Тема: Мин- өйдә булышчы.
Укытучы: Ахмадуллина Р.Ф.,1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сыйныф: 5 (рус төркеме)
Максат: Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү, аралашу күнекмәләрен үстерү.
Бурычлар:1. Мин әнигә өстәл әзерләргә булышам структурасы белән танышу, Нишләргә булышасың? соравына җавап бирә белү
2. Өйдәге ярдәмеңне әйтә, сорау бирә белү,фикерләү,сайлап ала белү күнекмәләрен үстерү
3. Үзара хезмәттәшлек итә белү; әти-әнигә карата ярдәмчел, игелекле булу; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларны үстерү
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор,презентация, таймер, таратма карточкалар, А-4форматындагы карта
Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру
Дәрес планы:
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру:
-Исәнмесез,балалар. Әйдәгез әле бер-берегебезгә яхшы кәеф телик.(Пайс РIES)
-Дәресебезнең темасы: Мин- өйдә булышчы. ” Мин нишләргә булышам?”
Үзебезгә максат итеп бу сорауга дөрес җавап бирүне куябыз. Сез бу грамматик.
конструкцияне кулланып , өйдәге ярдәмегез турында җөмләләр төзеп әйтә, сорый
белергә тиеш.
II.Актуальләштерү
1.Фонетик күнегү үткәрү. ( “Игътибар» сүзен ишеткәч, балалар кабатлыйлар һәм кулларын күтәрәләр)
2.Һава торышын әйтеп китү.
3.Өй эшен тикшерү. Инфинитив темасын кабатлау.
1) Фрейер моделе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.
Укучылар төркемнәре белән А-4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге картаны тутыралар.
3) Инфинитивка мисаллар | 4) инфинитив булмаган фигыльләргә мисаллар |
2) Инфинитивның кушымчалары | 1)Нәрсә ул инфинитив? Нинди сорауларга җавап бирә? |
Вакыт бирелә ( 5мин. ).
Укучылар командаларында партнерлары белән киңәшләшәләр, өстәмәләр кертәләр.
Сингл Раунд Робин структурасы буенча җавап бирәләр.
2) Конэрс (по углам комнаты)
- Алдагы бирем: һәр балага сүзләр белән карточка бирелә. Алар 30 секунд эчендэ уйлыйлар, сүзләргә дөрес кушымча ялгыйлар, һәм үз почмакларына басалар, үзләренә пар табалар, бер- берсенә кагыйдәне 15 секунд эчендә сөйлиләр, дәлиллиләр (Укучыларның җаваплары тыңланыла)
а)-рга, -ргә.
б)-ырга, -ергә.
в)- арга, -әргә.
г)-ярга, -яргә.
(укы,яз, ,кил, җый,)
(тузан суырт, эшлә, ю,ки)
Өй эше өчен үзбәя
3) Спросите у партнера по плечу помогает ли он маме?
-Син әниеңә булышасыңмы?
-Әйе,мин әниемә булышам. (Сингл Раунд Робин структурасы ярдәмендә эшләнә)
4)Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә
-Сез бу эшләрне эшлисезме? Кайсыларын эшлисез? (балалар әйтәләр)
-Бик эшчән балалар икәнсез, бик яхшы!
Физ минут.
III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
1.Без булышабыз. (кемгә?)
-Без әни..... булышабыз.
(әнинең,әнигә,әнине)
-Мин............ .(балалар дәвам итәләр)
-Син........................ .
-Ул............................ .
-Ә сез кемгә булышасыз?
-Без әтигә булышабыз.
2.Яңа грамматик конструкция (таблицаны өйрәнү,57 бит,№1)
3.Җөмлә моделе төзү (Сингл Раунд Робин структурасы ярдәмендә эшләнә)
Нишләргә?
савыт-саба юарга
Мин әнигә тузан сөртергә булышам.
өстәл әзерләргә
гөлләргә су сибәргә
Нишләргә?
савыт-саба юарга
Син әнигә тузан сөртергә булышасың.
өстәл әзерләргә
гөлләргә су сибәргә
Кирәкле кушымчаларны куеп языгыз.
Без әнигә өстәл әзерлә....... булышабыз.
Мин әтигә. Машина ю ....... булышам.
Р-Т Мыть посуду Вытирать пыль Пылесосить Чистить картошку |
Полить цветы IV. Ныгыту |
4.Как ответишь на этот вопрос?
-Син әниеңә нишләргә булышасың?
.................................................. .
5 Дәреслектәге 3 нче күнегү. Спроси у друга помогает ли он маме:
-мыть пол;
-пылесосить;
-поливать цветы;
-выносить мусор.
6 Дәреслектәге 2 нче күнегү(57 бит)
V.Рефлексия.
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-Без җөмләләрне ничек төзедек?
Мин әнигә инфинитив+булышам.
-Грамматик конструкция ничек ясала?
- Инфинитив+булышабыз.
-Без әнигә нишләргә булышабыз?
YI. Бәяләү.
Y II.Өй эше.58 бит,6 күнегү