kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Яхшы суз-жан азыгы

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                    Яхшы с?з- ?ан азыгы.

Алып баручы.

“Ис?нмесез”, диеп башлыйм с?зем,

Танышулар шулай башлана.

“Ис?нмесез”, диеп с?з башласам,

Б?хетем арта,к??ел шатлана.

Ис?нмесез, х?рм?тле кунаклар, дуслар!

Х?ерле к?нн?н сезг?! К?нне башланганда

??рбер кеше изгелекл?р тел?рг?, бер-берсен? яхшы с?зл?р ?йтерг? тиеш. Ирт?не ях-

шы с?з бел?н башласа?, к?не? д? матур ?т?р, дил?р. Дуслар, ?йд?гез, бер-беребезне,

кунакларны я?а к?н бел?н котлыйк.

1 нче бала. Я?а к?н тынычлык алып килсен!

2 нче бала. ?ти- ?ниебезг? ??м барча кешег? ягымлы булыйк!

3 нче бала.Я?а к?нд? я?а “5” лел?р алыйк!

4 нче бала. Я?а к?нд? барыбыз да яхшы эшл?р ген? кылыйк1

1 нче бала.

Б?йр?мсез бик к??елсез бит –

К??елсездер сезг? д?.

Б?йр?мн?р кир?к безг? д?,

Б?йрамн?р кир?к сезг? д?,

Кир?к ??ммбезг? д?!

Б?йр?мне кем китер??

Ч?ч?кл?рме, г?лл?рме?

Бураннармы,?илл?рме?

?лл? якын дуслармы?

1 нче алып баручы.

Б?йр?м д? б?йр?м дибез.

?ле бит кунакларга б?ген безд? нинди б?йр?м ик?нен д? ?йтм?дек.

2 нче алып баручы.

?йе шул. Б?ген безд? зур б?йр?м – “?д?плелек б?йр?ме”

1нче алып баручы. ?д?пле булуны син ничек а?лыйсы? со?, дустым?

2 нче алып баручы. ?д?пле булу ?н? шул “Ис?нмесез” с?зенн?н башлана да инде. Ул – кешел?р бел?н аралаша бел?, аларга игтибарлы, инсафлы булу диг?н с?з. ??ркем башкалардан игтибар, игелеклелек, ягымлы караш ??м х?рм?т к?т?. Л?кин моны? сере шунда: ?зе инсафлы,т?рбияле, яхшы кешег? ген? башкалар ??рвакыт яхшылык эшл?рг? тырышачак.

Без – б?хетле халык. Туган телебез – б?ек Тукайлар, ??лилл?р теле.Телебез матур с?зл?рг? бик бай. Шуларны? кадерен белеп яшик, дуслар!

1нче укучы.

И кадерле туган телем – татар теле!

Бу д?няда си?а ти?н?р юктыр сыман.

Уйлар, хисл?р, с?юл?рем, н?фр?тл?рем,

Кайгы – х?ср?т, шатлыкларым – си?а сыйган!

  Алып баручы.

Таза булыйк, матур булыйк, к?рк?м булыйк.

С?йл?шк?нд? матур с?зл?р ген? с?йлик.

Р?н?ем?сен, боекмасын дис?? к??ел,

Изге с?зл?р, ?ылы куллар, шатлык кир?к!

?д?п т?бе - матур гад?т.

-Кадерле укучылар! “Телд?н журналны? максатын ачыклау ?чен, “Ышаныч почтасы” оештырган идек. Хатлардан к?ренг?нч?,сезне к?п т?рле сорау борчый ик?н. Х?зер аларны? кайберл?ре бел?н танышып ?тик.

1. Матур с?зл?р к?п, л?кин аларны ничек кулланырга?

2. К?рк?м гад?тл?рг? ничек ия булырга?

3. ?йд? ?ниг? булышу игелекле эшме, ?лл? ш?фкатлелекме?

4. Матур буласым кил?. Мо?а ничек ирешерг??

Бу сорауларны? нигезен ?д?плелек м?с?л?л?ре, к?рк?м гад?тл?рг? ия буласы кил? хисе т?шкил ит?. Алардан сезне? бу турында уйлануыгыз к?рен?. Сез барыгыз да матур ?д?бият,газета журналлар ?.б. ларны укып к?п вакыйга бел?н танышасыз.

? без б?ген “?д?плене? к?лм?ге с?д?пле, ?зе матур гад?тле” диг?н темага телд?н журнал чыгарабыз. Аны? эпиграфы итеп:

Кеше холкын к?з?т,

?зе?некен т?з?т,-

Диг?н халык м?кален алырбыз. Журналны? битл?рен ача барып,к?рк?м гад?тл?рг? ия булу, ?з-?зе?не ?д?пле тоту кагыйд?л?ренбел?н танышырбыз. Журналыбызны? 1 нче битен ачыйк.

Халкыбыз элек-элект?н “Чисталык”,”П?хт?лек”,”Кыюлык”, “Батырлык”, диг?н с?зл?рне еш кулланган,?зенд? шул сыйфатларны тупларга тырышкан. Кеше шулай ?д?пле булырга ?йр?нг?н. Без бер к?нд? ген? д? к?пме кеше бел?н очрашабыз. И? беренче чиратта аларны? тышкы кыяф?тен?,й?зен? ??м ничек киен?ен? игтибар ит?без. ?д?пле кешене ?лл? каян к?реп алабыз. Й?зен?карап,кешене? н?рс? турында уйлавын,фикерен,к?ефен,характерын бел? алабыз. “2”ле алсагыз, кайгырасыз,? “5” ле алсагыз, шатланасыз.Уйлану, ?зе?не гаепле итеп сиз?, алдалау н?рс?дер яшер? хисл?ре д? й?зебезд? “языла”. Кайбер кешене? й?зе бик кырыс, х?тта усал да була. Андыйлар бел?н с?йл?ш? д?, дуслашу да бик авыр. Без еш кына “Аеы? нинди кеше булуы й?зен? язылган”, диг?н с?зл?рне ишет?без. Сез кес?гезд? к?зге й?рт?сездер, к?згег? карап й?зегезне ?зг?рт? к?нег?л?ре ясагыз (уйланыгыз, ?зегезне гаепле итеп сизегез, к?зл?регезне як-якка борыгыз, каш сикертегез, усал итеп карагыз). Кайсы очракта сез ?зегезг? матур булып к?рендегез?(Укучыларны? ?авабы ты?лана).

?йе,укучылар, й?з-бит, кыяф?т- кешене? к??ел к?згесе ул, ? ?зенд?ге эчке кичерешл?рне тыя бел? зур осталык сорый. Мондый ямсез билгел?рне й?зегезд? чагылдыра к?рм?гез, болар сезне? матур, н?фис битегезне ямсезли ген?. Гел елмаегыз, матур итеп кен? к?легез.

К?л? белеп к?л?рг? кир?к. Кайбер??л?р:”Моны? н?рс?се бар, без к?л?рг? яратабыз”,- дип ?йтер. Л?кин урынлы к?л? белегез. М?с?л?н, к?лкеле вакыйга, х?л булганда к?лс??, си?а башкалар да кушылып к?л?,ял итеп ала. К?л? кешене? к?ефен к?т?р?. ?г?р д? инде башкалар к?леп беерг?ч, шаркылдап к?л?егезне д?вам ит?сез ик?н “,-дип уйларга м?мкин. “К?лке б?лм?се”нд? кемн?рне? булганы бар? “К?лке б?лм?се нд? ген? т?гел”, тиешле урында к?легез, кешел?рг? шатлык китерегез. К?л? – безне? организмны? авыр хисл?рд?н бушануы да ?ле ул. К?нд?лек тормышта кешел?р бел?н очрашканда, без ??рвакыт бер с?зне еш кабатлыйбыз. Ул нинди с?з?

?йе,ул “Ис?нмисез!” диг?н с?з. “Телд?н журналны?” бу битен д? “Ис?нмесез”! дип атадык. Д?ресне елмаеп ис?нл?ш?д?н башлыйбыз. К?ршел?р ?. б бел?н д? елмаеп ис?нл?ш?без. Радио ??м телевизордан дикторларны? “Х?ерле ирт?, милл?тт?шл?р!”диг?н ягымлы тавышларын ишет?без. Халкыбызны? ??р урында таныш булмаган ??р кеше бел?н ис?нл?ш? ??м х?ерле ирт? тели торган матур гад?те бар. Кешене? к?рк?м булуы ?н? шул “Ис?нмесез”! с?зенн?н башлана да инде.

“Ис?нмесез!” дип ?йт?” “Мин сине к?р?м,”б?хет телим” диг?н с?з ик?н. Кайбер очракларда игтибарсызлык н?ти??сенд?, билгеле, бу кагыйд?л?рне? ?т?лм?ве д? м?мкин. Сезне? шундый х?лл?р турында укыганыгыз яки андый вакыйгаларны к?з?тк?негез юкмы? (укучыларга с?з бирел?).

1нче укучы. М?кт?п коридорында бер т?ркем укытучылар с?йл?шеп тора. Класс ?ит?кчесен к?реп алдым да: “Ис?нмесез,Галия апа”-дип узып киттем. Мин д?рес эшл?демме?”

2 нче укучы. Мин, Р?мисне уйнарга чакырмакчы булып, аларны? ?йл?рен? бардым. Ишекне ?нисе ачты. Шунда мин:”Р?мис ?йд?ме?”-дип сорадым. Мин нинди ялгыш ?иб?рдем? Ми?а бу очракта нинди сыйфатлар ?итешми? (Игтибарсызлык).

- Ис?нл?ш? с?з башлап ?иб?р? ?чен ачкыч та булып тора. Кешен? эчке културасын бел?се? килс?, аны? бел?н г?п кор,дил?р. С?йл?ш?,??г?м?д?ш була бел? д? кир?к безг?. Борынгылар: “Яхшы с?з – ?ан азыгы”,- дип юкка гына ?йтм?г?нн?р. С?з кешене с?ендер? д?, к?ендер? д?, д?ртл?ндер? ??м оялта да бел?. ?д?псез с?йл?шк?н кешел?рне еш очратабыз.”Ышаныч почтасы “ ?ыеп барган ??м безг? укырга т?кдим итк?н кайсы мисалларны ?зегезг? хас дип уйлыйсыз?

1. ?зе с?йли, ?зе башын боргалый.

2. С?йл?шк?нд? бармагы бел?н т?ртеп к?рс?т?.

3.Аякларын бер урында гына тота алмый.

4. Ипт?ше бел?н с?йл?ш?, ?зе читк? карый.

5. С?йл?шк?нд? п?лт? с?д?бен боргалый.

6. Кеше с?зен б?лдер? д?, ?зе с?з башлый.

7. ?зе с?йл?ш?, ?зе к?нбагыш ашый.

«Журнал» ыбызны? “Шифалы с?зл?р” диг?н битен ачабыз.(укучыларны? ?авабы ты?лана). Белдекле, укымышлы булып к?ренерг? тел?п, с?йл?мг? чит с?зл?р, т?рле кушаматлар керт?,”Мин” с?зен еш кабатлау,кылану ??г?м?д?ше?не? ачуын гына китерерг? м?мкин. Матур итеп с?йл?ш? ?чен матур с?зл?р д? белерг? кир?к.?д?биятны,шигырл?рне к?п укыган кеше матур итеп с?йл?ш?. С?йл?шк?нд? “шифалы” с?зл?рне д? кулланырга онытмагыз.

Х?зер “Хикм?тле урындык” уенын уйнап алыйк. Бу юлы урындыкка утырган укучылар ?зл?ре белг?н барлык “шифалы” с?зл?рне ?йт?л?р.

“Шифалы “ с?зл?р:

Р?хим итегез. Х?ерле ирт?.

Гафу итегез. Х?ерле к?н.

Р?хс?т итегез. Х?ерле кич.

Ис?нмесез. М?мкинме?

Сау булыгыз. Р?хм?т.

Хушыгыз. Зин?ар.

Юлларыгыз у? булсын Армый эшл?гез.

?нил?рг?, ?бил?рг?, ?тил?рг? нинди матур с?зл?р ?йтеп була? (Кадерле ?нием, кадерле ?бием, алтыным,с?еклем, б?гырем,ки??шчем ?.б.)

“Журнал” ыбызны? алдагы бите “ Гигиена ??м с?лам?тлек” дип атала.

Гигиена ??м с?лам?тлеге? турында кайгырту да зур ???миятк? ия. Ислам ?хлагында т?нне, киемне, урын-?ирне ?. б. Чиста тоту турында ?йтел?. Каюм Насыйри да “Т?рбия китабы” нда “ Кешене? чисталыгы- намусында” ик?нлеген ?йт?. Чиста ??м п?хт? булу –кыймм?тле сыйфатларны? берсе.Чиста итеп ?ыештырган ?йд? чиста ашяулык ?стенд? ялтырап торган савыт-сабадан ашау шундый к??лле. Шапшаклык –?зе?не д?,башкаларны да х?рм?т итм?? ул. Чисталыкка сезне? м?н?с?бетегез нинди? ?йд?гез, моны тикшереп карыйк.

1.Кулларыгызны ?ст?лг? куегыз. Кулыгыз чистамы,тырнаклар киселг?нме?

2.К?лм?к, чалбар ?т?кл?нг?нме?

3.Муен, колаклар юылганмы?

4.Тешл?р чистартылганмы7

5.Аяк киемегез кремланганмы?

6.Кес?гезд? куляулык бармы?

«Журнал»ыбызны? “Игелеклелек,ш?фкатлелек” диг?н битен ачыйк.

Кош- очар ?чен, кеше б?хет ?чен яратылган.Безне? ??ркайсыбызны? б?хетле буласы кил?. Б?хетне ??ркем ?зенч? а?лый.Тамагы тук, ?с-башы б?тен булса да, кеше ?зен б?хетле итеп сиз?. Куанычлы эшл?ребез д? б?хет. ? б?хетне? д? и?-и? олысы була ик?н. Ул - ?тиле-?ниле, аларга игтибарлы ??м м?рх?м?тле булу.

Тормышны безг? ?нил?р бирг?н. Алар баларын игелекле ??м т??фыйклы, и? зур кеше булыр, дип ?метл?н?л?р. ? и? зур кеше нинди була?

Сез ?ти-?нил?рг?, ?би- бабайларга, карт- карчыкларга, к?рше- к?л?нн?рг?, ятимн?рг? игтибарлы була бел?сезме? Сезне? нинди игелекле эшл?р эшл?г?негез бар?

?йе, игелекле кешене ??ркем ярата, х?рм?т ит?.(?нил?р турында ?ыр).

Укучылар! ?нил?рг?,?тил?рг?, укытучы апаларга нинди матур с?зл?р ?йтеп була? Ягез, ?йтеп карыйк ?ле.(?нил?рг?- алтыным, берген?м с?еклем, б?грым ?.б. ?тил?рг?- кадерлем,яклаучым, матурым ?. б.укытучы апаларга- х?рм?тле, яраткан укытучым, ки??шчем.

?йе, нинди матур с?зл?р болар. Яхшы с?з – ?ан азыгы, дил?р бит. ??р ирт?д? - х?ерле к?н, кичен тыныч йокы тели белегез. Бу с?зл?рне ешрак ?йтеп ??ркемне ешрак шатландырыгыз. Матур с?зл?р ишетеп ?лк?нн?р сезг? елмаерлар,аларны? к?ефе к?т?релер.

1.(Укучылар инсценировка к?рс?т?л?р.) Бер малай, сагыз ч?йни-ч?йни, юлны аркалы чыгып бара. Ян?ш?д?н ген? кулына авыр сумка к?т?рг?н ?би д? атлый. ? малай к?рми д?. Ул малай урынында булсагыз сез н?рс? эшл?р идегез?

2. Бала мавыгып р?сем ясый. Шулчак д?? ?нисе: “Балам, к?злегемне ген? табарга булыш ?ле, кая гына ик?н?” – дип энд?ш?, “? бала: “Аптыратма инде, шунда гынадыр”,-ди. ? д?? ?нисе уфылдый-уфылдый ?аман эзл?н?. Бала д?рес эшлиме?

3. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш т?рг?к ?йбере бар. Ян?ш?сенн?н диярлек бер малай бара “Бабай,- ди ул а?а,-сезне? бер т?рг?гез т?шеп калды”.-“Юк, улым, уземд?”,- ди бабай. ? малай: “ Бабай, сине? бит биш т?рг?ге? бар иде, ? х?зер кулы?да д?рт кен?.” Бабай а?а каршы болай ди: “Улым, син математиканы яхшы ?зл?штерг?нсе?, л?кин бер кагыйд?не белмисе? ик?н”. Ягез ?ле, укучылар, малай нинди кагыйд?не белм?г?н? Аны? урынында сез булсагыз, н?рс? эшл?р идегез?

Журналыбызны? битен ачабыз. Анда т?б?нд?гел?р язылган;

.- ма;.- ма;

. –м?;.- м?;

Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшл?рне эшл?рг? яравын, ? кайсыларын ярамавын а?латкан с?зл?р ?йтегез.

М?с?л?н: алдама, мактанма, бозма, сугышма, б?рм?, сукма, т?ртип бозма, уссаланма ?.б.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Яхшы суз-жан азыгы »

Яхшы сүз- җан азыгы.

Максат. Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагат урыннрда әдәпле булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.

Җихазлау. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле “, “Яхшы сүз җанга рәхәт”, “Олыласаң олыны , олыларлар үзеңне”, “Инсафлының теле саф”, “Рәхим итегез”, “Зинһар өчен”, “Рәхмәт”, “Хәерле көн”,һ.б. дигән сүзләр язылган плакатлар.

Алып баручы.

“Исәнмесез”, диеп башлыйм сүзем,

Танышулар шулай башлана.

“Исәнмесез”, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта ,күңел шатлана.


Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар , дуслар!

Хәерле көннән сезгә! Көнне башланганда

Һәрбер кеше изгелекләр теләргә , бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне ях-

шы сүз белән башласаң , көнең дә матур үтәр, диләр. Дуслар , әйдәгез , бер-беребезне,

кунакларны яңа көн белән котлыйк.


1 нче бала. Яңа көн тынычлык алып килсен!


2 нче бала. Әти- әниебезгә һәм барча кешегә ягымлы булыйк!


3 нче бала.Яңа көндә яңа “5” леләр алыйк!


4 нче бала. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк1


5 нче бала.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?


6 нче бала.

Әйт кенә тәмле сүз –

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз –

Һәркемдә көләч йөз.


7 нче бала.

Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай , такта чәй “, - дип

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Безгә кунакка килегез, көтәбез,

Бәйрәм күреп китәрсез.


1 нче бала.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит –

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,

Бәйрамнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммбезгә дә!


Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләрме , гөлләрме?

Бураннармы ,җилләрме?

Әллә якын дуслармы?


1 нче алып баручы.

Бәйрәм дә бәйрәм дибез.

Әле бит кунакларга бүген бездә нинди бәйрәм икәнен дә әйтмәдек.


2 нче алып баручы.

Әйе шул. Бүген бездә зур бәйрәм – “Әдәплелек бәйрәме”


1нче алып баручы. Әдәпле булуны син ничек аңлыйсың соң , дустым?


2 нче алып баручы. Әдәпле булу әнә шул “Исәнмесез” сүзеннән башлана да инде. Ул – кешеләр белән аралаша белү , аларга игтибарлы, инсафлы булу дигән сүз. Һәркем башкалардан игтибар, игелеклелек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Ләкин моның сере шунда: үзе инсафлы,тәрбияле, яхшы кешегә генә башкалар һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышачак.

Без – бәхетле халык. Туган телебез – бөек Тукайлар, Җәлилләр теле.Телебез матур сүзләргә бик бай. Шуларның кадерен белеп яшик, дуслар!


1нче укучы.

И кадерле туган телем – татар теле!

Бу дөняда сиңа тиңнәр юктыр сыман.

Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

Кайгы – хәсрәт, шатлыкларым – сиңа сыйган!


Алып баручы.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел,

Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык кирәк!


Әдәп төбе - матур гадәт.

-Кадерле укучылар! “Телдән журналның максатын ачыклау өчен, “Ышаныч почтасы” оештырган идек. Хатлардан күренгәнчә ,сезне күп төрле сорау борчый икән. Хәзер аларның кайберләре белән танышып үтик.

1. Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга?

2. Күркәм гадәтләргә ничек ия булырга?

3. Өйдә әнигә булышу игелекле эшме, әллә шәфкатлелекме?

4. Матур буласым килә. Моңа ничек ирешергә?

Бу сорауларның нигезен әдәплелек мәсәләләре, күркәм гадәтләргә ия буласы килү хисе тәшкил итә. Алардан сезнең бу турында уйлануыгыз күренә. Сез барыгыз да матур әдәбият,газета журналлар һ.б. ларны укып күп вакыйга белән танышасыз.

Ә без бүген “Әдәпленең күлмәге сәдәпле , үзе матур гадәтле” дигән темага телдән журнал чыгарабыз. Аның эпиграфы итеп:


Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен төзәт,-

Дигән халык мәкален алырбыз. Журналның битләрен ача барып ,күркәм гадәтләргә ия булу , үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләренбелән танышырбыз . Журналыбызның 1 нче битен ачыйк .

Халкыбыз элек-электән “Чисталык”,”Пөхтәлек”,”Кыюлык”, “Батырлык”, дигән сүзләрне еш кулланган,үзендә шул сыйфатларны тупларга тырышкан . Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән. Без бер көндә генә дә күпме кеше белән очрашабыз . Иң беренче чиратта аларның тышкы кыяфәтенә,йөзенә һәм ничек киенүенә игтибар итәбез. Әдәпле кешене әллә каян күреп алабыз. Йөзенәкарап,кешенең нәрсә турында уйлавын,фикерен,кәефен,характерын белә алабыз. “2”ле алсагыз , кайгырасыз,ә “5” ле алсагыз , шатланасыз.Уйлану , үзеңне гаепле итеп сизү, алдалау нәрсәдер яшерү хисләре дә йөзебездә “языла”. Кайбер кешенең йөзе бик кырыс, хәтта усал да була. Андыйлар белән сөйләшү дә, дуслашу да бик авыр. Без еш кына “Аеың нинди кеше булуы йөзенә язылган”, дигән сүзләрне ишетәбез. Сез кесәгездә көзге йөртәсездер , көзгегә карап йөзегезне үзгәртү күнегүләре ясагыз (уйланыгыз, үзегезне гаепле итеп сизегез , күзләрегезне як-якка борыгыз , каш сикертегез, усал итеп карагыз). Кайсы очракта сез үзегезгә матур булып күрендегез?(Укучыларның җавабы тыңлана).

Әйе,укучылар, йөз-бит, кыяфәт- кешенең күңел көзгесе ул , ә үзендәге эчке кичерешләрне тыя белү зур осталык сорый. Мондый ямсез билгеләрне йөзегездә чагылдыра күрмәгез, болар сезнең матур, нәфис битегезне ямсезли генә. Гел елмаегыз, матур итеп кенә көлегез.

Көлә белеп көләргә кирәк. Кайберәүләр:”Моның нәрсәсе бар, без көләргә яратабыз”,- дип әйтер . Ләкин урынлы көлә белегез. Мәсәлән, көлкеле вакыйга, хәл булганда көлсәң, сиңа башкалар да кушылып көлә ,ял итеп ала. Көлү кешенең кәефен күтәрә . Әгәр дә инде башкалар көлеп беергәч, шаркылдап көлүегезне дәвам итәсез икән “,-дип уйларга мөмкин . “Көлке бүлмәсе”ндә кемнәрнең булганы бар? “Көлке бүлмәсе ндә генә түгел” , тиешле урында көлегез, кешеләргә шатлык китерегез. Көлү – безнең организмның авыр хисләрдән бушануы да әле ул. Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз. Ул нинди сүз?

Әйе,ул “Исәнмисез!” дигән сүз. “Телдән журналның” бу битен дә “Исәнмесез”! дип атадык. Дәресне елмаеп исәнләшүдән башлыйбыз. Күршеләр һ. б белән дә елмаеп исәнләшәбез . Радио һәм телевизордан дикторларның “Хәерле иртә, милләттәшләр!”дигән ягымлы тавышларын ишетәбез. Халкыбызның һәр урында таныш булмаган һәр кеше белән исәнләшә һәм хәерле иртә тели торган матур гадәте бар. Кешенең күркәм булуы әнә шул “Исәнмесез”! сүзеннән башлана да инде.

“Исәнмесез!” дип әйтү” “Мин сине күрәм,”бәхет телим” дигән сүз икән. Кайбер очракларда игтибарсызлык нәтиҗәсендә, билгеле , бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин. Сезнең шундый хәлләр турында укыганыгыз яки андый вакыйгаларны күзәткәнегез юкмы? (укучыларга сүз бирелә).

1нче укучы. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора . Класс җитәкчесен күреп алдым да: “Исәнмесез,Галия апа”-дип узып киттем. Мин дөрес эшләдемме?”

2 нче укучы. Мин, Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бардым . Ишекне әнисе ачты. Шунда мин:”Рәмис өйдәме?”-дип сорадым. Мин нинди ялгыш җибәрдем? Миңа бу очракта нинди сыйфатлар җитешми? (Игтибарсызлык).

- Исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенң эчке културасын беләсең килсә, аның белән гәп кор,диләр. Сөйләшә,әңгәмәдәш була белү дә кирәк безгә. Борынгылар: “Яхшы сүз – җан азыгы”,- дип юкка гына әйтмәгәннәр. Сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә , дәртләндерә һәм оялта да белә. Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне еш очратабыз .”Ышаныч почтасы “ җыеп барган һәм безгә укырга тәкдим иткән кайсы мисалларны үзегезгә хас дип уйлыйсыз?

1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый.

2. Сөйләшкәндә бармагы белән төртеп күрсәтә.

3.Аякларын бер урында гына тота алмый.

4. Иптәше белән сөйләшә , үзе читкә карый.

5. Сөйләшкәндә пәлтә сәдәбен боргалый.

6. Кеше сүзен бүлдерә дә, үзе сүз башлый.

7. Үзе сөйләшә, үзе көнбагыш ашый.

«Журнал» ыбызның “Шифалы сүзләр” дигән битен ачабыз.(укучыларның җавабы тыңлана). Белдекле, укымышлы булып күренергә теләп, сөйләмгә чит сүзләр , төрле кушаматлар кертү ,”Мин” сүзен еш кабатлау,кылану әңгәмәдәшеңнең ачуын гына китерергә мөмкин . Матур итеп сөйләшү өчен матур сүзләр дә белергә кирәк .Әдәбиятны,шигырләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә . Сөйләшкәндә “шифалы” сүзләрне дә кулланырга онытмагыз.

Хәзер “Хикмәтле урындык” уенын уйнап алыйк . Бу юлы урындыкка утырган укучылар үзләре белгән барлык “шифалы” сүзләрне әйтәләр.

“Шифалы “ сүзләр:

Рәхим итегез. Хәерле иртә.

Гафу итегез. Хәерле көн.

Рөхсәт итегез. Хәерле кич.

Исәнмесез. Мөмкинме?

Сау булыгыз. Рәхмәт.

Хушыгыз. Зинһар.

Юлларыгыз уң булсын Армый эшләгез.


Әниләргә, әбиләргә, әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була? (Кадерле әнием, кадерле әбием, алтыным,сөеклем, бәгырем,киңәшчем һ.б.)

“Журнал” ыбызның алдагы бите “ Гигиена һәм сәламәтлек” дип атала.

Гигиена һәм сәламәтлегең турында кайгырту да зур әһәмияткә ия. Ислам әхлагында тәнне, киемне, урын-җирне һ. б. Чиста тоту турында әйтелә. Каюм Насыйри да “Тәрбия китабы” нда “ Кешенең чисталыгы- намусында” икәнлеген әйтә. Чиста һәм пөхтә булу –кыйммәтле сыйфатларның берсе.Чиста итеп җыештырган өйдә чиста ашяулык өстендә ялтырап торган савыт-сабадан ашау шундый күңлле. Шапшаклык –үзеңне дә ,башкаларны да хөрмәт итмәү ул. Чисталыкка сезнең мөнәсәбетегез нинди? Әйдәгез, моны тикшереп карыйк.

1.Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз чистамы,тырнаклар киселгәнме?

2.Күлмәк, чалбар үтүкләнгәнме?

3.Муен, колаклар юылганмы?

4.Тешләр чистартылганмы7

5.Аяк киемегез кремланганмы?

6.Кесәгездә куляулык бармы?

«Журнал»ыбызның “Игелеклелек,шәфкатлелек” дигән битен ачыйк.


Кош- очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый .Тамагы тук , өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез дә бәхет . Ә бәхетнең дә иң-иң олысы була икән. Ул - әтиле-әниле, аларга игтибарлы һәм мәрхәмәтле булу.

Тормышны безгә әниләр биргән. Алар баларын игелекле һәм тәүфыйклы, иң зур кеше булыр, дип өметләнәләр. Ә иң зур кеше нинди була?

Сез әти-әниләргә, әби- бабайларга, карт- карчыкларга, күрше- күләннәргә, ятимнәргә игтибарлы була беләсезме? Сезнең нинди игелекле эшләр эшләгәнегез бар?

Әйе , игелекле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.(Әниләр турында җыр).


Укучылар! Әниләргә,әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? Ягез, әйтеп карыйк әле.(Әниләргә- алтыным, бергенәм сөеклем, бәгрым һ.б. әтиләргә- кадерлем ,яклаучым, матурым һ. б.укытучы апаларга- хөрмәтле, яраткан укытучым, киңәшчем.


Әйе, нинди матур сүзләр болар. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр бит . Һәр иртәдә - хәерле көн, кичен тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп һәркемне ешрак шатландырыгыз. Матур сүзләр ишетеп өлкәннәр сезгә елмаерлар ,аларның кәефе күтәрелер.


1.(Укучылар инсценировка күрсәтәләр.) Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркалы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби дә атлый. Ә малай күрми дә. Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

2. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: “Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?” – дип эндәшә, “Ә бала: “Аптыратма инде, шунда гынадыр”,-ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

3. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйбере бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара “Бабай,- ди ул аңа,-сезнең бер төргәгез төшеп калды”.-“Юк, улым, уземдә”,- ди бабай. Ә малай: “ Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә.” Бабай аңа каршы болай ди: “Улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”. Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз , нәрсә эшләр идегез?

Журналыбызның битен ачабыз. Анда түбәндәгеләр язылган;

...- ма; ...- ма;

... –мә; ...- мә;

Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне эшләргә яравын , ә кайсыларын ярамавын аңлаткан сүзләр әйтегез.

Мәсәлән: алдама, мактанма, бозма, сугышма, бәрмә, сукма, тәртип бозма, уссаланма һ.б.


Ә хәзер журналыбызның соңгы битен ачабыз. Ул “Соңгы сүз” дип атала.

Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим .

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә . Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игтибар итә һәм әнисе янына килә . Әни , нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың ?- ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.

Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”-ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә , кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,- ди.

Менә сез дә уйга калдыгыз. Уйланыгыз, укучылар. Иң яхшысы начарлыкны эшләмәү, Яхшылыкка ни җитә!

Без бүгенге класс сәгатендә миһербанлылык орлыклары “чәчтек” дип уйлыйбыз. Алар уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без бик шат булыр идек. Ул үсентеләрнең җимешләрен күреп сөенергә насыйп булсын

“Яхшы сүз – җан азыгы”

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?


-Укучылар , ә хәзер түбәндәге мәкалне дәвам итегез: кош очар, ә кеше... (бәхет өчен яратылган).

- Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?(Тамак тук , өс бөтен, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч , ихтирамлы булу кирәк. Матур буй- сын, сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әти-әни, туганнарың исәнлеге, гаиләдә аңлашып яшәү мөһим.)

- Санап үтелгән шушы сыйфатлар мәңгелекме? Һәм аларны ничек сакларга? (Кадерләп сакларга кирәк).

-Кешеләрнең күңелләре дә нечкә кыл сыман . Аларны да саклый белү зарур . Ә күңелне нәрсә яралый? (Авыр сүз яралый).

- Бу турыда нинди мәкалләр беләсез?


Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми.

Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә.

Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы.

Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.


Йомгаклау. “Дөнья киң, дөнья матур”, дип җырлыйбыз.Әйе, шул киң дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт, игтибарлы мөнәсәбәт өмет итә. Шуңа күрә, гаилә нык булсын өчен , һәрберебезгә әти-әни, әби- бабай, туганнарыгызны тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә кадерләгез.

-“Яхшы сүзләр” дип атала.сезгә өйдә яхшылыкка багышланган мәкалләр һәм әйтемнәр әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, шуларны укыгыз әле.Укучылар мондый мәкал, әйтемнәр әйтергә һәм мәгнәсен аңлатып барырга мөмкин.


-Олылык- гәүдәдә түгел, акылда.

-Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.

-Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

-Холкы күркәм, күңелле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.

-Пычрак ярасы китә, күңел ярасы китми.

-Адәмне адәм иткән- әдип.

Балалар, әти-әниләр, дәү әниләр турында шигырләр , җырлар бик күп. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.







Тема:

Яхшы сүз- җан азыгы.

(дәрестән тыш чара)


















Кичәне уздыручы : Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сайфетдинова Руфия Фатиховна.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Яхшы суз-жан азыгы

Автор: Сайфетдинова Руфия Фатиховна

Дата: 21.09.2015

Номер свидетельства: 232424


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства