kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фигыль юн?лешл?рен кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фигыль юн?лешл?ре темасы буенча ?йр?нг?нн?рне кабатлау, ныгыту, системага салу ?чен т?ркемн?рд? эшл?? ?чен биремн?р тупланган д?рес планы ??м конспекты. Биремн?р 3 баскыч формасында т?къдим ител?: 1нче т?ркем биремн?р фигыль юн?лешл?ре темасына багышланган. Татар телен чит тел буларак ?йр?тк?нд?, с?йл?м телен ?стер? беренче урында тора. Шуны ист? тотып, икенче т?ркем биремн?р диалог яис? полилог т?з?г? юн?лдерелде. ?ченче т?ркем биремн?р язма с?йл?м телен ??м логик фикерл?? с?л?тен ?стер? ?чен сайланды.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фигыль юн?лешл?рен кабатлау »

Казан шәһәре Совет районы 121нче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәрзиева Алисә Өлфәт кызының

8нче сыйныфында үткәреләчәк

татар теле дәресенә

планы һәм конспекты


Тема: Фигыль юнәлешләре. Ныгыту. Максатлар: 1) Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру. Фигыль юнәлешләрен гомумиләштереп кабатлау, ныгыту. 2) Укучыларның фикер йөртү сәләтен үстерү, танып белү мөстәкыйльлеген арттыру. Укучыларның логик фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан, табышмаклар чиштерү; сөйләм телен үстерү максатыннан, “Сүзне тап” уенын уйнату. 3) Мөстәкыйльлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Бер-береңә хөрмәт, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2008. – 223 б. Өстәмә материал:

  • Сафиуллина Ф. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2007. – 464 б.

  • Харисова Ч.М. Татар теле. Морфология: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010. – 128 б.

  • Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар: Абитуриентлар һәм студентлар өчен ярдәмлек / Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б.

  • http://www.tugantelem.narod.ru сайты

Җиһазлау: дәреслек, такта, акбур, презентация, карточкалар. Дәреснең тибы: кабатлау-гомумиләштерү дәресе. Дәреснең методы: укытучы сүзе, күнегүләр методы, әңгәмә, катнаш метод, тәрҗемә методы. Дәреснең принциплары: фәннилек, системалылык һәм эзлеклелек, теория һәм практика берлеге, аңлаешлылык һәм көч җитү, күрсәтмәлелек; комплекслылык; коммуникатив, туган тел үзенчәлекләрен исәпкә алу. Заманча технологияләр: компьютер технологиясе, укучыга аерым якын килеп укыту технологиясе, мәгълүмати-коммуникатив технология, сәламәтлек саклау технологиясе, Сингапур проекты, үстерелешле укыту.

  1. Актуальләштерү

  1. Исәнләшү, укучыларны барлау.

  2. Уңай психологик халәт тудыру.

  3. Берничә укучыга өй эшенә бирелгән 7нче күнегүне (93нче бит) тикшерергә тәкъдим итү: укучыларның чыгышларын тыңлау.

  4. Фигыль юнәлешләре буенча алдагы дәрестә үткәннәр буенча сораштыру үткәрү.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Фигыль юнәлешләрен ныгыту өчен биремнәр:

  • 1нче төркем өчен бирем. Тиешле фигыльләрне кулланып, җөмләләрне күчереп языгыз.

  • 2нче төркем өчен бирем. Тиешле фигыльләрне кулланып, җөмләләрне күчереп языгыз.

  • 3нче төркем өчен бирем. Бирелгән сүзләрне 5 төрле юнәлешкә куеп языгыз.

  1. Сөйләм телен үстерү өчен биремнәр:

  • 1нче төркем өчен бирем. “Яңа ел кичәсенә әзерләнү” темасына полилог төзегез.

  • 2нче төркем өчен бирем. “Яңа елга бүләк сайлау” темасына иптәшегез белән фикер алышыгыз.

  • 3нче төркем өчен бирем. “Киемнәр кибетендә” темасына әңгәмә корыгыз.

  1. Язма сөйләм телен һәм логик фикерләү сәләтен үстерүгә биремнәр:

  • 1нче төркем өчен бирем. Сүзләрне дөрес тәртипкә куеп, җөмләләр төзеп языгыз, текст төзегез.

  • 2нче төркем өчен бирем. Җөмлә килеп чыгарлык итеп, сүзләрне урыннарына дөрес куеп языгыз.

  • 3нче төркем өчен бирем. Җөмләләрне дәвам итеп бетерегез.

  1. Йомгаклау

  1. Дәрестә эшләгән эшләргә йомгак.

  2. Өй эше бирү. 94нче биттәге 6нчы күнегүне эшләргә, кагыйдәне үзләштерергә.



Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Дәрестә барыгыз да бармы? Укучылар: Әйе, апа. Барыбыз да бар, дәрескә әзер. Укытучы: Бүгенге татар теле дәресен башлап җибәргәнче, бер уен уйнап алыйк әле. Хәзер Семен бүлмәдән чыгып торыр, мин аңа бер сүз әйтәм. Семен кергәч, “Әйе”, “Юк” дип кенә җавап бирерлек сораулар биреп, сез аның нинди сүз яшерүен белергә тиеш булырсыз. Башлыйбыз! Уен. Нәтиҗә ясау. Укытучы: Бик әйбәт. Ә хәзер инде өй эшләрен тикшерербез. Сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Укучы: 93нче биттәге 7нче күнегүне эшләргә (“Безнең күршеләребез” темасына хикәя төзергә), кагыйдәне үзләштерергә иде. Укытучы: Ярый. Әйдәгез, өй эшен тикшерә башлыйк. Өй эшен тикшерү. Укытучы: Бик яхшы. Ә хәзер берничә сорауга җавап та бирик әле. Нинди категория ул фигыль юнәлеше? Ул нәрсәне белдерә? Укучы: Мәгънәсе буенча ул эш-хәлнең үтәүчегә мөнәсәбәтен белдерә. Эш-хәлнең үтәүчегә мөнәсәбәте төрлечә булырга мөмкин. Укытучы: Әйе, дөрес. Шул мөнәсәбәтләрдән чыгып, татар телендә ничә һәм нинди юнәлешләр билгеләнә? Укучы: Татар телендә фигыльләрнең биш төрле юнәлеше билгеләнә: төп юнәлеш, кайтым юнәлеше, төшем юнәлеше, уртаклык юнәлеше, йөкләтү юнәлеше. Укытучы: Бик әйбәт, дөрес. Ә төп юнәлешнең үзенчәлеге нидә? Укучы: Төп юнәлештә эш-хәлне үтәүче үзе башкара. Бу юнәлешнең кушымчалары булмый: Җил исә. Укытучы: Дөрес. Ә кайтым юнәлешенең нинди аермалы билгеләре бар? Укучы: Кайтым юнәлешендә эш-хәл үтәүчегә әйләнеп кайта; кушымчалары: -ын/-ен, -н: ю-ын-а, бизә-н-гән, сиб-ен-гән. Укытучы: Дөрес, рәхмәт. Төшем юнәлеше турында ниләр әйтә аласыз? Укучы: Төшем юнәлешендә эш-хәл предметка читтән төшә; кушымчалары: -ыл/-ел, -л. Мәсәлән: бизә-гән, ю-ыл-ган. Укытучы: Әйе, шулай. Алдагы юнәлеш нинди? Аның нинди үзенчәлекләре бар? Укучы: Уртаклык юнәлешендә эш-хәлне үтәүче берничә була яки үтәүче ярдәмче булып тора; кушымчалары: -ыш/-еш, -ш: ю-ыш-ты, көл-еш-ә-көл-еш-ә. Укытучы: Йөкләтү юнәлеше турында ниләр хәтерегездә калды? Укучы: Йөкләтү юнәлешендә үтәүчеэш-хәлне башкарырга мәҗбүр итүче; кушымчалары: -дыр/-дер, -кыр/-кер, -гыз/-гез, -кыз/-кез, -т һ.б. Мәсәлән: ю-дыр-а, сөйлә-т-ә.

Укытучы: Афәрин, булдырдыгыз. Үткән теманы әйбәт кенә үзләштергәнсез, молодцы!

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, сезне 3 төркемгә бүлергә кирәк булыр. Ирина, Анастасия, Илназ һәм Олег беренче төркем булыр, бер тирәгә тупланып утырыр. Валерия, Владислав һәм Семен – икенче төркем, шулай ук аерым утырырга кирәк булыр. Өченче төркемгә Анна, Рената һәм Александр кала. Хәзер һәр төркемгә аерым биремнәр биреләчәк, сез аларны бергә киңәшеп, дөрес итеп эшләп бирергә тиеш булачаксыз. Укытучы: Яхшы. Һәр төркемгә биремнәр карточкаларда биреләчәк. Әйткәнемчә, бергәләп уйлашып, киңәшеп, уртак фикергә килергә тырышып эшләргә кирәк булачак. Дәфтәрләрегезне дәрес азагында җыеп алачакмын, пөхтә, чиста эшләгез. Таратылган беренче биремнәр бар төркемдә дә фигыль юнәлешләрен кабатлауга багышланган. Башладык. 1нче төркем өчен бирем. Нокталар урынына бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Без бүген әнием белән керләр ... , чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. Бу күлмәк, берничә тапкыр ... булса да, төсен үзгәртмәгән. Күрше апа идәннәрен ... , чөнки үзе авырый. Тәрәзәләрне ... Лилияне чакырыйкмы?

Файдалану өчен сүзләр: юыл, юыш, ю, юдыр. 2нче төркем өчен бирем. Тиешле фигыльләрне кулланып, җөмләләрне күчереп языгыз. Алсу бүген беренче тапкыр үзенең кулъяулыгын ... . Беренче тапкыр гына юса да, Алсуның кулъяулыгы чиста ... . Алсу башта кулъяулыгын юган, аннан соң үзе дә ... . Файдалану өчен сүзләр: юылган, юынган, юган . 3нче төркем өчен бирем. Бирелгән сүзләрне 5 төрле юнәлешкә куеп языгыз. Бизәде, ки, сөртү, ясап, буяма. Укучылар төркемнәрдә эшли.

Укытучы: Беренче биремне эшләп бетерсәгез, күзләрегезне ял иттереп алыгыз әле. Физминутка. Укытучы: Афәрин, булдырдыгыз. Ә хәзер сөйләм телен үстерүгә багышланган биремнәр эшләп алырбыз. Шулай ук һәр төркемгә аерым-аерым биремнәр биреләчәк. 1нче төркем өчен бирем. “Яңа ел кичәсенә әзерләнү” темасына полилог төзегез. Терәк сүзләр: Яңа ел кичәсе (праздник, посвящённый Новому году), җыр сайлау (выбирать песню), бию әзерләү (подготовка танца), сәнгатьле итеп шигырь уку (выразительно читать стихотворение), рәсемнәр конкурсы (конкурс рисунков), чыршы бизәү (наряжать ёлку), Кыш Бабай (Дед Мороз), Кар Кызы (Снегурочка). 2нче төркем өчен бирем. “Яңа елга бүләк сайлау” темасына иптәшегез белән фикер алышыгыз. Терәк сүзләр: Яңа ел (Новый год), бүләк итү (дарить, подарить), якын кеше (близкий человек), бүләк сайлау (выбирать подарок), үз кулың белән ясалган (сделанный своими руками), күңелен күтәрү (поднять его (ее) настроение), игътибар күрсәтү (оказать внимание), шатлану (радоваться).

3нче төркем өчен бирем. “Киемнәр кибетендә” темасына әңгәмә корыгыз. Терәк сүзләр: кием (одежда), итәк сайлау (выбирать юбку), кара чалбар (черные брюки), гафу итегез (извините), бер размерга кечерәк (зуррак) күлмәк (рубашка (платье) на один размер меньше (больше), тыгыз тукыма (плотная ткань). Укучыларның чыгышы тыңлана. Укытучы: Афәрин, булдырдыгыз! Хәзер инде 3нче биремне эшләрбез. Бу биремнәр логик фикер йөртү сәләтен үстерүгә, сөйләм телен камилләштерүгә багышланган. 1нче төркем өчен бирем. Бирелгән сүзләрне дөрес тәртиптә куеп, җөмләләр төзегез һәм ул җөмләләр текст хасил итсен.

1) Яңа ел, чөнки, гаилә дусларыбыз, без, бәйрәмен, белән, былтыр, каршылаган идек. 2) хәтердә, ул, минем, сакланачак, бәйрәм, озак. 3) узган ел, үтте, ул, күңелле, мәсәлән, аеруча. 4) гаилә дә, бу, ярата, безнең, бәйрәмне, бик. 5) һәркем, көтеп, аны, ала. 6) урманда, без, аны, уздырдык. 7) кышкы, иң күңеллесе, бәйрәмнәр, арасында, Яңа ел, бәйрәме. Дөрес вариант: Кышкы бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе – Яңа ел бәйрәме. Аны һәркем көтеп ала. Безнең гаилә дә бу бәйрәмне бик ярата. Узган ел, мәсәлән, ул аеруча күңелле үтте. Чөнки былтыр без Яңа ел бәйрәмен гаилә дусларыбыз белән каршылаган идек. Без аны урманда уздырдык. Ул бәйрәм минем хәтердә озак сакланачак. 2нче төркем өчен бирем. Бирелгән сүзләрне җөмлә килеп чыгарлык итеп куеп языгыз. 1) көне, кайталар, туган якларына, яз, кошлар, әйләнеп. – Яз көне кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. 2) Казан, сокланалар, чит, килгән, матурлыгына, шәһәренең, төбәкләрдән, кунаклар. – Чит төбәкләрдән килгән кунаклар Казан шәһәренең матурлыгына сокланалар. 3) җаваплы, үз, карарга, эшеңә, кирәк. – Үз эшеңә җаваплы карарга кирәк. 4) хөрмәт, әти-әнине, яшәргә, итеп, кирәк. – Әти-әнине хөрмәт итеп яшәргә кирәк. 5) булу өчен, спорт, сәламәт, шөгыльләнергә, белән, кирәк. – Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 3нче төркем өчен бирем. Җөмләләрнең азагын уйлап языгыз. 1) Көчле яңгыр яуганга күрә, … . 2) Урманга баргач, … . 3) Бүген урамда бик салкын, … . 4) Кыш җитү белән, … . 5) Азат, тырыша-тырыша, … .

  1. Йомгаклау.

Укытучы: Димәк, укучылар, без бүгенге татар теле дәресендә фигыль юнәлешләре турында өйрәнгәннәрне ныгыттык, гомумиләштердек һәм системага салдык. Шуларга өстәп, сөйләм телен үстерүгә караган күнегүләр эшләдек. Биремнәрне әйбәт кенә эшләдегез, афәрин! Дәфтәрләрегезне җыеп, тикшереп, билгеләрне журналга төшерермен. Ә хәзер көндәлекләрегезгә өй эшен языгыз. Димәк, өйдә дәреслекнең 94нче битендәге 6нчы күнегүне эшлисез һәм кагыйдәләрне кабатлыйсыз. Бүгенгә татар теле дәресе тәмам. Чыгарга мөмкин. Укучы: Сау булыгыз! Укытучы: Сау булыгыз!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Фигыль юн?лешл?рен кабатлау

Автор: Фарзиева Алиса Ульфатовна

Дата: 24.11.2014

Номер свидетельства: 135148


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства