kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Илдар Юзеевнең "Йолдыз кашка турында баллада" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:

1. Үзләштерелгән теманыә үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Укучыларны сәнгатьле итеп укыту. Тыңлап аңлау сәләтен үстерү.

3. Туган илгә тугрылык хисен тәрбияләү

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Илдар Юзеевнең "Йолдыз кашка турында баллада" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе»

Тема: Илдар Юзеев. "Йолдыз кашка турында баллада".

«Бакчачы турында баллада»

Максат:

  1. Үзләштерелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. Системага салу.

  2. Укучыларны сәнгатьле укыту. Тыңлап аңлау сәләтен үстерү.

  3. Туган илгә тугрылык хисе тәрбияләү (тәрбияви максат) .

.

Җиһазлау:

  1. Илдар Юзеевның портреты.

  2. Илдар Юзеев китапларыннан күргәзмә.

  3. Рәсем белән эш (күрсәтмәлелек).

  4. Дәреслек.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сүзлек эше, сорау җавап, тест эшләтү.

Дәрес төре: йомгак.


Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бүгенге дәресне башлыйбыз. Дәрестә кем дежур?

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур. Бүгенге дәрестә... юк.

Укытучы: Ярар укучылар. Бүген, без сезнең белән Илдар Юзеев иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Үткән дәрестә, без аның нинди әсәре белән танышып үттек әле?

Укучы: Без, уткән дәрестә Илдар Юзеевның "Бакчачы турында баллада"сын укыдык.

Укытучы: Әйе, укучылар. Әлеге әсәрдә сез нинди төп образларны күрдегез?

Укучы: Әлеге әсәрдә без бакча, бакчачы, елан, былбыл кебек образларны күрдек.

Укытучы: Әйе, бик яхшы. Шулай ук әлеге әсәрдә чишмә, агач, таш, җир кебек өстәмә образларны да күрергә мөмкин.

Укучылар, без сезнең белән хәзер Илдар Юзеевның тагын бер балладасы белән танышыйк. Ул — "Йолдыз кашка турында баллада". Хәзер мин укыйм. Сез тыңлап барыгыз. Соңыннан сез сәнгатьле, матур итеп укырсыз. (Укытучы укый).

Әйдәгез, хәзер сез. Кемнең укырга теләге бар?

Укучылар укуы.

Укытучы: Бик яхшы, бик матур укыдыгыз укучылар. Ә хәзер әйтегез инде, әлеге әсәр нәрсә турында? Вакыйгада кемнәр катнаша?

Укучы: Әлеге әсәр Йолдыз кашка турында. Биредә аның җиңүе күрсәтелә. Вакыйгада Йолдыз кашка, генерал, фашист катнаша.

Укытучы: Бик дөрес. Әйе, әлеге әсәр җиңү турында. Җиңү ул — зур төшенчә, бер гомер озынлыгы белән генә үлчәнми, ул ерак буыннарга, мәңгелеккә күчә. Дан булып яңгырый, җыр булып әйләнеп кайта, кешелекнең хәтерендә яши. Йолдыз кашка турындагы җыр да аның дошманга буйсынмас, баш бирмәс каһарманлыгын мәңгеләштерә. Шагыйрь нинди матур образ тапкан! Йолдыз кашка, халык телендә, җыр канатында калачак. Укучылар, Йолдыз кашка, дип нинди атка әйтәләр икән? Рәсем буенча ничек итеп күз алдына китерәсез? Гомумән, сез ат образы кергән нинди әсәрләр беләсез?

Укучы: Йолдыз кашка дип маңгаена йолдызы булган атка әйтәләр. Әлеге рәсемдә ул кайдадыр ашкына, биеклеккә омтыла. Җиңүче булуын исбатлый кебек. Без Г. Ибраьимовның "Алмачуар", Г. Бәшировның "Туган ягым — яшел бишек" әсәрләреннән беләбез.

Укытучы: Әйе, укучылар, Йолдыз кашка дип маңгаенда йолдызы булган атка әйтәләр. Әлеге әсәрдәге Йолдыз кашка, узе йолдызга тиң. Рәсемдә дә ул биеклектә, шагыйрь әйткәнчә: "Кашка кешнәп күккә атыла!" Укучылыр сезгә дә өй эшенә "Йолдыз кашка турында баллада"дан үзегезгә охшаган бер күренешне ясарга булачак. Әлеге әсәрдә вакыйга кайда бара?

Укучы: Әлеге әсәрдә вакыйга сугыш кырында бара.

Укытучы: Әйе, биредә сүз сугыш кырында бара. Туган илне саклау, яклау, үз илеңә тугры калу — сугыш кырындагы төп максатларның берсе. Сугыш кырларында миллионлаган кешеләр Һәлак булдылар, ләкин алар туган илләренә тугры калдылар. Сез туган илегезне яратасызмы? Сез аның өчен ниләр эшлисез? Сез туган илегезгә тугры булуны ничек итен күз алдына китерәсез?

Укучылыр сөйләве.

Укытучы: Туган ил, туган як, әти-әни кебек кадерле. Без туган илебездән ераграк киткән саен аны сагынабыз, кадерлибез. Челтерәп аккан чишмәләре, киң болыннары, адаштырыр урманнары турында уйлыйбыз, төшләребездә күрәбез. Шуның өчен без хәзердән үк үз илебезне, туган ягыбызны кадерләргә, хөрмәт итәргә, тырышып укырга, киләчәктә Ватаныбыз өчен кирәкле кешеләр булып үсәргә тиеш. Без Ватанны саклаучылар көнен ил күләмендә зурлап билгеләп үтәбез. Сез дә әтиләрегезне, абыйларыгызны бу

бәйрәм белән котларга онытмагыз. Сез, әлбәттә, аларга алмаш булып үсәргә тиеш. Укучылар, әлеге әсәрдә "Яу" һәм "Илбасар" сүзләре бик еш кулланылган. Сез аларны ничек аңлыйсыз?

Укучы: Яу - сугыш кыры, илбасар - дошман дигәнне аңлата.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Яу — ул басып алынган җир, сугыш кыры дигән мәгънәне, ә илбасар- дошман, фашист дигәнне аңлата. Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге число һәм теманы язганнан соң, әлеге сүзләрнең мәгънәләрен дәфтәрләрегезгә беркетеп куегыз. Укучылар, әйдәгез хәзер әсәрнең төзелешенә күчик. Әсәр ничә строфадан тора?

Укучы: Әсәр 10 строфадан тора. Строфалар 5 юллыклардан.

Укытучы: Әйе, бик яхшы. Кайсы юллар рифмалашкан?

Укучы: Әсәрдә дүрт юл рифмалашкан.

Укытучы: Әйе, әсәрдә дүрт юл үзара рифмалашкан. Дүрт сүз бер үк яңгырашта. Беренче, икенче, өченче, тугызынчы, унынчы строфаның ьәр юлы "генерал" дип дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче строфаның ьәр дүртенче юлы "илбасар" дип тәмамлана. Укучылар, әлеге әсәрнең төп герое кем?

Укучы: Әлеге әсәрнең төп герое Йолдыз кашка.

Укытучы: Әйе, әсәрнең тәп герое булып- Йолдыз кашка тора. Ләкин әсәрдә тагын бер герой бар, ул Йолдыз кашка ияренә утырган, яралангач та, җиргә түгел, атының ияренә ауган батыр генерал. Укучылар, Илдар Юзеевның иҗатын гомумиләштереп кабатлау өчен, мин сезгә хәзер тест биремнәре таратам. Сез аны дәфтәрләрегезгә эшлисез. Соңыннан дәфтәрләрне җыеп миңа тапшырасыз, (тест биремнәре эшләнә).Укучылар, без сезнең белән әлеге дәрестә нәрсәләр турында сүз алып бардык?

Укучы: Без бүгенге дәрестә Илдар Юзеев иҗаты белән таныштык, туган ил турында сүз алып бардык.

Укытучы: Сез аның нинди әсәрләре белән таныштыгыз?

Укучы: Без, Илдар Юзеевның ике балладасы белән таныштык "Бакчачы турында баллада"ьәм "Йолдыз кашка турында баллада"лары белән.

Укытучы: Сезгә әлеге дәрес ошадымы?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар.Мин сезгә өй эшен алдан ук әйткән идем, ә хәзер шуны көндәлекләрегезгә язып куегыз "Йолдыз кашка турында баллададан бер күренешне ясарга. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргәннәре өчен...(билгеләр куела). Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Сау булыгыз!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Илдар Юзеевнең "Йолдыз кашка турында баллада" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе

Автор: Султанова Чулпан Ринатовна

Дата: 30.12.2016

Номер свидетельства: 374606


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства