kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дуслык авырлык килг?нд? сынала.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу д?рес 7 нче сыйныфны? рус т?ркеменд? ?тк?рел?. ?леге д?ресне? темасы: "Дуслык авырлык килг?нд? сынала.". Бу д?ресне ?тк?рг?нд? мин т?б?нд?ге максатларны куйдым:1. “Дуслык авырлык килг?нд? сынала “ текстыны?               эчт?леген а?лап укырга ?йр?т?. 2. Б?йл?нешле с?йл?м телен ?стер?. 3. Т?рле халык м?кальл?ре аша укучыларда дуслык хисе т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дуслык авырлык килг?нд? сынала. »

Тема: “ Дуслык авырлык килгәндә сынала”.

Максат. 1. “Дуслык авырлык килгәндә сынала “ текстының эчтәлеген аңлап укырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Төрле халык мәкальләре аша укучыларда дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар, яңа сүзләр язылган таблицалар, төрле милләт халыкларының рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

  • Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, мин сезгә өй эшен өч төркемгә бүлеп биргән идем. Әйдәгез, тикшереп китик. Беренче төркемгә үзегез яраткан хайваннарыгыз турында сөйләргә, икенче төркемгә сорауларга җавап бирергә әзерләнергә, ә өченче төркемгә “ Бүре белән Тиен” текстын укырга өйрәнергә иде.

( өй эшен тикшерү)

_ Балалар , әйтегез әле , хайваннар безнең тормышта нинди урын алалар, аларны ничек атап була? ( укучыларның җаваплары)

  • Әйе, менә сез хайваннар безнең дусларыбыз, - дидегез. Ә менә сез дус, дуслык сүзен ничек аңлыйсыз? Сезнең фикерегезчә дус нинди булырга тиеш? ( укучыларның җаваплары язып барыла)

  • - Өй эшендә сезнең кайберләрегез хайваннар турында сөйләргә өйрәнеп килде. Ә хәзер әйдәгез тактадагы җөмләне укыйк. ( бБашта үзләре эчтән укыйлар, аннары бер укучы кычкырып укый)

  • Дуслык авырлык килгәндә сынала.

  • Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз? Әйдәгез әле, кем тәрҗемә итә?

  • ( укучылар тәрҗемә итәләр)

  • Менә без бүген сезнең белән “ Дуслык авырлык килгән

дә сынала “ тексты белән танышырбыз.

III. Яңа текст өстендә эш.

  • Укучылар текстны укыган вакытта сезгә аңлашылмаган сүзләр очрар. Әйдәгез әле , шуларны карап китик.

  • Сүзлек эше.

  • Якын – близкий

  • Сынды – сломался

  • Сәламәтләнде – выздоровел

  • Хастаханә – больница

  • Борчылдым – беспокоился

  • Ясадылар – сделали

  • Ныгыды – укрепилась

  • Һаман – ёще

  • Ышаныч – надежда

  • Әйдәгез, хәзер яңа сүзләр белән сүзтезмәләр анары җөмләләр төзербез.

  • (укучылар сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр)

  • Булдырдыгыз, молодцы. Укучылар, мин сезгә хәзер текстны укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз, текстта сүз нәрсә турында барганын әйтерсез.

  • ( укучылар җавапны татарча әйтәләр)

  • Укытучы укый.

  • Укучыларның җаваплары.

  • Укучылар эчтән укып чыгалар.

  • Чылбырлап уку һәм тәрңемә итү.



  • Текстка карата сораулар төзү.

  • V. Физкультминутка.

  • Диалогик сөйләм

  • Укучылар, хәзер биреләчәк эшне төркемнәргә булеп эшлиячәксез.

  • 1рәт.

  • Әйтик, дустыгыз авырды ди, сез аның өенә хәлен белергә килдегез, ди. Сезнең арада нинди сөйләшү булыр иде?

  • 2 рәт.

  • Иптәшеңә телефоннан шалтыратып, хәлен белегез һәм өй эшен әйтегез. Сезнең арада нинди сөйләшү булыр иде?

  • (5 – 6 минут вакыт ббирелә, һәр рәттән бер пар тыңланыла)

  • Ситуатив күнегүләр.

  • а) Спросите у Коли где и когда они с Сашей познакомились)

  • б) Докажите, что Коля – настоящий друг.

  • в) Убедите, что настоящий друг должен быть честным и воспитанным.

  • ( укучыларның җавплары тыңланыла)

  • Балалар, ә менә төрле милләт кешеләре үзара дус булырга тиешме? Сез ничек уйлыйсыз?

  • Әйе, укучылар, халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча беренче урында – татарлар, икенче урында – руслар, өченче урында – чувашлар һ. б.

  • ( төрле милләт халыкларының рәсемнәре күрсәтелә)

  • Бу милләтләр үзара дус , тату яшәргә тиеш. Һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәте үзләренең мәкальләрендә чагыла. Әйдәгез, шул мәкальләрне укыйк һәм тәрҗемә итик.

  • 1. Игелек эшләүче дуслар, бүләк таләп итмиләр. ( поляк)

2) Дуслары булмаган кеше, ярты гомер генә яши. (исландия)

  • 3) Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр. ( фарсы)

  • 4) Матурлык – бер көнлек, дуслык – гомерлек. ( татар)

  • 5) Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты. ( татар)

  • VI. Йомгаклау.

  • 1. Нәтиҗә ясау.

  • Укучылар, без бүген дәрестә нинди темага сөйләштек?

  • Нинди текст белән таныштык?

  • Төрле милләт халыклары ничек яшәргә тиеш?

  • ( укучылар җавап бирәләр)

  • 2. Өй эше бирү.

  • Сезгә өй эшен өч төркемгә бүлеп бирәм. Беренче төркемгә - эчтәлек сөйләргә, икенче төркемгә - “ Минем дустым” дигән темага хикәя язарга, өченче төркемгә – 8 сорау җөмлә язарга.

  • 3. Белемнәрне бәяләү.

  • 4. Саубуллашу.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Дуслык авырлык килг?нд? сынала.

Автор: Садреева Ильмира Робертовна

Дата: 29.04.2015

Номер свидетельства: 206879


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства