kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Лексика ??м Лексикология турында т?шенч?.

Нажмите, чтобы узнать подробности

План урока по татарскому языку для 5 класса по учебникам Ф.Ф. Харисова на тему "Лексика ??м Лексикология турында т?шенч?". Для учителей татарского языка очень удобно и легко в использование. Урок вводный, то есть учитель знакомить темой учеников! Все упражения и материалы представлены!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Лексика ??м Лексикология турында т?шенч?. »

Дәрес планы

Тема: Лексика һәм Лексикология турында төшенчә.

Максатлар: 1.Укучыларны лексика һәм лексикология төшенчәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру,

2 . Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм күнек-мәләрен булдыру, тел байлыгын арттыру, татар теленең башка телләр арасында урынын күрсәтү,

3. Туган телгә карата буларак мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Җиһазлар: дәфтәрләр, дәреслек,проектор, ноутбук, интер. такта(экран), аңлатмалы сүзлекләр, карточкалар.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.

Укыту алымнары: презентацион слайд белән эшләү, дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү,.

Дәреснең төре: кереш дәрес. Кулланылган әдәбият исемлеге: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирүче мәктәпләрендә 5нчы сыйныф өчен дәреслек/ Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. - Казан: Татар.кит. нәшр, 2012. – 159б.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру йлеше.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Укучылар. Исәнмесез!

Укытучы. Хәлләрегез ничек?

Укучылар. Бик әйбәт.

Укытучы! Бик яхшы, афәрин укучылар, утырабыз. Без бүген сезнең белән дәрестә бик кызыклы һәм мөһим тема үтәчәкбез – ул лексика һәм лексикология. Лексика (лексикос – сүз) – телнең сүзлек составын китерә. Лексикология сүзе ике сүздән тора. (грекча лексико – сүз, һәм логос – фән) димәк бу термин икенче төрле сүз турындагы фән, ягъни лексикология телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән дип атала. Ә сез нинди сүзлекләр беләсез?

Укучылар: тәрҗемәле.

Укытучы. Әйе, берничә төрле сүзлекләр бар. Бер-телдән икенче телгә тәрҗимә итә торган сүзлекләр(татар-рус тел/рус-татар теленә, һ.б), энциклопедик сүзлекләр, орфографик сүзлекләр (сүзләрнең дөрес язылышы бирелә) һәм аңлатмалы сүзлекләр( сүзнең мәгънәсе анлатыла). Әйдәгез әле аңлатмалы сүзлектән лексика сүзе нәрсәне аңлата икәнне кайрыйк, мин укыйм сез китаптан карап барыгыз.

Лексика – нинди дә булса бер телдәге яки диалекттагы барлык сүзләр. Татар теленең лексикасы. Көнбатыш диалект лексикасы.

Сүзләрнең үзенә хас мәгънәсе була. Мәсәлән, камыр – онны су, сөт һәм башка әйберләр белән изүдән барлыкка килгән масса. Бу аның төп яки лексик мәгънәсе була. Сүзләрнең мәгънәләре аңлатмалы сүзлекләрдә бирелә. Белемнәрне ныгыту өчен 175 нче күнегүне телдән эшләп алыйк әле. Бу күнегүдә “ялгыш” сүзне табырга кирәк.

  1. Өстәл, урындык, алмагач, шкаф, диван.

  2. Бүре, төлке, сарык, арыслан, юлбарыс, аю.

  3. Китап, дәфтәр, умырзая, портфель, кәгазь.

  4. Ландыш, миләүшә, роза, лилия, сыерчык.

  5. Чыпчык, карга, сандугач, әтәч, карлыгач.

Афәрин, дөрес әйтеп бирдегез. Ә хәзер бераз ял итәбез, физкультминут ясыйбыз.

Физминутка.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.


Ял итеп алдык, утыкларыбызга туры утырып эшебезне дәвам итәбез. Телебезнең төп сүзлек байлыгын аның үз сүзләре тәшкил итә.

Татар телебез шулкадәр бай ки, ул ерак-ерак араларга, төрле-төрле якларга таралган. Белгәнебезчә, татарлар Татарстан белән Рәссәйдәге генә түгел, җир шарының башка якларында да яшиләр. Димәк, телебез, милләтебез купләргә таныш. Чөнки милли чаралар оештырыла, Корылтайлар уздырыла, бу исә телебез яши дигәнне аңлата. Менә күрәсез телебез нинди зур урын били.

Телдәге сүзләр тормыш-көнкүрешнең үзгәрүе белән яңара. Аларны белдерер өчен, яңа сүзләр барлыка килә. Мәсәлән: айфон, айпад кебек сүзләр.

Татар теле төрки телләр группасына керә. Бу телләргә татар азәрбайҗан, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, һ.б. телләр керә. Менә укучылар туган телен белүчеләр төрки телле милләтләрне бик җиңел аңларга мөмкин, чөнки алар кардәш телләр.

Хәзер карыйк әле экранга, нәрсәләр бу ничек уйлысыз?

Татлы тел тимер капканы да ачар.

Яхшы сүз җанга дәва.

Укучылар. Мәкальләр.

Укытучы. Дөрес. Алар безнең нинди мәгънәдә бирелгән.

Укучылар. Күчерелмә.

Укытучы. Әйе, дөрес әйтәсез. Димәк сүзләр туры(бер мәгънәле) һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылырга мөмкин. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр берничә мәгънә белдерә. Алар күп мәгънәле сүзләр дип атала. Мәсәлән: кадак кагу – ул чүкеш белән кадакны кагу. Ишек кагу- кемгәдер килгәч ишекне шаку.

Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә бәйләнеше(уртаклыгы) саклана: төш пешерү – балдан ясалган камыр ризыгы. Чия төше – чияне чистарткач аның эченнән чыккан төймә.

Нәкъ шундый өй эшен бирәм. Көндәлекләрне ачып, 180нче күнегү дип язып куябыз.

Аркаларны туры итереп утырдык. Дәфтәрләрне ачтык, язып куйдык бүгенге числоны, сыйныф эше, теманы һәм белемнәрне ныгыту максатыннан, мин сезгә мисаллар китерәм сез аларның мәгънәләрен аңлатырга тиеш булачаксыз. Экранга карыйбыз.

Туры Күчерелмә

тәмле җиләк тәмле тел

Кар яуды Сораулар яуды

Җылы көннәр эченә җылы керде

Укучылар. (аңлаталар).

Укытучы. Бик яхшы, ә хәзер бераз бераз уйнап алабыз. ТНВ каналын карый карыйсызмы?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Тамчы-Шоу тапшыруы сезгә танышмы ?

Укучылар.Әйе.

Укытучы. Тамчы-Шоу уенын уйнап алабыз. Мин сезгә бер сүз бирәм. Сезгә әлеге сүздән сүзләр ясарга кирәк булачак. Сез әзерме?

Укучылар. Әйе, әзер.

Укытучы. Беренче рәт- Тырышлар, икенче рәт – Җитезләр. Алайса экранга карыйбыз. Мәдәният. Ничек уйлысыз ник әле мин мәдәният сүзен бирергә булдым?

Укучылар.Быел безнең мәдәният елы.

Укытучы. Әйе, 2014 ел Мәдәният елы –дип игълан ителде.


Әни, ният, ия, әти, тәм, идән, имән, тән, ит, дин.

Укытучы. Бик яхшы. Афәрин. Әйдәгез һәрберебез үзебезне мактап чыгыйк. Җиңде дуслык.





Ә хәзер үткәнне бераз кабатлап чыгыйк. Тест эшләп алыйк.

Тест.

1.Сүзләр була ала:

А) бер мәгънәле,

Б) Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле

2.Аңлатматлы сүзлекләрдә

А) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә,

Б) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

3. Күп мәгънәле сүзләрне табырга.

А) Балык, әти, әни, ботак, балан,

Б) Баш, алма, алтын, ботка, борын.

Афәрин укучылар, дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер мин сезгә билгеләр куям. Дәрес бик күңелле үтте, бик зур рәхмәт сезгә. Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


4



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Лексика ??м Лексикология турында т?шенч?.

Автор: Мингазов Марат Ильдусович

Дата: 06.11.2014

Номер свидетельства: 127412


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства