kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Берд?м Республика тестына ?зерл?н?.Спорт.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: 1) Укучыларны Берд?м Республика тесты биремн?ре бел?н таныштыру, кайбер биремн?рне эшл??;

2) анализлау, н?ти?? ясый бел? ??м ?авапларны д?лилл?п к?рс?т? бел? к?некм?сен ?стер?;

3) спорт бел?н ш?гыльл?н?г? кызыксыну уяту.

Д?рес тибы: я?а к?некм?л?р формалаштыру, алган белемн?рне камилл?штер?, системага салу.

?и?азлау: компьютер, аудиоматериал, интерактивтакта, тест биремн?ре, орфографик с?злекл?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Берд?м Республика тестына ?зерл?н?.Спорт. »





Тема: Бердәм Республика тестына әзерләнү. “Спорт”

Максат: 1) Укучыларны Бердәм Республика тесты биремнәре белән таныштыру, кайбер биремнәрне эшләү;

2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа күнекмәләр формалаштыру, алган белемнәрне камилләштерү, системага салу.

Җиһазлау: компьютер, аудиоматериал, интерактивтакта, тест биремнәре, орфографик сүзлекләр.


Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

а) укучыларны ике төркемгә бүлеп утырту, һәрбер бала каршына өстәлгә билгеләнгән номерлы кагәзь кую (1, 2, 3, 4, 5)

2. Уңай психологик халят тудыру

3. Белемнәрне тигезләү.

Әңгәмә.

  • Укучылар, үткән дәрестә мин сезне БРТ-ың структурасы белән таныштырдым. ( 4 бүлектән тора: аудирование, текст өстендә эш, грамматик бирем, хат язу, ситуатив күнегүләр).

II. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

  • Бүгенге дәрестә без сезнең белән Бердәм Республика тестының кайбер биремнәре белән танышып, эшләп карарбыз. Аларны үтәү өчен сезгә ниндидер әсбаплар кирәк булыр, аларның барысын да дәрес барышында мин таратачакмын.


III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Аудирование.

а) Укучылар компьютер аша 4 кыска диалог тыңлыйлар, һәм төркемләп 1 нче бүлекнең В1 биремен үтиләр.


В1 Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А. Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.







1. Китапханәдә

2. Кассада

3. Кибеттә

4. Кафеда

5. Мәктәптә


Ответ:


Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия







ә) Слайд белән чагыштыру.

б) Җавапларын бәяләү.


  1. Текст өстенә эш.

а) Бер укучы текстны кычкырып укый, калганнары һәрберсенә аерым таратылган битләр буенча тикшерәләр һәм эчтәлегенә төшенәләр. Шуннан соң 2-3 минут буе төркем эчендә тәрҗемә итәләр.

б) Биремне үтәр алдыннан, укытучы 1 сорау бирә һәм ситуатив күнегүләр тәкъдим итә.

1. Текст нәрсә турында? (спорт, спорт комплексы)

2. Ситуатив күнегү биремнәре:

- Как скажете о том, что

в 2013 году в Казани прошла Универсиада.

в Елабуге много спортивных объектов

в 2014 году в Сочи прошла Зимняя Олимпиада.

в этом году вы будете сдавать нормативы ГТО.

вы любите спорт.


Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений А7 - А14 соответствуют содержанию текста (1 - текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми).


Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамындагы «Мирас» универсаль спорт комплексы Студентларның халыкара Универсиадасы алдыннан төзелде. Европа дәрәҗәсендәге әлеге комплекс Казан дәүләт милли-тикшеренү технология университетына тапшырылды. Биредә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Бинаның гомуми мәйданы 6196 квадрат метр. Монда зур спортзал, 1 мең тамашачыга исәпләнгән трибуналар бар. Спорт залында каратэ, кекусинкай, баскетбол, җиңел атлетика түгәрәкләре эшли. Бинада шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре, кафе урнашкан.


«Мирас»ны ачу тантанасы 2010 нчы елның 5 нче маенда булды.

(Вакытлы матбугаттан)


А7. «Мирас» универсаль спорт комплексы Казанда Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А8. Спорт комплексы Студентларның халыкара Универсиадасыннан соң төзелде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А9. Бу спорт корылмасы Казан дәүләт милли-тикшеренү технология университетына бирелде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А10. Биредә шахмат буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашкан.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А11. Спорт комплексын төрек төзүчеләре төзегән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А12. Спорт залында төрле түгәрәкләр эшли.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А13. «Мирас» комплексының стадионында йөгерү юллары, футбол кыры да бар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


А14. «Мирас»ны ачу тантанасы 2010 нчы елда булды.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми


ә) укучылар биремнәрне аерым үз битләрендә эшлиләр, бер-берсенә тикшерергә биреп, кире алгач, слайд белән чагыштыру;

б) Үзбәя;

в) Физминутка. Нинди билге куюларына карап, чиратлап басалар.


3. Грамматик биремне эшләү.

а) В4 – В 11 биремнәре.


Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4 - В11 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.



В4


«Мирас» универсаль спорт комплексы_________________

халыкара Универсиадасы алдыннан төзелде

СТУДЕНТЛАР


В5

Әлеге комплекс Казан дәүләт милли-тикшеренү технология университетына ______________________

ТАПШЫРЫЛЫРГА


В6

Биредә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә ____________________ дә шөгыльләнә.

ЙӨРЕРГӘ


В7

1 мең тамашачыга исәпләнгән ________________ бар.

ТРИБУНА


В8

Спорт ______________ каратэ, кекусинкай, баскетбол, җиңел атлетика түгәрәкләре эшли.

ЗАЛ


В9

Бинада шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре, кафе ___________________.


УРНАШЫРГА


В10

«Мирас»ны ачу ___________________ 2010 нчы елның 5 нче маенда булды.


ТАНТАНА


В11

Спорт залында ___________________ түгәрәкләр эшли.

ТӨР


ә) слайд белән чагыштыру.

б) Үзбәя.


4. Хат язу.

а) хат ташучы (бер укытучы) сыйныфка конверт эченә тыгылган хат алып керә. Аны бер укучы кычкырып укый. Шул ук вакытта слайдта бирем чыга.




С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 - 80 сүздән торырга тиеш.



... Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим. Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңергә өйрәнәм.


Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?



ә) укучылар төркем белән хат язалар. Һәр төркемнән берәр укучы җавап хатны укып күрсәтә. Сүз санын билгеләгәч, укытучы үз тәкъдимнәрен әйтә.

б) җавап хатларны конвертларга тыгып, кире җибәрергә әзерләү. Үзбәя.


IV. Йомгаклау.

  1. Әңгәмә.

  • Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек? Нәрсәләр белдек?

  1. Гомуми бәяне чыгару.

  2. Өй эше бирү.

Спорт темасына багышланган 10-15 репликадан торган диалог төзергә.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Берд?м Республика тестына ?зерл?н?.Спорт.

Автор: Газеева Фавиля Сальмановна

Дата: 15.04.2015

Номер свидетельства: 201777


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства