kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Чы-че с?з ясаучы кушымчалар ярд?менд? я?а с?зл?р т?з? (татар теле, 3 Б сыйныфы, рус т?ркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

?леге д?рес эшк?ртм?се 3 нче сыйныфны? рус т?ркеме ?чен эшл?нде. Д?рес эшк?ртм?се И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова д?реслеге буенча эшл?че укытучылар ?чен ярд?млек р?вешенд? т?къдим ител?. Д?рест? укучылар чы-че с?з ясаучы кушымчалар  ярд?менд? я?а с?зл?р т?зерг? ??м я?а с?зл?рне с?йл?мд? кулланырга ?йр?н?л?р.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«чы-че с?з ясаучы кушымчалар ярд?менд? я?а с?зл?р т?з? (татар теле, 3 Б сыйныфы, рус т?ркеме) »

Тема: чы-че сүз ясаучы кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр төзү

(татар теле, 3 Б сыйныфы, рус төркеме)

Максатлар:

  1. Белем бирү максаты:

Өйрәнгән лексиканы һәм фигыль формаларын, -чы,-че кушымчаларын У.-В. килешен сөйләмдә дөрес куллануны камилләштерү

2) Үстерү максаты:

Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен үстерү.

3) Тәрбия бирү максаты:

Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү .

Дәрес тибы: ЛГКК

Кулланылган метод һәм алымнар:уен, аудирование, күрсәтмәлелек,

Эшчәнлек төрләре:диалогик сөйләм, телдән һәм язма күнегүләр эшләү,

Җиһазлау: ноутбук, проектор, яшелчә муляжлары, рәсемнәр


Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

    1. Исәнләшү:

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Хәерле көн!

  • Хәлләрегез ничек?

  • Бик яхшы!

  • Утырыгыз

  1. Актуальләштерү:

1)Балалар, бүген без сезнең белән һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәбез.Россиядә яшәүче халыклар элек-электән тырышлыклары, уңганлыклары, осталыклары белән дан казанган.

Народы России издавна славились трудолюбием и мастерством.

Тормыш алга бара,үзгәрә, катлаулана. Төрле ачышлар, яңа технологияләр, яңа һөнәрләр барлыкка килә һәм кайбер һөнәрләр кулланылыштан төшеп кала.

С каждым днем жизнь меняется, становится сложнее. Появляются новые технологии, новые открытия, новые профессии, а некоторые профессии теряют актуальность.

Укучылар, экранга карагыз әле!Экранда кулланыштан төшеп калган иске һөнәрләр(Презентация « Һөнәрләр»)

1Элек йортларны утын ягып җылытканнар,һәр йортта мич булган.Һәрвакыт морҗаларны чистартып торырга кирәк булган бу эшне морҗа чистартучылар башкарган.Раньше дома отапливали дровами, в каждом доме была печь. Время от времени нужно было чистить трубы и это делали трубочисты.

2Элек урамда аяк киеме чистартып утыручылар булган. Раньше на улице сидели чистильщики обуви.

3.Элек урамнарда май фонарьлары торган . һәр кичне фонарьчы фонарьларны кабызган һәм иртән сүндергән.Раньше на улицах стояли масляные фонари , фонарьщик каждый вечер их зажигал ,а утром тушил.

4Водопровод булмагач, элек суны чишмәләрдән,коелардан ташырга мәҗбүр булалар.Моны су ташучылар башкарган.Из-за того что не было водопровода люди были вынуждены возить воду из родников,колодцев.Эту работу выполняли водовозы.

2)Халык үз фикерен мәкальләр белән белдерергә ярата.Әйдәгез, хезмәт турында мәкальләрне искә төшерик!Бу мәкальләрнең кайсы бирелгән рәсемгә туры килә?(Презентация”Мәкальләр”)

3) Укучылар, ә сез нинди һөнәрләр беләсез?

Бик яхшы. Ә хәзер уйлагыз, кем турында сүз бара?

а) Ул мәктәптә эшли. Балалар укыта. (Укытучы. Әйе, экранда укытучы рәсеме чыга).

б) Ул хастаханәдә эшли. Анда кешеләрне дәвалый.

в) Ул кибеттә эшли. Төрле әйберләр сата.

г) Ул безгә матур йортлар сала

д) Ул ашханәдә эшли. Безгә бик тәмле ашлар, боткалар һәм башка ризыклар пешерә.

е) Ул безгә төрле киемнәр тегә.

4).Кем кайда эшли?














5)Сез килешәсезме?

  • Табиб укыта.

  • Бакчачы пешерә.

  • Биюче бии.

  • Тегүче сата.

  • Сатучы төзи.

  • Укытучы тегә.

  • Пешекче дәвалый

  • Төзүче утырта.

Укучылар җөмләләрне төзәтәләр. Мәсәлән: Юк, төзүче төзи. Әйе, биюче бии. ).

7. Физкультминутка

Бастык. Шүрәлия артыннан кабатлыйбыз.(экранда)

Рәхмәт, утырыгыз


  1. Өй эшен тикшерү.

а) Бу кем? (Сатучы) Сатучы кайда эшли?

Укучылар, әйдәгез “Ашамлыклар кибетендә” дигән диалогны укыйк һәм үзебездә шундый сөйләшү үткәреп карыйк.

(үрнәк)

С. – Хәерле көн!

С.А. – Исәнмесез. Сездә алма белән кәбестә бармы?

С. – Бар.

С.А. – Миңа 1 кг алма, 1 кәбестә кирәк.

С. – Рәхим итегез.15 сум .

С.А. – Рәхим итегез!Рәхмәт.

б) Рәхмәт. Бик яхшы булды. Булдырдыгыз. Ә хәзер тагын экранга карыйк.

Бу кем? (Укытучы)

Укытучы кайда эшли? (Мәктәптә)

Дөрес! Әйдәгез без Мшктшптш дигән диалогка карыйк. Без дә шундый диалог төзи алабызмы?

У: - Исәнмесез, укучылар!

у: - Исәнмесез!

У: - Хәлләрегез ничек?

у: - Бик яхшы.

У: - Утырыгыз. Без бүген һөнәрләр темасын кабатлыйбыз.

У: - Беренче бирем: - Бу кем? (рәсемнәр күрсәтә). – Бу укытучы. Һ.б.

У: - Икенче бирем: Кем нишли?

Сатучы нишли – сата.

Укытучы нишли – укыта.

Төзүче нишли – төзи.

Табиб нишли – дәвалый.

Рәссам нишли – рәсем ясый.

У: - Бик яхшы. Билгеләр (билгеләр куя).

  1. Төп өлеш.

Укучылар, әйдәгез тактадагы сүзләрне берләштерик. Балалар, кәрзиндә нинди һөнәр исемнәре бар?

  • Укытучы, төзүче, эшче, укучы, сатучы

Бу сүзләр ничек ясалган?

Бу сүзләрдә -чы, -че кушымчасы ни өчен кулланыла?

-Дөрес.ул сүз ясагыч кушымча. Кайбер һөнәр исемнәре тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -че кушымчалары ялганып ясалалар.Мәсәлән

Сату-сатучы

Уку-укучы

Төзү-төзүче

Кайсы очракта –чы, кайсы очракта –че , кушымчасы ялгыйбыз?

Дөрес,укучылар!Калын сүзләргә –чы, нечкә сүзләргә –че кушымчасын ялгыйбыз.

2)Укучылар, әйдәгез яңа сүзләрне ныгытыйк. Сезнең туганнарыгыз, әти-әниләрегез кемнәр булып эшли. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзик.

3)Уйлап карагыз. Кем нишли?


  • Китапханәче … бирә.

  • Укытучы … укыта.

  • Тегүче … тегә.

  • Төзүче … төзи.

  • Сатучы … сата.

  • Пешекче … пешерә.


(Экранда төрле рәсемнәр дә бирелә)

Мәсәлән: Китапханәче китап бирә

б) Сүзләр өстәп җөмләләрне дәфтәргә яз:

Сатучы (нинди?) (кәбестә рәсеме) сата. Һ.б.

Язып бетергәч, укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр (экранга карап тикшерәләр).


Яхшы,дәфтәрләрне җыеп алабыз.

3)Ә хәзер парлап эшлибез. Сез үскәч кем буласыз? Уйлагыз. Бер берегезне сорагыз. Мәсәлән:

  • Денис, син кем буласың?

  • Мин төзүче булам.

  • Ул нишли?

  • Ул йортлар төзи.

1-2 минут вакыты бирелә. 2-3 парга сорау бирелә (вакыт калса – барысына да).

Укытучы, укучылар,нинди генә һөнәр сайласагыз да эшегезне яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Һәр хезмәт иясе хөрмәткә ия.

  1. Өй эшен бирү.

    1. Өйдә “Минем яраткан һөнәрем” дигән темага хикәя язып килегез.

    2. Көндәлекләрне ачтык. Өй эшен язабыз. (Тактада язылган. Хикәя язу)

  2. Йомгаклау.

Без бүгенге дәрестә Һөнәрләр, һөнәр исемнәренең ясалышы турында сөйләштек. Дәрестә бик яхшы эшләдегез. (билгеләр)

Дәрес бетте, Сау булыгыз!


















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
чы-че с?з ясаучы кушымчалар ярд?менд? я?а с?зл?р т?з? (татар теле, 3 Б сыйныфы, рус т?ркеме)

Автор: Мингатина Лейсан Ахмадулловна

Дата: 30.12.2014

Номер свидетельства: 148961


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства