kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока Роберт Миңнуллин "Әнкәй" шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок соответствует по ФГОС.Урок  для учителей татарского языка по новому учебнику "Татар әдәбияты", авторы Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанова Р.Г., Вәлиуллина Р.Һ.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока Роберт Миңнуллин "Әнкәй" шигыре»

Укытучы

Сафина Гильфия Абдулловна

Предмет

Татар әдәбияты


Тема

Ана – шәфкать диңгезе” (Роберт Миңнуллинның “Әнкәй” шигыре)

Сыйныф

8 нче сыйныф

Максат

  1. Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү. 2. “Әнкәй” шигырен өйрәнү. 3. Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерү. 4. Укучыларда әниләренә карата ярату, хөрмәт итү хисен арттыру. Әни кешенең баласы өчен күп тырышканлыгын аңлату. 5. Елга образына анализ бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр


Шәхескә кагылышлы: әниләргә карата ярату, хөрмәт хисе арту. Аларның авыр һәм мактаулы хезмәтен аңлау.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау; фикерләрне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән төзү; аңлап укый белү; гомумиләштерүләр ясый белү; нәтиҗә чыгара белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү; әңгәмәдәшеңнең тәртибенә җитәкчелек итү; сораулар бирә белү; сыйныфташларның һәм укытучының сорауларына җавап бирә белү.

Регулятив УУГ: уку гамәлләрен башкара белү, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү; эшчәнлекккә үз бәя бирә белү.

Предмет буенча: Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән мәгълүматлы булу. “Әнкәй” шигыренең эчтәлеген белү, анализлый алу.

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Әнкәй, сөн суы, сөн буе, бишек җыры, игелек

Предметара бәй-ш

Татар теле, география, җыр

Эшне оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2015. Б.24-25.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру



Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хатын-кыз рәсеме ясалган фотосурәт белән танышу, сорауларга җавап алу. (Кем сурәтләнгән? Аңа ничә яшь? Кем булып эшли? Характеры нинди?Гаиләсе бармы? Ничә баласы бар? Сезнең әниләргез нинди? һ.б.)

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Фаразлау. Сорауларга җавап бирү.


ШУУГ: укучыларда үз әниләренә карата ярату хисен арттыру.

ТБУУГ: мөстәкыйль эшләү; фикерләрне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән төзү; дәлилләү; нәтиҗә чыгару.

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү; фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү; фаразлау; уку мәсьәләсен кую; җавапларны бәяли белү.



Белемнәрне актульләштерү


Өй эшен тикшерү. Сорауларга җавап алу. Җөмләләр төзетү. (С.Хәкимнең “Клиндерләр эзлим ” шигыре буенча. Сүзлекләр ярдәмендә “әни” сүзенең синонимнарын табып рус яисә инглиз телләренә тәрҗемә итү)

“Ана – шәфкать диңгезе” мәкале буенча эш оештыру.

Сорауларга җавап бирү. Җөмләләр яисә сүзтезмәләр төзү. Мәкальнең мәгънәсенә төшенү.

ШУУГ: Әни сүзенең синоним кулланылышы күптөрле, ә мәгънәсе бер булуын аңлау.

ТБУУГ: танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә билгелә; фикер йөртү; нәтиҗә чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу.

РУУГ: җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую.

Уку мәсьәләсен билгеләтү.

Тема буенча фаразлар ясыйлар. Уку мәсьәләсен билгелиләр.

ТБУУГ: Уку мәсьәләсен аңлау.

РУУГ: фаразлау; уку мәсьәләсен куя белү.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

  1. Р.Миңнуллин –

ның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:

  • Р.Миңнуллинның портреты белән эш;

  • Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән эш (видеоязма тәкъдим итү.

  • язучы башкаруында шигырен тыңлау;

  • нәтиҗә чыгарттыру.

  • 2. Р.Миңнуллинның “Әнкәй” шигырен өйрәнү:

  • сүзлек эше (сөн елгасының картада кайда урнашканлыгын күрсәтү);

  • “Әнкәй” шигырен уку

  • Сара Садыйкованың әлеге шигырьгә көй язуы турында мәгълүмат бирү. Җырны Зөһрә Сәхәбиева башкаруында тыңлау;

  • Укучылардан беренчел тәэсирләрен сораштыру.

  • Шигырь буенча сораулар бирү.

  • Лирик геройның хис-кичерешләрен анализлату, Шигырьнең мәгънәсен, идеясын ачыклау.

Р.Миңнуллинның портреты, тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Укытучы сөйләмен, видеоязманы игътибар белән тыңлау. Нәтиҗә чыгару. Сорауларга җавап бирү. Сүзлек эшен башкару. Р.Миңнуллинның “Әнкәй” шигырен уку, лирик геройның хис-кичерешләрен табу, мәгънәсенә төшенү.


ШУУГ: әни кешенең балага тәрбия биреп кенә калмыйча, ә тормыш буе озатып баруы турында аңлау.

ТБУУГ: тыңлап аңлау; укып аңлау; тексттан төп фикерне аерып чыгару; нәтиҗә чыгару.

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү; фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерү.

РУУГ: җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләр: Р.Миңнуллин турында мәгълүматлы булу; “Әнкәй” шигыренең эчтәлеген белү; шигырьнең идеясына төшенү.

Яңа теманы ныгыту

(яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

“Әни” сүзе белән синквейн төзетү. 4-5 укучыны тыңлау. Нәтиҗә чыгару. Әңгәмә кору: Әниләр ни өчен кирәк? Әниләрнең күңелләрен күрү өчен нәрсә эшләргә мөмкин?


“Әни” сүзе белән синквейн төзү. Сәнгатьле итеп уку. Нәтиҗә чыгару.Сорауга җавап бирү.

ШУУГ: Әнинең яшькә карамый һәркем өчен терәк һәм кирәк булуын аңлау. Аның күңелен күрү юлларын табу.

ТБУУГ: телдән эәләнү характерындагы чыгышны төзи белү; нәтиҗә чыгару.

КУУГ: сыйныфташлар, укытучы белән хезмәттәшлек итү; әңгәмәдә катнашу; фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерү,.

РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; җавапларны бәяли белү.

Өйгә эш бирү

Өй эше биремен аңлату

( 2 төрле):

  1. Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында укып килергә;

  2. Әни турында кечкенә хикәя язып килергә.

Өй эшен язып алалар. Аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

ТБУУГ: биремне аңлау.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.






Рефлексия

Рефлексияны оештыру. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү. Укучының дәрестәге эшен бәяләтү. Нәтиҗә ясау максатыннан сораулар бирү.

Сорауларга җавап бирү. Әңгәмәдә катнашу. Максат һәм нәтиҗәдән чыгып үз-үзләрен бәяләү.

ШУУГ: Әнинең яшькә карамый һәркем өчен терәк һәм кирәк булуын аңлау. Аңа карата хөрмәт хисе арту.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу; фикерләрне ачык итеп җиткерү.

РУУГ: җавапларны бәяли белү.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Конспект урока Роберт Миңнуллин "Әнкәй" шигыре

Автор: Сафина Гальфия Абдулловна

Дата: 26.04.2017

Номер свидетельства: 411688


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства