kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Казан-дуслык ш???ре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Работа над текстом "Казан-дуслык ш???ре" (Казань-город дружбы). Цель урока:

1. Обобщить и систематизироать знания лексики о дружбе, о взаимопомощи.

2.Ознакомление учащихся основным законом РТ (статья 13, 14, 15)

3.Добиться усвоения учащимися понятий "толерантность".

4.Укрепить взгляд в том, что на дружбе держится планета земля.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Казан-дуслык ш???ре. »

Казан – дуслык шәһәре.

(Рус телле балалар өчен дәрес-презентация)


Закирова Илсөяр Равил кызы,

Казан шәһәренең 49 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максатлар:

  • өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

  • текстны уку-өйрәнү барышында укучыларның фикерләү сәләтен, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү;

  • укучыларны дуслык төшенчәсе белән таныштыру; дуслыкның әһәмиятенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү; кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау. 8 нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге (Ф.С.сафиуллина),

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, сәнгатьле уку, сорау-җавап, анализ, сүзлек эше.

Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

  • Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчабызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп, дәресне башлыйбыз.

  • Бүген ничәнче число?

  • Атнаның кайсы көне?

  • Хәзер нинди дәрес?

  • II. Актуальләштерү.

Аудирование. Тыңлап аңлау күнегүләре.

  • Мин җөмләләр әйтәм. Тыңлыйсыз, хаталар булса,төзәтәсез.

  • 1 нче сентябрь — укытучылар көне.

  • Уку-язу әсбаплары- көрәк, тырма.

  • Без китапханәдә төшке ашны ашыйбыз.

  • Дустым ашханәдән китап алган.

  • Укытучы. Без сезнең белән сыйныф һәм мәктәп турындагы темаларны уздык. Әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Өй эше нинди иде? Кем сөйли?(Үзегез укыган мәктәп турында сөйләргә)

III. Төп өлеш.


    1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.


-Бүгенге дәресебезне дуслык темасына багышлыйбыз.

Мәкальләр уку.

  • Мәкаль русча ничек була? (Пословицы.)

  • Мәкаль нәрсә ул? (Народная мудрость.)

(2 нче слайд)

Дуслык турында без мәкальләр беләбез. Әйдәгез искә төшерәбез. Русча эквивалентларын табабыз.

1. Йөз сум булганчы, йөз дустың булсачы.

1.Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

2. Дуслык таулар күчерә.

2.Дружба горы свернёт.

3.Дустың булмаса тап, тапсаң югалтма.

3.Если нет друга ищи, нашёл не теряй.

4.Чын дуслык – зур байлык.

4.Настоящая дружба- большое богатство.

5. Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

5.Пусть твой друг будет лучше тебя.



- Укучылар, сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып карагыз әле?

- Нәрсә ул дуслык? Дуслыкны сез ничек аңлыйсыз?

- Кешегә дус кирәкме?Ни өчен кирәк?

- Сезнең дусларыгыз бармы?

- “Дуслык” сүзен ничек аңлыйсыз?(фикерләр тыңлана; рус телендә дә мөмкин)

  • Дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

  • Дус нинди булырга тиеш? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

- Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?


Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ.б.



(3 нче слайд)

Психологлар фикеренчә, дуслык – бер-береңә булышу гына түгел, ә эчке тартылу, якынлык, эчкерсезлек, үзара тугрылык, бер-береңне ярату


- Шул төшенчәне дәфтәрегезгә язып куегыз.


-Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы? (Фикерләр тыңлана)



-Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы.Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча 1нче урында –татарлар,2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар. Бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр.

- Укучылар,һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәте үзләренең мәкальләрендә чагыла:



(4 нче слайд)

1. Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр.(поляк)

2. Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык (монгол)

3. Дуслары булмаган кеше ярты гомерен генә яши. (исландия)

4. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- тиз алыштырма. (америка)

5.Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр. (фарсы)


    1. Дәүләтнең төп законы, Конституциядән алынган мәгълүмат.

(5 нче слайд)

- Борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте илебезнең төп законында да чагылыш тапкан. (Закон укыла)

Статья 13


Республика Татарстан - социальное государство, политика которого направлена на создание условий, обеспечивающих достойную жизнь и свободное развитие человека.


Статья 14


Республика Татарстан оказывает содействие в развитии национальной культуры, языка, сохранении самобытности татар, проживающих за пределами Республики Татарстан.


Статья 15


1. Республика Татарстан отвергает насилие и войну как средство разрешения споров между государствами и народами.


  1. В Республике Татарстан пропаганда войны запрещается.


Әйе, републикабыздагы барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче – халыкларның дуслыгында.


( 6 нчы слайд)


-Ә хәзер мин сезгә Роберт Миңнуллинның шигырен укыйм.


Җирне саклап кала алмабыз

Дуслашмаган килеш без,

Шуңа күрә барыбыз да

Дус булырга тиеш без.


Беркайчан да дошман булмыйк

Беребез дә

Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә.


- Әйдәгез тәрҗемә итәбез бу матур шигырьне.


    1. Психологик бирем. (7 нче слайд)


-Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булмаска тиеш?

(саранлык, мактанчылык, горурлык, хыянәт итү, ялган сөйләү,

икейөзлелек)

    1. Уку мәсьәләсен кую.

Без бүген сезнең белән “Казан – дуслык шәһәре” исемле текстны укырбыз. Яңа сүзләр белән танышырбыз, тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез.

Как вы меня поняли?

( укучыларның җаваплары тыңлана)


    1. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

  • Ә хәзер дәреслекләрегезнең 17 битен ачыгыз.Текстка карыйбыз. Нинди сүзләрне белмибез, ә кайсыларын оныттык?

  • - Сүзлек өстендә эшлибез. (8 нче слайд)


Укытучы.

  • Текстны укыйбыз, карап барыгыз. Хикәя нәрсә

турында? Шул сорауга җавп бирергә әзерләнәбез.(1укучы укый)


Укытучы.

- Хикәя нәрсә турында?

( укучылар җавап бирә)

б) – Ә хәзер 18 нче биттәге сорауларга җавап бирәбез.


в) - Кем хикәяне рус телендә сөйли ?


г) – Текст “Казан-дуслык шәһәре” дип атала. Ни өчен шулай аталган? Нинди сүзләр бар анда “дуслык” сүзе белән бәйләнештә.(дус, тату)

-Ә безнең мәктәптә, сезнең сыйныфыгызда нинди милләт вәкилләре бар?

-Алар белән дусмы?

-Нинди телдә аралашасыз?

-Ә ни өчен рус телендә генә?


Музыкаль пауза.

- Без сезнең белән 7 нче сыйныфта Казан турында җыр өйрәнгән идек. Нинди җыр иде ул? Кем хәтерли ул җырны? (“Казан кичләре” Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыйкова сүзләре)


IV. Ныгыту.

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.

-Казан шәһәре турында нәрсәләр беләсез икән, тикшереп карыйм әле.


Сораулар бирелә. (9 нчы слайд)


  1. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)

2.Казанда күпме кеше яши? (миллионнан артык)

3.Дәүләт теле булып ничә тел санала? (ике)

4. Сөембикә манарасы ничә катлы һәм очында нәрсә бар? ( Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай).

5. Ханбикәнең исеме ничек? (Сөембикә).

6. Сөембикә турында нәрсә беләсез? (Сөембикә ханбикә булган. Ул Казанда яшәгән. Халык аны яраткан. Сөембикә манарасының истәлеге).

7.Кремль янында нәрсә бар? (Кремль янында Татарстан Дәүләт музее бар. Муса Җәлил памятнигы)

- ӘФӘРИН, сорауларга дөрес җавап бирдегез.


Укытучы. Хәзер, кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшеп алыйк. Сүзлек эше. ( 11 слайд) Тискәре яклар - отрицательные качества. Уңай яклар – положительные качества.

  • Сез нинди тискәре һәм уңай сыйфатларны беләсез?

Укучыларга уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне (слова, выражающие положительные и отрицательные качества) аңлату.

Мәсәлән: Тискәре яклар: усал, ямьсез, надан, томана, битараф, саран, оятсыз, елак, начар, кырыс, хәйләкәр.

Уңай яклар: ышанычлы, ярдәмчел, яхшы, сөйкемле, матур, тәрбияле, җаваплы, юммарт, гадел, намус, батыр, тыйнак, дус, тату.

Укытучы. Хәзер без сезнең белән ике командага бүленәбез. Беренче команда уңай сыйфатларны яза, икенче команда тискәре сыйфатларны яза.

Бирем: Тискәре һәм уңай сыйфатлы ике төркемгә аерыгыз. (12 нче слайд)

(Интерактив тактада сүзләр буталып бирелә, аларны ике төркемгә аеру.)



V. Йомгаклау.


  1. Дуслык – безнең өчен иң зур байлык. Без дуслыкны сакларга, ныгытырга тиешбез. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез! Дуслар шатлыклы һәм авыр минутларда бик кирәк. Дөньядагы һәр җан иясе дус эзли, һәм үзә дә дус була белергә тиеш. Укучылар, мин чын дус булыгызны телим.
      1. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела.

“Казан – дуслык шәһәре” текстының эчтәлеген сөйләргә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Казан-дуслык ш???ре.

Автор: Закирова Ильсияр Равилевна

Дата: 07.05.2015

Номер свидетельства: 209072


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства