kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Аяз Гыйл??евны? “Язгы к?рваннар” ?с?ре буенча д?рес эшк?ртм?се

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарской литературы в 8 классе по произведению Аяза Гилязова"Язгы к?рваннар". 

Цель урока: ознакомить обучающихся жизнью и творчеством татарского писателя А.Гилязева. Дать понятие термину "Повесть". Чтение и анализ отрывков повести. Дать характеристику главным героям произведения.

Применила метод беседы, технологию работы в парах.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Аяз Гыйл??евны? “Язгы к?рваннар” ?с?ре буенча д?рес эшк?ртм?се »

Тема: Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре.

Максат: 1) укучыларны язучы иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен тулыландыру; 2) аларда мөстәкыйль танып бирү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү; 3) халкыбызның үткәненә тирән ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз. Аяз Гыйләҗев портреты, эпиграф,әдипнең әсәрләре тупланмасы,компьютер һәм экран.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

II. Дәрес максатын кую

II. Эпиграфны уку

Тәүге сөюен дә татымаган

Яшьтәшләрен ауды яуларда

Мин тугрымын алар өчен бары

Хыял булып калган таңнарга

Кайгыларын сөйләеп каеннарга,

Изге мәхәббәткә тугры булып

Яши белде безнең җиңгәләр

Фәния Чанышева

Әйе хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.

Укучылар, иңнәрендә ил язмышын йөрткән хатын-кызлар, яшусмерләр турында нинди әсәр укыдык әле?

Әйе А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повесте. Мин сезгә әдипнең биографиясе хакында укырга биргән идем .

Кем аның хакында сөйләп үтәр?

Язучы 1928 елда туган, Бөек Ватан сугышы елларында аңа ничә яшь булган? (13)

Димәк, укучылар ул сугыш еллары авырлыгын үз иңендә күтәргән. Тормышны үзе күреп белгән кеше генә шулай яза аладыр мөнаен (дәреслектән укы!)

Укучылар, әсәрдә әнә шул елларда авыр язмышка дучар булган кешеләр сүрәтләнә дә инде.

Әйдәгез, бергәләп әсәргә анализ ясап карыйк

  1. Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп, әсәрнең язылуына тарихи шартлар белән танышыйк. Әсәрнең төп темасы – сугыш чоры авылы кешеләрнең, аеруча яшьләрнең яшәеше.

  2. Төп геройлар.

Сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабирәттәйләргә алмашка үсеп килүче, шулай ук бик яшь тормыш арбасына җигелеп Ибраһим, Дамир, Әдиләләр яшәеше.

Өлкән буын үзенең гомере, сәламатлеге хакына сугышның ахырын – җиңү язын якынайткан.

Укытучы: Дөрес, укучылар, ә хазер теманы ачарга ярдәм иткән төп вакыйгаларны атагыз (Иң беренче төп вакыйга – кәзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү, икенче төп вакыйга – яз көне чәчүлек орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.)

  • Әйе. Менә шушы вакыйгаларга нигезләнеп, автор нәрсә әйтергә теләде икән?

3 укучы. Минемчә, автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата гаделсезлек турында яза. Көз көне чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илттерәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була.

Укытучы: Чыннан да нинди кырык кануннарга корылган бу тормыш?

Укучылар, әсәрдәге пейзажның чор һәм андагы вакыйгаларга бәйләнеше җармы?

Фикерләрегезне дәллиләгез.

( Укучылар әсәрдән укый.)

“ Җанны өшетә торган салкын коры кич килде... Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием – салымнарны әрсез йолыккалап, коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде...”

“ Көн суык, Көн шыксыз. Юл хантарлары бозланып каткан...”

“ Барыбызның да курыкканы буран иде шәтле була җепшек, краа март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә , зиһенең томалый, авыр кар дөньяны да, күкне – җирне, нужалы юллардагы адәм балаларын да күмеп китә...

Укытучы: Дәрес, укучылар, язучы пейзаж ярдәмендә шул чорның асылын ачуга ирешә алган. Шулдай да әсәрдә киләчәккә өмет, ышаныч барлыгы сизеләме?

Укучы: Әйе,мәсәлән, автор болытлы, шыксыз көннәрне сүрәтләгәннән соң болай дип яза:” Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч... Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр...”

Әсәр ахырында тагын мондый юлларда китерелә. “ Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң, күзләр чагыла...”

Димәк, тормыш табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә, кояшлы көне дә бар.

Газаплы, авыр көннәргә алмашка якты, өметле яшәеш киләчәк. Бары тик түзәргә, бердәм булырга, яшәргә тырышырга кирәк.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Өмет, теләк сүнмәгәндә, яшәү чынлап та матур булачак. Әсәрдә тагын безнең игътибарны җәлеп итәрлек нилшр бар дип уйлыйсыз?

Көтелгән җаваплар:

  • Мин Әдилә белән Ибраһим арасында булган иң самими хисләр дип уйлыйм.

  • Мине Сабирәттәй үлеп өч көн үтүгә, чәчүлек орлыкны якындагы элеватордан ташырга

рөхсәт булуы гаҗәпләндерелде. Башта ук шулай булса, мондый бәхетсезлек килеп тә чыкмаган булыр иде.

  • Сәрвәр апа белән Габбас абыйлар гаиләсендәге киң күңеллелек, олы җанлылык та соклану уята. Әнә шулай бер-берсенә терәк, ярдәмчел булу, мәрәсәмәтлелек авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.



Укытучы: Фикерләрегез белән килешәм,балалар. Автор да геройлары авызыннан шушы язның әһәмиятле, тыныч тормышка бусага булып торуын әйттерә. Кешеләрнең ашарга алган ризыклары көч-куәт өстәрлек булмаса да, сез әйткәнчә, бергәлек, чыдам һәм көчле рухлы булу яшәтә аларны. Бүген бирешмәскә, бу язны түзәргә – менә ул кешеләрне берләштергән төп максат.

Ә хәзер әсәрдәге символик образларга аңлатма биреп карыйк.

Укучы: Символик образларның берсе – Әңил. Ул шушы чорның рәхимсезлегенә, ач-ялангачлыкка ишарә.

Укучы: Бүре – шулай ук символик образ. Ул куркыныч көч. Явызлыкның янәшәдә генә икәнен искәртә, әледән-әле күңелләргә шом салып тора.

Укучы: Әсәрдә тагын бер символик образ бар. Ул- Әңир. Җир яшьлекне, матурлыкны чагылдыра, күңелдәгене тел белән әйтеп бирә алмаганда моң ярдәмгә килә.

Укытучы: Җырның илаһи көчен бигрәк тә кайсы урыннарда тойдыгыз?

Укучы: Көзен элеваторга ашлык илткәндә, җыр ишетелә. Табигатьнең шыксызлыгы юкка чыга, җил басыла. Кешеләр турая, моң дорьясы бар нәрсәне сихерләгәндәй итә.

Укучы: Икенче тапкыр җыр Ибраһим укырга киткәндә, тургай җыры кебек яңгырый. Аерылу согышын җиңә, ә ярату хисе көчәя.

Укучы: Кәследә чакта җыр явызлыкка каршы куела “Син җырлап җибәрсән, җил дә тынар, бүреләр дә туктар “иде”,- ди Ибраһим Әдиләгә.

Укучы: Язучы бик матур чагыштыру китерә. “Җыр бит ул язгы су кебек... Үз вакытын белеп кенә кузгала”,-ди.

Укытучы: Бик дөрес,укучылар. Җыр тусын һәм тирә-юньдәгеләрне дә битараф калдырмасын өчен, ниндидер шартлар кирәк. Димәк, җыр ул – күңелнең билгеле бер халәҗе.

А.Гыйләҗев әсәрне ни өчен “Язгы кәрван” дип атады икән?

Укучы: Яз – ул яңа тормыш башлану чоры. Перләвекләр, язгы кар сулары ташып ага да хәтфәдәй яшел үлән баш калкыта. Кешеләр язны көтә.

Укучылар, күренекле башкорт рәссамы, “СССРның халык художнигы” Әхмәт Лотфуллиның ике картинасы А.Гыйләҗев повесте белән аваздаш. “Саубуллашу” һәм “Көтү” картиналары буенча әңгәмә.

Символик образ- чәнечке һәм яфракка бөреләнгән үсемлек”.

Әйе, укучылар, сугыш ул – үлем, югалтулар, тормыш авырлыклары.

Бу әсәрдә дә тормыш арбасы яшьләр кулына күчкән.

Сүзлек белән эш: Әдилә – туры сүзле.

Сабирә – сабыр.

Ибраһим – алла бүләге.

Әйе. Яшьләр – төп көч. Алар якты, гадел тормышка алып чыга. Алар авырлыклардан курыкмаучы, үз сүзләрен әйтә ала торган, сөю һәм хыял белән яшәүче буын .

Укучылар, әсәрнең кыйммәте нәрсәдә соң?

  • Әсәрнең кыйммәте чорның, заманның никадәр авыр булуына карамастан кешеләрнең рухи ныклыгын, киләчәккә булган якты өметләрен күрсәтудә дип саныйм. ( Заман яшьләренең кайбер начар гадәтләре)

V. Физкульминутка.

VI Дәресне тормыш белән бәйләү.

Укучылар, А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрендәге сүрәтләнгән геройлар бүген безнең арабызда да яши. Дөрес, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары олы хөрмәткә лаек.

Лилия Шигаева, Мөкәрәмә Закирова, Альбина Зыязова, Рәкыя Дәүләтова, Гөлназ Нуруллина, Хәтирә Галиева, ,Ленар Исламов тыл ветераннарына багышлап шигырь укый.(Экранда фотолар күрсәтелә)

V. Дәрескә йомгак. Билгеләр кую. Өйгә эш: “Кешеләрне шатландыру-зур бәхет” дигән темага инша язарга.

Лолага, Җавахирга иллюстрация эшлэргэ.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Аяз Гыйл??евны? “Язгы к?рваннар” ?с?ре буенча д?рес эшк?ртм?се

Автор: Мансурова Рима Римовна

Дата: 12.02.2015

Номер свидетельства: 171984


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства