Дәреснең темасы: “Әхмәт нигә елады?” тексты.
/Лексико - грамматический материал по тексту "Почему Ахмет плакал?"
6класс
Максат:
1. Белем бирү максаты (предмет нәтиҗәсе): Фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.
Үстерү максаты (метапредмет нәтиҗәсе): Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү, балаларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.
2. Тәрбияви максат (шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗә): Укучыларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.
Шәхси УУГ:
укуга карата кызыксыну хисе;
укучы ролен үзләштерү;
нәтиҗәләргә анализ һәм үзконтроль;
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
Коммуникатив УУГ
Танып – белү УУГ:
укытучы биргән сорауларга дөрес һәм аңлаешлы җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.
Дәрес барышы
Мотивлаштыру.
Дәресне оештыру (исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу)
Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, без бүгенге дәрестә “Әхмәт нигә елады” дигән текст белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез.
Фонетик күнегү.
Әлбәттә [ әлбәттә ],кер юа [кер йуа ], пешерә [ пешерә] , ерактагы [йыракътагы] ,булыша [булыша ],авырды [аwырды].
III Терәк белемнәрне актуальләштерү этабы:
1.Ситуатив күнегүләр
Как скажешь о том, что:
-дома очень много работы;
- ты помогаешь маме;
-ты умеешь варить суп
Как попросите сестрёнку:
подмести пол
быстрее одеться
Спроси у друга:
- помогает ли родителям;
- убирает ли он постель;
Сообщите о том ,что:
-ты не идёшь в магазин
-Булат не идёт в школу
- Айсылу не моет посуду
Дәреслек белән эшләү.
Укучылар, шарт фигыльләрне кабатлау максатыннан, 2 нче күнегүне дәфтәрләргә языйк әле.
Яши – яшәсә – яшәмәсә
Эшли – эшләсә – эшләмәсә
Юа- юса-юмаса
Пешерә – пешерсә-пешермәсә
Җыештыра – җыештырса – җыештырмаса
Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзик һәм дәфтәрләргә язып куйыйк.
Салкын чишмә суы эчсәм – если попью холодной родниковой воды
Сизмәс дип уйлады – думал, что не почувствует
Терелермен кебек – может, выздоровлю
Үзем авырыймдыр - наверное, сама болею
"Әхмәт нигә елады?" хикәясе белән танышу.
Хикәяне укытучы укып чыга;
- Чылбырлап укучылар укый;
Бер бала тәрҗемәсен сөйләп карый.
Яңа сүзләр белән эш.
Салкын чишмә суы эчсәм – если попью холодной родниковой воды
Сизмәс дип уйлады – думал, что не почувствует
Терелермен кебек – может, выздоровлю
Үзем авырыймдыр - наверное, сама болею
Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы:Без сүзлек өстендә эшләдек инде, ә хәзер әйдәгез әсәргә анализ ясап карыйк. Уйлап карагыз әле , әсәр күңелсез тәмамланды, безгә дә күңелсез булды, Әхмәт елады , кызарды, ә барыбызга да күңелле булсын өчен без нишләрбез икән? (Уку мәсьәләсен кую). (Слайдка – Күңелле булсын өчен нишләрбез?) Ә аның өчен әсәрне анализлап карыйк әле. Укучылар, әйтегез әле, бу әсәрнең төп геройлары кемнәр?
Укучылар: Әхмәт һәм аның әнисе
Укытучы:-Әйе, ә хәзер әлеге образларга бәя биреп карыйк әле, алар нинди икән?
Укучылар: ӘНИСЕ Яхшы. Эшчән. Тырыш. Матур һ.б.
Укытучы:-Әнисенең тискәре яклары бармы?
Укучылар: Әниләр һәрвакыт яхшы булалар.
Укытучы:-“Әниләргә мәхәббәт” темасына төркемнәрдә иҗади эш эшләп алыйк әле (Рәсем ясыйлар, бәлки шигырь)
Укытучы:-Ә Әхмәт нинди соң балалар?
Укучылар:Ялкау.Ялганчы.Тәртипсез.Озак уйный.Уйнарга ярата.Шук. Хәйләкәр
Укытучы: - Әйтегез әле, Әхмәт үзенең ялгышын аңладымы?
- Әхмәтнең яхшы яклары бармы?
Ә хәзер әйдәгез, яхшы һәм начар якларын билгеләп чыгыйк.
(Мәсәлән, сезне кемдер берәр җиргә чакырса, сез , юк, минем әнием авырта , миңа өйгә кайтырга кирәк, дип ул кешедән котыласыз. Бу урында сезнең хәйләкәрлек сезгә ярдәмгә килә)
Укытучы:- Әхмәтнең уңай яклары бар микән?
Укучылар: Ул сәламәт, чөнки көне буе саф һавада йөри , ялгышын таный, әнисен ярата һ.б.
Уку мәcьәләсен чишү.
Укытучы: -Укучылар, ә без нинди соң? Әниләрне, өлкән кешеләрне ялганламыйбызмы, аларга булышабызмы?- Ә сез әниегезгә булышасызмы соң, ниләр эшлисез? (Җаваплар)
Укытучы:-Сезнең җавапларны тыңладык. Ә хәзер Әхмәткә киңәшләр биреп карыйк әле?
Укытучы: -Әхмәтнең начар якларын күп таптык, үзегезгә ошаган Әхмәт образын сөйләп карагыз әле. Бөтен яктан да килгән кешеләр булмый, һәр кешедә дә җитешмәгән яклары була, тик алар үз өстендә эшләргә, җитешсез якларын төзәтергә тиеш. Әйдәгез, Әхмәтне дә төзәтеп карыйк, сез аны ничек итеп үзгәртер идегез.
Рефлексия
- Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк. Укучылар без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләштек? (Укучылар җавабы)
Димәк, нинди сорауга җавап таптык?
Барыбыз да әти – әниләрне яратабыз, өлкәннәрне хөрмәт итәбез. Сез- Молодецлар.
Үзбәя .Үзләренә нинди билге куясылары килә, шул рәсемне ясыйлар.
Өй эше.
Әниләрне ярату турында сөйләштек, аларга булган мәхәббәтне аңлаттык, “Әнием кояшым” дигән темага иҗади эш эшләп килегез. Рәсем булса да, шигырь булса да, инша булса да ярый.
Текстны сәнгатьле укырга өйрән.
Әниләр турында мәкальләр язып килергә.
IV Саубуллашу.