kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кеше булып яш?рг? н?рс? кир?к кешег??

Нажмите, чтобы узнать подробности

~~

 


 Укучыларда лирик жанрдагы ?с?рг? м?ст?кыйль анализ ясау к?некм?л?ре камилл?штерел?.
 ?с?рне? т?п мотивы, концепциясе, конфликты ??м идеясе ачыла;
Бу д?рес  б?йл?нешле с?йл?м телен ?стер?, кешел?р ??м табигать арасындагы м?н?с?б?тл?рне? асылын а?ларга ярд?м ит?.
Д?рест? шигырьне тулысынча анализлауга ?ирлек тудыру,
 ?з фикере?не д?лилл?п расларга ??м н?ти?? чыгарырга ?йр?т? к?зд? тотыла.

   

 


 

 

Просмотр содержимого документа
«Кеше булып яшәргә нәрсә кирәк кешегә»

а: “Кеше булып яшәргә нәрсә кирәк кешегә?”

(Фәнис Яруллинның “Сорау һәм җавап”, “Сөенә беләсезме?”шигырьләре буенча.)


7 нче сыйныф татар төркеме

Иляльдинова Ф.К. I кв.категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

МАОУ “121 нче лицей»





Максат 1. Укучыларда лирик жанрдагы әсәргә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү;

2. Әсәрнең төп мотивын, концепциясен, конфликтын һәм идеясен ачарга булышу;

3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кешеләр һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылын аңларга ярдәм итү;

Бурычлар: 1) шигырьне тулысынча анализлауга җирлек тудыру;

2)үз фикереңне дәлилләп расларга һәм нәтиҗә чыгарырга өйрәтү;

Чыганаклар: Ф.Яруллинның иҗатына кагылышлы әдәби әсәрләр, портреты,тактага язылган эпиграф:

Батырлык сынала мәйданда,

Кешелек сынала һәркайда” (мәкаль),

шигырьне анализлау өчен бирелгән сораулар

Дәрес тибы: 7нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш уку дәресе.

Формасы: төркемнәрдә эшләү.

Метод: эзләнү-тикшеренү.

Предметара бәйләнешләр: табигать белеме,мәкальләр.

Әдәбият белеме терминнары: шигырьнең төзелеше, символ,кульминация ноктасы, чишелеш, конфликт, идея, лирик герой, проблема, конфликт.

Дәрестә эш алымнары: терәк сорауларга нигезләнеп, әңгәмә оештыру һәм шигырьне анализлау.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Укучыларда уңай халәт тудыру..

  2. Актуальләштерү.

Укучылар бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә багышланган дәресебез “Кеше булып яшәргә нәрсә кирәк кешегә?” дигән темага багышлана. Дәреснең эпиграфы итеп халкыбызның мәкален алыйк:

Батырлык сынала мәйданда

Кешелек сынала һәркайда(мәкаль)

-Нәрсә ул кешелеклелек?

-Моңа ничек ирешергә?

-Кешелекле булу өчен ничек яшәргә?

Бергәләп шушы сорауларга җавап биреп карыйк.(Укучылар үзләренең чыгышларын ясыйлар) Презентация.

-Бу дәрескә әзерләнү өчен сораулар берничә көн алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, сөйләм телен үстерү дәресе дә. Сораулар буенча сез кешелеклелек төшенчәсенә туры килгән мисаллар әзерләргә тиеш идегез. Чыгышларыгыз өчен рәхмәт.

-Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңа нинди бәя бирелгән соң?(Бер укучы сүзлектән укый. Кешелеклелек-иң көчле һәм тулы тәрбияви , уңай хисләр барлыкка килү, гуманлылык, кеше яратучы , тугрыклылык дип бирелә)

  1. Яңа материал өстендә эш. Төп өлеш.



-Кеше кайчан кешелекле булып яши ала?

Бу сорауга җавапны “Сорау-җавап”исемле шигырь юлларыннан эзлик әле.(шигырьне рольләргә бүлеп уку)

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә:-Тирәнлек.

Урман әйтә:-Бердәмлек.

Юллар әйтә:-Турылык.

Җир эндәшә:-Юмартлык.

Чык суы әйтә:-Сафлык.

Яшен әйтә:-Кыюлык.

Ипи әйтә:-Олылык.

-Гүзәллек,-диләр гөлләр.

-Иркенлек,-диләр җилләр.

-Нык канат,-ди бөркетләр.

-Биеклек,-диләр күкләр.

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек,

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә-Кешелеклелек.



-Шигырьне укыгач, сездә нинди хисләр уянды? (Кешелекле кешеләрне хөрмәтләү хисе, кеше булу өчен үзеңдә бик күп уңай сыйфатлар тәрбияләргә кирәк икән)

Бу сорау парлап тикшерү өчен, җавап бирү өчен куела.Укучыларга кешедәге уңай һәм тискәре сыйфатлар язылган карточкалар бирелә.Андагы сүзләрне уңай һәм тискәре сыйфатларга бүләләр.Исемлекне дәвам итәргә мөмкин.Шәхси регулятив УУГ(универсаль уку гамәлләре) башкарыла. Сүзлек белән эшлибез. Бергәләп эшләү. (Синонимнар,антонимнар,фразеологизмнар әйтелә)



Уңай сыйфатлар Тискәре сыйфатлар

Гүзәллек

Тирәнлек

Бердәмлек

Таркаулык

Горурлык

Юмартлык

Саранлык

Кыюлык

Куркаклык

Батырлык

Олылык

Түбәнлек

Иреклек

Батырлык



-Уңай сыйфатларга ия булган кешене нинди бер сүз белән атарга була?

-Кешелеклелек сүзенең мәгънәсен искә төшерик әле.

-Шундый кешелекле сыйфатлар турында шигырьләр язучы шагыйрь Фәнис Яруллин белән, аның әсәрләрен укып, таныша аласыз.

-Ә сезнең ул язучы турында ишеткәнегез бармы?

-Ул безнең замандаш. Ә сез ничек уйлыйсыз,шундый тирән эчтәлекле,кызыклы шигырьләр язучы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

(30 сек.уйларга,аннан соң кәгазь битләренә язарга, иптәше белән фикер алышырга. Коммуникатив УУГ башкарыла)

Тикшерү: җавап бирүче укучы иптәшенең фикерен әйтә.

-Аның турында күбрәк беләсегез, үзегезнең фикерләрегезне тикшерәсегез киләме?

Укучы сөйләве. Презентация.

Кеше матур шул мәлдә

Иң авыр минутында да

Тормышка гашыйк хәлдә

Сүзебез яраткан язучыбыз Фәнис Яруллин турында.Ул 19 яшендә күнегүләр ясаганда имгәнеп,хәрәкәтсез кала.Шулай да үзендә яшәр,иҗат итү өчен көч таба алган.Мондый корыч ихтыярлы язучыны мин батырлык үрнәге дип атар идем.

Ул 55 елга якын урын өстендә ятса да,чын мәгънәсендә тормышны яратып яшәде.Рухи көченә таянып,51 китап чыгарды.Бүлмәсендә яткан килеш тә аның күзләре күпне күрә,колаклары күпне ишетә.Тынгыгысыз җаны барысын да тоеп-сизеп тора. Ак кәгазь битенә язылган тылсымлы сүзләрен укыган саен укыйсың, кат-кат укып төрле мәгънә бизәкләре табасың. Заман сулышын тоеп язылган сүзләре безне уйландыра, яңадан алып укырга мәҗбүр итә.



Яши-яши шуны белдем,-

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына туры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,-

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.



Фәнис абый безне яшәүнең кадерен белергә өйрәтә. Менә кемнән түземлелеккә,яшәргә өйрәнергә,үрнәк алырга кирәк икән безгә.

Укытучы:

-Сезнең фикерләрегез белән мин дә килешәм укучылар.

-Ничек уйлыйсыз,нәрсәдән башланган соң язучының тормышны тирән аңлавы,эш сөючәнлеге, авырлыклар алдында кыюлыгы?(төркемләп эшлибез)

-I төркем. Шәхес булып формалашу кечкенәдән үк башлана.Ул зур гаиләдә үсә.Алты бала белән калган әнисенә балаларын тук,өсләрен бөтен итеп үстерү өчен эшнең төрлесен башкарырга туры килә. Тегү,бәйләү,киндер туку,өс-баш әзерләү-боларның барысы өчен дә балалар җаваплы ,алар катнашы белән башкарыла.Иҗади эшкә катнашу,малайның үзаңын үстерә,кеше хезмәтенә хөрмәт,ихтирам тәрбияли.



- II төркем. Язучының формалашуына табигать тә зур роль уйный.Ул туып үскән Кызылъяр авылы матур әрәмәләр,борма-борма Ык елгасы, зәңгәрләнеп торган биек таулар белән данлыклы.Табигать гармониясе аның матурлыгын күрә,аның белән соклана һәм аңа мөрәҗәгать итәргә өйрәтә.

Терәк схемабызга: көчле рухлы,тормышны ярата, түзем, батыр дигән сүзләрне язабыз.

-Сезнең язучы турында уйлаган фикерләрегез расландымы?

-Хәзер сез Фәнис Яруллин турында тулырак мәгълүмат алдыгыз.Әйдәгез сезнең кеше сыйфатлары турындагы исемлеккә нинди сүзләр язарга,тулыландырга мөмкин.(Укучылар җавапларын биткә язалар.Аннан соң тыныч кына сыйныф бүлмәсе буенча хәрәкәтләнәләр,үзләренә пар табалар.Парларда укучылар мәгълүмат белән алмашалар һәм үзләренең сыйныфташларының фикерләрен өстиләр.2 минут вакыт карала,һәрбер укучы берничә пар белән аралашырга мөмкин (Коммуникатив УУГ, мәгълүмат җыюда хезмәттәшлек,шәхси,регулятив УУГ)

-Ә хәзер үзегез уйлаган фикерегезне әйтегез,ни өчен бу сыйфатларны сайладыгыз?(фронталь эш)

-Сезнең Ф.Яруллинның башка шигырьләрен укып,аның иҗаты турында беләсегез киләме? Сезнең өй эшегез Ф.Яруллинның “Сөенә беләсеңме?”шигыре.(укып ,сорауларга җавап бирү)



IV.Дәресне йомгаклау.

  • Сез бүген дәрестә тыңлаучы,тамашачы һәм күргәнне,ишеткәнне тикшерүдә актив катнашучы да булдыгыз.

  • Сезгә дәрестә нинди эш төре бигрәк тә ошады? Ни өчен?




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кеше булып яш?рг? н?рс? кир?к кешег??

Автор: Иляльдинова Фильсина Кадыровна

Дата: 26.11.2014

Номер свидетельства: 136060

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства