А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
Ялгызлык исемнәр
1 кв. категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Биккинина Динә Абдулла кызы
Яшел Үзән, 2015
6нчы сыйныфларның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
Максат:
*Башлангыч сыйныфларда алган белемнәргә таянып, исем төшенчәсен ачыклау;
*ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын билгеләү һәм дөрес язылышын үзләштерү;
*туган ягыбыз белән кызыксыну теләге уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, Татарстан картасы, Г.Саттаровның “Татар исемнәре”, Ф.Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихыннан” китаплары, слайдлар.
Дәрес барышы:
Исәнләшү. Яхшы кәеф һәм уңышлар теләү.
Узган дәрестә без сүз төркемнәре турында сөйләшкән идек. Искә төшерик әле: татар телендә ничә сүз төркеме бар? Ниндиләр?
Бүген без шуларның беренчесе – исем турында сөйләшербез.
1слайд.
кеше, өстәл, елга,укучы, бала, Сания, “Сабантуй” газетасы, Таһир,
Төнбоек, Казан, “Сертотмас үрдәк” әкияте, Сөембикә манарасы,
Актырнак.
Бу сүзләргә сораулар куегыз. Алар нинди сүз төркеменә керәләр?Нинди очракта кем? соравы, кайчан нәрсә? соравы куябыз?
(кешеләргә кем? соравы, башка җанлы әйберләргә һәм предметларга
нәрсә? соравы куела) Ә рус телендә ничек?
Исемнәр нинди мәгънәләрне белдерә?
2слайд.
эшче, урындык, тәрәзә, әни, укытучы, кызыллык, китап, яшеллек,
давыл, эшчәнлек, горурлык, кайгы, җил, имән, яшен, шатлык, абый
Һәр сүзнең мәгънәсен ачыклап, дәфтәрләргә яздырыла:
профессия: эшче, укытучы
предмет: урындык, тәрәзә, китап
кеше сыйфатлары: эшчәнлек, горурлык
хис – тойгы: кайгы, шатлык
табигать күренеше: давыл, җил, яшен
билге: кызыллык, яшеллек
кеше: әни, абый
Шул сүзләр белән берничә җөмлә төзетү.
Нәтиҗә ясау: исемнәр нинди мәгънәләрне белдерергә мөмкин?
Башка мәгънәләрне белдерүче исемнәр буламы? 1слайдка әйләнеп кайтабыз. Тагын нинди мәгънәләрне белдерүче исемнәрне күрәсез?
кеше исемнәре
хайван кушаматы
газета исеме
әкият исеме
Алар ничек язылган? Ни өчен?
(баш хәрефтән язылган, чөнки ялгызлык исемнәр)
Димәк, исемнәр ике төрле була: уртаклык һәм ялгызлык исемнәр.
13- 14нче күнегүләрне эшләү.
Кеше исемнәре турында сөйләшү.
Һәр кешенең исеме, фамилиясе була. Ә һәр исемнең мәгънәсе бар. Балага исем биргәндә әти – әниләр аның мәгънәсенә игътибар итәргә тиешләр.
Г.Саттаров китабы белән танышу. Һәр укучыга исеменең мәгънәсе язылган чәчәк бирелә. Шул чәчәкләрне гөлләр бакчасына урнаштыралар.
8. Фамилияләр турында сөйләшү. Элек татарларда кешенең исеме янына атасының исеме куелган яки аңа – ы, - и авазлары өстәлгән.
3слайд. Каюм Насыйри, Фатих Кәрими, Габдрахман Ильяси
19нчы гасыр урталарында фамилияләр русларныкы кебек ясала башлый. Менә ул фамилия ясагыч кушымчалар:
4слайд.
ов, -ова Абрарова, Сәлимова
ев, ева Гомәрева, Садриева
ин, ина Мөхәммәтшин, Вәлиуллина
Татарларда фамилияләр кеше исемнәреннән ясала.
(дәфтәрләгә дөрес итеп исем – фамилияләр яздырыла)
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, кушаматларны өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Бу өлкәдә якташыбыз – галим Г.Саттаров эшли ( 5слайд)
Ялгызлык исемнәргә географик атамаларны да кертәбез. Белгәннәрен искә төшерәбез. Ял көннәрендә, каникул вакытларында сез авылга кайтып йөрисез (шул авыллар картада билгеләп барыла). Ф.Гарипова китабына игътибар ителә.
Рефлексия.
– исем нинди сорауларга җавап бирә?
- кайсы очракта кем? Соравы куела?
- ялгызлык исемнәр ничек языла?
- исемнәр мәгънәләре буенча нинди төркемнәргә бүленә?
10.Өй эшен бирү(төркемнәрдә):
- хайван кушаматларын язып килергә;
- татар телендә чыга торган газета – журнал исемнәрен язып килергә;
- бездәге урам исемнәрен белеп килергә;
- язучыларның, сәнгать кешеләренең исемнәре (псевдонимнары) ничек ясала?
Билгеләр куела.