kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кибетл?рг? барабыз да, я?а белем алабыз!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок  татарской литературы  в русской группе 2 класса  по теме «В магазине». По календарно тематическому плану это 12-ый урок по теме «В магазине». Всего по теме 13 часов. По типу это урок комплексного применения знаний. Имеет целью выработку умений самостоятельно применять знания в комплексе, в новых условиях.

Урок был проведен с использованием образовательных  структур  сингапурской  системы  образования, а именно: КЛОК БАДДИС, РАУНД ТЭЙБЛ, ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ ТЭЙБЛ.

    Так при проверке домашнего задания была использована образовательная структура - КЛОК БАДДИС. Выбор  этой  структуры связан с тем, что  многие обучающиеся  страдают недостаточно  развитой  диалогической речью, поэтому эффективной считаю устную работу  на проговаривание домашних заданий, а самое главное – формируется у  детей  умение  выслушать собеседника.

   Следующая структура по ходу урока  - это РАУНД ТЭЙБЛ. Считаю, что  ребята должны уметь логически мыслить, правильно выстраивать предложения и дополнять друг друга.

   Структура ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН была выбрана с той целью, чтобы выяснить, как спланировать действия учителя на следующем уроке: можно идти по теме дальше, а может еще раз повторить материал сегодняшнего урока.

   Физкультминутку я связала  со структурой МИКС ПЭА ШЭА, для проведения эмоциональной разгрузки, думаю,  она была нужна на этом уроке, так как обучающимся было предложено много информации.

    Структура РЕЛЛИ ТЭЙБЛ использованная нами во время озвучивания диалога, была удобна для обоих собеседников и вызвала массу эмоций у детей.

    Считаю, что выбранные  структуры  были рациональны для решения поставленных целей

    Работоспособность на уроке была высокой в течение всего урока,  и обеспечивалось это, думаю за счет темпа урока, сменой видов деятельности, интереса и стимула. 

Домашнее задание было проинструктировано, оно дифференцировано, причем  обучающиеся получили творческое задание.

Считаю, что цель урока достигнута, план реализован, расчетное время этапов урока совпало  с реальным.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кибетл?рг? барабыз да, я?а белем алабыз! »

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

Биләр урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Римма Фаат кызы


Татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

Сыйныф: 2

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм”,2013 ел.

Тема: Кибетләргә барабыз да, яңа белем алабыз!

Максат:

  1. Кибет турында булган белемнәрне сөйләмдә кулланырга күнектерү, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

  2. Укучыларның фикерләү, телдән сөйләм осталыгын үстерү, иҗади сөйләшүгә тарту;

  3. Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  4. Бер-береңә ярдәм итү, командада эшләү кебек уңай сыйфатлар, татар теленә ихтирам һәм кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Компьютер, кулланма материаллар;

2. Презентация

Материал: сәгать, ак битләр, карточкалар, дәреслек һәм дәфтәрләр.

Метод: аңлату, эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, укучы сүзе, реклама, карточкалар белән эшләү, видеоконтен.

Кулланылган структуралар:

МЭНЭДЖ МЭТ

ТИМ ЧИР

КЛОК БАДДИС (өй эшен тикшерү)

РАУНД ТЭЙБЛ (үзләштергән белемнәрне активлаштыру)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН (белемнәрне системага салу)

МИКС ПЭА ШЭА (ял минутында)

РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (үзләштергән белемнәрне мөстәкыйльлеккә юнәлтү)

Дәрес төре: кабатлау


Дәрес барышы


Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I. Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.



Проблема (PBL)

1) - Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек!

Татар телен, Тукай телен,

Өйрәнергә дип килдек!

- Бик әйбәт, балалар, утырыгыз!


2) Безнең ТИМ ЧИР:

- Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Бик кирәкле, затлы тел!


-Укучылар, ничек уйлыйсыз, ә нәрсәгә сезгә, рус балаларына, татар теле кирәк? (Для чего нужны и важны оба этих языка?___ Мы с Вами постараемся ответить более подробно на этот вопрос в конце нашего урока)

II. Өй эшен тикшерү

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

- Ә хәзер өй эшен тикшереп үтик. (Слайд 2) Өй эше диалогларны тулылындырырга иде. Сез өстәлләрегездә сәгатьләр күрәсез, КЛОК БАДДИС структурасын кулланып, сәг. 9га билгеләнгән очрашуга барасыз һәм __ минут эчендә сөйләшәсез.

2 өстәлдән 1 парны сорыйм

III. Актуальләштерү

Укытучы өчен максат:

Укучыларның үзләштергән белемнәрен активлаштыру;

Укучылар өчен максат:

Кибет турында белемнәрен куллану

- Укучылар, сезнең дәреслекләрегездә 2 рәсем сурәтләнгән. (Слайд 3) Икесендә 2 төрле кибет. Беренчесе – киемнәр кибете, икенчесе – ашамлыклар кибете. Сезнең бурычыгыз РАУНД ТЭЙБЛ структурасын кулланып, ___ минут эчендә бу кибетләргә, реклама ясарга. 1 өстәл – киемнәр кибетенә, 2 өстәл – ашамлыклар кибетенә реклама әзерли. Өстәл уртасындагы битне аласыз да эшли башлыйсыз.

1 өстәл 4 укучы сезнең төркемнең рекламасын тәкдим итегез.

2 өстәл 4 укучы рәхим итегез!Бик зур рәхмәт!

-Балалар, ничек уйлыйсыз безнең дәресебезнең темасы нинди булыр? () Нинди кибетләр беләсез? () Тагын нәрсәләр өйрәндек? ()

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

Ишеккә шакыган тавыш. Барып хатларны алам.

- Балалар, сезгә “Наилә” һәм “Айгөл” кибетләреннән сатучылар хатлар җибәргәннәр. Ачып карагыз әле. () Хатларда биремнәр икән. Сезнең бурычыгыз, рәсемнәр урнына сүзләр, нокталар урнына кушымчалар куеп язарга. Мин сезгә, ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасын кулланырга тәкдим итәм.Димәк, “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш”. Сезнең ___ минут вакытыгыз бар. Башлагыз! (Слайд 4)

Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә.


Ял минуты


  • Ә хәзер, балалар, ял итеп алыйк. Әйдәгез “Әйе”, “юк” димә, “Ак”, “кара”га тимә уенын уйнап алабыз. Парларыгызны табу өчен МИКС ПЭА ШЭА структурасын кулланыйк. (бию көе) (Слайд 5)

  • Кояшка якынрак булган кеше башлый!


  • Урыннарыгызга утырыгыз! Дәвам итәбез! Балалар, сез кино, яратасызмы? () Хәзер мин сезгә актёрлар булып алырга тәкдим итәм!Мин сезнең өчен “Чулпан кибеткә бара” дип аталган видеоролик төшердем, тик аның тавышы юкка чыкты. Укучылар, сезгә РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасын кулланып, бу диалогны тавышка салырга кирәк. Экранга игътибар белән карагыз әле! (Слайд6)

  • Кем сатучы, кем сатып алучы булуын ачыклагыз! ()Игътибар белән видеороликны тагын бер кат карагыз һәм һәрберсенә ничә фраза туры килүен истә калдырыгыз! (Слайд 7)

  • Сатучы ничә фраза әйтте? () Сатып алучы ничә фраза әйтте? () Ак битләр каршыгызда, чиратлашып эшлисез! Сезнең ____ минут вакытыгыз бар. Башлагыз!( )

1 өстәл – Даниль белән Даша,

2 өстәл – Аделина белән Коля

  • Видеоның тавышы эшли башлады, балалар, димәк ниндидер парның диалогы туры килгән. Әйдәгез тыңлап алабыз!(Слайд 8)

  • Укучылар, иптәшләрегез диалогны тавышка дөрес салганнармы? ()

  • Нишләп алай уйлыйсың, Аделина? ( )

  • Димәк, балалар, кибеттә без үзебезне ничек тотарга тиеш? ( )

  • Бик дөрес!

V. Рефлексия

- Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? ( )

- Ә сез ничек уйлыйсыз: кибетләрнең кайсысы әйбәтрәк? ( )

- Димәк, укучылар, бөтен кибетләр дә әһәмиятле, барысы да кирәк.

- Укучылар, дәрестә алган белемнәрегез тормышта кирәгерме? (Знания полученные на уроке понадобятся вам в жизни?)

- Значит, для чего руским детишкам нужно изучать татарский язык?

VI. Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

Материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.


- Өй эшен язып алыгыз, балалар! (Слайд 9) 1 өстәл – 6 күнегү, 121 бит. “Кибеттә” темасына диалог төзергә; 2 өстәл – 3 күнегү, 122 бит. “Матур киемнәр” текстының эчтәлеген сөйләргә.

- Бүгенге дәрестә бик яхшы эшләдегез, актив катнаштыгыз, барыгызга да “5”леләр куям.























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кибетл?рг? барабыз да, я?а белем алабыз!

Автор: Галимова Римма Фаатовна

Дата: 28.10.2014

Номер свидетельства: 123611


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства