Тема: Алмашлык
Дәрес тибы : Яңа төшенчәләр формалаштыру .
Максатлар:
1.Белем бирү максаты
Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;
Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;
Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.
2. Үстерү максаты
а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;
б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.
3. Тәрбияви максат
а) туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Б.Х. Мифтахов “Татар теле” 6 нчы сыйныф), индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.
Дәрес барышы
I Оештыру .
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү
Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.
Укытучы :
Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.
Укучылар теләкләр телиләр:
Яңа көн тынычлык алып килсен!
Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!
Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.
II Белемнәрне тигезләү.
Укытучы : Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.
Көтелгән җавап: Алмашлыкларның төркемчәләре, аларның җөмләдәге функциясе һәм алмашлыкларның сөйләмдә иң еш кулланыла торган сүз төркеме булуын үзләштердек
Индивидуаль карточкалар белән эшләү.
Укытучы: Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.
а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)
ә) Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)
б) Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)
Көтелгән җавап: мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул.
Үзбәя
Укытучы : Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.
III Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы : Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була? Шул сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.
Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. Гаязны баскычта Наилә Якуповна каршы алды. Наилә Якуповна Гаязның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Гаяз рәхмәт әйтте. (2 нче слайд)
Укытучы : Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез.
Көтелгән җавап: ул, аны, ул,аны, аның, ул. (3 нче слайд)
Укытучы : Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?
Көтелгән җавап: Бу сүзләр – алмашлыклар, алар затларны алыштыралар.
Укытучы : Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?
Көтелгән җавап: Зат алмашлыклары.(5 нче слайд)
Укытучы : Афәрин!
IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү .
Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның алмашлыкларны үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.
Модельләштерү
а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.
Укытучы : Булат, биремне укып чык әле.
Укучы : Мәкальләрне укыгыз. Алмашлыкларны язып алыгыз.
Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.
Иртә торгач тел сөякләрдән: “Ни хәлегез бар?”- дип сорар, ди. Сөякләр: “Син тик торсаң, безнең хәл яхшы”, дип әйттеләр, ди.
Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.
Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.
Укытучы : Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.
Көтелгән җавап: син, безнең, аннан, син (6 нчы слайд)
Болар – алмашлыклар. Зат алмашлыклары.
Укытучы : Кайбер алмашлыклар кушымчалар алган. Борлар нинди кушымчалар?
Көтелгән җавап: Килеш кушымчалары.
б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү.
Укытучы : Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.
Модельнең шапкасы? (Зат алмашлыклары)
Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?( Кем? һәм барлык килеш сораулары)
Җөмләдәге функциясе нинди? (ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.)
Текстта ни өчен кулланыла? (кабатлаулар булмасын өчен)
(7 нче слайд)
Көтелгән җавап: Зат алмашлыклары
Кем? һәм барлык килеш сорауларына җавап бирә
Ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.
Җөмләдә кабатлаулар булмасын өчен кулланыла
в) Үзбәя
Укытучы : Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укчы үзенә “3”ле билгесе куя.
Укытучы : Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)
Укытучы : Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.
Көтелгән җавап: Исем сүз төркемен алмаштырып, сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә торган сүз төркеме зат алмашлыгы була.
Укытучы : Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.
г) Үзбәя
Укытучы : Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.
V Ныгыту
Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми.
килешләр
Килеш соравы
мин
син
ул
Б. к.
И. к.
Ю.к.
Т. к.
Ч. к.
У.-в.к.
кем?
кемнең?
кекмгә?
кемне?
кемнән?
кемдә?
………
…
…
…
………
…
…
…
………
…
…
…
Укытучы : җавапларыгызны экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(8 нче слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.
а) 291 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү
Укытучы : Алсу, биремне укып чык әле.
Укучы: Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып, килешләрен билгеләргә.
Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз…
Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)
Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)
О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара…(Ф. Хөсни)
Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.
Укытучы : Сүзне өченче төркемгә бирәбез.
Көтелгән җавап: без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.
Укытучы : Җавапны дүртенче төркем дәвам итә
Көтелгән җавап: ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к.
б) Үзбәя
Укытучы : Барлык сүзләрне дә дөрес тапсагыз – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез “3”ле билгесе куярсыз.
VI Рефлексия
Укытучы : Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.
Тест
Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?
а. мөстәкыйль;
ә. бәйләгеч;
б. модаль.
2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.
а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;
ә. предметның билгесен белдерә ;
б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.
3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?
а. җөмлә кисәге булмыйлар;
ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;
б. аергыч кына булып калалар.
4. I зат алмашлыкларын күрсәт. а. мин, без; ә. мин, сез; б. без, алар.5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?
а. И.к;
ә. Б.к;
б. Т.к.
6. Дөрес язылышны билгеләгез.
а. миң;
ә. сиңга;
б. аның.
Укытучы : Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.
Укытучы : Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)
Укытучы : Афәрин, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.
Өй эше: (11 нче слайд)
1) 208 нче күнегү, Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә;
2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.
Алмашлыклар иленә сәяхәт
Максат:
1. Укучыларга белем бирү максаты:
- алдагы дәресләрдә алган белемнәрне барлау;
- укучыларның алмашлыкларны аера белүләренә ирешү;
2. Белем һәм күнекмәләрне үстерү:
- укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшләрен дәвам итү;
- язма сөйләм күнекмәләрен үсстерү.
3. Тәрбияви максаты:
- укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, сәяхәт планы, плакатлар, карточкалар, тест сораулары.
Метод һәм алымнар:
- әңгәмә;
- дифференциаль эш;
- тест сорауларына җавап бирү.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле, музыка.
Дәрес формасы:
Дәрес – сәяхәт.
Дәрес барышы:
1. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз.
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, ана телен
Өйрәнергә дип килдек.
- Укучылар, максатыгыз изге икән. Туган телне яратуыгызга мин бик шат. Чөнки ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы изге, кадерле, бөек сүз.
- Сүзне дежур укучыга бирәбез.
- ...
2. Актуальләштерү.
- Укучылар, тактадагы шигъри юлларга игътибар итик әле.
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без – “Туган тел” дән туганнар –
Без – Тукай оныклары!
- Матур шигырь, шулаймы?
Кем язган аны?
- Шәүкәт Галиев.
- Кем ул Шәүкәт Галиев?
- ...
- Әйе, безнең яраткан шагыйребез. Аңа быел 80 яшь. Сезнең алдыгызда әдипнең китаплар күргәзмәсе. Мин аларны сезгә укырга тәкъдим итәм.
Әйтегез әле, кызыл хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә?
- Алмашлыклар.
- Без бүген сезнең белән “Алмашлыклар” дигән серле бер илгә сәяхәт итәрбез. Безгә сәяхәт итәргә кызыксынучан, шук, эзләнүчән, җор телле, елгыр малай Шәвәли ярдәм итәр. Ул сезгә сораулар һәм төрле биремнәр әзерләгән. Сез бүген аңа үзегезнең белемле, тапкыр, зирәк булуыгызны күрсәтергә тиеш буласыз.
Мин сезне сәяхәт планы белән таныштырам.
Без мәктәптән чыгып китәрбез, “Исеңдәме” тукталышы аша узарбыз, “Ясалыш” диңгезендә су коенып алырбыз, “Биремнәр” үзәнендә булырбыз, “Уеннар” урманына кереп чыгарбыз, “Перфокарта” борылышы аша “Беләсеңме?” аланына юл тотарбыз, “Түгәрәк күл”дә балык тотарбыз, “Тест” авылына юнәлербез, “Алма бакчасы” нда алма җыярбыз, “Шигърият тавы” на менеп төшәрбез, “Морфологик анализ” сазлыгын үтеп, “Өй эше” басуы аша “Йомгаклау” шәһәренә барып җитәрбез.
Сәяхәткә нинди транспорт төре сайлыйк икән?
- ...
- Әгәр сез каршы килмәсәгез, Туган ягыбызның матурлыгын, гүзәллеген тәрәзәдән карап бару өчен, мин сезгә поезд тәкъдим итәр идем. Ә поездга бары тик шифалы сүзләр белгән укучыларны гына утырталар икән. Сез нинди сүзләр беләсез?
- Рәхмәт, исәнмесез, хәерле иртә, гафу итегез, тыныч йокы, бәйрәм белән һ.б.
- Хәерле сәгатьтә кузгалдык, укучылар.
Дәфтәрләрне ачтык. Число, тема язабыз.
“Исеңдәме” тукталышындагы сорауларга җаваплар бирәбез.
- Нәрсә ул алмашлык?
- ...
- Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
-...
- Төркемчәләрен санап чыгарга.
- ...
- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. “Ясалыш” диңгезенә килеп җиттек. Схемаларга карап, алмашлыкларның ясалышларын аңлатырга кирәк. ( Тактага схема эленә, бер укучы чыгып аңлата).
Димәк, ясалышлары ягыннан алмашлыклар тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар икән. Хәзер дәфтәрләрегезгә шушы схемага карап, берәр мисал язасыз.
“Биремнәр” үзәненә якынлашабыз. Тактадагы фигыльләр алдына алмашлыклар куеп язарга кирәк. Бер укучы такта алдына чыга, калганнар дәфтәрләрдә эшли.
... эзлим
... табасың
... уйлый
... өйрәнәбез
... үзләштерәсез
... кабатлыйлар
- Болар нинди алмашлыклар?
- ...
- Укучылар, безгә Шәвәлинең тагын бер биремен үтәргә кирәк. Һәрберегезнең алдында ( парта өстендә) – карточкалар. Алар төрле төстә. Беренче бирем барыгызга да бертөсле. Текстны русчадан татарчага тәрҗемә итәрбез.
Родители каждому дороги. В мире есть ни с чем незаменимое богатство. Это – ласка родителей.
Ә хәзер һәр төркем үз биремен үти.
Кызыллар төркеме – бирелгән текст буенча диалог төзи.
Яшелләр төркеме – алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгели.
Сарылар төркеме – сорау җөмләләр төзеп яза. Сорау алмашлыкларын әйтәсез. Биремнәр аңлашыламы?
- “Уеннар урманы”на килеп җиттек. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Биредә конвертлар. Сез дөрес итеп алмашлыкларны шунда тутырырга тиешсез. (Такта янына өч укучы чыга. Алар конвертларны тотып торалар. Берәр укучы чыгып, карточкаларны конвертларга сала).
Алмашлыклар: безнеке, әнә, минеке, бу, миңа, син, шушы, тегенеке, аларның.
- Хәзер перфокарта белән эшләп алабыз.Анда алмашлык төркемчәләренең исемнәре язылган. Сез бирелгән 10 алмашлыкның төркемчәләрен билгеләп (нокта куеп), аларны тоташтырып, график төзергә тиеш буласыз. Алмашлыклар: һичкем, син, кайчан, әллә кем, минеке, барлык, бу, кем, алар, беркайчан. ( Тактадагы схема белән балаларның эшләре тикшерелә).
- “Беләсеңме” аланында ял итеп алыйк. Мин сезгә үзегезнең иң яраткан билгегезне бирәм. Сез аны иптәшегезгә бер алмашлык әйтеп бирергә тиешсез. Ә иптәшегез аның төркемчәсен әйтер.
- “Түгәрәк күл”дә балык тотып алабыз. Дәресләр беткәч, уха пешереп ашарбыз. ( Уенчык балыклар астына биремнәр язылган. Укучылар кармак белән балык тоталар һәм сорауларга җаваплар бирәләр).
- “Тест” авылына килеп җиттек. Мин сезгә тестлар өләшәм. Эшлибез, дөрес җавапларны билгелибез, иптәшегез белән алмашып, тактадагы җаваплар белән тикшерәсез һәм билгеләр куясыз.
- “Алма бакчасы”нда уңыш җыйнап алыйк. ( Тактадагы алмагач рәсеменә алмалар эленгән, алар артына биремнәр язылган. Укучылар берәр алма алалар һәм сорауларга җаваплар бирәләр. Алмаларны кәрзиннәргә сала баралар).
- “Шигърият тавы”на күтәреләбез. Мин сезгә Ш. Галиевнең алмашлыклар кергән шигырьләрен ятлап килергә кушкан идем. Алмашлыкларның төркемчәләрен дә әйтергә кирәк булачак. ( Укучылар биремне үтиләр).
- Укучылар, морфологик анализ сазлыгын үтәбез. Мин сезгә бер җөмлә яздырам, сез алмашлыкларны табып, аларга морфологик анализ ясарсыз. Анализ ясау үрнәге тактада.
- Өй эше аласыз. Сайлап алу өчен биремнәр.
1. Алмашлык төркемчәләрен кулланып, “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән темага хикәя язарга.
2. Матур әдәбият әсәрләреннән төрле алмашлык төркемчәләрен кертеп, 5 җөмлә язып килергә.
- Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Безгә бүген кем ярдәм итте?
- Шәвәли.
- Ул нинди малай?
-Ярдәмчел, игелекле, шәфкатьле.
- Укучылар, кешене һәрвакыт шәфкатьлелек бизи. Ш. Галиев шигырьләрендә дә ул кызыл җеп булып сузылган. Ел саен мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә күп бүләкләр җибәрәләр. Бу да зур шәфкатьлелек.
Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
Билгеләр куела.
Кулланылган әдәбият .
1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ,2007.
2. “Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” ( М.З. Зәкиев Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.( Казан, 2008)
Интернет-ресурслар.
1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
2. Н. Исәнбәт. Мәкальләр китабы
Башка ресурслар .
Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – К., 2002.
Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясе белән йөри. – К., 1985.
Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – К., 1999.
Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика. – К., 1978.
Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005.
Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.
Вәлива Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү мәсьәләләре. – К., 1976.
Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре .
Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан мәгълүматларны бәяли алалар
Проект эшен йомгаклау
Бу заманча дәрес эшкәртмәсе проектында балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә сүзләрне урынлы куллануга ирешү, сөйләм телен камилләштерү юллары бирелә. Эш түбәндәге тәртиптә барса, балалар регулятив, коммуникатив, танып-белү, шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләрен үзләштерәчәк. Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет – ресурслар һәм вакытлы матбугат материалларын кулландык.
Кушымта 1
Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып, килешләрен билгеләргә.
Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз…
Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)
Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)
О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара…(Ф. Хөсни)
Кушымта 2
Индивидуаль биремле карточкалар
Карточка №1
Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)
Карточка №2
Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)
Карточка №3
Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)
Кушымта 3 Тест
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?
а. мөстәкыйль;
ә. бәйләгеч;
б. модаль.
2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.
а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;
ә. предметның билгесен белдерә ;
б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.
3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?
а. җөмлә кисәге булмыйлар;
ә. ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;
б. аергыч кына булып калалар.
4. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр а.сан; ә. килеш; б. тартым.5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?
а. И.к;
ә. Б.к;
б. Т.к.
6. Дөрес язылышны билгеләгез.
а. миң;
ә. сиңга;
б. аның.
Алмашлык темасы буенча тест
1.Алмашлык дип нинди сүзләрне атыйлар?
1) Предметны белдергән
2) Предметның билгесен белдергән
3) Предметның санын, исәбен белдергән
4) Сөйләмдә исем, сыйфат, саннарга күрсәткән
2. Болар нинди алмашлыклар?
Мин, алар, үзем, h әммә
1) Зат алмашлыклары
2) Билгеләү алмашлыклары
3) Зат hәм билгеләү алмашлыклары
4) Зат hәм күрсәтү алмашлыклары
3. Бу җөмләдә алмашлыклар нәрсә белән төрләнгән?
Агачларның кайберләрен күчереп утыртырга туры килер.
1) Сан, тартым, килеш
2) Зат, сан
3) Тартым, килеш
4) Сан, килеш
4. Зат алмашлыгы җөмләнең нинди кисәкләре була ала?
1) Теләсә кайсы кисәк
2) Ия, аергыч, тәмамлык
3 )Аергыч, тәмамлык, хәл
4) Ия, аергыч, тәмамлык, хәл
5. Ияртүче сүзе белән килгән ул алмашлыгы җөмләнең нинди кисәге була?
1) Аергыч
2) Ия
3) Ия белән аергыч
4) Тәмамлык
6. Нинди сүзгэ кем соравы куела?
1) Җанлы предметны белдергән исемнәргә
2) Җансыз предметны белдергән исемнәргә
3) Кешегә hәм аңа караган исемнәргә
4) Теләсә нинди исемнәргә
7. Болар нинди алмашлыклар? Җөмләдә алар нинди кисәк булалар?
Аныкы, аларныкы, сезнеке
1) Күрсәтү алмашлыклары, аергыч
2) Тартым алмашлыклары , хәбәр
3) Билгеләу алмашлыклары, аергыч
4) Билгесезлек алмашлыклары, хәл
8. Төзелеше ягыннан болар нинди алмашлыклар?
Һ әрбер, беркем, h ичбер, h ичкая
Парлы алмашлыклар
Ясалма алмашлыклар
Тамыр алмашлыклар
Саф кушма алмашлыклар
9.Тезмә алмашлыклар ничек языла?
1) Сызыкча аша
2) Бергә кушылып
3) Һәр сүзе аерым
4) Сызык аша