Эпиграф:
- “Бала чакта алган т?рбияне со?ыннан б?тен д?нья халкы да ?зг?рт? алмас.”
Р.Ф?хреддин.
Д?рес барышы
У?ай психологик хал?т тудыру
Кояшны? алтын нурлары т?р?з?л?рг? чирт?.
Уята татлы йокыдан: “Х?ерле ирт?!”
Чемерд?теп т?нне салкын та? ?иле ис?.
Ул да г?я тели безг? х?ерле ирт?.
Безне я?а эшл?р бел?н я?а к?н к?т?.
С?лам сезг?, укучылар, х?ерле ирт?!
- Укучылар, ?йд?гез ?ле д?ресебезне бер-берегезг? матур с?зл?р ?йтеп башлыйк. Кеше бел?н к?решк?нд? без аны ничек итеп с?ламли алабыз со?? (Х?ерле ирт?, ис?нмесез, с?лам, ни х?лл?ре? бар, х?лл?ре? ничек, ни х?лл?рд? яш?п ятасыз, х?лл?регез ?йб?тме...)
- Шушы у?ай бел?н без “Озын-озак балачак” ?с?рене? герое Кара Йомагылны? бер гаебен таба алабыз. Ул нинди гаеп? ( Ул ис?нл?шми, х?л сорашмый. Йомагыл ?д?п буенча кешег? керг?ч т?рг? узарга, утырырга, дога кылырга, иминлек сорашырга тиеш.)
- Кара Йомагылны аклый торган нинди с?б?п бар? (Аны? йомышы бик ашыгыч, шу?а турыдан-туры т?п м?сь?л?г? к?ч?)
- ?леге ?с?рд? ипиг? кагылышлы булган н?рс?л?р бел?н таныштык без? (Ипек?йне басып ашарга ярамый, язык була, ч?нки аны? валчыгы коела, ул таптала. ? ипине таптарга ярамый, ул изге, таптаса?, ??засын к?р?ч?ксе? - патша малае)
- Ипине кадерл?? турында сез тагы нил?р бел?сез? ( Ипине ташламаска, ипине к?кр?кк? тер?п кис?рг?, ипиг? пычак кадамаска, ипине? й?зен т?б?н таба каратып куймаска)
- ?с?рд? ?сгать безне? героебызга тагы нинди т?рбия д?ресл?ре бир?? (Кошларны, ?семлекл?рне р?н?етерг? ярамый, ч?нки алар да тере. Икм?к т?, табигать т? - кешене яш?т?чел?р)
- Гаил? т?рбиясен к?рс?т? торган тагы бер т?рбия моменты бар. Ул н?рс?д? к?рен?? (?сгать ?тисе кыйнаганнан со?, ?зен “?гез с?зде” дип ?йтерг? м??б?р була. Гаил?д?ге х?лл?рне читк? чыгармый, ?тисене? д?р???сен саклап кала)
- ?сгатьне? бу гам?ле аны? нинди сыйфаты турында с?йли? ( Ул сабыр, гаебе? а?лый, ?тисен ярата, югыйс? ул аны якламас иде)
- Бирем № . Бу биремне ?т?р ?чен без ДЖОТ ТОТС структурасын кулланабыз. ??р ?ст?лне? №1 ??м №3 саны астында утыручы укучылар бит ала, урталай б?л?, и?баш к?ршесен? бир?, тагы б?кли, ерта, шул р?вешле 16 карточка чыга. Укучылар ??рберсен? 4 бит ала.
- 1 нче ?с?лд?ге укучылар- эпитетларны,
- 2 нче ?ст?лд?ге укучылар – чагыштыруларны,
- 3 нче ?ст?лд?ге укучылар - м?каль-?йтемн?рне,
- 4 нче ?ст?лд?ге укучылар геройларыбызга хас сыйфатларны табып яза.
Уйлыйлар, н?ти?? ясыйлар:
1. Эпитетлар к?ренеш яки х?лл?рне т?г?л итеп к?з алдына китерерг? ярд?м ит?л?р (алтын тояк-257, еф?к ял-257, аккош муен-256, тавис койрык-256, ш?м колак-256, мо?су тынлык-258, еф?к ?л?н-252, газиз туфрак-262 ?.б.)
- 2. Чагыштырулар предмет яки к?ренешне башка ?йбер бел?н чагыштырма х?лд? к?з алдына китерерг? ярд?м ит? (чит оя чебеше сыман кыерсыту - 262, тоткасы т?шк?н самовар т?сле - 258 , ?итен т?сле ап-ак - 245, с?лек т?сле елкылдап тора - 256, ?ил?к кебек егет - 262, нур сыман х?б?р - 263, б?бк?л?рен яклаган тилг?н кебек - 255, кия? куенына керерг? ?зерл?нг?н к?л?ш сыман - 256 )
- 3. М?каль-?йтемн?р акыллы, зир?к, тапкыр с?зне а?латырга ярд?м ит?л?р.
- 1. Кунак булса?, тыйнак бул - 251
- 2. Юмарт кулга мал керер - 231 (Олы Ин?й)
- 3. Тартар теленн?н табар - 250 (?сгать ?йт?)
- 4. Ад?м каргышы т?шс?, г?ре?д? д? урын таба алмассы?.
- 5. ?зелг?н ?мет бел?н калган х?тер т?з?лми.
- 6. Бер??г? бер?? кир?к,
- Кыешка тер?? кир?к.
- 7. Ай к?рде, кояш алды - 261
- 8. Языгына к?р? ??засы - 262
- 9. Аш ашка урыны башка - 249
- 4. Малайларны? сыйнатлары аларны? характерлы сыйфатларын т?г?л итеп ачарга ярд?м ит?. (Шаян, шук, тапкыр, сабыр, ярд?мчел, нечк? к??елле, горур )
- ? сез ?зегез нинди мик?н? Н?къ шундый ук т?гелме? (Р.Ми?нуллинны? “Юк инде” шигыре укыла)
- Иск?нд?р ?сгате сер саклау турында н?рс?л?р ?йр?т?? (Тел?с? кемг? серне с?йл?рг? ярамый)
- ?сгатьне? нинди серл?ре бар? ( Ф?рид? турында, ?ерм? турында)
- ? героебыз н?рс? бел?н ант ит?? (Икм?к ?сте, икм?к бел?н)
- Сер саклау турында без тагын нинди ?с?рл?р бел?без ?ле? (А.Алишны? “Сертотмас ?рд?к” ?кияте, ? Еникине? “Курай” хик?ясе)
- Мостай К?рим ?зе бу ?с?ренд? туганлык, дуслык турында фикер ?йт?ме? ( Ул герое аша ?йттер?. Энесе бел?н се?лесен? д? ?леш чыгара, дусты турында да онытмый - 242; дустын юатыр ?чен ч?кч?к бир?, Иск?нд?р д? дусты бел?н ??рчак б?леш?)
- Безне? Кендек кемг? ияреп й?ри? (Олы Ин?йг?)
- Олы Ин?й кем ул? (Ана, Кендек ?бисе, улына акыл бир?че, т?рбияче)
- Олы Ин?й геройларыбызга нинди т?рбиял?р бирде? (Ризык турында Ризыктан ?стен булырга ярамый), ата бел?н бала турында (и? яман каза- ата-бала дошманлыгы), кешел?рне кыерсытырга ярамаганлык турында, дошманлык турында (?сгатьне? ?тисе Иск?нд?рг?)
- Кендек ?бисе нинди эшл?р башкарган? (Табиблык с?л?тен? ия булган кешел?р кендек ?бисе булып й?рг?нн?р. Ул б?бил??че ананы к?йл?п торган, ?зене? т?мле с?зл?ре, йомшак куллары бел?н аларны? х?лл?рен ?и?ел?йтк?н, к?ч биреп торган.)
- Элек бала тугач, кендек ?бисе б?бине тозлы су бел?н юган. Тоз баланы? н?фис т?нен т?рле микроблар кер?д?н саклый дип саналган. Со?ыннан, баланы? ?нисен? ген? т?гел, ? ?тисен? д? кадерле, газиз булуын ис?пк? алып, кендек ?бисе баланы ?тисене? к?лм?ген? т?рг?н. Кендек ?бисе ана бел?н баланы 3 к?нн?н алып 1 атнага кад?р т?рбиял?г?н. Со?ыннан "кендек ?бисен озату" б?йр?м ителг?н. Кендек ?бисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават ?йт? (дога), со?ыннан: "Ата-ана йоласы, п?йгамб?рл?р догасы, б?хетле бул, т??фыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-элект?н "Кем авызландырса, бала шу?а охшап ?с?" диг?нн?р. Шу?а к?р? кендек ?бисе ?зенд? бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган.
- Ул бала тугач нинди тел?кл?р ?йт?? (Б?хет-т??фыйк тели, игелекле балалар булып ?с?л?рен тели)
- Б?би туу бел?н б?йле булган нинди гад?тл?р бел?н очраштык без? (Б?би ашы алып кил?, б?би мунчасы кер?)
- Олы Ин?йне кайгыртучан, н?фесен? ху?а була бел? дип ?йтеп буламы? (?йе, ул Йомагылларны? х?лен яхшы а?лый, бер б?р?нг? д? риза була)
- Ни ?чен Кара Йомагыл т??ге баласыны? малай булуын тели? ( Ир-балаларга ?ир б?леп бирелг?н, н?сел д?вамчысы булуын тел?г?н)
- Малайга нинди исем ?зерл?п куйганнар? (Х?бибулла)
- ?леге исем нинди м?гън?г? ия? (Х?бибулла-Алла?ыны? с?еклесе)
- “Бала чакта алган т?рбияне со?ыннан б?тен д?нья халкы да ?зг?рт? алмас”, дип язган иде Р.Ф?хреддин. Нинди т?рбия, нинди к?рк?м гад?тл?р турында белдек инде без бу ?с?рд?? ( Ипине кадерл?рг?, ?ти-?нине х?рм?т ит?рг?, сер сакларга, туганнар ??м дуслар бел?н дус булырга, бер-беребезг? карата матур тел?кл?р ген? ?йтерг?, н?фесне тыя белерг?, ис?нл?шерг? )
Дим?к, без б?ген Олы Ин?й, ?сгатьк? ияреп й?реп, ?зебезг? нинди сабаклар алдык?
- ?й эшен тикшер?.
- Моны? ?чен Сингапур структурасыны? КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасын кулланабыз. ??р укучы к?газь битен? бер сорау яза, аны б?кл?п аскы ?лешен? ?авабын урнаштыра. Укучылар парлашалар ??м бер-берсен? сорауларын укыйлар, ?авабын тикшер?л?р, д?рес ?авапны к?рс?т?л?р, бер-берсен мактыйлар. Икенче укучы да шуны ук ?ти. Аннары карточкалар бел?н алышалар да икенче парлар янына кит?л?р.
- Укучылар, б?генге д?ресебезне? темасы - М. К?римне? "Озын-озак балачак" ?с?ренд? халкыбызны? к?рк?м гад?тл?рене? чагылышы.
- Д?ресне? эпиграфы итеп Риза Ф?хретдин с?зл?рен алам. “Бала чакта алган т?рбияне со?ыннан б?тен д?нья халкы да ?зг?рт? алмас.” Д?ресебезне? темасын ачар ?чен, без сезне? бел?н ?с?рд?ге кайбер урыннарга тукталып кит?рбез.
?й эше:
1. Ш???р?гезне ясап килерг?
- ?сгатьне нинди итеп к?з алдына китер?сез, р?семен ясарга.
Просмотр содержимого документа
«М. К?римне? "Озын-озак балачак" ?с?ренд? халкыбызны? к?рк?м гад?тл?рене? чагылышы »
Тема: М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә
халкыбызның күркәм гадәтләренең чагылышы
Максат:
1. «Озын-озак балачак” әсәрендәге гадәт-йолаларны, сурәтләү чараларын ачыклау.
2. Үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп әйтер өчен шартлар тудыру.
3. Үзара дустанә мөнәсәбәтләр булдыру өчен йогынты ясау.
Җиһазлау. 5 класс әдәбияты, ноутбук, проектор
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Эпиграф:
Р.Фәхреддин.
Дәрес барышы
Уңай психологик халәт тудыру
Кояшның алтын нурлары тәрәзәләргә чиртә.
Уята татлы йокыдан: “Хәерле иртә!”
Чемердәтеп тәнне салкын таң җиле исә.
Ул да гүя тели безгә хәерле иртә.
Безне яңа эшләр белән яңа көн көтә.
Сәлам сезгә, укучылар, хәерле иртә!
- Укучылар, әйдәгез әле дәресебезне бер-берегезгә матур сүзләр әйтеп башлыйк. Кеше белән күрешкәндә без аны ничек итеп сәламли алабыз соң? (Хәерле иртә, исәнмесез, сәлам, ни хәлләрең бар, хәлләрең ничек, ни хәлләрдә яшәп ятасыз, хәлләрегез әйбәтме...)
Шушы уңай белән без “Озын-озак балачак” әсәренең герое Кара Йомагылның бер гаебен таба алабыз. Ул нинди гаеп? ( Ул исәнләшми, хәл сорашмый. Йомагыл әдәп буенча кешегә кергәч түргә узарга, утырырга, дога кылырга, иминлек сорашырга тиеш.)
Кара Йомагылны аклый торган нинди сәбәп бар? (Аның йомышы бик ашыгыч, шуңа турыдан-туры төп мәсьәләгә күчә)
- Әлеге әсәрдә ипигә кагылышлы булган нәрсәләр белән таныштык без? (Ипекәйне басып ашарга ярамый, язык була, чөнки аның валчыгы коела, ул таптала. ә ипине таптарга ярамый, ул изге, таптасаң, җәзасын күрәчәксең - патша малае)
- Ипине кадерләү турында сез тагы ниләр беләсез? ( Ипине ташламаска, ипине күкрәккә терәп кисәргә, ипигә пычак кадамаска, ипинең йөзен түбән таба каратып куймаска)
Әсәрдә Әсгать безнең героебызга тагы нинди тәрбия дәресләре бирә? (Кошларны, үсемлекләрне рәнҗетергә ярамый, чөнки алар да тере. Икмәк тә, табигать тә - кешене яшәтүчеләр)
Гаилә тәрбиясен күрсәтә торган тагы бер тәрбия моменты бар. Ул нәрсәдә күренә? (Әсгать әтисе кыйнаганнан соң, үзен “үгез сөзде” дип әйтергә мәҗбүр була. Гаиләдәге хәлләрне читкә чыгармый, әтисенең дәрәҗәсен саклап кала)
Әсгатьнең бу гамәле аның нинди сыйфаты турында сөйли? ( Ул сабыр, гаебең аңлый, әтисен ярата, югыйсә ул аны якламас иде)
Бирем № . Бу биремне үтәр өчен без ДЖОТ ТОТС структурасын кулланабыз. Һәр өстәлнең №1 һәм №3 саны астында утыручы укучылар бит ала, урталай бүлә, иңбаш күршесенә бирә, тагы бөкли, ерта, шул рәвешле 16 карточка чыга. Укучылар һәрберсенә 4 бит ала.
1 нче өсәлдәге укучылар- эпитетларны,
2 нче өстәлдәге укучылар – чагыштыруларны,
3 нче өстәлдәге укучылар - мәкаль-әйтемнәрне,
4 нче өстәлдәге укучылар геройларыбызга хас сыйфатларны табып яза.
Уйлыйлар, нәтиҗә ясыйлар:
1. Эпитетлар күренеш яки хәлләрне төгәл итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр (алтын тояк-257, ефәк ял-257, аккош муен-256, тавис койрык-256, шәм колак-256, моңсу тынлык-258, ефәк үлән-252, газиз туфрак-262 һ.б.)
2. Чагыштырулар предмет яки күренешне башка әйбер белән чагыштырма хәлдә күз алдына китерергә ярдәм итә (чит оя чебеше сыман кыерсыту - 262, тоткасы төшкән самовар төсле - 258 , җитен төсле ап-ак - 245, сөлек төсле елкылдап тора - 256, җиләк кебек егет - 262, нур сыман хәбәр - 263, бәбкәләрен яклаган тилгән кебек - 255, кияү куенына керергә әзерләнгән кәләш сыман - 256 )
3. Мәкаль-әйтемнәр акыллы, зирәк, тапкыр сүзне аңлатырга ярдәм итәләр.
1. Кунак булсаң, тыйнак бул - 251
2. Юмарт кулга мал керер - 231 (Олы Инәй)
3. Тартар теленнән табар - 250 (Әсгать әйтә)
4. Адәм каргышы төшсә, гүреңдә дә урын таба алмассың.
5. Өзелгән өмет белән калган хәтер төзәлми.
6. Берәүгә берәү кирәк,
Кыешка терәү кирәк.
7. Ай күрде, кояш алды - 261
8. Языгына күрә җәзасы - 262
9. Аш ашка урыны башка - 249
4. Малайларның сыйнатлары аларның характерлы сыйфатларын төгәл итеп ачарга ярдәм итә. (Шаян, шук, тапкыр, сабыр, ярдәмчел, нечкә күңелле, горур )
Ә сез үзегез нинди микән? Нәкъ шундый ук түгелме? (Р.Миңнуллинның “Юк инде” шигыре укыла)
Әтиемнең бар белгәне:
Әниемнең бар белгәне:
Әбиемнең бар белгәне:
Бу сүзләрдән туйдым мин,
Үземә чик куйдым мин:
Тын да чыкмый башлады,
Белмим дә теләмим дә
Укуымнан башканы!
Кимим, тимим, тотынмыйм,
Килмим, көлмим, утырмыйм,
Япмыйм, ятмыйм, котырмыйм.
Тик әниләр кинәт кенә
Нигәдер шүрләделәр.
Чирлидер дип, нинди генә
Чаралар күрмәделәр
Хәтта шуңа җиттеләр
Докторга ук илттеләр.
Доктор мине карады да
Рецепт язып тоттырды.
Әйтте аннан туп-туры:
Берегез дә тыймасын!
Кисен, тисен, тотынсын,
Килсен, көлсен, утырсын,
Япсын, ятсын, котырсын...
Көйләнде эшләр шуннан:
Башка малайлар сыман
Киям, тиям, тотынам,
Киләм, көләм, утырам,
Ябам, ятам, котырам...
Тик озакка бармады,
Барысы да онытылды,
Яңадан да әниләр
Кабатларга тотынды
Шул оныткан сүзләрен,
Иң яраткан сүзләрен:
-Кимә, тимә, тотынма,
-Килмә, көлмә, утырма,
-Япма, ятма, котырма!
Мин тагын тик торыйммы?
Тагын тик утырыйммы?
Юк шул инде...
Тыныч кына
Утырталмассыз мине!
- Искәндәр Әсгате сер саклау турында нәрсәләр өйрәтә? (Теләсә кемгә серне сөйләргә ярамый)
- Әсгатьнең нинди серләре бар? ( Фәридә турында, өермә турында)
- Ә героебыз нәрсә белән ант итә? (Икмәк өсте, икмәк белән)
- Сер саклау турында без тагын нинди әсәрләр беләбез әле? (А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкияте, Ә Еникинең “Курай” хикәясе)
- Мостай Кәрим үзе бу әсәрендә туганлык, дуслык турында фикер әйтәме? ( Ул герое аша әйттерә. Энесе белән сеңлесенә дә өлеш чыгара, дусты турында да онытмый - 242; дустын юатыр өчен чәкчәк бирә, Искәндәр дә дусты белән һәрчак бүлешә)
- Безнең Кендек кемгә ияреп йөри? (Олы Инәйгә)
- Олы Инәй кем ул? (Ана, Кендек әбисе, улына акыл бирүче, тәрбияче)
- Олы Инәй геройларыбызга нинди тәрбияләр бирде? (Ризык турында Ризыктан өстен булырга ярамый), ата белән бала турында (иң яман каза- ата-бала дошманлыгы), кешеләрне кыерсытырга ярамаганлык турында, дошманлык турында (Әсгатьнең әтисе Искәндәргә)
- Кендек әбисе нинди эшләр башкарган? (Табиблык сәләтенә ия булган кешеләр кендек әбисе булып йөргәннәр. Ул бәбиләүче ананы көйләп торган, үзенең тәмле сүзләре, йомшак куллары белән аларның хәлләрен җиңеләйткән, көч биреп торган.)
- Элек бала тугач, кендек әбисе бәбине тозлы су белән юган. Тоз баланың нәфис тәнен төрле микроблар керүдән саклый дип саналган. Соңыннан, баланың әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булуын исәпкә алып, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төргән. Кендек әбисе ана белән баланы 3 көннән алып 1 атнага кадәр тәрбияләгән. Соңыннан "кендек әбисен озату" бәйрәм ителгән. Кендек әбисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават әйтә (дога), соңыннан: "Ата-ана йоласы, пәйгамбәрләр догасы, бәхетле бул, тәүфыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-электән "Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә" дигәннәр. Шуңа күрә кендек әбисе үзендә бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган.
- Ул бала тугач нинди теләкләр әйтә? (Бәхет-тәүфыйк тели, игелекле балалар булып үсүләрен тели)
- Бәби туу белән бәйле булган нинди гадәтләр белән очраштык без? (Бәби ашы алып килү, бәби мунчасы керү)
- Олы Инәйне кайгыртучан, нәфесенә хуҗа була белә дип әйтеп буламы? (Әйе, ул Йомагылларның хәлен яхшы аңлый, бер бәрәнгә дә риза була)
Ни өчен Кара Йомагыл тәүге баласының малай булуын тели? ( Ир-балаларга җир бүлеп бирелгән, нәсел дәвамчысы булуын теләгән)
Малайга нинди исем әзерләп куйганнар? (Хәбибулла)
Әлеге исем нинди мәгънәгә ия? (Хәбибулла-Аллаһының сөеклесе)
“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип язган иде Р.Фәхреддин. Нинди тәрбия, нинди күркәм гадәтләр турында белдек инде без бу әсәрдә? ( Ипине кадерләргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, сер сакларга, туганнар һәм дуслар белән дус булырга, бер-беребезгә карата матур теләкләр генә әйтергә, нәфесне тыя белергә, исәнләшергә )
Димәк, без бүген Олы Инәй, Әсгатькә ияреп йөреп, үзебезгә нинди сабаклар алдык?
Өй эшен тикшерү.
- Моның өчен Сингапур структурасының КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасын кулланабыз. Һәр укучы кәгазь битенә бер сорау яза, аны бөкләп аскы өлешенә җавабын урнаштыра. Укучылар парлашалар һәм бер-берсенә сорауларын укыйлар, җавабын тикшерәләр, дөрес җавапны күрсәтәләр, бер-берсен мактыйлар. Икенче укучы да шуны ук үти. Аннары карточкалар белән алышалар да икенче парлар янына китәләр.
Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы - М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә халкыбызның күркәм гадәтләренең чагылышы.
Дәреснең эпиграфы итеп Риза Фәхретдин сүзләрен алам. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Дәресебезнең темасын ачар өчен, без сезнең белән әсәрдәге кайбер урыннарга тукталып китәрбез.
Конерс
-
Бэхеттттттт
Өй эше:
1. Шәҗәрәгезне ясап килергә
Әсгатьне нинди итеп күз алдына китерәсез, рәсемен ясарга.