Максат: 1. Г. Тукай “Китап” шигыре белән таныштыру. 2. укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, диалогик сөйләм күнекмәсен үстерү. 3. белемгә омтылыш тәрбияләү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү.Укытучының сөйләме. Оештыру - Дәресебезне кара каршы партнерыбызга елмаюдан, сәлам бирүдән, үзегез белән таныштырып, үзегезне мактаудан башлыйк әле. - Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз. | Сыйныфны эшкә әзерләү. - | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү .
Г.Тукай “Эшкә өндәү” шигыре сәнгатьле укы | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. | Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: яхшы сүзләрне әйтә белү |
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. 1.Рәсем өстендә эш (1 слайд) Иллюц-яләр белән эш: Кайсы, кемнең әсәреннән 2. Мәкаль өстендә эш:“Белем чишмәсе - .....”(чишмә) “Источник знаний - .......”(книга) Бирем: нинди сүз төшеп калган. Китап безгә ни өчен кирәк? ФИНК- РАЙТ-РАУНД-РОБИН стр-ы б-н эш 3.Димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез инде? | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. -Су анасы, Эшкә өндәү, ... Г.Тукай Белем чишмәсе - китап -КИТАП | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сорауларга җавап бирү; танып белү: сүзләр кулланып, җөмләлр төзи белү |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. 1. Г.Тукай “Китап”шигырен уку. 2. Сүзлек эше: (укучыларның соравы буенча) 3. - Шигырьдә нәрсә турында? | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)
| Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: текстан тиешле сүзләрне мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) 1.Шигырьне укучылырдан чиратлап укыту. 2. Эчтәлеген аңлаганча бер-берсенә сөйләтү. | | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. 1.Бирем: Эчтәлек буенча бер сорау һәм җавабын язу? КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД стук-ы буенча эш. Р. Китап - ????? Сорау урынына нинди җаваплар язар идегез. Дәфтәрдә эш. 2.СТЕ ЗЕ КЛАСС струк-ы ярдәмендә исемлекләрегезне тулыландырасыз. Моның өчен сез үзегезгә иптәшләр табасыз, аларда булган сүзләрне үзегезгә өстисез. Кабатланганнарына тамга куеп барасыз. Сезгә 3мин.вакыт бирелә. Вакытыз бетте.Игътибар! Хәезр укучылар, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН стук-сы ярдәмендә иптәшләрегездә булган яңа сүзләрне өстисез. Һәр катнашучыга 30 сек. бирелә. Башлый 4нче номер астындагы укучы. | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.
(укытучыга якып парлар) | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. 1.Кемнең шигыре белән таныштык? 2.Шигырь нәрсәгә өйрәтә? | Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
| Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару |