Г.Х.Хафизова Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тема : Хәзерге заман хикәя фигыльләр.
Максат : Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең сораулары, кушымчалары белән таныштыру; матур, дөрес язу күнекмәләрен, танып- белү активлыгын үстерү; табигатькә һәм аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү;
Җиһазлау : терәк таблицалар, компьютер.
Дәрес барышы
Кереш сүз.
Ф эш И хәрәкәт Г хәл Ы Л Ь
үткән З де?
А нишлә гән?
хәзерге М нишли?
А р?
нишлә
киләчәк Н ячәк?
берлек С
А
күплек Н
Ф
О
барлык Р
юклык М
А
(фигыль эш, хәл, хәрәкәтне белдерә; заман белән төрләнә; берлек, күплек санда була, юклык, барлык формасы бар).
2. Яңа тема аңлату.
- Ә хәзер, балалар, түбәндәге “Кышын кошлар” хикәясен укып чыгыйк әле. (1 укучы укый)
Кыш үзен күрсәтә . Суык битләрне, колакларны чеметә . Салкын җил уйный . Кар ява .Кыш көне кошлар нишлиләр?
Урман тавыклары көндез агач бөреләре ашыйлар . Төнне кар астында үткәрәләр . Тукраннар нарат, чыршы күркәләре белән сыйланалар .
Песнәкләр көздән үк кешеләр янында.
Ала каргалар һәм саесканнар кешеләр ташлаган калдык-постык белән туеналар .
Кошлар салкыннан курыкмыйлар, алар өчен иң куркынычы – ачлык. Менә ни өчен кешеләр кошларга ярдәм итәләр. Җимлекләр эләләр, кошларны көнбагыш, ярма, икмәк һәм ботка белән сыйлыйлар.
Әйе, балалар, кышын кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга хәзер ашарга табуы авыр. Кыш башында алар балан, миләш калдыклары белән тукланган булсалар, хәзер алар да бетте. Аларны без генә коткара алабыз. Ә нәрсәләр эшли алабыз соң без? (җимлекләр ясап, җимлекләргә даими рәвештә ашарга салып тору) .
- Ә хәзер, укучылар, шушы хикәядән фигыльләрне табып, аларга сораулар куйыйк әле. (күрсәтә – нишли? кушымчасы – ә, сөйләгән вакытта эшләнгән эшне белдерә).
- Бу фигыльләр эш яки хәлнең кайсы вакытта үтәлүен белдерәләр?
(сөйләгән вакытта)
- Нинди сорауларга җавап бирә?
(нишли?, нишләми?)
- Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
(-а, -ә, -ый, -и).
- Димәк, хәзерге заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерәләр, нишли? яки нишләми? сорауларына җавап бирәләр.
Алар -а, -ә, -ый, -и кушымчалары ялганып ясала.
Юклык формасында аларга -мый, -ми кушымалары ялгана.
- Әйдәгез, хәзер 2 җөмләне дәфтәрләребезгә матур итеп язып куябыз.
Матур, чиста, хәрефләрне дөрес итеп языгыз.
- Кем язып бетерде, алар, үзләре хәзерге заман хикәя фигыльләр уйлап утыралар (укучылардан хәзерге заман хикәя фигыльләр уйлатыла, юклык формасына куялар, күплек санда әйтәләр) .
- Укучылар, игътибар белән карагыз әле таблицага. Кайсы очракта -а, -ә кушымчалары, кайсы очракта -ый, -и кушымчалары ялгана?
Калын әйтелешле фигыльләр
Нечкә әйтелешле фигыльләр
Барлык Юклык
бар -а бар-мый
яз -а яз-мый
кар(а)-ый кара-мый
Барлык Юклык
кил -ә кил-ми
бир -ә бир-ми
сөйл(ә)-и сөйлә-ми
Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымча ялгана; тартык авазга беткән фигыльләргә -а, -ә кушымчасы, сузык авазга беткән фигыльләргә - ый, -и кушымчасы ялгана.
3. Үтелгәннәрне ныгыту.
а) дәреслек белән эш (257 нче күнегү).
Мин кызыклы китап укыйм (хәзерге заман хикәя фигыль, кушымчасы -ый , берлек сан, барлыкта). Син шахмат уйныйсың. Ул чәчәкләргә су сибә. Без әнигә булышабыз. Сез цирк яратасыз. Алар бакчада эшлиләр. Ул сөйләшә.
б) 258 нче күнегү (диалог төзү).
в) “Дөрес җавапны тап” уен
1) Фигыль сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
б) эш-хәлне, хәрәкәтне
в) предметны
2) Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык төре ничек ясала?
а) -быз, -без
б) -ма, -мә
в) -мый, -ми
3) Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?
а) кайда? кайчан?
б) кем? нәрсә?
в) нишли? нишләми?
4) Хәзерге заман хикәя фигыль кайсы вакытта үтәлгән яки үтәлмәгән эш, хәрәкәтне белдерә?
а) сөйләгән вакытта
б) сөйләгәнгә кадәр
в) сөйләгәннән соң
5) Хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ялганып ясала?
а) -лар, -ләр
б) -а, -ә, -ый, -и
в) -ның, -нең
4.Йомгаклау.
- Хәзерге заман хикәя фигыль дип нинди фигыльләргә әйтәбез?
- Ул нәрсәләр белән төрләнә? һ.б.
(балаларга рәхмәт әйтелә, белемнәре бәяләнә)