kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока на тему : "Сабантуй- национальный праздник татарского народа"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: “Сабантуй б?йр?менд?” темасына б?йл?нешле с?йл?м ?стер? д?ресе.

Максат:     1.Билгеле ??м билгесез ?тк?н заман хик?я фигыльл?р буенча            белемн?рне ныгыту.

                   2.Укучыларны?  б?йл?нешле с?йл?м к?некм?л?рен ?стер?.

                   3.Татар халкыны? милли б?йр?мн?рен?,гореф-гад?тл?рен? у?ай караш т?рбиял??г? ярд?м ит?.

?и?азлау:    М?каль, таблица, сюжетлы р?семн?р,проектор.

I.Д?рес барышы.

-Ис?нмесез,балалар! Х?ерле к?н сезг?! К?ефл?регез ничек?Урамга карагыз ?ле,нинди матур к?н!Бу язгы к?н турында н?рс?л?р ?йт? аласыз?Сез яз к?нн?рен яратасызмы? Ниг?? Яз к?не нинди б?йр?мн?р бар? Яз к?не эш т? бик к?п.Ял к?не бакчада эшл?дегезме?Нишл?дегез?

II.?й эшен тикшер?.

  Татар  халкы эш турында к?п м?кальл?р язган.Сез аларны ?йр?неп килдегез.С?йл?гез ?ле.

Агач- ?имеше бел?н,кеше эше бел?н матур.Башлаган эшне ташлама.Эшк?-вакыт,уенга-с?гать.Калган эшк? кар ява.Бер яхшы эш ме? яхшы с?зд?н яхшырак. Эш с?йг?нне ил с?йг?н.

III.Белемн?рне актуальл?штер?.

     ? бу м?кальне а?латыйк ?ле: “Эш бетк?ч, уйнарга ярый”.Кабатлыйбыз.

Бу м?кальне ничек а?лыйсыз?.Г.Тукайны? “Эш бетк?ч,уйнарга ярый”шигыре буенча без мультфильм карадык.Бу шигырь нинди малай турында?? сез Г.Тукайны? “Туган авыл” шигырен бел?сезме?Х?зер бу шигырьне язмадан ты?лагыз ??м ?авап бирегез:

Бу шигыренд? Г.Тукай н?рс? турында язган?Г.Тукай Кырлай авылын бик яраткан.Ул авылда укырга,язарга,эшл?рг? ?йр?нг?н.

   Без б?ген Г.Тукайны? Кырлай Сабан туе турында язган хик?ясен укырбыз ??м д?ресебезне? темасы : “Сабантуй б?йр?менд?”.

1.С?злек ?стенд? эш,с?зл?рне кабатлыйбыз:

??ркемд? шат й?з-

Йомырка бир?л?р иде-

Тулы капчыгымны к?реп-

Шатландылар-

О Сабантуе пишет-

Собирали подарки-

Собирали платки,полотенца-

Получили подарки-

Сабантуй кончился-

2.??мл?л?рне т?р?ем? ит?без:

Мен? Сабан туе ?итте.

Мине ирт? уяттылар,кечкен? капчык бирдел?р.

Авыл егетл?ре ??м кызлары,матур киенеп урамга чыктылар.

К?р?шл?р,узышлар башланды.

Атлар да чапты,малайлар да й?герде.

Вот вскоре наступил Сабантуй.В каждом доме у каждого было светлое  лицо.

Один человек собирал платки,полотенца.

Началась борьба,были скачки,взбирание на столб,бег в мешках,разбивание горшка.

Было очень весело.

IV.Я?а т?шенч?л?р формалаштыру.

1.“Сабан туе” текстын уку,т?р?ем? ит?,а?лауны тикшер?.

2.Сорауларга ?авап бир?без:

Сез татар халкыны? нинди милли б?йр?мн?рен бел?сез?

Сабантуйны халык элек кайчан ?тк?рг?н?

Бу б?йр?м кайда ?тк?рел??

Анда кемн?р була? Сабантуйда нинди уеннар ?тк?рел??

Г.Тукай Кырлай Сабан туе турында ничек язган?Ул анда нишл?г?н?

3.1 укучы – укытучы роленд? укучыларга тагын сораулар бир?.

V.Ныгыту к?нег?л?ре.

1.Т?р?ем? ит?без:

Татар халкыны? милли б?йр?ме-

?ый! ?ыя-

Болынга т?ш?-

Ат чабышы-

Милли к?р?ш-
Ч?лм?к вату-

Баганага мен?-

Чап! Чаба-

Бу с?зл?р бел?н ??мл?л?р ?йт?.

2.Р?семн?р буенча т?ркемн?рд? фигыльл?рне кабатлау.

1т.               2т.              3т.                4т.                5т.              6т.  

б.з.             х.з.х.ф.      б.?т.з       бс.?т.з.            б.к.з.         бс.к.з. 

?ый ,й?гер ,сикер, чап, мен, к?р?ш, бет, эзл?, башлан .

3.Таблица буенча билгеле ?тк?н заман, билгесез ?тк?н заман хик?я фигыльл?рен ныгыту, зат-сан бел?н т?рл?ндер?.

Мин  ?ырладым     киендем  уйнадым  к?р?штем

Син

Ул

Без

Сез

Алар

4.Ситуатив биремн?р ?т??.

Сообщи другу о том,что праздник Сабантуй будет на Шишкинских прудах.

Как спросите ,во сколько начинается праздник.

Предложи другу (подруге) пойти на праздник Сабантуй.

Поинтересуйся ,какие игры будут на празднике Сабантуй.

5.Кушымчаларны куеп языгыз.

Сабантуй б?йр?мен язгы кыр эшл?ре бетк?ч ?тк?р... .

Бу б?йр?мд? яшьл?р д?,картлар да катнаша... .

Сабантуйны ат чабышы башла... .

Сабантуйда к?лкеле ярышлар бул... .

Азат бел?н Рамил к?р?ш... . Марсель ч?лм?к вату уенында ?и?... .

Серёжа баганага мен... .

-? сезне? Сабантуйда булганыгыз бармы?Лена,син Сабантуйда булды?мы?Элек Сабантуй кайда булган?Х?зер кайда була?Сез былтыр Сабантуй б?йр?мен? бардыгызмы ? Анда нишл?дегез?

6.Монологка чыгу “Сабантуй б?йр?менд?”(1-2) укучы с?йли.

   Б?йр?мегез к??елле булган ик?н.Быел да барырсызмы?Сабантуй б?йр?ме кайчан булыр ик?н?Ниг? халык Сабантуй б?йр?мен, язгы кыр эшл?ре бетк?ч б?йр?м итте ик?н?Эш бетк?ч,б?йр?м ит?рг? ярыймы?Сез д? шулай эшлисезме?

    ?йе укучылар,??р н?рс?не? ?з вакыты. “Эш бетк?ч,уйнарга ярый”дип халык д?рес ?йтк?н.Г.Тукай ?з халкы турында “Халык- зур ул,к?чле ул,д?ртле ул,мо?лы ул,?дип ул,шагыйрь ул”дип язган.

 VI. ?й эше бир?.Сезне? дустыгыз Киевта яши,сез а?а  хатыгызда Сабантуй б?йр?ме турында языгыз ??м бу б?йр?мг? кунакка чакырыгыз

 VII.Йомгаклау.Укучыларны? д?рест? ничек катнашуларын а?лату ??м билгел?р бел?н б?ял??.   

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«конспект урока на тему : "Сабантуй- национальный праздник татарского народа" »





Укытучы: Минһаҗева Рәмзия Марс кызы,

Алабуга муниципаль районы 10 нчы урта гомуми

белем бирү мәктәбенең беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

(Р.Р.Нигъматуллина дәреслеге буенча

8 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе)



Тема: “Сабантуй бәйрәмендә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1.Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләр буенча белемнәрне ныгыту.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Татар халкының милли бәйрәмнәренә,гореф-гадәтләренә уңай караш тәрбияләүгә ярдәм итү.

Җиһазлау: Мәкаль, таблица, сюжетлы рәсемнәр,проектор.

I.Дәрес барышы.

-Исәнмесез,балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефләрегез ничек?Урамга карагыз әле,нинди матур көн!Бу язгы көн турында нәрсәләр әйтә аласыз?Сез яз көннәрен яратасызмы? Нигә? Яз көне нинди бәйрәмнәр бар? Яз көне эш тә бик күп.Ял көне бакчада эшләдегезме?Нишләдегез?

II.Өй эшен тикшерү.

Татар халкы эш турында күп мәкальләр язган.Сез аларны өйрәнеп килдегез.Сөйләгез әле.

Агач- җимеше белән,кеше эше белән матур.Башлаган эшне ташлама.Эшкә-вакыт,уенга-сәгать.Калган эшкә кар ява.Бер яхшы эш мең яхшы сүздән яхшырак. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

III.Белемнәрне актуальләштерү.

Ә бу мәкальне аңлатыйк әле: “Эш беткәч, уйнарга ярый”.Кабатлыйбыз.

Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?.Г.Тукайның “Эш беткәч,уйнарга ярый”шигыре буенча без мультфильм карадык.Бу шигырь нинди малай турында?Ә сез Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен беләсезме?Хәзер бу шигырьне язмадан тыңлагыз һәм җавап бирегез:

Бу шигырендә Г.Тукай нәрсә турында язган?Г.Тукай Кырлай авылын бик яраткан.Ул авылда укырга,язарга,эшләргә өйрәнгән.

Без бүген Г.Тукайның Кырлай Сабан туе турында язган хикәясен укырбыз һәм дәресебезнең темасы : “Сабантуй бәйрәмендә”.

1.Сүзлек өстендә эш,сүзләрне кабатлыйбыз:

Һәркемдә шат йөз-

Йомырка бирәләр иде-

Тулы капчыгымны күреп-

Шатландылар-

О Сабантуе пишет-

Собирали подарки-

Собирали платки,полотенца-

Получили подарки-

Сабантуй кончился-

2.Җөмләләрне тәрҗемә итәбез:

Менә Сабан туе җитте.

Мине иртә уяттылар,кечкенә капчык бирделәр.

Авыл егетләре һәм кызлары,матур киенеп урамга чыктылар.

Көрәшләр,узышлар башланды.

Атлар да чапты,малайлар да йөгерде.

Вот вскоре наступил Сабантуй.В каждом доме у каждого было светлое лицо.

Один человек собирал платки,полотенца.

Началась борьба,были скачки,взбирание на столб,бег в мешках,разбивание горшка.

Было очень весело.

IV.Яңа төшенчәләр формалаштыру.

1.“Сабан туе” текстын уку,тәрҗемә итү,аңлауны тикшерү.

2.Сорауларга җавап бирәбез:

Сез татар халкының нинди милли бәйрәмнәрен беләсез?

Сабантуйны халык элек кайчан үткәргән?

Бу бәйрәм кайда үткәрелә?

Анда кемнәр була? Сабантуйда нинди уеннар үткәрелә?

Г.Тукай Кырлай Сабан туе турында ничек язган?Ул анда нишләгән?

3.1 укучы – укытучы ролендә укучыларга тагын сораулар бирә.

V.Ныгыту күнегүләре.

1.Тәрҗемә итәбез:

Татар халкының милли бәйрәме-

Җый! Җыя-

Болынга төшә-

Ат чабышы-

Милли көрәш-
Чүлмәк вату-

Баганага менү-

Чап! Чаба-

Бу сүзләр белән җөмләләр әйтү.

2.Рәсемнәр буенча төркемнәрдә фигыльләрне кабатлау.

1т. 2т. 3т. 4т. 5т. 6т.

б.з. х.з.х.ф. б.үт.з бс.үт.з. б.к.з. бс.к.з.

Җый ,йөгер ,сикер, чап, мен, көрәш, бет, эзлә, башлан .

3.Таблица буенча билгеле үткән заман, билгесез үткән заман хикәя фигыльләрен ныгыту, зат-сан белән төрләндерү.

Мин җырладым киендем уйнадым көрәштем

Син

Ул

Без

Сез

Алар

4.Ситуатив биремнәр үтәү.

Сообщи другу о том,что праздник Сабантуй будет на Шишкинских прудах.

Как спросите ,во сколько начинается праздник.

Предложи другу (подруге) пойти на праздник Сабантуй.

Поинтересуйся ,какие игры будут на празднике Сабантуй.

5.Кушымчаларны куеп языгыз.

Сабантуй бәйрәмен язгы кыр эшләре беткәч үткәр... .

Бу бәйрәмдә яшьләр дә,картлар да катнаша... .

Сабантуйны ат чабышы башла... .

Сабантуйда көлкеле ярышлар бул... .

Азат белән Рамил көрәш... . Марсель чүлмәк вату уенында җиң... .

Серёжа баганага мен... .

-Ә сезнең Сабантуйда булганыгыз бармы?Лена,син Сабантуйда булдыңмы?Элек Сабантуй кайда булган?Хәзер кайда була?Сез былтыр Сабантуй бәйрәменә бардыгызмы ? Анда нишләдегез?

6.Монологка чыгу “Сабантуй бәйрәмендә”(1-2) укучы сөйли.

Бәйрәмегез күңелле булган икән.Быел да барырсызмы?Сабантуй бәйрәме кайчан булыр икән?Нигә халык Сабантуй бәйрәмен, язгы кыр эшләре беткәч бәйрәм итте икән?Эш беткәч,бәйрәм итәргә ярыймы?Сез дә шулай эшлисезме?

Әйе укучылар,һәр нәрсәнең үз вакыты. “Эш беткәч,уйнарга ярый”дип халык дөрес әйткән.Г.Тукай үз халкы турында “Халык- зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул”дип язган.

VI. Өй эше бирү.Сезнең дустыгыз Киевта яши,сез аңа хатыгызда Сабантуй бәйрәме турында языгыз һәм бу бәйрәмгә кунакка чакырыгыз

VII.Йомгаклау.Укучыларның дәрестә ничек катнашуларын аңлату һәм билгеләр белән бәяләү.
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
конспект урока на тему : "Сабантуй- национальный праздник татарского народа"

Автор: Мингазова Рамзия Марсовна

Дата: 25.06.2014

Номер свидетельства: 108529


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства