Конспект урока татарского языка на тему:
“ Разряды имён числительных” в 6 классе.
Подготовила и провела : Махмутова Ф.С., учитель татарского языка и литературы
Сан төркемчәләре.
Максат:Укучыларны сан төркемчәләре белән таныштыру.
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Эзлекле белем бирү
4.Укучыларның сөйләм телен баету.
5.Туган телебезнең чиксез байлыкларына ихтирам хисе тәрбияләү.
Дәрес төре: Яңа материалны өйрәнү.
Дәрес барышы:
Башлам. Исәнләшү.
Укучылар:Исәнләшкәндә кешеләр
Олылар һәм кечеләр.
Бер- берсен сәламлиләр,
“Исәннәрмесез” диләр.
Сәлам бирә ул һәркөн
Ә бабамның сәламен,
Ишетеп белә һәркем,
“Әссәламәгалейкем”
Укытучы: Исәнмесез,балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һзрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне
Дөрес , матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
Хәерле көн , укучылар һәм чакырылган кунаклар!Сез бүген бик матур күренәсез. Кәефләрегез,күрәм бик күтәренке. Димәк, дәресне шул халәттә башлап җибәрә алабыз. бүген бездә нинди дәрес?
Укучылар: Татар теле дәресе.
Сезгә шундый бер хикмәтле табышмагым бар. Укып карыйк, җавабын табыйк!
Мин дөньяда барлык илләрнең байлыгы белән идарә итәм.
Мин кешеләрнең дөньяда яшәү вакытларын теркәп куям.
Мин барлык фәннәр белән дус яшим.
Мин нән башка кешеләр дәвалана да алмыйлар.
Мин нән башка кибеткә дә бара алмыйлар.
Мин - ярышта җиңүче дә.
Мин – укучыларны шатландыручы да, аларны борчуга салучы да.
Ә кайчакта мин ... бик тәмле дә була алам.
Кем соң мин? (Сан)
II.Актуальләштерү. 1) Өй эшен тикшерү
2) Үткән теманы кабатлау
Ясалышы ягыннан төрләрен санагыз.
Дөрес язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.
Орфографик күнекмәләр камилләштерү.
Бирем
Сайланма диктант. 1 нче төркем - тамыр, икенче төркем – кушма, өченче төркем тезмә, дүртенче төркем- парлы саннарны яза. Җаваплар тикшерелә. (350, 300, 10, 2-3, 3, 50, 25,12, 6,3-4,18, 83, 7-8)
Яңа тема өйрәнү.
1.Сан төркемчәләре .
Төп
Тәртип
Бүлем
Чама
Җыю
Ничә? Күпме? Никадәр?
Ничәнче?
Ничәшәр? Күпмешәр?
Никадәр? Ничәләп?
Ничәү?
-нчы,-нче,
-ынчы,
-енче.
-ар,-әр,
-шәр,
-шар.
-лап,-ләп,
-ларча,
-ләрчә
-ау,-әү.
Икедән бер, ярты, чирек
Ике-нче, тугыз-ынчы
Ун-ар,
Ике-шәр,
Өч-әр, алты-шар.
Ун-лап , сигез-ләп, йөз-ләрчә, ун-нарча.
Ун-ау,
Унбиш-әү,
Өч-әү.
Микъдар саны әйбернең төгәл исәбен белдерә. Микъдар саны белән ачыкланган саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.
Микъдар саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.
1. Шаһбаз бер хат яздырган иде. (Г. Ибраһимов)
2. Ике ул, бер кыз үстерделәр. (Б. Камалов)
3. Кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк товар белән төн кешеләренә сату-алуга барды. (Н. Фәттах)
4. Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага. (М. Җәлил)
Тәртип саны әйбернең тәртип буенча санын белдерә. Тәртип саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.
1. Икенче малай Вәкилне узып та китте. (Б. Камалов) 2. Вәкил финиш сызыгына икенче килде. (Б. Камалов)
3. Ул унтугызынчы елда Вәли Хәсәнов белән фронтта очрашкан иде. (Г. Ибраһимов)
4. Йөгерүчеләрнең барысы да килеп бетте. Марат — өченче.
Бүлем саны төрдәш әйберләрнең, затларның тигез өлешләргә бүленешен белдерә.
1. Безнең ишегалдына тугыз катлы ике, бишәр катлы өч өйнең тәрәзәләре карап тора. (Л. Ихсанова)
2. Алтынчы классларда егерме җидешәр бала укый.
3. Йөгерүчеләр алтышар-алтышар булып тезелеп бастылар.
4. Сез бер юл кайтканчы, Җамали малайлары икешәр урыйлар. (Г. Ибраһимов)
5. Атнага бишәр, айга егермешәр көн эшлибез.
6. Пакетларга икешәр алма, өчәр кыяр, бишәр кишер салынган иде.
Җыю санына предметлык төшенчәсе хас. Җыю саны җөмләдә мөстәкыйль (исемнән башка) яки хәбәр белән кулланыла.
1. Безнең йортта Маратлар гына да унау.
2. Йортка башта бер кеше кереп китте, соңрак тагын икәү килде.
3. Рөстәм күзләрен йомды Һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү дип санарга тотынды. ( Р. Кутуп)
4. Эшне алып баручылар икәү: берсе — Трапезников — төп оста, икенчесе — Шакир Сираев — төп останың ярдәмчесе. (Г. Әпсэләмов)
5. Кызганыч. Өчәү бергә сөйләшкәндә әйбәтрәк буласы иде. (М. Юхма)
6. Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,
Ак атларда икәү киләбез. (С. Әхмәтҗанова)
Чама саны әйберләрнең якынча исәбен белдерә.
1. Яныбыздан унлап кеше үтеп китте. {Г. Әпсэләмов)
2. Унбиш-егерме минут вакыт узды. (Г. Кутуй)
3. Сәгать уннарда килеп чыгарга вәгъдә биреп китеп барды.
4.Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,
Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка. (Г. Тукай)
5. Сәгать өчләрдә күрешербез.
6. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. (Г. Ибраһимов)
2. Микъдар санының кулланылышы
Вакланмалы саннар да микъдар саны төркемчәсендә карала: өчтән ике, икедән бер. Алар чыгыш килеше кушымчасы белән бәйләнгән ике микъдар саныннан тора. Мәгънәсе буенча чыгыш килешендәге сан бөтеннең ничәгә бүленүен (өчтән), баш килештәге сан шул өлешләрнең ничәсе алынганлыгын белдерә.
Уен. “Кем тапкыр?”. Табышмаклар әйтелә, җавабын табарга, саннарны саналмышы белән язып барырга.
1. Өч йөз алтмыш бала каз,
Кырык сигез ана каз,
Унике аккош, бер торна,—
Аны белмәсәң, җир тырна.
(Тәүлек, атналар, айлар, ел)
2. Алты аягы бар, алып түгел,
Дүрт күзе бар, дию түгел,
Аркасында кылдан җебе,
Эрләп-суккан җебе түгел. (Үрмәкүч)
3. Башы бер, күзе унике. (Сәгать.)
4. Алты аяк, ике тояк, бер тел;
Тел тибрәнми, аяк йөрми,
Ул ни-нәрсә, аны бел. (Үрмәкүч)
5.Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай. (Язу, уку)
6. Дүрт татар, дүртесе дә бер чилек төбенә атар. (Сыер саву)
7. Кабат-кабат,
Бер кошта 365 канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат. (Календарь)
Кызыклы мәгълүмат
Сан сүзләренә өстәлеп әйтелә торган исәп-үлчәү сүзләре
Гадәттә йомырканы ун йомырка, утыз йомырка дип түгел, ә «бер дистә, өч дистә йомырка» дип саныйлар. Башка әйберләрне дә сан сүзләренә төрле сүзләр өстәп саныйлар: ике литр сөт, өч кило шикәр, биш метр бәрхет һ. б.
1.Хәзер үзегез әйтегез инде:
1) Бер саплам (нәрсә?). Биш төп (нәрсә?). Ун баш (нәрсә?). 2) Дүрт кочак ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., өч эскерт ..., ике тартма ..., утыз капчык ..., ике кәтүк ..., өч чүмәлә ..., бер җәем ... , ике таба ... .
Йомгаклау өлеше.
1.Рефлексия.
-Нәрсәне белә идем?
-Нәрсә яңалык булды?
2. Өй эше . Саннар кертеп. “Чаңгы ярышында” исемле кечкенә хикәя төзергә.
Өстәмә: Хикәягездәге 3 санга морфологик анализ ясарга.
3. Билгеләр кую.