kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Х?р?к?тне белдер?че фигыльл?р”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока татарского языка на тему : "Глаголы означающие движение". В работе объяснется тема, даются новые слова и их переводы на русский язык. Дети учатся отличать глаголы означающие движение от других глаголов. Также у них разрабатываются навыки правильного использования этих глаголов как в устной, так и в письменной речи. Разработка написана, опираясь на книгу Хайдаровой Р.З. и Малавеевой Р.Л. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Х?р?к?тне белдер?че фигыльл?р” »

Тема: “Хәрәкәтне белдерүче фигыльләр”

Максат:

  1. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне өйрәнү;

  2. Яңа сүзләрнең тәрҗемәсен өйрәнү;

  3. Фигыльләрне дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

  4. Туган телгә мәхәббәт уяту


Материал:

  1. Р.З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева “Татар теле: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен дәреслек", Казан:Мәгариф, 2008

  2. Г.Р. Галиуллина “Татар теле. Лексикология”, Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.

  3. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев“Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек”, Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр;

Җиһазлау: татар теле дәреслеге, интерактив такта, презентация, карточкалар

Дәреснең төре:укучыларга яңа белем бирү

Дәрес тибы: укучыларның сөйләм осталыкларын камилләштерү

Принциплар: тәрбияви, күрсәтмәлелек, аңлаешлык

Дәреснең методы:аңлату, күнегүләр эшләү, әңгәмә










Дәрес планы:

  1. Дәресне оештыру:

  1. Уңай психологик халәт тудыру

  2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

  1. Актуальләштерү:

Әңгәмә, укытучы сүзе ярдәмендә үзган дәрестә өйрәнелгән фигыльләр искә төшерелә;

Уткән темаларны кабатлау;

Өй эшен тикшерү;

  1. Яңа материалны аңлату:

  1. Схема буенча җөмлә төзергә өйрәтү (схема презентациядә); кагыйдә чыгару;

  2. Рәсемнәргә карап, хикәя төзергә өйрәтү;

  3. Сүзләрне тәрҗемә итү;

  1. Ныгыту:

  1. Күнегүләр эшләү;

  2. Тест эшләү;

  3. Сорауларга җавап бирү;

  1. Йомгаклау, өйгә эш бирү:

Укучыларны бәяләү, өйгә эш бирү

Өй эше: Инша “Минем ялларым ничек үтә”









Дәрес барышы:

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез! Сезгә дә хәерле көннәр!

Укытучы: Рәхмәт. Бүген кем дежур?

Дарья: Бүген сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Дәрестә барыгыз да бармы?

Дарья: Әйе, барыбыз да.

Укытучы: Бик әйбәт. Сез татар теле дәресенә әзерме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Яхшы. Алайса татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез. Узган дәрестә без нинди тема үттек әле?

Алексей: Узган дәрестә без хәрәкәтне белдерүче фигыльлләр белән таныштык.

Укытучы:Әйе. Укучылар, искә төшереп үтик әле. Ниндифигыльлләрне без бу төркемгә кертеп карыйбыз?

Павел: Барырга, кайтырга, чыгарга, керергә, менергә, төшәргә. Бу фигыльлләрне без хәрәкәтне белдерүче фигыльлләр дип атыйбыз.

Укытучы: Дөрес. Өй эшен барыгыз да эшли алдыгызмы? Кыенлыклар килеп чыкмадымы?

Павел: Әйе, эшләдек.

Укытучы: Әйдәгез өй эшен тикшереп чыгыйк әле.

(өй эше тикшерелә)

Укытучы: Яхшы. Бүген без сезнең белән бу теманы өйрәнүне дәвам итербез.Укучылар, хәзер мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавап бирергә тиеш булырсыз. Тик бер шарт бар: мин соруларны рәсемнәр буенча бирермен. Рәсемнәрне карарсыз һәм анда нәрсә күргәнегезне сөйләп бирерсез. Шуннан соң бер-берегезгә дә бу рәсем буенча сораулар бирергә һәм аларга җавап кайтарырга кирәк булыр.


Слайд 1

1нче рәсем – укучылар мәктәпкә бара (ученики идут в школу)

2нче рәсем – кешеләр метрога төшәләр (люди спускаются в метро)

3нче рәсем – кешеләр автобуста баралар (люди едут в автобусе)

4нче рәсем – китапханәдә (в библиотеке)

5нче рәсем – балалар чанада шуалар (дети катаются на санках)

(укучылар рәсем буенча бер-берсенә сораулар бирәләр, диалоглар төзиләр)


Укытучы: Бик дөрес. Молодцы! Хәзер тактага карагыз әле. Монда таблица бирелгән. Үткән дәрестәбез сезнең белән бу схема буенча җөмләләр төзергә өйрәнгән идек. Мисаллар китерегез әле.

Слайд 2


Кем белән?

(с кем?)

Кая?

(куда?)

бара

кайта

чыга

керә

менә

төшә

Мин

әни

әти

әби

сеңел

энекәш

апа

абый

бабай

дус

кибет+кә;

“Икмәк” кибете + нә;

“Бәхетле”+гә;

авыл + га;

өй + гә;

китапханә+гә;

мәктәп+кә;

кунак+ка;

урам+га;

тау+га;

метро+га


Син

-сың

-сең

Ул



Без

-быз

-без

Сез

-сыз

-сез

Алар

-лар

-ләр


Укучылар:Мин бүген китапханәгә барам.
- Син бүген кибеткә барасыңмы? (мени?!)
- Син бүген кибеткә бар!
Ул бүген “Икмәк” кибетенә бара.
Ул бүген “Икмәк” кибетенә барамы? (мени?)
Ул бүген “Икмәк” кибетенә барсын!
Ул бүген “Икмәк” кибетенә барсынмы?


Укытучы: Бик яхшы.Бу схема буенча, без “Кая?” соравына җавап бирергә өйрәндек. Ә бүген “Кайдан?” соравына җавап бирергә өйрәнербез. Схемага карагыз әле. Кагыйдә дәфтәрләрен ачып, схеманы күчереп куегыз.


Слайд 3


Кем белән?

(с кем?)

Кайдан?

(откуда(из))

бара

кайта

чыга

керә

менә

төшә

Мин

әни

әти

әби

сеңел

энекәш

апа

абый

бабай

дус

кибет+тән,

“Икмәк” кибете + ннән,

“Бәхетле”+дән

авыл + дан,

өй + дән,

китапханә+дән

мәктәп+тән

кунак+тан

урам+нан,

тау+дан,

метро+дан


Син

-сың

-сең

Ул



Без

-быз

-без

Сез

-сыз

-сез

Алар

-лар

-ләр

Укытучы: Укучылар, “Кем белән?”, “кайдан?” – бу сорауларны ничек тәрҗемә итәбез?

Анна: Кем белән – с кем?

Кайдан- откуда?

Укытучы:Бик дөрес. Ә хәзер әйдәгез бу схемага карап бер-берегезгә сораулар биреп карагыз әле.

Укучылар:

1. Мин әни белән кибеттән кайтам.
Мин әни белән кибеттән кайтаммы?(мени?)
2. Син әти белән авылдан кайтасың.
Син әти белән авылдан кайтасыңмы?(мени?)
3.Ул апа белән өйдән чыга.
Ул апа белән өйдән чыгамы?(мени?)
4.Без абый белән таудан төшәбез.
Без абый белән таудан төшәбезме?(мени?)
5.Сез әни белән урамннан керәсез.
Сез әни белән урамннан керәсезме?(мени?)
6. Алар метродан менәләр.
Алар метродан менәләрме?(мени?)


Укытучы:Яхшы.Аргансыздыр инде. Әйдәгез физкультминут ясап алыйк.


Физкультминут:


1.

Су өстендә бакалар баталар да калкалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр, сулга да иеләләр

Һәм бер урында сикерешеп алалар.


2.Җилисә, исә-исә,
Агачларныселкетә.

Җил тына-тына, тына,
Әагачларүсә, үсә, үсә ,үсә…


Укытучы: Яхшы. Хәзер укучылар, барыгыз да бер бит алыгыз әле. Тест әшләп алырбыз. 2 дәрестә үтелгән темаларны ничек аңлавыгызны тикшерп алыйк.

(тест эшләнелә)

Тест:

Допишите окончания:

  1. Мин әни+? ярата+?.

  2. Мин абый+? хөрмәт ит+?.

  3. Без әби+? ярата+?.

  4. Син апа+? яратасың+??

  5. Лена әни белән авыл+? кайта. (откуда?)

  6. Саша апа белән кибет+? бара.

  7. Мин “Икмәк” кибете+? бара+?.

  8. Мин бүгенкитапханә+? бара+?.

  9. Синбүген “Бәхетле”+? бара+? мени?

  10. Мин бүген машина+? кайта+?.

  11. Ул лифт+? төшә+?.

Составить текст ( 3-4 предложения):

  1. Про свою маму. Какая она?

  2. Про то, что ты любишь и не любишь. Почему? (овощи, фрукты)


Укытучы: Яхшы. Эшләп бетердегезме? Тестларыгызны җыеп алыгыз! Икенче дәрестә билгеләрен әйтермен! Өй эшен көндәлекләрегезгә язып куегыз әле. Текст төзеп килергә кирәк була(Составить текст). Темасы: “Минем ялларым ничек үтә”(“Как я провожу свои выходные”)

Әле безенең бераз вакытыбыз бар. Укучылар, әйдәгез әле фразеологизмнарны искә төшереп үтик. Сез рус телендә дә фразеологизмнарны үткәнсездер.

Рус телендә бирелгән фразеологизмнарның татар телендәге тәрҗемәсен табыйк.Хәзер карточкалар таратам. Сез миңа җавапларын әйтерсез. Шулай ук татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап әйтергә кирәк.

Бирем:
а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.
ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.

Анна:Озын сүзнең кыскасы – короче говоря;

Элина: Төпсез көймәгә утырту – обвести вокруг пальца;

Глеб: Күрмәгәнен күрсәтү – показать, где раки зимуют;

Анна: Җир тишегендә – у черта на куличках;

Павел:Имәндә икән чикләвек – вот где собака зарыта;

Укытучы: Яхшы. Хәзер мин сезгә билгеләр куям. Бүген Анна, Павелга – 5ле, Глебка – 4ле. Көндәлекләрегезне бирергә онытмагыз!Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Х?р?к?тне белдер?че фигыльл?р”

Автор: Сабирова Эндже Рависовна

Дата: 20.11.2014

Номер свидетельства: 133303


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства