Дәреснең темасы. “Ипи тоз-якты йөз”.
Сыйныф: 6нчы класс (рус төркеме)
Дәреслек: Татар теле . 6 сыйныф. Авторлар.А.Ш.Әсәдуллин, К.С. Фәтхуллова Казан.”Мәгариф” нәшрияты,2007ел.
Максат. “Ипи тоз-якты йөз”.(темасына бәйле сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү
Тыңлап укырга ирешү.
Укучыларны татар халык ашлары белән таныштыра белү.
Логик фикерләү,уйлау сәләтен ,диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, татарча
аралашуга омтылыш тәрбияләү;
Җиһазлау: дәреслек, компьютор,видеопроектор.
Дәрес барышы.
Оештыру:
Уңай психологик халәт тудыру.
1.Исәнләшү. (укытучы-укучы)
Исәнме,Ирина!
(Исәнмесез. Гөлфия Абдулловна!)
Хәлләрең ничек? (бик яхшы)
Яңалыкларың бармы? (юк, бары да искечә)
Бүген нинди һава торышы?
Бүген ничәсе?
Алай булгач, дәресне башлап җибәрәбез.
Актуальләштерү:
(укучы-укучы)
Балалар, сез бүген көндезге ашны ашадыгызмы?
-Юк, ашамадык әле.
-Ә кайчан ашыйсыз?
-Өченче дәрестән соң ашыйбыз.
-Балар бездә бүген кунаклар бар.
-Әйдәгез әле, без кунаклар белән исәнләшик.
-Исәнмесез!
Балалар, татар халкында шундый бер мәкаль бар (пословица есть). “Ипи тоз-якты йөз”.(Хлеб ,соль-приветливое лицо).
Тәрҗемә итегез. Ни өчен шулай әйтәләр?
-Татар халкы нинди халык дип уйлыйсыз, ни өчен шулай уйлыйсыз?
-Кунакчыл .
-Кунакчыл кеше кунакларны ничек каршы ала?
-Ачык йөз белән.
-Бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәнәбез?
-Кунакларны каршы алырга.
Безнең дәресебезнең темасыда “Ипи тоз-якты йөз”.( “ Без сезнең белән кунакларны каршы
алырга өйрәнәбез .
-Татарский народ какой народ повашему?
-Гостиприемный народ.
-Да, я с вами согласно.
-Татар халкы биктә кунакчыл халык.
-Сез кунакка еш йөрисезме?
-Әйе, кунакка еш йөрибез.
-Ә, сезгә кунаклар еш киләме?
-Килә бәйрәмнәрдә.
- Нинди бәйрәмнәрдә килә?
-Яңа ел бәйрәменә, туган көнгә, 8-Мартка, юбилейга.
-Кунакларны ничек каршы аласыз?
-Елмаеп.
-Табын әзерлисезме?
-Әйе,без табын әзерлибез.
Яңа теманы аңлату
Бүген без сезнең белән Ш.Галиевның “Кунаклар” шигыре белән танышабыз. .(1 слайд)
Беразгына Ш.Галиевның биографиясенә тукталып китәсем килә. Сезнең белән бергә тәрҗемә
итәбез.
Экранга карыйбыз.(Ш.Галиев портреты)(1нче слайд)
Ш.Галиев 1928 елның 20 ноябрендә туа. Апас районы Олы Бакырчы авылында . 1953 елда Казанга
килә. Казанда укый. Мәскәүгә укырга керә. Ул балаларның яраткан шагыйренә әйләнә. Кем белә
,ул безгә кемне бүләк итә? -Шәвәлине. 1982 нче елны “Куян зарядка ясый “-дигән шигыре өчен
Ганс Христиан Андерсын исемендәге почетлы дипломга лаек була. Присужден
Международный диплом имени Ганса Христиана Андерсена.
Ш.Галивның беренче җыентыгы “Камырша”исемле ,”Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр”,
“Кызык”, “Тәмле йорт”,”Котбытдин мәргән”.
Хәзер без сезнең белән “Кунаклар” шигыренә күчәбез.
Яңа сүзләр.
Табын-застолье
Өлеш-доля
Һәркемгә-каждому
Ризык- пища
Сумса-пирожок
Җитешегез-угощайтесь
Кыстатмагыз-не заставляйте упрашивать
Ашыкмагыз- не торопитесь
Татар халык-ашлары
Шигырьне балалар укый, тәрҗемә итәләр.
3 укучы укый.
Диалог төзү.(2слайд татар-халык ашлары)
Физ-пауза.(3слайд)
4.Яңа осталык һәм күнекмәләр.
Шигырь буенча табын әзерлибез. Кем матурырак табын , әзерли кунакларны оста сыйлый.
1-группа-сыйлый(угощает).
2-татар- халык ашлары турында сөйли.
3-әниең кунаклар килгәч нинди ризыкла пешерә?
4-сез нинди татар- халык ашлары яратасыз?
Шобага тотабыз.
Һәр группа үзенең төзегән диалогын сөйли.
Шәүкәт Галивка багышланган кичәдә Яна “Кунаклар” шигырен яттан сөйләгән иде, бәлки ул бүген
безгә тагын сөйләп китәр.
Чәйгә рәхим итегез. Ашыгыз тәмле булсын!(баларны өстәл янына чакыру һәм аларны татар ашлары белән авыз иттерү.)
5. Өй эше. 61 бит 9нчы күнегү. Киләсе дәрескә Ш.Галиевның табышмаклар китабын алып килергә һәм аның табышмаклары белән танышу.
6.Йөмгаклау. Балалар сез ничек уйлыйсыз бүген дәрестә үткәннәр безгә киләчәктә кирәк булыр мы? И где вы смогли бы использовать.
7.Билге. Сез үзегезгә бүгенге дәрес өчен кем нинди бәя бирер иде? (4 слайд)