Максатлар:
Образлар системасы һәм символлар аша әсәргә анализ ясау.
Әкиятне анализлау барышында укучыларда гомумиләштерү, системага салу, иҗади фикер йөртү, нәтиҗә чыгару күнекмәләрен ныгыту.
Бүгенге көндә дә әсәрнең актуальлелеген аңлауларына ирешү.
Җиһазлау: К.Насыйри портреты, символик рәсемнәр белән бирелгән мәкальләр, кешегә хас сыйфатлар язылган таблицалар
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I.
- Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең дәрестә кунаклар бар, әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик.
II.
Без сезнең белән Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәрен өйрәнүне дәвам итәбез.
Ягез әле, искә төшерик: Каюм Насыйри турында нәрсәләр исегездә калды икән?
(галим, тәрҗемәче, телче, тарихчы, педагог, язучы)
- Булдырдыгыз. Димәк, Каюм Насыйри - татар халкы өчен бик зур әһәмияткә ия булган шәхес. Шушы чорның яңача фикер йөртүче зур галиме, тарихчысы, философы Шиһабетдин Мәрҗани дә “Башка милләттән артта калырга ярамый, тар милли кабык эченнән чыгарга кирәк” дигән фикерне алга сөрә.
XIX гасырда милләттәшләребез төрле илләргә чыгып чәүдә итә башлыйлар. Алар Европа илләрендәге тормышны, андагы фәннең, сәнгатьнең алга китүен үз күзләре белән күрәләр. Халкыбызның укымышлы кешеләре татар милләтен башка илләр дәрәҗәсенә якынайту юлларын эзли башлыйлар. Алар моның өчен белем, тәрбия, яңалыкка омтылу кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Милләтне шундый чаралар белән үстерергә теләүчеләргә мәгърифәтчеләр диләр. Алар мәдрәсәдә укыту программаларын үзгәртүне, дин белән беррәттән дөньяви фәннәр укытуны күз алдында тоталар. Татарларга югары белем алу өчен шартлар тудырырга кирәк булган. Каюм Насыйри - бу өлкәдә җиң сызганып эшләкән кеше. Бүген без аның “Әбүгалисина” әсәре өстендә эшне дәвам итәбез.
Сез әсәрне укып чыктыгыз. Ничек уйлыйсыз: әсәр нинди жанрга керә?
Өйгә әсәрне кыскартып сөйләргә өйрәнергә кушылган иде. Ягез, кем башлый?
Кемнең җавабы кыска һәм бөтен эчтәлекне үз эченә ала?
(Ике туган бер-берсенә каршы көрәшәләр)
III.
-Балалар,ничек уйлыйсыз: әсәрнең нигезендә нәрсә ята? Автор әсәрне нинди алым кулланып язган?
(Каршылык)
-Ике игез туган арасындагы көрәшне тагын ничек дип әйтеп була? Көрәшнең нигезендә нәрсә ята?
(Яхшылык белән явызлык көрәшә)
Җаваплар
(Берсе яхшылык эшли, ә икенчесе явыз патшага хезмәт итә)
(Әбүгалисина Хәлвәфрүшне патша кызына өйләндерү өчен)
(Игелекле)
(Хәлвәфрүш аны үзендә калдырды. Әбүгалисинаның торыр җире юк иде. Аны сыйлады ... һ.б.)
(Хәлвәфрүш)
Әбүгалисина хәлвә сатучыга ничек ярдәм итте?
(Патша кызын урлап)
Җаваплар
(Алар патша кызын саклыйлар)
Җаваплар
Бу ике өлешне бәйләп торган вакыйга – көрәш. Көрәшәләр кемнәр?
(Туганнар, дошманнар түгел. Икесе дә көрәштә туганлык хисләрен югалталар)
Җаваплар
(Гыйлемлелекләре белән)
-Димәк, ике өлеш өчен дә уртак тема – гыйлемлелек.
Әйдәгез, әкиятнең төп геройлары Әбүгалисина белән Әбелхариска хас сыйфатларны карыйк.
Әбүгалисина Әбелхарис
Тырыш Тырыш
Зирәк Зирәк
Белемле Белемле
Игелекле Игелексез
Әхлаклы Әхлаксыз
Ялагай
Үчле
Хыянәтче
(Гыйлем игелекле булса гына файдалы. Әбелхарис мисалында кешенең үз файдасына гына хезмәт итә торган гыйлемлелекнең усаллык тудыруын күрәбез.)
(Белемнең яхшылыгы, начарлыгы, белем иясенең нинди кеше булуына бәйле. Игелекле кешенең белеме күбрәк булган саен, башкаларга күбрәк файда китерә. Игелексез кеше, киресенчә, белеме күбрәк булган саен, башкаларга күбрәк зыян сала.)
Җаваплар
(Әбүгалисина җиңә, Әбелхарис үлемгә дучар була.)
(Начарлыклары өчен җәза ала)
(Дөньяда ялганчы, үз сүзендә тора белми торган кешеләр бар. Шуларга җәза бирү өчен эшләндн бу эш. Шуның аркасында әйләнә-тирә ямьсезләнде, исләнде, гаепсез кешеләр дә шуннан җәза чиктеләр)
(Бака салкын, чиркангыч, ямьсез, тавышы да ямьсез)
(Мәгарә – белем йорты. Кешенең белем алу вакыты бик кыска. Әсәрдә дә мәгарә өч сәгатькә генә ачыла. Кеше гомере дә шулай бик тиз үтә. Вакытында белем алып калырга кирәк. Аннан соң булуы бар)
IV.
(Авыр, күп тырышлык сорый.)
(Белем алу – энә белән кое казу.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Җирнең нуры кояш белән, кешенең нуры – гыйлеме белән)
V.
Шулай итеп, без сезнең белән нәтиҗә ясарга тиеш булабыз: белемгә ия булу - бик җиңел эш түгел, ул күп тырышлык һәм хезмәт сорый. Алган белемеңне дә файдалы эшләр башкару өчен кулланырга кирәк.
Бүгенге дәрестәге эшчәнлекне бәяләр вакыт җитте. Кемгә нинди билгеләр куяр идегез, һәм ни өчен?
Өй эше: “Үзегезне Әбүгалисина дип уйлагыз. Шулкадәр белемегез, һөнәрегез булса, Хәлвәфрүш белән танышканнан соң, нишләр идегез?” Җавабыгызны вакыйга итеп язарга әзерләнегез.
46 нчы урта мәктәп
Тема: Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әкиятенә анализ
(“Әдәби әсәргә анализ” темасына уздырылган шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе)
Югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Мөнирә Расим кызы
2009