Дәреснең темасы: Лексико - грамматический материал по тексту "Почему Ахмет плакал?"
6класс
Максат:
1. Белем бирү максаты (предмет нәтиҗәсе): Фигыль формаларын (хикәя,шарт, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.
Үстерү максаты (метапредмет нәтиҗәсе): Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү, балаларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.
2. Тәрбияви максат (шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗә): Укучыларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.
Дәрес барышы
- Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек? Дәрестә кем юк?
- бүген нинди көн?
- 8 октябрь, сишәмбе
- урамда нинди һава торышы?
- урамда җылы...
- өйгә эш итеп бирелгән 2 нче күнегүне тикшерик. Барыгыз да эшли алдымы?
Яхшы балалар. Шарт фигыль формаларын бүгенге дәрес барышында да ныгытырбыз.
Хәзер мин сезгә бик матур шигырь укып китәм, игътибар белән тыңлагыз.
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән сөт алып кайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
Әниемнең кызы юк та-
Малае бар бер дигән!
- укучылар, бу шигырьне игътибар белән тынладыгыз, әйтегез әле, буген дәрестә без нәрсә турында сөйләшәбез?
- әнигә булышу турында
- без әнигә ничек булышабыз?
Тектта безгә яна сүзләр очрый, әйдәгез алар белән танышабыз.
сүзлек эш.
Тактада сүзләр языла: чишмә суы – родниковая вода
Сизмәс– не почувствует
Терелермен –выздоровлю
авырыймдыр – наверное болею
Берничә бала сүзләрне укый, бергәләп укыйбыз. Бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез:
Чишмә суын эчәм
Әни сизмәс дип уйлады
Иртәгә терелермен
Мин авырыйм
Сүзләрне сүзлеккә язып куялар
Укытучы текст укыгач, балалар чылбыр буенча укыйлар.
Текстны ничек аңладыгыз микән тикшереп карыйк. Мин җөмләләрне русча әйтәм , сез аларны тексттан табасыз. Яна сүзләр нинди җөмләләрдә очрады?
- текстта нинди геройлар бар?
Әни һәм Әхмәт.
-Әнисе турында нәрсә белдек?
Әнисенең тискәре яклары бармы?
Командаларга әни нинди? дигән сорауга җаваплар язырга кирәк, сезгә 2 минут вакыт.
Һәр команда берәр сүз әйтә, сүзләр кабатланмаска тиеш.
Әнисе нинди? Матур, ягымлы, чибәр, тырыш, эшчән, уңган...
Командаларга икенче бирем – текстка сораулар язарга. Командадан 1 кеше чыга, 2 нче командага сорау бирә.
- Әхмәт нинди соң балалар?
- Әхмәт үзенең ялгышын аңладымы?
- Әхмәт нишләсә эшчән, тырыш, ярдәмчел малай була ала?
Интерактив уен
- Әйдәгез текстны Әхмәт исеменнән үзгәртеп укыйк, ахырында Әхмәт еламасын.
Укучылар өстәлләрендә кызыл, сары, яшел яфракларның берсен сайлап үзләренә бәя бирәләр, сайлаган яфракны агачка бөркетеп куялар.
Дәресне аңладым, яхшы эшләдем дип уйласагыз сары яфрак куясыз
Әгәр дә дәресне аңладым, ләкин аз эшләдем дип уйласагыз яшел төсне сайлагыз
Бөтенләй бернәрсәдә аңламадым, эшләмәдем дип уйласагыз кызыл төскә тукталыгыз.
Өй эше.
1. 47 бит 6 нчы күнегү
2. “Әнигә булышам” темасына диалог төзергә
3. “Әнигә булышам” темасына рәсем ясарга
- Укучылар, без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләштек?
- Нинди сорауга җавап таптык?
- Сезгә дәрес ошадымы?
IV Саубуллашу.