kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Казан – Татарстанны? башкаласы буенча с?ях?т.”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка в 3 классе для русскоязычной группы.Нам посчастливилось родиться и жить в богатой и красивой республике - в Республике Татарстан.
Здесь жили и творили выдающиеся люди, деятели науки, культуры, искусства, яркие личности, которые внесли заметный вклад в развитие общества.Татарстан расположен в центре Российской Федерации на Восточно- Европейской равнине, в месте слияния двух крупнейших рек – Волги и Камы. Государственными языками в Татарстане объявлены русский и татарский.
Татарстан имеет свою Государственную символику.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Казан – Татарстанны? башкаласы буенча с?ях?т.” »

Тема : “Казан – Татарстанның башкаласы.

Татарстан башкаласы буенча сәяхәт.”

Максат:Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннарның исемнәрен истә калдыру.

Татарстан темасына караган сүзләрне, җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллануга

ирешү.

Танып белү сәләтен үстерү.

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, 71- 72 нче битләр, “Татарстан башкаласы буенча сәяхәт” китабыннан “Казан” дигән кроссворд (өстәмә бирем),магнитофон, “Салават күпере” журналы һәм интерактив такта.

Дәрес барышы:


1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Күңелле үтсен дәрес

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен әзер без.

Бүгенге дәрестә туган җиребез турында сөйләшербез һәм республикабызның башкаласына сәяхәт итәрбез.


2. Белемнәрне актуальләштерү.

Татарстан турында әңгәмә үткәрү.

  • Сез нинди республикада яшисез?

  • Сез Татарстанда яшисезме?

  • Син Татарстанда яшисеңме?

  • Республикада нинди зур шәһәрләр бар?(Казан, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт.)

  • Татарстан нинди республика? (зур)

  • Сез нинди шәһәрдә яшисез? (Лениногорскида)

  • Сез Лениногорскида яшисезме?

  • Син Ленинорскида яшисеңме?

  • Татарстанда ничә шәһәр бар?

  • Ә ничә зур елга ага? Елгаларның исемнәрен әйтегез? (Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.)

  • Татарстанда авыллар һәм районнар бармы?

Татарстан картасы күрсәтелә.

Бөтен шәһәрләр, авыллар, елгалар, күлләр, Татарстан картасында күрсәтелгән (картадан кайбер сүзләрне укыйлар.)


3. Яңа тема.

- Зур кызыл түгәрәк белән нинди шәһәрнең исеме билгеләнгән? (Казан шәһәре.)

- Ни өчен? (Казан Татарстанның башкаласы.)

- Сезнең Казанда булганыгыз бармы?

- Кемнәр булды, кулларыгызны күтәрегез!

- Ә бүгенге дәрестә барасыгыз киләме?

Менә хәзер без Казанга экскурсиягә барабыз.(Укучылар физик күнегүләр ясап, җыр җырлап “баралар”, магнитофон кулланыла.)

Бу экскурсиядә без яңа сүзләр белән танышырбыз. Аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.


Казанга килеп җиттек.(Трамвай рәсеме чыга.)

Ә менә бу трамвай

Утырып йөрергә уңай

Көн дә ул безне йөртә,

Кирәк җиргә өлгертә.(Укытучы укый, соңыннан укучылар укый.)

Трамвайда барган вакытта яңа сүзләр белән танышу, аларны уку (укытучы, хор, берничә укучы) һәм сүзлек дәфтәрләренә язу.


Башкала - столица бина – здание

Манара – башня мәйдан – площадь

Үзәк – центр һәйкәл – памятник

Сарай - дворец


Без Казанның үзәгенә килеп җиттек. Монда Кремль урнашкан.Биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае.

  • Президентның исеме ничек?(М. Ш. Шәймиев.)

  • Бу нәрсә? (Сөембикә манарасы.)

  • Бу Благовещение соборы.

  • Бу Кол Шәриф мәчете.

  • Бу Спас манарасы.

Кремль каршында матур мәйдан бар. Анда герой – шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

  • М. Җәлил кем? (язучы.)

  • Бу дәүләт музее.

  • Бу Дәүләт университеты.

  • Бу Габдулла Тукай һәйкәле. Безнең шәһәрдә дә аңа һәйкәл куелган.

  • Г. Тукай ул кем?(шагыйрь.)

  • Бу Бауман урамы.

  • Бу метро.

  • Бу Казансу елгасы. (река Казанка.)

  • Бу Г.Камал театры. Ул Кабан күле ярында урнашкан.

  • Бу цирк.

- Безнең экскурсия тәмамланды.

- Сезгә бу экскурсия ошадымы?

4. Ял минуты.

5. Ныгыту.

«Интервью» уенын уйнау (һәр балага укытучы сорау бирә. Ул журналист, аңа статья язарга кирәк.)

  • Сиңа нәрсәләр ошады? (микрофон кулланыла.)Аналогик эш : укытучы – журналист, укучыларга сораулар бирә.


6. Дәреслек белән эш. 71 нче бит, 2 нче күнегү. (уку, тәрҗемә итү, парлап уку.) Бу этапта Спорт сарае һәм Баскетхолл рәсемнәре күрсәтелә.


7. Йомгаклау.

Туган йорт – ул туган җиребез,

Безнең туган җиребез – Татарстан

Аның башкаласы - Казан.

  1. (“Туган йорт” дигән шигырьне бала сөйли.)

  2. Уен “Артык сүзне табыгыз.”

а) Идел, Кама, Әлмәт, Нократ.

б) Чистай, Нократ, Бөгелмә, Алабуга.

в) Елгалар, авыллар, шәһәрләр, баралар. (слайд күрсәтелә.)


8. Өй эше : 1)диалогны укырга 71 нче бит, 2 нче күнегү;

2)Лениногорск турында диалог төзергә.

3) Өстәмә эш – кроссворд “Казан”.

9. Билгеләр.











































Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән Министрлыгы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре

6нчы гомуми белем бирү мәктәбе












Тема: “Казан – Татарстанның башкаласы.

Татарстан башкаласы буенча сәяхәт.”











Лениногорск шәһәре

6нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шилкина Алёна Василий кызының

дәрес эшкәртмәсе.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Казан – Татарстанны? башкаласы буенча с?ях?т.”

Автор: Колеченкова Лена Маратовна

Дата: 18.02.2015

Номер свидетельства: 175556


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства