kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ч?ч?кл?р-тормыш биз?ге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:Б?йл?нешле с?йл?м ?стер?. “Ч?ч?кл?р-тормыш биз?ге”  (5нче сыйныфны? татар т?ркеменд? ?тк?релг?н д?рес эшк?ртм?се)

Максатлар:1.Укучылар бел?н “тормыш”,”биз?к” т?шенч?сен ачыклау, т?рле аспектларда к?заллау.2.С?йл?м эшч?нлеге т?рл?ре буенча эш барышында укучыларны?  телд?н с?йл?м к?некм?л?рен  ныгыту; аларда м?ст?кыйль ??м и?ади фикер й?рт?,чагыштыру,н?ти?? ясау кебек к?некм?л?рне формалаштыру.3.Укучыларда матурлык ,ки? к??еллелек, яхшылык, м?ст?кыйльлек  сыйфатлары т?рбиял??.

Метод: фикер алышу,??г?м?,чыгышлар,сорауларга ?авап.

?и?азлау:укучылар ?зерл?г?н презентациял?р,с?злек д?фт?рл?ре,”Татар телене? а?латмалы с?злеге”,чыгышлар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ч?ч?кл?р-тормыш биз?ге »

Кашапова Ләлә Миннәхтәм кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең “Лениногорск шәһәре 6нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе





Тема:Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Чәчәкләр-тормыш бизәге” (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максатлар:1.Укучылар белән “тормыш”,”бизәк” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектларда күзаллау.2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.3.Укучыларда матурлык ,киң күңеллелек, яхшылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.

Метод: фикер алышу,әңгәмә,чыгышлар,сорауларга җавап.

Җиһазлау:укучылар әзерләгән презентацияләр,сүзлек дәфтәрләре,”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”,чыгышлар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.Исәнләшү. Исәнмесез,балалар! Хәерле иртә!Мин сезне күрүемә бик шат!

-Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.

II.Төп өлеш.

-Укучылар, бүген безнең бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Ул “Чәчәкләр-тормыш бизәге” дип атала. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булыр,чөнки тема алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе дә.Мәҗит Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигыренә нигезләнеп, һәрберегез чәчәкләр темасына чыгышлар яки презентацияләр әзерләп килергә тиеш идегез. “ Чәчәкләр- тормыш бизәге”дигәнне ничек аңлыйсыз?(укучыларның җаваплары)

Әңгәмә үткәрү.

-“Тормыш”,”бизәк “сүзләренең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән?Әйдәгез, сүзлекне ачыйк , сүзләрнең мәгънәләрен эзлик. Бу сүзләрнең мәгънәләре болай бирелгән:”Тормыш-1)Кешенең җәмгыятьтә яшәү хәле, яшәве . 2)Гаилә корып яшәү хәле;җефетлелек.3)Гомер юлы,яшәү.4)я шәү-эшләү, эшчәнлек күренешләре.”

Бизәк-1)төрле төсләрне,сызыкларны,күләгәләрне билгеле бер формада сәнгатьчә берләштереп, чигеп,буяп,сызып,сырлап ясалган рәсем.2)Шундый ук рәсемне хәтерләткән табигый челтәр. 3)нәрсәне дә булса бизәү өчен кулланылгһәм затлы , матур әйбер; 4)Матурлый,бизи торган төсмерләр, хәрәкәтләр. 5)Берәр нәрсәнең иң күренекле ягы,мактанычы.”Димәк,чәчәкләр безнең яшәвебезне матурлый,мактый,ә тормышыбыз бизәлгән булсын өчен без үзебез дә эшләргә тиешбез булып чыга түгелме?Тикшереп карыйк.

1укучы.Мин үземнең чыгышымда сүзлек эшенә кирәкле презентация әзерләдем.(күрсәтә)

Дәлия- георгин

Чалмабаш-пион

Кашкарый-астра

Гөлчәчәк-роза

Алтын чәчәк-хризантема

Миләүшә-фиалка

Ак чәчәк-ромашка

Күкбаш,күкчәчәк-василёк

Канәфер-гвоздика

Лалә-тюльпан

Укытучы.Әйдәгез , бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куйыйк.

2 укучы.Минем чыгышым “Туган жирем җирем чәчкәләре” дип атала. Минем туган ягым табигатьнең иң гүзәл урынында урнашкан. Шәһәремне таулар, җиләк-җимешле урманнар уратып алган. Тау итәкләреннән чыккан күпләгән чишмәләр берләшеп Зәй елгасына барып кушылалар. Урман аланнарында төрле – төрле чәчкәләр үсә.Мин үземнең чыгышымда урман,кыр,бакча чәчкәләре турында шигырьләр тупладым. Тыңлап китегез әле.

Тузганак чәчәге

«Тузганак» дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сымак чәчәк атып

Утырам, балкып җирдә.

Мин хезмәт итәм кешегә,

Миндә көннең сәгате.

Таң белән бергә уянам —

Шундый минем гадәтем.

Төш җитүгә күзем йомам,

Көн яктысын аз күрәм.

Яңгыр яуса, көн буена

Керфек ачмый яшь түгәм.

Кыңгырау чәчәк

Кыңгырау чәчәкләр җилдә

Баш иеп серләшәләр.

Бер-берсенә карап, алар

Үзара сөйләшәләр:

— Охшасак та кыңгырауга,

Шалтырап чыңламыйбыз.

«Эт эчәгесе» шикелле

Үләнгә чорналмыйбыз.

— Җил чыкса, сыгылабыз без,

Өзеп алмасын, диеп.

Җил исмәгән вакытта да

Торабыз башны иеп.

Мәк чәчәге

Безнең бакчан матурлап

Балкып утыра бер мәк,

Әйтерсең ул яңа тегеп

Кигән ал ефәк күлмәк.

Мин теләп аны өзәргә

Китергән идем учны,

— Тимә, тимә!— дип, бал корты

Янымда выжлап очты.



Зәңгәр чәчәк

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Тик кешеләр яратмыйлар,

Утыйлар төрле яктан.

— Матур чәчәк булсаң да син,

Монда үсмә, кит, — диләр. —

Түтәлдә үс, кадерең булыр,

Ә монда син — чүп,— диләр

Гөләп чәчәге
Тәбәнәк кенә куакта
Җилдә җилфердәп үсәм.
Ал, кызыл ефәк кебек мин,
Хәйран калырсың күрсәң!
«Күкрәгемә кадыйм»,— димә,
Сабакта — очлы угым;
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулың

3 укучы.(презентация) Безнең бакчада нинди чәчәкләр үсә, мин шул турыда презентация әзерләдем.Бигрәк тә шунысы кызыклы булды,роза(гөлчәчәк) чәчәге турында мәгълүматлар бик күп. Роза(гөлчәчәк) чәчәге- барлык чәчәкләрнең патшасы.Хәтта борынгы һиндлыларда шундый әйтем дә бар: кем дә кем патшага бу чәчкәне бүләк итә,аңардан үзе теләгән нәрсәне сорый ала.Ә борынгы индуслар бу чәчкәне шатлык,мәхәббәт,серлелек һәм тынлык символы дип исәпләгәннәр.Аның ватаны-Персия.Бу сүз аларда “гөл”дигәнне аңлатканга күрә, бу ил ”гөлләр иле”дип йөртелгән.Ә менә мөселманнарга бу чәчәкне ярату фарсылардан кергән.Корьән китабында язылганча,ак гөлчәчәк Мөхәммәт пәйгамбәрнең тамган тир тамчысыннан үсеп чыккан.Чистарыну көче дә бирә дип исәпләнелә.

4 укучы.Минем чыгышым тюльпан(лалә) чәчәге турында.Бер легенда да бар икән.Имеш,бер бәйләм тюльпан(лалә) чәчәгендә бәхет яшерелгән, ләкин беркем дә аны күргәне юк,чөнки ул беркайчан да ачылмаган.Ә бервакыт бер кечкенә малай кулы белән кагылган һәм ул үзеннән –үзе ачылып киткән.Бала күңеле,бала көлүе, кайгысыз бәхеттән ачылган ул. 2.Сорауларга җавап бирү.

5 укучы.Ә мин бу чәчкәләрне ничек тәрбияләү турында берничә сүз әйтәсем килә.Чәчәкләрне карап,тәрбияләп үстерсәң генә ,алар күзне, күңелне сөендеререрлек булып чәчәк атарлар.

Җирләр кардан арынгач тирә-якны чистарту эшләре башланып китә.Чистартканнан соң,казу,тырмалау эшләре башлана.Аннары кешеләр утырту эшенә керешәләр.Кайсыларын орлыктан,кайсыларын суганчадан үстерәләр.Тырма,кечкенә көрәк,таяк,су сипкеч алып эшкә керешәбез.Туфракны йомшартабыз,тырмалыйбыз.Тирән булмаган буразналар сызып,орлыклар салабыз.Күмдереп,өстенә су сибәбез.Якты,җылы урынга куеп,үсентеләрен үскәннекөтәбез. Орлыклар матур чәчкәгә әйләнсен өчен туфрак, дым, яктылык, җылылык кирәк.Якты, җылы урынга куясы калды.

6 укучы. Син кемнәргә,кайчан чәчәк бүләк итәсең? Кабул итеп алгач,чәчәкләрне кайларга куясың? Шул турыда кыскача әйтеп үтәм .Чәчәк бүләк ителәсе кешенең яшен дә,характер үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк.Ир-атка, хатын-кызга, балаларга карап аерылган шикелле, характер, бәйрәмгә карап та аерыла.16-17яшьлек кызларөчен җиңел,нәфис гаммадан- лалә,розаларбулса , урта яшьтәге ханымнарга- матур,янып торган розалар килешә, ә ир-атлар өчен кискенрәк формалы, хәрәкәтне, энергияне билгели торган, ә олы яшьтәге ханымнарга тыйнаграк чәчәкләр туры килә.

Чәчәкләр-йорт,интерьерларның мөһим аксесуары.Аларны кеше күрә торган урыннарга-аш,кунак бүлмәләренә,фойега урнаштыралар.Алар кәефне күтәрә,эчкерсезлек атмосферасы тудыра.

III.Йомгаклау.Сезнең чыгышларыгызны тыңлап,мин бик шатланып утырдым.Сез,бик җаваплы карап,темага якын килгәнсез.Дәрескә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә.Чәчәкләр-тормыш бизәге.Без бит үзебез ничек теләсәк,шулай итеп тормышны бизи алабыз.Тырышырга гына кирәк!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Ч?ч?кл?р-тормыш биз?ге

Автор: Кашапова Ляля Минахтамовна

Дата: 17.12.2014

Номер свидетельства: 144839


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства