kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?ади Такташ "Мокамай" шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

-Укучылар, сезбушигырьненичека?ладыгызик?н, сорауларга?авапбирепкарыйк?ле.

1.-Шигырьд? туган як табигатеничектасвирлана? (Лирик герой табигатьнебикматуритептасвирлый, урманнарда – ап-аккаеннар, камыш сабакларыискиткечшаулый, алар герой к??еленд?м??геонытылмаячак)

2. - ?с?рд?геикенче герой кем? Аны?портретын автор ничексур?тли, шулюлларнытабыпукыгыз. (Икенчегероебыз–Мокамай. Ул–кара ч?чле, ко?гырт кара к?зле. Мокамай–лирик геройны? дусты. Мен?аныяратып, автор болайди:

“К?креаяклыдустым, ?анкис?гем,

Ул, Мокамайб?гърем, синиде?.(3 слайд)

3.-Дусты Мокамайбел?навторны?ниндиуртаксыйфатлары бар?

(Икесед?шук, наян, шул тик тормауларыаркасындашактыйгынакыйналганнар да инде.Аларны???рн?рс?г?исекит?.

“Берн?рс?д?безд?нкачмыйиде,

Бар н?рс?г?кулыбыз?ит?иде...”ди

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?ади Такташ "Мокамай" шигыре »

Тема. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре.

Максат.

 1. Укучыларны “Мокамай” әсәре белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

2. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.

3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.

Җиһазлау.”Мокамай” шигыре буенча рәсем, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.(1 слайд)

2. Үзбәя.

II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

1.Һади Такташның “Мокамай” шигыре белән танышу.

 –Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(2 слайд)

Җәфа чигү- авырлыклар күрү

Һәлакәт – үлем

Карак-әйбер урлаучы

Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар

Күмәк – бергә

2.Аудиоязмадан “Мокамай” шигырен тыңлау.

3. Укучыларның эчтән укулары.

4. Шигырь укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар, сез бу шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.

1.-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)

2. - Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди:

“Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,

Ул, Мокамай бәгърем, син идең.(3 слайд)

3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?

(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә.

“Бернәрсә дә бездән качмый иде,

Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...”ди

4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?

(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела

Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)

5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?

(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.

”Син адаштың, ләкин син яхшы идең...

Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша.

6.- Рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз? (рәсем буенча әңгәмә)

7.Шигырьдәге геройлар туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә юк андый ак каеннар...

-Шигырьнең беренче бүлегенә нинди исем бирер идегез?

8. –Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? (Дәфтәрдә эш)

-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай)(4 слайд)

-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)(5 слайд)

-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре)(6 слайд)

-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.

IV. Өйгә эш.

Шигырьне яттан сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.

V. Йомгаклау.

-Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?(7 слайд)

Лирик герой

Мокамай

Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур.

Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый.

-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң? (8 слайд)

(Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
?ади Такташ "Мокамай" шигыре

Автор: Шаймарданова Ландыш Атласовна

Дата: 22.01.2015

Номер свидетельства: 159775


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства