kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку для 1 класса по теме "Яшелч?л?р"

Нажмите, чтобы узнать подробности

1. Кишер, кыяр, к?бест?, б?р??ге, суган, кабак, яшелч? с?зл?ре бел?н таныштыру; яшелч?л?рне? т?сен, т?мен ?йт? бел?, кир?клеген х?б?р ит?, ?зе?? сорап ала бел?не камилл?штер?.

2. -мы, -ме сорау кис?кч?л?рен кабатлау,  диалогик с?йл?мне ?стер?.

3. Хезм?тк? у?ай караш т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку для 1 класса по теме "Яшелч?л?р"»

Тема: Яшелчәләр.

Максат: 1. Кишер, кыяр, кәбестә, бәрәңге, суган, кабак, яшелчә сүзләре белән таныштыру; яшелчәләрнең төсен, тәмен әйтә белү, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белүне камилләштерү.

2. -мы, -ме сорау кисәкчәләрен кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү.

3. Хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: 1 нче сыйныф өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге (Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева), презентация, техник чаралар, рәсемнәр, методик кулланма.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, уңай шартлар тудыру.

3. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

  1. Фонетик - лексик зарядка.

  2. Тылсымлы сүзләрне кабатлау.

III. Яңа материалны аңлату.

  1. Дәреслектәге рәсем аша яшелчә исемнәре белән таныштырыла.

  2. -мы, -ме сорау кисәкчәләрен кабатлау. (слайдлар)

– Бу кыярмы?

– Әйе, бу кыяр (Юк, бу кыяр түгел).

– Сиңа кыяр кирәкме?

– Миңа кыяр кирәк (кирәк түгел) җөмләләрен сөйләмдә куллану камилләштерелә.

Ял минуты. « Без яшелчә чәчәбез»

Без яшелчә чәчәбез:

Кишер, кыяр, кәбестә.

Су сибәбез, су сибәбез

Алар үсә дә үсә.


Күктә кояш елмая,

Җылы яңгырлар ява,

Рәхәт кенә җил исә,

Яшелчәләр зур үсә.

IV. Ныгыту.

  1. Яшелчәләрнең төсен, тәмен әйтү буенча төрле күнегүләр эшләнә. (слайдлар)

– Бу нәрсә?

– Бу помидор.

– Помидор нинди?

– Помидор кызыл, тәмле.

– Син помидор яратасыңмы?

– Әйе, мин помидор яратам.

– Сиңа помидор кирәкме?

– Әйе, миңа помидор кирәк.

  1. Дәреслектәге рәсемнәр аша «Сиңа нәрсә кирәк?» соравына җавап бирә белү күнекмәләре камилләштерелә.

  2. Балалар арасында уен формасында диалогик сөйләм оештырыла. Укытучы һәрбер балага яшелчә рәсемнәре тарата. Укучылар арасында түбәндәге диалог оештырыла:

– Оля, миңа кыяр бир әле. Мин кыяр яратам.

– Мә.

– Рәхмәт.

РЭЛЛИ РОБИН- Rally Robin (диалог с партнёром по плечу) - 1 минут вакыт бирелә. Диалоглар тыңлау.

V. Йомгаклау.

– Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– ... .

– Нинди яшелчәләрне белдегез?

– ... .

Күңелле дәрес өчен бик зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Конспект урока по татарскому языку для 1 класса по теме "Яшелч?л?р"

Автор: Ахметшина Фануза Альтафовна

Дата: 17.02.2016

Номер свидетельства: 294765


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства