Уку дәресенә технологик карта
2 нче В сыйныфы
Тема | Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. |
Максат | Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәренең дөрес әйтеле-шенә, сөйләмдә дөрес кулланылышына ирешү. Телгә карата ихтирамлы караш, аны өйрәнүгә теләк формалаштыру. Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен ныгытуга җирлек тудыру. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен дөрес әйтә белү. Аларны сорый, кирәклеген, ярата-яратмавын, тәмнә-рен, формаларын әйтә белү. Фикерләрен ситуатив биремнәр, диалоглар аша җиткерә белү. Сорауларга тулы җавап бирү. Фикерләү сәләтен үстерү. |
Предметара бәйләнеш | Рус теле, әйләнә-тирә дөнья |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
Чыганаклар : - төп - өстәмә | 1. Р.З. Хәйдарова, Н.Г.Галиева дүртеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан”татмультфильм” нәшрияты 2013 2. Программа . 1. Презентация Power Point - “ Яшелчә, җиләк-җимеш ”. 2. Карточкалар, сүзлек, кроссвордлар . |
Дәрес барышы.
Оештыру этабы.
Исәнләшү. Хәлләр сорашу.
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Һава торышы турында сорау.
Бүгенге дәресләр турында сорау.
Укучыларны кунаклар белән таныштыру.
Белемнәрне актуальләштерү.
Фонетик күнегүләр.
Укытучы артыннан авазлар кабатлау.
А-ә, э-ы, о-ө, у-ү, и.
Укытучы артыннан иҗекләр кабатлау.
Да,дә,ка,кә,дан,дән,тан,тән,нан,нән.
2.Аудирование
1) прослушайте и похлопайте на слова со звуком [къ]
Кишер, алма, бәрәңге, кабак, шалкан, суган, карбыз, кәбестә, карлыган, чия, тәмле, ачы, баллы, кыяр.
2) прослушайте и похлопайте на двусложные слова
Тәмле, кызыл, сары, помидор, бүләк, кабак, кыяр, бабай, бакча, ишек, тәрәзә, көз.
3) прослушайте и похлопайте на вопросительные предложения
Бу алма кызыл. Син алма яратасыңмы? Миңа чия бирегез, әле. Сезгә чия кирәкме? Миңа чия кирәк. Сездә груша бармы?
“ Яшелчәләр-1” презентациясе белән эш.
Сорау-җавап күнегүләре
1) - Бу нәрсә (-ләр)?
Бу алмамы?
Бакчада нәрсәләр үсә?
Малай нәрсә җыя?
2) Диалогны тәрҗемә итәргә
3) Ситуатив күнегүләр
- Спроси у друга, что он любит и за что?
- Попроси у друга овощи и фрукты.
3. “ Яшелчәләр-2”, “Җиләк-җимешләр ” презентациясе белән эш.
Нинди? соравына җавап.
Ял итү. “Без инде зурлар”
Белемнәрне ныгыту
Дәреслек белән эш.
46 нчы бит, 2 нче күнегү-язмача.
-Дәфтәрләргә числоны язабыз. Кем тактага чыга?
2) 48 нче бит, 4 нче күнегү.
-Узнай у продавца, есть ли фрукты? Попроси себе любимые фрукты.
Кроссвордлар чишү.
а) если правильно решим, узнаем кто у нас сегодня в гостях.
Без кунакларны ни белән сыйлыйбыз? Алар нинди?
б) если правильно решим, узнаем чем являются фрукты и овощи.
в) если правильно решим, получится название известной, всеми любимой сказки.
Йомгаклау. Бәяләү. Өй эше бирү.
-Кем әйтә, без бүген нәрсә белдек? Кем үзеннән канәгать? Нинди билгеләр куясыз? Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сез миңа бик булыштыгыз, рәхмәт. Сау булыгыз!
Өй эше: 1) 48 бит, 8 нче күнегү.
2) Яшелчә, җиләк-җимеш темасына кроссворд, ребус, презентация төзергә.
! Вакыт калса, кунакларга табышмаклар әйтү.