kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дәрес эшкәртмәсе "Нәкый Исәнбәт. "Туган ил" шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлар:
1. Н. Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Туган якка мәхәббәт уяту, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дәрес эшкәртмәсе "Нәкый Исәнбәт. "Туган ил" шигыре»



Тема: Нәкый Исәнбәт. “Туган ил"


Максатлар:
1. Н. Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Туган якка мәхәббәт уяту, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Предметара бәйләнеш: җыр сәнгате, әйләнә-тирә дөнья, рус теле һәм әдәбият
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау
Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү
Җиһазлау: Нәкый Исәнбәт портреты, аудиоязма, туган як турында картиналар, китаплар күргәзмәсе, тематик презентация

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Укучыларның эш формалары:

- сүзлек белән эш;

- әңгәмә;

- дәреслек белән эш;

- проектордан презентация карау;

- рефлексия

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-оештыру өлеше.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Актуальләштерү.

3. Өй эшен тикшерү. Нәби Дәүли турында белгәннәрне искә төшерү. Сораулар буенча җаваплар тыңлау.

II. УМ кую.

- Укучылар, берничә сорауга җавап бирегез әле:

1. Сезгә бу дөньяда иң кадерле кешеләр кемнәр?

2. Иң кадерле җир, иң якын урын дип нәрсәләрне атар идегез?

(Презентация буенча тулыландыру)

- Балалар, димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Презентацияне ачу (1 нче слайд)

- Димәк, бүген без сезнең белән туган ил турында сөйләшеп, Нәкый Исәнбәтнең тормышын, иҗатын һәм аның “Туган ил” шигырен өйрәнербез. (2-3 нче слайдлар)

Дәфтәрләргә дата, тема языла.

III. УМ өлешләп чишү.

1. Презентациядән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар уку. (4 нче слайд)

2. Балалар, нәрсә соң ул туган ил? Туган ил төшенчәсе турында сез нәрсә әйтә аласыз? Әйдәгез әле, үзегезнең туган җирегезне тасвирлап, үз фикерләрегезне әйтегез. Ә Нәкый Исәнбәт үзенең туган җирен ничек тасвирлый икән? Шагыйрьнең “Туган ил” шигырен тыңлап китик әле. (Аудиоязма куела) Шигырьне тыңладык, хәзер дәреслеккә күз салыйк.

3. Сүзлек өстендә эш. (5 нче слайд)

Сөекле – любимый

Ярлы – бедный

Хуш ис аңкуы - благоухание

Таң - заря, рассвет

Моң-зар – грусть

Балкырга - сиять

Сандугач – соловей



4. Дәреслектәге сораулар буенча әңгәмә.

- Туган илгә мәхәббәт нәрсә ул?

- Нәкый Исәнбәтнең сөекле иленә, халкына, әнисенә мәхәббәте шигырьнең кайсы строфаларында аеруча ачык күренә?

- Икенче строфаның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Соңгы строфаның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

IV. Рефлексия, бәяләү. Сорауларга җавап бирү.

- Бүген нинди тема өйрәндек?

- “Туган ил” шигырен укыганнан соң, күңелегездә нинди хисләр туды?

- Үзбәя кую. (6 нчы cлайд)

V. Өй эше. Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен сәнгатьле уку, сыйфатларны табу. (7 нче слайд)



Дәреснең дистант варианты



Дәрес барышы.

1. Мотивлаштыру-оештыру өлеше.

2. Актуальләштерү.

3. Өй эшен тикшерү. Нәби Дәүли турында белгәннәрне искә төшерү. Сораулар буенча җаваплар тыңлау. (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

II. УМ кую. Укучылар, берничә сорауга җавап бирегез әле: (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

1. Сезгә бу дөньяда иң кадерле кешеләр кемнәр?

2. Иң кадерле җир, иң якын урын дип нәрсәләрне атар идегез?



- Балалар, димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (1 нче слайд)

- Димәк, бүген без сезнең белән туган ил турында сөйләшеп, Нәкый Исәнбәтнең тормышын, иҗатын һәм аның “Туган ил” шигырен өйрәнербез. (2-3 нче слайдлар)

Дәфтәрләргә дата, тема языла.

III. УМ өлешләп чишү.

1. Презентация һәм интернеттан шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар уку. (4 нче слайд) (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

2. Балалар, нәрсә соң ул туган ил? Туган ил төшенчәсе турында сез нәрсә әйтә аласыз? Әйдәгез әле, үзегезнең туган җирегезне тасвирлап, үз фикерләрегезне әйтегез. Ә Нәкый Исәнбәт үзенең туган җирен ничек тасвирлый икән? Шагыйрьнең “Туган ил” шигыренең аудиоязмасын интернеттан табып тыңлау. (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

Шигырьне тыңладык, хәзер дәреслеккә күз салыйк.

3. Сүзлек өстендә эш. (5 нче слайд)

Сөекле – любимый

Ярлы – бедный

Хуш ис аңкуы - благоухание

Таң - заря, рассвет

Моң-зар – грусть

Балкырга - сиять

Сандугач – соловей



4. Дәреслектәге сораулар буенча әңгәмә.

- Туган илгә мәхәббәт нәрсә ул?

- Нәкый Исәнбәтнең сөекле иленә, халкына, әнисенә мәхәббәте шигырьнең кайсы строфаларында аеруча ачык күренә?

- Икенче строфаның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Соңгы строфаның мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

IV. Рефлексия, бәяләү. Сорауларга җавап бирү.

- Бүген нинди тема өйрәндек?

- “Туган ил” шигырен укыганнан соң, күңелегездә нинди хисләр туды? (ZOOM яки WhatsApp аша җавап бирәләр)

- Үзбәя кую. (6 нчы слайд)

V. Өй эше. Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен сәнгатьле уку, сыйфатларны табу. (7 нче слайд)







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Дәрес эшкәртмәсе "Нәкый Исәнбәт. "Туган ил" шигыре

Автор: Аюпова Алсу Фаитовна

Дата: 10.10.2023

Номер свидетельства: 637824


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства