kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока татарского языка "?д?пле булу ??рвакыт модада"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес темасы: ?д?пле булу ??рвакыт модада.

Д?рес максаты:

1.Я?а лексиканы ?зл?штер?. Минемч?..,минем уйлавымча..., минем фикеремч?... кебек сзл?рне актив с?йл?мг? кертерг? ?йр?т?.

2. Укучыларны? б?йл?нешле с?йл?м  телен ?стер?. ?з фикерл?рен тулы ?йтеп бирл?рне, аларны д?лилли бел?л?рне? иреш?.

3.?д?пле, т?рбияле булырга ?йр?т?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока татарского языка "?д?пле булу ??рвакыт модада" »

Дәрес темасы: Әдәпле булу һәрвакыт модада.

Дәрес максаты:

1.Яңа лексиканы үзләштерү. Минемчә..,минем уйлавымча..., минем фикеремчә... кебек сзләрне актив сөйләмгә кертергә өйрәтү.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз фикерләрен тулы әйтеп бирләрне, аларны дәлилли белүләрнеә ирешү.

3.Әдәпле, тәрбияле булырга өйрәтү.

Җиһазлау: шәхси карточкалар, текст битләре, мультимедиа аппараты, аудиоязмалар, ноутбук, өстәмә әдәбият.

Дәрес тибы:

Дәрес тәртибе:

I.Оештыру өлеше.

- Уңай психологик хәләт тудыру.

III Өй эшен тикшерү, бәяләү.

  • Әдәплелек турында сез нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

(Әдәп төбе матур гадәт. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. Татлы сүздән тел корымый. Тел кешенең кемлеген аңлата.)

  • Әдәп кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

Әдәп кагыйдәләрен “дөрес” һәм ялгыш” төркемнәренә кую.

Ярый:

    • Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк.

    • Әдәп кагыйдәләрен үтәмәсәң, кешләр сине яратмый.

Ярамый:

    • Әдәп кагыйдәләрен өйдә үтәмәсәң дә ярый.

    • Әдәп кагыйдәләрен үтәмәсәң дә, дусларың сине яратырга тиеш.

    • Әдәп кагыйдәләрен өлкәннәр янында үтәсәңдә җитә.

II. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

Каюм Насыйринең “Китап әт-тәрбия”сенең унберенче тәрбиясендә болай диелә:

Искәндәр Румидан сорыйлар: “Мәшрыйкъ вә мәгъриб илләрен ничек итеп алдын? Элекеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә ала алмаганнар иде,” – диделәр. Искәндәр әйтте: “Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем, вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зәкер кыйлмадым,” – диде.

Әй, угыл, инде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем вә йомшаклык белән бөтен мәмләкәтне яулап алалар; хилем вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зәкер кыйлмагайсән.”

Александра Македонского спросили: «Как удалось тебе добиться покорности на востоке и западе? Прежние правители не жалели ни войск, ни сокровищ, а не смогли завоевать столько стран». Александр ответил: «Я не брал страны, но не обижал народ. А прежних правителей поминал только добром».

О сын мой, видишь, сколь могуч воспитанный человек? Доброта и кротость берут города; надо быть добрым и снисходительным ко всем, остерегайся говорить дурно даже о своих врагах».

III. Проблема китереп чыгару.


- Укучылар, бу хикәядә сүз нәрсә турында бара? Әдәпле кеше башка кешеләрдән кайсы ягы белән аерылып тора?

1. Аудирование.

1) Тыңлагыз һәм ә авазы ишетелгән сзләрне билгеләгез:

Рәхмәт, гафу ит, зинһар өчен, сау булыгыз, исәнмесез, рөхсәт итегез, рәхим итегез.

2) Тыңлагыз һәм итәгатьле сүзләрне әйтегез:

Рәхмәт, кем, нәрсә, гафу ит, ярар, зинһар өчен, хәлләрегез ничек, исәнмесез, хәерле көн, ялкау, хәзер, дөрес.

IV. Проблеманы чишү юллары.

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

Дәреснең максатын әйттерү (тема буенча яңа лексикны баету, сөйләм һәм язма телдә куллана белү).

Яңа белемне алу юлларын билгеләү (фоторәсемнәр белән эш - слайдлар, алган белемнәргә таяну).

Яңа белемне алу формаларын билгеләү (дәреслек белән эш, диалог, монолог төзү)

- Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?(яңа сүзләр белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез, фоторәсемнәр ярдәмендә монологик сөйләмгә чыгарбыз).


V. Уку мәсәләсен чишү этабы.

  1. Сез бу фикерләр белән килешәсезме?

    • Килешәм/ өлешчә килешәм.

    • Риза/ риза түгел

    • Бу болай түгел

    • Әйе, бу шулай.

    • Мин дә шулай уйлыйм.

  1. Намуслы малалйлар-кызлар кеше әйберернә тими.

  2. Без, иң беренче чиратта, мәктәптә әдәпле булырга тиеш.

  3. Без, иң беренче чиратта, гаиләдә әдәпле булырга тиеш.

  4. Без өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә тәрбияле, әдәпле булырга тиеш.

  5. Минем тәрбиялелегем минем үземә кирәк, чөнки иң беренче чиратта, мин үзем өчен зем җавап бирәм.

  6. Бигрәк тә чит кешеләр алдында тәрбияле, әдәпле булырга кирәк, чөнки тәрбиясез күренсәм миңа бигрәк оят була.

  7. Чист кешеләр янында гына әдәпле булу бтгрәк тә куркыныч.

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.

  • Сообәите маме, что воспитанный человек не считает свои хорошие поступки.

  • Спросите у брата, всегда ли он выполняет правила этикета?

  • Поблагодарите друга за оказанную помощь при выполнении домашнего задания.

  • Поинтересуйтесь у друга о его делах и здоровье.

  • Посоветуйте другу быть воспитанным.

  • Посоветуйте другу вести себя хорошо в столовой.

  • Извинитесь перед другом за то, что вы не пришли к нему.

  • Извинитесь перед библиотекарем за то, что не принесли во время книгу.

  • Посоветуйте друзьям вести себя культурно в транспорте.

  • Посоветуйте другу уважать старших.

  1. Текстны аңлауга ярдәм итүче сүзләр, сүзтезмәләр белән эш:

    • Укучылар, безгә бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Ренат исемле малайдан хат килде. Аны тулысынча аңлау өчен шушы сүзләрне өйрәнергә кирәк.




РӘНҖҮ

[Р Ә Н Җ Ү]

ОБИЖАТЬСЯ

КИМЧЕЛЕК

[К И М Ч Е Л Е К]

НЕДОСТАТОК

КЫЛАНЫШ

[К Ы Л А Н Ы Ш]

ВЫХОДКА

БЕРӘҮЛӘР

[Б Е Р Ә W Л Ә Р]

НЕКОТОРЫЕ

КИРЕСЕНЧӘ

[К И Р Е С Е Н Ч Ә]

НАПРОТИВ

Сүзләрне ук, әйтелеше өстендә эшләү, түрҗемә итү, мәгънәсен аңлату.

“Әдәп агачы”ннан яфраклар алып җөмләләр төзү.

Текст өстендә эш.


Кызык... ни өчен берәүләрне яраталар, бәрәүләрне юк? Кайбер малайлар, кызлар белән күпләр дус була ала, ә кайберәүләр белән озак дуслашып булмый.

Мәктәптә кайбер дус кызларым малайларның әдәпсез, тупас кыланышларына рәнҗиләр. Ә үзләре оялча, кызара белә торган, яисә артык ябык, я артык таза егетләрдән көләләр.

Кайбер малайларыбыз әдәпле булырга оялалар.әдәпле булу модада түгел дип уйлыйлар.

Минем фикеремчә, әдәпле кешеләр түгел, ә тупас, тәрбиясез кешеләр оялырга тиеш.

Ә кайбер кызлар-малайлар, киресенчә, модалы кием белән аерылып тормасалар да, алар белән аралашу рәхәт.чөнки алар сине тыңлый беләләр, синнән көлмиләр, кимчелекләреңне гафу итә беләләр.

Бәлки, мин искечә фикер йөртәмдер...

Ренат.

  1. Хат текстын уку.

  2. Тексттан яңа сүзләр кергән җөмләләрне табу, аларны тәрҗемә итү.

  3. Текстны аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү максатыннан җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табу:

    • Почему то одних любят, одних – нет.

    • В школе некоторых моих подруг обижают выходки глупых, не воспитанных мальчиков.

    • Некоторые мальчики, девочки стесняются быть вежливыми.

    • По-моему, должны стесняться не воспитанные люди, а наоборот, грубые, невоспитанные.

    • Потому что они тебя умеют слушать, умеют прощать твои недостатки.

VI. Ныгыту

Төркемнәрдә эш.

1).1-3нче төркемнәр сорауларга җавап табалар, 4нче текст буенча сораулар төзи.

    • Кызлар малайларның нинди кыланшыларына рәнҗиләр?

    • Шулай да, кызлар нинди малайлардан көләләр?

    • Кайберәүләр үзләрене нинди сыйфатларыннан оялалар?

    • Ренат искечә фикер йөртмиме?

2). Фикерләрне дәвам итегез (2-3нче төркемнәр)

Минемчә, оялчан, кызара белә торган егетләр.....

Әдәпле булу модада түгел дип уйлау...

Модалы киемнәр белән аерылып тору...

Кешене тыңлый белү, кимчелекләрен гафу итә белү...

3) Үз фикереңне дәлилләү.(1нче төркем)

4) Үзегезнең уңай һәм тискәре сыйфатларыгызны күрсәтегез.

УҢАЙ

ТИСКӘРЕ















Яхшы, ялкау, уңган, тәртипсез, эшчән, усал, тыйнак, тупас, тырыш, әдәпле, тискәре, тәмле телле, акыллы.

Йомгаклау.

  1. Рефлексия .

- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Ренатка сез нинди җавап язар идегез?(1-2 көчле укучыдан җавап хаты сөйләтү)

  1. Дәрескә билгеләр кую (язма һәм телдән эшләр дә бәяләнә).

  2. Өй эшен бирү:

- Өйдә Ренатка җавап хаты язып килергә, үзегезнең хатларыгызда яңа сүзләрне кулланырга.









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока татарского языка "?д?пле булу ??рвакыт модада"

Автор: Мухаметшина Лилия Габдрашитовна

Дата: 11.12.2014

Номер свидетельства: 142397


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства