“Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәренә анализ” темасы буенча дәреснең план-конспекты
Максат: Әсәрнең темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү; әсәргә анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшне дәвам итү; тормышта бәхетнең үз кулыңда булуын ачыклау.
Җиһазлау: Фатих Хөсни һәм аның иҗаты турында слайдлар, эчтәлек буенча рәсемнәр, тактада язылган мәкальләр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
Хикәянең авторы кем?
Ф.Хөсни ничәнче елларда яшәгән? (1908 – 1996)
Бу әсәрне язучы язучы ничәнче елда язган? (1933).
Жанры буенча бу нинди әсәр? (Хикәя, чәчмә әсәр).
Ни өчен хикәя? ( Катнашучылар әз, вакыйгалар күп түгел).
Хикәядәге вакыйга кайсы елларда бара? (Октябрь революциясенә кадәрге еллар).
- Без бүген сезнен белән бу хикәягә анализ ясарбыз, ягъни нинди эшләрне башкарырга тиеш булабыз? (Вакыйгаларны барларга, темасын, идеясен, проблемаларын ачыкларга, төп эчтәлекне табарга).
III. Төп өлеш.
1. Слайдларга нигезләнеп, эчтәлек буенча әңгәмә үткәрү.
.
- Әсәрдә вакыйга кайсы елларда бара? (Октябрь революциясенә кадәрге елларда).
- Ул елларда кешеләрнең тормышы нинди булган? Алар ничек яшәгәннәр? (Ярлы тормышта яшәгәннәр).
- Хикәягә ясалган рәсемнәрне сюжетка туры китереп урнаштырыйк һәм алар буенча эчтәлекне искә төшерик.
2. Сюжет композициясен ачыклау
- Нәрсә ул сюжет? ( Кыскача эчтәлек).
- Нәрсә ул композиция? (Әсәрнең төзелеше).
- Композиция элементларын искә төшерәбез. (Экспозиция, төенләнеш, хәрәкәт үстерелеше, кульминация, чишелеш).
- Хикәядә экспозиция өлеше кайда? (Маһруй җиңги коймак пешерергә җыенуы, Биктимернең алырга йөгерүе).
- Төенләнеш (юлында тау очрый, Биктимер кушылган эшен оныта.).
- Хәрәкәт үстерелеше (Биктимер дөньясын онытып чана шуа, кич җитә).
- Кульминация (Әнигә ничек җавап бирергә).
- Чишелеш (Әти сүзләре).
- Хикәядә конфликт нәрсәдә? (Ярлылык һәм бәхетле балачак, әни һәм малай, әти һәм әни, әти һәм малай арасында).
3. Образларга характеристика бирү.
- Хикәядә кемнәр катнаша? (Биктимер, әни, әти, автор, таудагы балалар).
- Хикәядән өзекләр белән дәлилләп, һәр образга хас сыйфатларны әйтегез!
БИКТИМЕР – сүз тыңлаучан, бик уйнарга ярата, тырыш, ярлы гаиләдә яши, сер бирми, авыр хәлдән чыга белә, максатына ирешү өчен кайчакта зурларны тыңламаска да мөмкин.
ӘНИ – уңган, тырыш, киң күңелле хуҗабикә, балаларына дөрес тәрбия бирә, таләпчән, әтисе белән килешеп яши белә.
ӘТИ –тырыш, өйдә хуҗа, гадел, йомшак күңелле, ярлы.
АВТОР - балачак дусты, тугрылыклы, яхшы дус, җилбәзәк, лыгырдарга ярата.
4. Хикәянең темасын, идеясен, проблемасын ачыклау.
- Хикәя нәрсә турында, ягъни әсәрнең темасы нинди? (Октябрь революциясенә кадәр гади халыкның авыр тормышы турында һ.б.).
- Автор нәрсә әйтергә теләгән? Әсәрнең идеясе нинди? (Гаять авыр тормышта үскән Биктимернең тормышта үз урынын таба һ.б.).
- Нинди проблемалар күтәрелә? (Авырлыкта үткән балачак, язмышның үз кулыбызда булуы, әти дә әни дә бер сүздә булырга тиеш ).
5.Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше
Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне, фразеологизмнарны, кабатлауларны, көчле эмоцияне, чагыштыруларны, сыйфатлауларны таптыру һ.б.
6. Хикәядән нәтиҗәләр ясату
(Ярлылыкта үскән кеше дә тырышлыгы аркасында зур уңышларга ирешергә мөмкин; гаилә әгъзалары арасындагы дөрес мөнәсәбәтләр булырга тиеш; балачакның матурлыгы уен белән).
7. Әсәр ни өчен “Сөйләнмәгән хикәя” дип атала?
(Бу хәлне озак еллардан соң гына сөйли, Биктимер инженер булгач кына, бу вакыйга кызык итеп искә алына, ярлы Биктимер турында сөйләнсә, автор безнең “геройны” үпкәләтер иде).
8. Биктимер урынында булсагыз, сез нишләр идегез? ( Укучыларның җаваплары ).
9. Сезнең шундый хәлгә калганыгыз булдымы? (Җаваплар).
10. Тактада мәкальләр язылган, шул мәкальләрнең кайсысы без укыган хикәягә туры килә? (Кеше ни эзләсә, шуны таба. Теләк булса, беләк карышмый. Күп сөйләшсәң, күз тияр. Уен сүзгә мәгънә кирәк.)
IV. Рефлексия.
1) Ф. Хөсни бу хикәяне ни өчен язган? Хикәя укучыларны нәрсәгә өйрәтә? ( Әниләрне тыңларга, гаиләдә бер-береңне хөрмәт итәргә, ата - ананың ярлы булуы безгә тормышта үз юлыбызны табарга комачауламый, теләсә нинди ситуациядән дә чыгып була).
V. Йомгаклау.
1. – Шулай итеп, без сезнең белән хикәяне өйрәнүне тәмамладык. Анализ ясадык, үзебез өчен күп кенә нәтиҗәләр ясадык. Уңай якларны үрнәк итеп алдык, начарлыкны эшләмәскә кирәк дигән фикергә килдек. Әниләр - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Ата-ана дус - тату яшәсәл, балалар да тәрбияле булып үсә, уңышларга ирешә, бәхетле була.
2. Өй эше : а) “ Балачагым хәтирәсе”темасына кыска гына хикәя язып килергә.
б) Хикәягә туры килгән мәкальләр язып килергә.
в) Хикәянең сюжетын сөйләргә.
3. Укучыларның дәрестә эшчәнлегенә бер-берсенең бәя бирүе.
Өзлексез педагогик белем бирү институты
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен квалификация күтәрү курсы (“Татар теле һәм әдәбиятын укытуны оештыруга заманча таләпләр”) чыгарылыш эше
Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәренә анализ
Эшне башкаручы:
Әхмәтҗанова Мөнирә Расим кызы
“46 нчы урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы
2010