”. К., Татарстан китап нәшрияты, 1990.

  3. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты,  2001. Әхмәдуллин А.Г.

  4. “ Татарның бер баласы”. Т. Миңнуллин.  К., “ Рухият” нәшрияты,  2003.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Мәктәптә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнү

Автор: Закирова Эльмира Маликовна

Дата: 13.12.2016

Номер свидетельства: 369302


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства