Конспект урока разработан для изучающих татарский язык. Учебник ,,Татар әдәбияты", 5 класс, авторы А.Р Мотигуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова
Просмотр содержимого документа
«Конспект урока на тему:"Матурлык минем белән"»
30 Әдәбият 5-4 2017-2018
Тема М.Әгъләм “Матурлык минем белән” әсәре
Планлаштырылган нәтиҗәләр : 1. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.
2. М.Әгъләмнең «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү. 3. Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы Яңа материалны өйрәнү
Материал: дәреслек
Җиһазлау : презентация
Дәрес барышы
I Мотивлаштыру- ориентлаштыру
1)Дәресне оештыру Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.
2) Өй эшен тикшерү
2)Актуальләштерү Үткән дәрестәге сорауны ( Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?) укучыларга кабат бирү. Табигать- матурлык дигән нәтиҗәгә киләбез. Матурлык — тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәр кеше үзенчә күрә, үзенчә аңлата. Сезнеңчә, нәрсә ул матурлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез? Ә матурлыкны нәрсәдә күреп була?
4) Уку мәсьәләсен кую
Бүгенге дәрестә Матурлык нәрсәдә була ? -дигән сорауга җавап эзләрбез. Шагыйрь М.Әгъләмовның “Матурлык минем белән” шигырен өйрәнербез.
II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
М.Әгъләмов турында кыска белешмә бирү ( терәк сүзләр биреп ПОЭТ, РОДИЛСЯ В ТАТАРСТАНЕ, АВТОР СТИХОТВОРЕНИЙ И БАЛЛАД). Татар теленә тәрҗемә итеп әйтү.
Сүзлек эше. Сүзләрне дөрес әйтү, тәрҗемәсен истә калдыру
Болын [болон]- луг, Колын [колон]- жеребенок , уйнаклап- играя, Имичә башны түбән - не наклоняя голову вниз
“Матурлык минем белән “ шигырен укытучы укый.
Укучылар эчтән укыйлар (чтение с карандашом. )
-Кайсы сүзләр аңлашылмый? ( укучылар аңламаган сүзләрне, сүзтезмәләрне тәрҗемә итү)
Шигырьне строфалап уку, сораулар биреп (- Вакыйга кайда бара? Сез моны каян белдегез? -Матурлыкны автор нәрсәдә күрә?) аңлау дәрәҗәсен тикшерү ( чтение с остановками).
Берничә укучы шигырьне кычкырып укый.
Текст өстендә эш. Бирем.
Артык сүзне тап (Йортлар, өйләр, тәрәзәләр, ишекләр, күл, , болын, болыт, сулар, кырлар, рәхәт, таулар, урманнар, җирем, җырым, илем, авылым, матурлык, байлык )
“Нечкә” һәм “калын” сораулар
Рифмалашкан сүзләр бармы? Кайсы сүзләр рифмалашкан?
Кабатланган сүзләр бармы? Кайсы сүзләр кабатлана?
Шигырь герое туган җирен яратамы? Нәрсәләрен ярата?
Сезнеңчә, шигырь герое бәхетлеме? Ни өчен? ( җавап алу, 4нче строфаны уку)
Ныгыту
Кластер төзү . “Матурлык нәрсәдә ? - дигән сорауга җавап язу.
III Рефлексия
Рефлексив кабатлау Матурлык нәрсәдә? Табигатьнең матурлыгы белән сокланабыз. Туган илебезне яратабыз.
Бәяләү Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп билгеләр куела.
Өй эше : 1) Шигырьне сәнгатьле укырга
2)* Шигырь буенча рәсем ясарга
3) **шигырьне ятларга
Саубуллашу