kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Изложение "К?б?л?кл?р ничек барлыкка килг?нн?р?" филиппин халык ?кияте (10 - нчы сыйныф, рус т?ркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Б?генге к?нд? д?ресл?рне кызыклы, н?ти??ле, файдалы ит?д? уку-укытуны? сыйфатын яхшыртуда м?гъл?мати технологиял?рд?н файдалануны? м?мкинлекл?ре зур. Х?зерге вакытта д?ресл?рд? мультимедия чаралары еш кулланыла.

Бала РФ китапхан?сен кулланып, “Матур кеше нинди була” диг?н темага 10нчы сыйныфны? рус т?ркеменд? укучыларны? белем к?некм?л?рен ныгыту, теманы йомгаклау д?ресе итеп изложение яздырып була. Китапхан?д?ге “К?б?л?кл?р ничек барлыкка килг?нн?р?” диг?н ?кият теманы? максаты ??м бурычларына туры кил?. Кыска к?л?мле, эчт?лекле, т?сле р?семн?р бел?н биз?лг?н ?с?р укучыны? ты?лый бел? с?л?тен ачыкларга ярд?м ит?, аларны? х?терл?рен ?стер?г?, логик фикер й?ртерг? ?йр?т?. Бу укучыларны кызыксындыра, и?ади эзл?н?г? эт?р?. ?с?рд?н со? бирелг?н тест ??м сораулар у?ай н?ти?? бир?. ?с?рне? т?рбияви ягы да к?чле. Ул укучыларны уйланырга м??б?р ит?.

Т?рбияле, белемле ш?хес т?рбиял?? ?чен заман бел?н берг? атлау, укучыларны кызыксындырырлык я?а технологиял?р кулланып эшл?? м??им.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Изложение "К?б?л?кл?р ничек барлыкка килг?нн?р?" филиппин халык ?кияте (10 - нчы сыйныф, рус т?ркеме) »





















Тема: Изложение “Күбәләкләр ничек барлыкка килгәннәр?“ филиппин халык әкияте

(10-нчы сыйныф укучылары, рус төркеме)































Дәреснең максаты: “ Бергә өйрәнәбез “ китапханәсе “ Бала “ ярдәмендә укылган текстны эзлекле бәян итү.

Укучыларны эзлекле фикер йөртергә, текст эчтәлеген логик эзлектә бирергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәртипле булу сыйфатлары тәрбияләү, тәртипсезлекнең күңелсез хәлләр, хәтта фаҗигалар тудыруга сәбәп булуын исбатлау.

Җиһазлау: китапханә “Бала” “Бергә өйрәнәбез”.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы: Бүгенге дәресемне бөек рус язучысы А.П.Чеховның афоризмга әйләнгән шундый сүзләре белән башлыйсы килә: “ Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә. ”

Акыллы, тәртипле, югары культуралы, зәвык белән киенүчән, хезмәт яратучан кешеләр тормышта үз максатларына ирешә алалар. Сайлаган эшләрен яратып, төгәл башкаралар. Кеше малына кызыкмыйлар.

Укытучы дәреснең максатын әйтә.

  1. Әзерлек эше. ( тактада язылган )

А) Яңа лексика

Тылсымчы – волшебник

Могҗиза – чудо, волшебство

Орынган – коснулся

Кими – уменьшается

Чит кешеләр – незнакомцы



Б) Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Яр буенда, гаҗәеп, хуҗа, киң күңелле, юмарт, бүләк итәргә, бервакыт, чит, чибәр, игелекле, өзәргә, ачу, кесә, таяк, тәкәббер, күбәләк, кием, канат, бизәргә, беркайчан да, дан тоткан.



В) Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

Зур бакча, аның хуҗасы, килгән кешеләргә, бер шарт, бакча хуҗасының, ачуы чыккан, бамбук таягы, кешеләргә орынган, тылсымчы булган, моннан соң, канатларыгыз бизәп торыр, алар өстендә, кими башлаганнар.



Г) Текст белән танышу. Китапханә “ Бала” “ Бергә өйрәнәбез”. Автор “Күбәләкләр ничек барлыкка килгәннәр” филиппин халык әкиятен укый.

1. Текстның төп фикерен әйтегез?



3. Текст өстендә эш.

А) Китапханә “ Бала ” биремнәре. Сорауларга җавап бирегез.

1. Яр буенда нәрсә үскән?

2. Бакчада нинди чәчәкләр үскән?

3. Бакча хуҗасы нинди кеше булган?

4. Килгән кешеләргә нәрсәләр бүләк итәргә яраткан?

5. Хуҗаның нинди шарты булган?

6. Бервакыт бакчага кемнәр кергән?

7. Чит кешеләр нинди булганнар?

8. Алар нишли башлаганнар?

9. Моны күреп бакча хуҗасының ачуы килгәнме?

10. Ул нишләгән?

11. Нинди могҗиза барлыкка килгән?

12. Тылсымчы чит кешеләргә нәрсә дип әйткән?

13. Сезгә әкият ошадымы? Кем ошады? Ни өчен ошады?

14. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

Б) Тест( китапханәдә).



4. Текстны өлешләргә бүлү. Гади план төзү.

План.

  1. Юмарт хуҗа.

  2. Бакчада чит кешеләр.

  3. Бакча хуҗасының ачуы чыга.

  4. Могҗиза барлыкка килгән.



  1. Текстны анализлау.

  2. Һәр җөмләгә, сүзләрнең язылышына, җөмләдәге тыныш билгеләренә анализ ясау.

Тактада язылган терәк сүзләрне дәфтәрләргә күчереп язалар.

Терәк сүзләр: гаҗәеп чәчәкләр, өзеп бирергә тиеш, туктала алмыйлар икән, тәкәббер кешеләргә орынган, кешеләр кимегәннән кими башлаганнар, канатларыгыз бизәп торыр.

  1. Текстны план буенча сөйләү.

  2. Текстны уку.

  3. Текстны язу.

  4. Йомгаклау.





.
















































































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 10 класс

Автор: Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна

Дата: 27.04.2015

Номер свидетельства: 206105


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства